"Әби-бабайларга хөрмәт"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя, старшая группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Конспект по развитию речи на татарском языке. Можно использовать для образовательной деятельности и воспитательной работы детей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bbe_bi-babaylarga_hormt.docx17.16 КБ

Предварительный просмотр:

МБМББУ “Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Ташлы Кавал “Кояшкай” балалар бакчасы”

Тема:Әби-бабайларга хөрмәт

Төзеде: 1кв. категорияле тәрбияче

Гылаҗиева Эльза Габделхак кызы

Максат:Балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

- Балаларны әби-бабайларга карата ихтирамлы, инсафлы булырга, матур сүзләр әйтеп, күңелләрен күрергә  һәм кәефләрен күтәрергә өйрәтү.

-Гаиләдә күрсәткән хезмәтләрен хөрмәтләү.

Җиһаз: “Аю белән хатын” татар халык әкияте китабы һәм презентациясе.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче:Балалар, бүген безгә кунаклар килде. Алар - Алиянең  әбисе белән бабасы. Бакчада безнең ничек яшәвебезне, ниләр белән шөгыльләнүебезне күрәселәр килә аларның.

  • Балаларкунакларга уен, табигать почмаклары, китапларын күрсәтәләр. Алия әби-бабасына төрле уеннар турында сөйли, уенчыкларын кәрсәтә.
  • Шулчак әби аяк киемнәре булмаган берничә курчакны күреп ала да балаларга курчаклар өчен оекбашлар, башмаклар бәйләп бирәчәген әйтә.
  • Балалар шатланалар һәм әбигә рәхмәт әйтәләр. 

Тәрбияче:Безнең балалар көне буе уйнап кына йөрмиләр. Без алар белән төрле җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, рәсемнәр ясыйбыз, әвәлибез, кисеп ябыштырабыз, физкультура белән шөгыльләнәбез, төзеп-корабыз,, бүлмәбезне тәртиптә тотабыз һ.б.

-Алия Һәм тагын берничә бала әби-бабайларга багышланган шигырьләр укыйлар.

Әби:Сез бик күп шигырьләр беләсез икән. Матур итеп сөйлисез. Хәзер мин дә сезгә кечкенә генә бер әкият сөйлим. (“Аю белән хатын” сөйли).

Бабай:Балалар, мин дә бер кызык хәл сөйлим әле. (“Сакал” дигән мәзәк сөйли)

Бервакыт ишегалдында йөргәндә, яныма күрше кызы йөгереп килде:

-Бабай. Син абый кешеләр генә сакал үстерә, апаларның сакалы булмый дигән идең,әйеме?

-Әйе, кызым, дөрес,- дидем мин.

- Юк, дөрес түгел шул. Бабай! Әнә кәҗә – апа кеше бит, ә аның сакалы бар!

Тәрбияче:Ай, рәхмәт, бабай! Күңелләрне күтәрдең. Балалар, кунакларга үз әби-бабайларыгыз турында сөйләгез әле.

-Балалар әби-бабайлары турында, аларның эшләгән эшләре, аларга ничек булышулары турында сөйлиләр.

Тәрбияче:Әби-бабайлар – безнең өчен иң хөрмәтле кешеләр. Аларны ихтирам итик,күрсәткән хезмәтләрен хөрмәтлик. Ә хәзер, кунакларыбызга рәхмәт әйтеп, үзебез әзерләгән бүләкләребезне тапшырыйк. (Үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк итәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әби-бабайларга күчтәнәч" ("Тәлинкәдә җиләкләр")

Әвәләү эшчәнлеге эшкәртмәсе 2-нче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....