"Әби-бабайларга күчтәнәч" ("Тәлинкәдә җиләкләр")
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)

Шакирова Эльвира Альфредовна

Әвәләү эшчәнлеге эшкәртмәсе 2-нче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tlinkd_zhilklr_-_vlu-_2_kechk._torkeme.docx265.21 КБ

Предварительный просмотр:

 “Татарстан республикасы Саба муниципаль районы                                                                                      ш.т.б. Байлар сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге                                                                                          Саба 2 нче “Әллүки” балалар бакчасы”                                                                                                мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

“Әби-бабайларга күчтәнәч” (“Тәлинкәдә җиләкләр”)

            /2-нче кечкенәләр төркемендә әвәләү эшчәнлеге эшкәртмәсе/

1 кв. категорияле тәрбияче                                                                                                                                    Шакирова Э.А.

              Тема: “Әби-бабайларга күчтәнәч” (“Тәлинкәдә җиләкләр”.)

Максат: әвәләү күнекмәләрен формалаштыру.

Бурычлар:

1.Тәрбияви (игътибарлылык, пөхтә эшләү күнекмәләре тәрбияләү).

2.Үстерешле (күз күремен, вак моториканы, форма хисен үстерү).

3.Белем бирү (шар формасын төрле алымнар белән әвәләргә өйрәтү: уч төпләрендә әйләндереп (тәлинкә ясау өчен) һәм бармаклар белән әйләндереп (җиләкләр ясау өчен); шар формасыннан (сытып) диск (тәлинкә) ясап булуын күрсәтү; бер зур предметтан (тәлинкә) һәм 5-10 вак предметтан (җиләкләр) пластик композиция ясарга кызыксыну уяту).

Методик алымнар: уен алымы, әңгәмә, сорау-җавап, күрсәтү, карау, әвәләү алымнарын күрсәтү, аңлату, мактау, күәтләү, нәтиҗә ясау.

Җихазлау: төрле төстәге пластилин, такталар, салфеткалар, җиләк-җимеш ясалган рәсем; күрсәтмәлек –  әвәләнгән тәлинкәләр; ноутбук, аудиоязмада Релакс көе – Туган телдә сөйләшәбез 2-3 яшь мет. кулланма өчен аудио-кушымта, 46 трек.

Шөгыль барышы: I.Оештыру өлеше (балаларны яныма җыям).

II. Мотивация ( көз, бакчада нинди җиләк-җимешләр өлгерүе турында әңгәмә оештырам. Җиләк-җимешләр ясалган рәсем күрсәтәм.)

III. Актуальләштерү (– Балалар, әйдәгез без дә күп итеп җиләкләр әвәлибез! Көз көне өлкәннәр (әби-бабайлар, дәү әни һәм дәү әтиләр) көне билгеләп үтелә. Аларны бәйрәм көнне кунакка чакыралар, сыйлыйлар. Әйдәгез, без дә аларны сыйлар өчен җиләкләр әвәлик.

- Балалар, җиләкләрне нәрсәгә салырбыз икән? Тәлинкәгә. – Әйе, башта  тәлинкәләр, аннары җиләкләр әвәлисе була.)

IV. Практик эшчәнлек (Әвәләү алымын күрсәтәм, аңлатам: - Пластилин кисәген уч төпләрендә йомшартабыз, шар формасын әвәлибез (уч төпләрендә әйләндереп). Шарны сытабыз, аннары кырыйларын әз генә күтәреп, тәлинкә ясыйбыз. Ә хәзер җиләкләрне әвәлибез – зур кисәктән кечкенә өлешләр өзеп алабыз да, бармаклар белән тәгәрәтеп әвәлибез. Әзер җиләкләрне тәлинкәгә салабыз. Музыка куела. Балалар әвәлиләр. Әвәләү эзлеклелеген искәртәм: башта тәлинкә, аннары җиләкләрне әвәлисе.)

V. Рефлексия (- Булдырдыгыз, балалар! Менә күпме җиләк булды кадерле өлкәннәребезгә!)

                       C:\Users\I\Desktop\Тәлинкәдә җиләкләр- 05.10.2018\IMG-20181005-WA0023.jpg

     C:\Users\I\Desktop\Тәлинкәдә җиләкләр- 05.10.2018\IMG-20181005-WA0026.jpg

C:\Users\I\Desktop\Тәлинкәдә җиләкләр- 05.10.2018\IMG-20181005-WA0034.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәлинкә бизәү

Уртанчылар төркеме балаларын татар һәм дымкова бизәкләре белән таныштуры....

"Әби-бабайларга хөрмәт"

Конспект по развитию речи на татарском языке. Можно использовать для образовательной деятельности и воспитательной работы детей....