"Серле бакча" открытый
материал по развитию речи (средняя группа)

 Балаларнын яшелчәләр турында белемнәрен ныгыту.Яшелчәләрнен исемнәрен дөрес итеп эйтергә күнектерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл serle_bakcha.docx20.21 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа-Савин районы муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениясе “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 405нчекатнаш төрдәге балалар бакчасы”

Ачык оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Тема: “Серле бакча”

Тәрбияче:

Хуснутдинова Гульнара Инсафовна

Казан 2023 ел

Тема: “Серле бакча”

Максат:

  • Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  • Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен булдыру. “Биредә нинди яшелчә юк?” уенын уйнау аша бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Рәсемгә карап пазл җыю” уенында уйлау-фикерләү сәләтен арттыру.

Методик алымнар: “Хәерле иртә” уены, сорау-җавап, “Биредә нинди яшелчә юк?” уены, җырлы-биюле уен “Бар матур бакча”, бармак уеннары: “Яфраклар”, “Яшелчәләр”, “Рәсемгә карап пазл җыю” уены.

Кулланмалар: ковер-самолёт, hәр балага мендәрләр, поднос, яшелчәләр (муляж), тукыма, яшелчәләр битлеге, руль, өстәлдә яшелчә рәсемнәре(пазл).

Шөгыль барышы:

- Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез апалар белән исәнләшәбез. (Исәнмесез, апалар.)

- Балалар, үзебезнең hәм кунакларның күңелләрен күтәреп алыр өчен “Хәерле иртә” уенын уйнап алыйк. Аның өчен зур түгәрәк ясап басыйк.

Хәерле иртә, күзләрем,

Хәерле иртә, колакларым,

Хәерле иртә, кулларым,

Хәерле иртә, аякларым,

Хәерле иртә, дусларым!

- Кулларыбызның җылылыгын бер-беребезгә бирик. Менә ничек рәхәт булып китте, рәхмәт сезгә, балалар.

- Балалар, сез сәяхәткә барырга яратасызмы? (Әйе.)

- Ә сәяхәткә нәрсә белән барыр идегез? Нәрсә белән барып була? (Самолёт, поезд, автобус, машина, вертолёт #1073;.)

- Ә бүгенге сәяхәткә, мин сезне, ковёр-самолётта очып барырга чакырам. Сез ризамы? (Әйе.)

- Безнең ковёр-самолёт инде әзер, сезне көтә. Ковёр-самолётка җайлап утырышабыз. Менә без очабыз, очканда күзләрегезне йомсагыз да була. (Салмак көй яңгырый.)

- Менә, балалар, без килеп тә җиттек, күзләрне ачыгыз, ковёр-самолёттан төшик.

- Беренче сәяхәтебез безне көтә! Аның өчен без йомшак мендәрләргә утырабыз. Барыгыз да җайлап утырдыгызмы? (Әйе.)

- Балалар, карагыз әле, безнең каршыда нәрсәләр бар? (Кыяр, помидор, кишер, кәбестә, бәрәңге, чөгендер.)

- Әйе, бик дөрес.

- Ә бу әйберләр барысы бергә ничек дип атала? (Яшелчәләр.)

- Сәмир, бу әйберләр ничек дип атала? (Яшелчәләр.)

- Әйе, яшелчәләр дип атала.

- Балалар, яшелчәләр сезнең белән качышлы уйнарга телиләр. Уйныйбызмы? (Әйе.)

- Уен “Биредә нинди яшелчә юк?” дип атала.

- Аның өчен яшелчәләрне яхшылап карагыз, ә хәзер күзләрне йомабыз. (Балалар күзләрен йомалар, тәрбияче тукыма белән яшелчәләрне каплый, шул арада бер яшелчәне алып куя.)

- Күзләребезне ачабыз, балалар, биредә нинди яшелчә юк? (Кыяр.)

- Ә кыяр нинди? (Яшел, тәмле, озынча.)

- Ахмад, кыяр нинди? (Яшел, тәмле, озынча.)

- Дөрес, рәхмәт.

- Әйдәгез тагын уйныйбыз, күзләрне йомдык. Ачтык. Хәзер нинди яшелчә юк? (Помидор.)

- Помидор нинди? (Кызыл, түгәрәк, тәмле.)

- Әминә, помидор нинди? (Кызыл, түгәрәк, тәмле.)

- Бик дөрес.

- Балалар бик күңелле уйнадык, ә безне икенче тукталыш көтә. Аның өчен килегез минем янга, зур түгәрәк ясап басыгыз.

Җырлы-биюле уен “Бар матур бакча”. Ахмад, шофер булсын, менә сиңа руль, кишер – Ралина, кыяр – Айлинә булсын. (Балаларга кишер, кыяр битлекләрен кигертәм).

- Башладык. (Җырлыйбыз, уйныйбыз, биибез, соңыннан поезд кебек тезелеп барабыз)

- Менә, балалар, бик күңелле итеп җырлап-биеп алдык.

- Киләсе тукталышыбыз “Бармак уены”. Аның өчен урындыкларга утырабыз. Җайлап утырдыгызмы? (Әйе.)

- Нинди бармак уеннары беләбез әле без? (Яшелчәләр.)

- Әйе, әйдәгез уйнап алыйк:

Бу бармак – кыяр,

Бусы – кәбестә,

Бу бармак – кишер

Бусы – чөгендер.

Ә бусы була суган.

Менә кәрзинем тулган.

- Тагын нинди бармак уенын беләбез? (Яфраклар.)

- Әйе, әйдәгез уйнап алыйк:

Бер, ике, өч, дүрт, биш.

Алтын сары яфракларны

Кулга җыябыз ич.

Бу – каен яфрагы,

Бу – имән яфрагы,

Бу – өрәңге яфрагы,

Бу – юкә яфрагы,

Бу – миләш яфрагы.

Яфракларны җыябыз,

Кәрзиннәргә салабыз.

- Менә бармаклар белән уйнап алдык. Киләсе тукталышыбыз “Рәсемгә карап пазл җыю” дип атала.

- Балалар, сез пазл җыярга яратасызмы? (Әйе.)

- Аларны җыяр алдыннан мин сезгә төсле түгәрәкләр таратам (Таратам.).

- Өстәл уртасында да түгәрәкләр бар. Кемнең кулында кызыл түгәрәк, киләләр кызыл түгәрәк төшкән өстәл янына, кемнең яшел түгәрәк, киләләр яшел түгәрәк төшкән өстәл янына, кемнең сары түгәрәк, киләләр сары түгәрәк төшкән өстәл янына, ә кемнең зәңгәр түгәрәк, киләләр зәңгәр түгәрәк төшкән өстәл янына. Киттек, эзлибез үзебезнең урынны. Барыгыз да урынына дөрес бастымы? (Әйе.)

- Менә шулай итеп без командаларга бүлендек. Сез кызыл команда, сез яшел команда, сез сары команда, сез зәңгәр команда. Хәр командага бер яшелчә төшкән рәсем, шул рәсемгә карап пазл җыярга кирәк. Кайсы команда җыеп бетерә, кулларын күтәрә. Аңлашылдымы? Әйдәгез җыя башлыйбыз. (Балалар пазл җыя).

- Кызыл команда, сез нинди яшелчә җыйдыгыз? (Без кыяр җыйдык.)

- Яшел команда, сез нинди яшелчә җыйдыгыз? (Без кишер җыйдык.)

- Сары команда, сез нинди яшелчә җыйдыгыз? (Без чөгендер җыйдык.)

- Зәңгәр команда, сез нинди яшелчә җыйдыгыз? (Без суган җыйдык.)

- Молодцы, барыгыз да булдырды!

- Балалар, сәяхәтебез шуның белән ахырына якынлашты. Безгә кайтырга кирәк, безне ковёр-самолёт көтә, ковёр-самолётка җайлап утырышабыз. (Ковёр-самолётка утыралар.)

-Менә без очабыз, очканда күзләрегезне йомсагыз да була. Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы соң? (Әйе.) Ә кайсысы ныгырак ошады? (Салмак көй яңгырый.)

- Менә без төркемебезгә кайтып та җиттек. Күзләрне ачыйк, ковёр-самолёттан төшик. Рәхмәт сезгә, балалар, ә хәзер ял итегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Серле аланда

Әлеге эшкәртмә- балаларның шөгыльләрен интеллектуаль уеннар белән тулылындыру максатыннан эшләнде....

" Серле сандык"

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...

" Серле сандык"

Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....

"Серле келәм".

Открытое занятие....

Тәрбияле бала үстерү серләре

Әти - әниләр җыелышы өчен презентация...

"Серле сандык"

Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души. В своём занятии  знакомлю детей с национальным,  татарским  костюмом, стараюсь прибл...

Серле капчык

Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;Җәнлекләрнең исемнәрен балаларның сөйләм телендә активлаштыру; фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлелек үстерү;Җәнлекләргә карата сак караш,бер-береңә булышу к...