Куян кызы
план-конспект занятия по развитию речи

Конспект занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyan_kyzy.docx19.79 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

«83 – нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы»

Муниципаль үзидара мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Икенче кечкенәләрдә буктрейлер технология кулланып

Оештырылган матур әдәбият өлкәсендә белем бирү

эшчәнлеге конспекты

Төзеде: тәрбияче

Минегалиева И.Р.

Түбән Кама

2023

Тема:

«Куян кызы» әкиятен уку

Тәрбияче:

Минегалиева И.Р.

Яшь:

Икенче кечкенәләр

Интеграль белем бирү өлкәләре:

Социаль-аралашу.

Физик үсеш.

Сөйләм үстерү.

Эшчәнлек специфик төре:

Матур әдәбият

Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре

Уйнау,аралашу,хәрәкәтләнү

Максат

Абдулла Алишның “Куян кызы” әкияте белән танышу

Бурычлар

Сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Методик алымнар һәм чаралар

Видеоролик, китап уку, уен,әңгәмә, сораулар, ял митуны.

Җиһазлау

Ноутбук, проектор, китап, рәсемнәр, карандашлар.

Алдан эшләнгән эш

Уеннар уйнау.

Структура

  1. Сюрприз моменты.
  2. Төп өлеш
  3. Физкультминутка.
  4. Йомгаклау өлеше.

1. Сюрприз моменты

Балалар, карагыз әле, мин сезгә бүген бер сандык алып килдем. Аның эчендә нәрсәдер бар. Нәрсә икәнен беләсегез киләме? Алай булса безгә башта табышмакка җавап табырга кирәк. Игътибар белән тыңлагыз.

Бик күп телләрне белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә,

Өйрәним, дисәң өйрәтә.

Балалар: китап.

Тәрбияче: Дөрес, балалар.

2. Төп өлеше.

Тәрбияче: Әйе, балалар, китап. Карагыз әле нинди матур китап. Бу китапта шундый күп әкиятләр, ләкин мин бүген сезне Абдулла Алишның   “Куян кызы” дигән әкияте белән таныштырып китәсем килә. Башта әйдәгез экранга карыйк әле.

Экранда видеоролик.

Тәрбияче: Нишләр икән куян, балалар? Беләсегез киләме?

Балалар: Әйе

Тәрбияче: Алай булгач безгә дәвамын китаптан укырга кирәк. Сез әзерме? Әйдәгез матур итеп утырыйк әле.

Тәрбияче әкият укый.

 Тәрбияче: Сезгә әкият ошадымы, балалар?

Балалар: Әйе

Тәрбияче: Куян кызының аяклары нигә авырткан?

Балалар: Чөнки куян кызы аягына кимичә йоргән.

Тәрбияче: Куян кызы әнисе белән кая барган?

Балалар: Куян кызы әнисе белән Доктор Айболитка барган.

Тәрбияче: Доктор Айболит нәрсә әйткән?

Балалар: Доктор Айболит куян кызына аягына киеп йорергә дигән.

Тәрбияче: Афәрин, балалар.

Тәрбияче: Балалар, ләкин мин бу китапны китапханәдән алып тордым, мина аны кире алып барып бирәсем була. Әйдәгез без сезнең белән үзебез китап ясап карыйбыз? Ясагач аны үзебезнең китапханәбезгә куябыз. Ясыйбызмы?

Эшне башлар алдыннан әйдәгез ял итеп алыйк әле.

Физкультминутка

-Ардыгызмы, балалар, ял итеп алабызмы?

Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай, колакларын селкетә.

Куян туңа башлары,

Пәпиләрен җылыта,

Менә шулай, менә шулай, пәпиләрен җылыта.

Куян хаманда туңа,

Сикергәли ул шуна,

Менә шулай, менә шулай

Сикергәли шунада.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, сезнең урындыкларыгызның артында нәрсәдер бар бугай. Шундый өчпочмаклар тагын кайда күрәсез балалар?

Балалар: Өстәлдә.

Тәрбияче: Кемнең өчпочмагы кызыл төстә, алар шушы өстәлгә киләләр, кемнең яшел- шушы өстәлгә.

Эшне башладык.

Тәрбияче: Икенче биремне эшләп китик. Мин сезгә сорау бирәм, ә сез сорауга ңавап шушы рәсемнәр арасыннар табырга тиешсез. Башта сорауны беренче өстәлгә бирәм. Куян җылап утырганда, анын янына кем килде?(Тиен). Икенче өстәлгә сорау: Куян кызын кем янына алып барды?(Айболит).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар,афәрин! Хәзер инде әйдәгез китап ясыйк.  

6.Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче: Балалар, сезгә ошадымы? Без сезнең белән нинди әкият укыдык? Кем язган ул әкиятне? Нәрсә күбрәк ошады? Өйгә кайткач әни-әтиенә нәрсә сөйлисез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Куян кызы

Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...

Куян кызы

Театрализованная деятельность в средней группе....

Куян кызы

Абдулла Алишнын «Куян кызы» экияте буенча сценарий....

Презентация : А.Алиш "Куян кызы"

В презентации заданы разные задания для детей, С помощью этих заданий легко запомнить сказку....

«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ

«Куян кызы » АБДУЛЛА  АЛИШ,  Воспитатели Мязитова З.С., Зарипова Д.М., Шафигуллина Л.Р. , музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....