"Милли хәзинә" сөйләм теле үстерү
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Галиева Рамиля Алековна

Бурычлар. Белем бирү. Балаларны татар халкының милли хәзинәсе,  аларга төшерелгән орнаментлары (лалә чәчәге, ак чәчәк, яфрак) белән таныштыру (сөлге, калфак, алъяпкыч, түбәтәй).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_hezine.docx22.88 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. “Милли хәзинә”

        Максат: балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү

        Бурычлар. Белем бирү. Балаларны татар халкының милли хәзинәсе,  аларга төшерелгән орнаментлары (лалә чәчәге, ак чәчәк, яфрак) белән таныштыру (сөлге, калфак, алъяпкыч, түбәтәй).

        Үстерелешле. Бизәкләрне завык белән тиешле эзлеклелектә ябыштырырга өйрәтү.

        Тәрбияви. Милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбия         Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эшләү.

        Сузлек өстендә эш:  калфак, алъяпкыч, түбәтәй, лалә чәчәк

        Җиһазлар:  чигелгән өй әйберләре (сөлге, өстәл япкычы, сандык аның эчендә түбәтәй һәм калфак,  фетрдан  әзер киселгән  татар орнаментлары, түбәтәй, калфак   бала саны буенча)

        Эшчәнлек барышы . Хәерле иртә,  балалар.

Балалар ярым түгәрәк булып басалар, салмак  кына татар халык көе яңгырый.

Хәерле иртә җиремә

Хәерле иртә илемә,

Хәерле иртә сиңа, миңа

Кояш елмайсың, һәркемгә

Тәрбияче.  - Балалар, мин сезгэ бер матур шигырь укыйм. Әйдәгез тыңлыйк әле. Нәрсә турында сүз бара икән?

Монда ниләр генә җыелмаган:

Сукыр лампа, бишек, шөшлеләр...

Чабата, калфак, чулпыны саклый

Хәтер йортлары -  музейлар

        Тәрбияче.  -Балалар музей дигән сүзне ишеткәнегез бармы? (балалар җаваплары).

        Балалар, музей ул тарихи, табигый, техник һәм башка экспонатларны җыя, туплый, саклый һәм күргәзмәгә куеп халык хозурына тәкъдим итә торган махсус оешма, йорт.

        Бүген без сезнең белән музейга барырбыз. Анда нәрсәләр барлыгын карабыз.

        Балалар, музейга барганчы, музейда үзебезне тоту кагыйдәләре турында сөйләшеп алыйк.

  1. Экспонатларга  кул белән кагылмаска
  2.  Музейда сөйләшмәскә, көлмәскә
  3. Телефон  кулланмаска
  4. Экскурсоводка  тәмамлаганнан соң рәхмәт әйтү

                 (Музейга бару, экспонатлар белән таныштыру)

        Тәрбияче.  Балалар менә без музейга килеп тә җиттек. Безне ягымлы Алсу апабыз каршы ала.

        Әйдәгез,  Алсу апа белән исәнләшик. (балалар исәнләшәләр)

        Тәрбияче:  Әйдәгез бергәләп карыйк әле, нәрсәләр бар икән музейда

        Алсу: Менә бу татар халкының чигүле сөлгесе. Аны яшь вакытларында безнең әбиләребез аулак өйләрдә кич утырып чиккәннәр.

         Тәрбияче:  Ә монда нәрсә  икән бу балалар?

        Балалар: Калфак.

        Тәрбияче:  Калфак нәрсә икән соң ул?

        Балалар: Татар кызларының баш киеме.

        Тәрбияче:  Әйе балалар, татар кызлары башларына калфак кия торган булганнар. Аны матурлап лалә чәчәкләре,өч яфрак бизәкләре белән чигеп эшләгәннәр

Дилия

Калфагымны кидем мин.

Ераклардан килдем мин.

Төскә матурлыгым белән.

Шаккатырыйм әле мин.

        Тәрбияче:  Балалар, тагын нәрсәләр бар икән музейда? Ягез,  әле карыйк

        Балалар. Түбәтәй.

        Тәрбияче:  Әйе, түбәтәй.Ә нәрсә соң ул түбәтәй?

        

        Балалар: Түбәтәй малайларның баш киеме.

        Тәрбияче:  Әйе безнең ир егетләребез түбәтәйләрне бик яратып кия торган булганнар. 

        Тәрбияче:  Карагыз әле, балалар, бу түбәтәйне ничек матур итеп бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр.

Безнең Амирхан түбәтәй  турында  бик матур шигырь белә.

    Амирхан   Әнием туган көнемә

                       Бүләк итте түбәтәй.

                       Шундый матур түбәтәем ,

                       Үзем кебек бәләкәй.

        Тәрбияче:  Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп “Түбәтәй уенын” уйнап алыйк.

       Түбәтәеңне кигәнсең , бик ераклардан килгәнсең

       Төскә матурлыгың белән , шаккатырыйм дигәнсең.

       Түп-түп-түбәтәй , түбәтәем укалы

       Чиккән матур түбәтәен , менә кемдә тукталды.

(Түгәрәккә басабыз җырлыйбыз түбәтәйне түгәрәк буенча балаларга җибәрәбез, җыр ахырында түбәтәй кемдә кала , аңа җәза бирелә ).

        Алсу: Балалар сез шундый күп беләсез. Мин сезгә үземнән бүләк биреп җибәрәм.

Балалар , бу сандык гади генә түгел, серле сандык.

        Тәрбияче: Әйдәгез Алсу апа белән саубуллашыйк, хәм бакчабызга юл тотыйк. (татарча талгын гына музыка куела)

        Тәрбияче: Балалар  сандыкны ачып карыйк, нәрсәләр бар икән аның эчендә. Нишләптер сандыгыбыз ачылмый. Бу сандык гади генә түгел, дигән иде Алсу апабыз, чыннан да   серле икән.

        Тәрбияче: Балалар,бәлки сандыкка матур сүзләр әйтеп карарга кирәктер? Ягез әле, балалар, сандык нинди? ( Сандык матур, серле, бизәкле, агачтан эшләнгән, кечкенә, тылсымлы).

        Тәрбияче: Менә бит балалар сандык үзе турында матур сүзләр ишетү белән ачылып та китте. Ә бәлки бу тылсымлы сандык турында матур шигырьләр дә сөйләп үтәрбез.

Азалия         Серле сандык, матур сандык,

                     Кызыктыра мине күптәннән.

                     Әйдә, карыйк, ниләр калган икән

                     Истәлеккә безгә үткәннән.

Илдан          Бу тылсымлы сандыкта.

                    Сакланмый ниләр генә.

                    Әйдәгез сорыйк үзеннән,

                    Ачып күрсәтсен безгә.

        Тәрбияче:  Ә хәзер без сезнең белән татар милли бизәкләрен карап үтәрбез. 

(Балаларга лалә, кыңгырау,  өч яфрак, гади туры яфрак бизәкләре күрсәтелә).

        Балалар, без сезнең белән бүген татар милли бизәкләр кулланып калфак белән түбәтәй бизәрбез.

        Тәрбияче:  Булдырдыгыз, балалар, без күпме матур калфак hәм түбәтәйләр бизәдек. Ә хәзер кызларыбыз бизәгән түбәтәйләрен малайларыбызга бүләк итәрләр, ә малайларыбыз кызларыбызга үзләре бизәгән калфакны  бүләк итәрләр.

        Нәтиҗә ясау. Камилә син нинди төстәге чәчәк  белән бизәдең?

Дилия синен калфагында чәчәкнең исеме ничек? (лалә чәчәк)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сөйләм теле үстерүдә балалар фольклоры

Балалык чоры- үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле. Бу дөнья тормышыбыз дәвамчылары яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яңа үсенте сыман нәниләребездә якты "кояш", "игелекл...

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану.

использование татарского народного фольклора в формировании звуковой культуры речи детей младшего возраста...

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге

«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә  сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...

Консультация для родителей "Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм теле үстерүдә булган әһәмияте"

Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган (әллә теләмәгән?) милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нин...

“Алсуның туган көне” сөйләм теле үстерү конспекты

Максат:  1.Яңа сүзләр белән танышу: котлыйм, бүләк, күмәч.               2.Камырны ике уч арасында түгәрәкләп тәгәрәтеп күмәч...

“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасына сөйләм теле үстерүдән зурлар төркеме өчен интегральләштерелгән шөгыль эшкәртмәсе.

 Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү һәм балаларда  башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатына ирешү....

“Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануның әһәмияте.”

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануның әһәмияте....