Тәлинкә бизәү
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа)

Шайхулова Амина Галимардановна

Уртанчылар төркеме балаларын татар һәм дымкова бизәкләре белән таныштуры.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rsem_tlink_bizu.docx16.73 КБ

Предварительный просмотр:

Иҗади сәнгать-рәсемләү.

(уртанчылар төркеме өчен)

Тема: Тәлинкә бизәү.

Максат: Татар милли һәм Дымкова бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү, предметларның формасы, зурлыгы турында күзаллауны ныгыту. Гадәти булмаган алымга һәм рәсемдә эксперимент үткәрергә кызыксыну уяту. Мөстәкыйль иҗадилылык, үзләренең уй хисләрен рәсемдә чагылдырырга мөмкинлек бирү.Чиста-пөхтә эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Материал: Куе –майлы кефир, тирән савыт, сыекланган гуашь, каты пумала яки пипетка, очлы таякчык, сулы савыт, салфетка, проектр, курчак-Алсу.

Белем бирү өлкәләре;иҗади сәнгать, танып-белү, сөйләм үсеше, физик үсеш.

Көтелгән нәтиҗә;татар милли һәм Дымкова бизәкләрен беләләр, гадәти булмаган алым белән кызыксынып ясыйлар, предметларның зурлыгын, формасын күзаллыйлар.

Барышы: Уен ситуациясе булдыру. Балалар бүген безгә кунакка Алсу курчак килде. Әйдәгез әле бергәләп исәнләшик. Исәнмесез, хәерле көн. Әйдә, Алсу курчак утырып торсын.

Балалар сез “Өч аю” әкиятен беләсезме”. Балалар җавабы. Әйе.

 Маша ашны кемнең тәлинкәсеннән ашый.

-Әйе. Мишутканың тәлинкәсеннән ашый.

- Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Маша Мишутканың тәлинкәсеннән ашый?

-Чөнки, Мишутканың тәлинкәсе кечкенә, матур булган.

Безнең Алсу курчакка да тәлинкә кирәк. Ул кайсы тәлинкәне сайлар икән. Сез аңа менә бу тәлинкә турында сөйләп күрсәтегез әле.

Слайд күрсәтелә.

-Бу тәлинкә-түгәрәк, зур, бизәксез.

Алсу курчак сиңа ошыймы тәлинкә. Ай, балалар аңа ошамый.

Ә, хәзер бу тәлинкә турында сөйләгез.

  • Бу тәлинкәдә Дымково бизәге.
  • Анда нәрсәләр төшкән соң?
  • Зур һәм кечкенә түгәрәкләр, түгәрәк эчендә түгәрәк,тәлинкәнең чите дулкын-дулкын бизәк белән бизәлгән. Ләкин тәлинкә бизәлеп бетмәгән.
  • Алсу курчак сиңа ошыймы тәлинкә. Ай, балалар аңа бу тәлинкәдә ошамый.
  • Менә бу тәлинкә турында да сөйләп күрсәтик.
  • Бу тәлинкәдә татар милли бизәге.
  • Нәрсәләр сүрәтләнгән инде. Күп,матур чәчәкләр,яфраклар.

-Алсу курчак сиңа ошыймы тәлинкә. Балалар аңа бу тәлинкә ошый. Тик тәлинкә аның дусларына да кирәк икән. Алсуның дусларына тәлинкә бизибезме.

Ләкин балалар бүген без тәлинкәне гадәти булмаган алым белән бизибез.

Аның өчен безгә кирәк булган әйберләр. Кефир, тирән савыт, сыекланган гуашь, пипетка, очлы таякчык,сулы савыт, салфетка.

Башта кефирны савытка салабыз, пипеткага буяу алыр өчен пипетканы кысабыз, буяуга куйдык акрын гына кулны җибәрәбез. Хәзер пипеткадагы буяуны тәлинкә өстенә тамызып-тамызып алабыз. Икенче буяу алыр өчен пипетканы су белән юдыртабыз. Тагы буяуны алгач тамызып алабыз. Кем нинди бизәк ясыйсы килә,очлы таякчык белән  түгәрәкләрдән бизәк ясый.

Сезгә минем бизәгем ошыймы. Башка бакчадагы балаларда рәсемнәрне бик яратып ясыйлар. Әйдәгез әле аларның рәсемнәрен карап алыйк.

Слайдлар карау.

Физминутка. Ә хәзер бераз бармакларны җылытып, ял иттерик.

Беренче төркем-гармунда, икенче төркем-курайда, өченче төркем-пианинада уйнар ә мин дирижёр булырмын.(музыка куела)

Балалар эш башлаганчы безгә эш тәртибен кем искә төшерә һәм ясап күрсәтә.

Яхшылап уңайлы итеп утырабыз. Һәм тыныч кына эшлибез . (музыка куела)

Яә, Алсу курчак, сиңа безнең балаларның тәлинкәсе ошыймы. Алсуга бик нык ошаган ул сезгә рәхмәт әйтә. Алмаз сиңа кемнеке ныграк ошый.

Сез бүген нинди яңалык белдегез?

Бик матур ясадыгыз, булдырдыгыз рәхмәт сезгә.

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы

Иҗади-сәнгать-рәсемләү

Тема: Тәлинкә бизәү

(гадәти булмаган алым һәм эксперименталь эшчәнлек уртанчылар төркемендә)

 

 

Югары  квалификацион категорияле тәрбияче

Шайхулова Әминә Галимәрдән кызының

балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен занятие

конспекты


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әби-бабайларга күчтәнәч" ("Тәлинкәдә җиләкләр")

Әвәләү эшчәнлеге эшкәртмәсе 2-нче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....