Аулак өйдә
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы
“96 нчы номерлы балалар үсеше үзәге- балалар бакчасы “Елмаю”
“Аулак өйдә”
Туган якның гореф-гадәтләрен кулланып, балаларга милли тәрбия бирү буенча
оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты
Төзеде: тәрбияче
Васильева А.М.
Түбән Кама шәһәре, 2024
Тема: “Аулак өйдә”
Яшь төркеме: мәктәпкә әзерлек төркемендә
Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту,
халкыбызның күңел җәүхәрләренең нәрсә икәнен аңлату.
Программа эчтәлеге:
1.Балаларда туган халык, туган ил, татар халкының гореф-гадәтләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.
2.Балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләү .
3. Туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам хисе тәрбияләү.
4.Әби-бабай белгән йолаларны онытмыйча яшь буынга җиткерү.
5. Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү.
Балалар белән алдан эшләнгән эш:
1. Татар халкының гореф-гадәтләре турында әңгәмәләр үткәрү.
2. Шигырьләр, табышмаклар өйрәнү.
3. Милли киемнәр турында рәсемнәр карау.
4. Үстерелешле,хәрәкәтле уеннар уйнау.
5. Татар бизәкләрен рәсемгә төшерү.
Тәрбияченең алдан эшләнгән эше: конспект язу, атрибутлар, күргәзмә материаллар әзерләү, татар көйләре табу, презентация әзерләү.
Сүзлек запасын баету һәм активлаштыру: бәби итәкле күлмәк,калфак, камзул, алъяпкыч, күкрәкчә, түбәтәй, йөзек, беләзек, чулпы, мендәр тышлыгы, чигүле сөлге,тәрәзә пәрдәсе, ашъяулык, лалә, өчяфрак, канәфер чәчәге, милли, аулак өй.
Җиһазлар һәм материаллар:
Күрсәтмә материал: сандык, сандык эчендә күлмәк, читек, чулпы, түбәтәй, калфак, чәк-чәк.
Таратма материал: тукыма, милли бизәкләр.
Методик алымнар һәм чаралар: уен,күзәтү,кызыксындыру, әңгәмә,сораулар,музыка тыңлау.
Эшчәнлек структурасы:
I.Кереш өлеш – 5 мин.
II. Төп өлеш- 18 мин.
III.Йомгаклау- 2 мин.
Интеграль белем бирү өлкәләре: Танып белү, Социаль-аралашу.
Физик үсеш. Нәфис-эстетик үсеш.Сөйләм үстерү.
Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре: Уйнау, тирә – юнь белән танышу,аралашу,хәрәкәтләнү.
Белем бирү эшчәнлегендә балаларны оештыру:
1.Балалар басып торалар.
2. Балалар ярымтүгәрәк булып мендәрләргә утыралар.
3. Балалар өстәл артларында басып торалар.
Әдәбият:
1.От рождения до школы. Примерная общеобразовательная программа дошкольного образования / Под ред. Н. Е. Вераксы, Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой. - М.: Мозаика - Синтез, 2010. - 304 с.
2. Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибулина И.Җ., Туган телдә сөйләшәбез. Методик әсбап. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.- б.
I.Кереш өлеш.
Балалар кабул итү бүлмәсенә тезелешеп басалар һәм шунда ук башлап җибәрәбез.
Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар.
Балалар: Хәерле иртә, миңа
Хәерле иртә, сиңа,
Хәерле иртә, һәммәбезгә дә!
Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме, ниндидер көй ишетелә?
Балалар: “Авыл көе” ул.
Тәрбияче: Әйе, балалар, бик дөрес. Без сезнең белән буген татар халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, мирасы, аның үткәне турында сөйләшәчәкбез.
Балалар, әйтегез әле, без сезнең белән нинди Республикада яшибез?
Балалар:Татарстан Республикасында яшибез.
Тәрбияче: Ә безнең Татарстан Республикасында татарлар гына яшиме?
Балалар: Юк, безнең Республикада күп төрле милләт кешеләре, бик тату, дус яшиләр.
Тәрбияче:Балалар, һәрбер милләтнең үз теле, гореф – гадәтләре, үзләренә генә хас матур җырлары, киемнәре, йолалары бар. Без башка халык турында кайдан белә алабыз?
Балалар: Китаплар укып, рәсемнәр карап һәм әбиләр сөйләвеннән белә алабыз.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Бүген мин үземнең әбием белән таныштырасым килә..
(Әби керә)
Әби: Исәнмесез, балалар. Мин Сәгыйдә әбиегез булам. Минем дә яшь вакытлар бар иде шул....Кич утырып, чигү чигә, оекбашлар бәйли идек. Бик күңелле чаклар иде.
Балалар: әби, сөйлә инде, үзең турында.
Әби: Мин сезне кунакка чакырам, өйдә кеше юк, аулак өй ясарбыз.
Балалар: әбекәй, нәрсә ул аулак өй?
Әби: Хәзер мин халкыбызның матур гореф-гадәте - Аулак өй белән таныштырып үтәм.
II. Төп өлеш.
(Төркемдә татар халкының өй куренеше оештырыла). Балалар өй куренеше белән танышалар.
Әби: Кышның озын төннәрендә, кызлар кул эшләре алып, утырмаларга җыела идек. Кич утырганда, бер -беребездән эшкә, җырга өйрәндек, күңел ачтык.
Татар хатын - кызларының кулыннан һичбервакыт эш төшмәде, орчыгын алып җебен эрләдек, паласын тукыдык. Бу утырмалар - ул, иң элек матур итеп, үз -үзеңне күрсәтү чарасы, көлке, җыр -бию, такмаклар әйтешү иде.
(Тәрбияче балаларның игътибарын сандыкка юнәлтә.)
Тәрбияче: Балалар, күрегез әле, монда элек-электән калган сандык та бар. Нинди матур серле сандык бу, чынлап та, сандыкта хәзинәләр бар микән?
Балалар: Шигырь сөйләп.
(Алия сандык турында шигырь сөйли)
Әбиемнең матур сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул.
Гомер буе җыйган хәзинәме, әллә инде күңел бизәгеме
Нинди серләр саклый икән ул?
Әби: Аның эчендә бик кадерле булган хәзинәләр саклана. Боларны без аулак өйләрдә утырып эшләдек. Әйдәгез әле бергә карап китик.
(Берәмләп сандыктан әйберләр алып күрсәтелә барыла).
Әби: Менә бу татар халкының чигүле сөлгесе.Аны без яшь вакытларда аулак өйләрдә кич утырып чиктек.(Аны башка төрле “кызыл башлы казан сөлгесе”- дип тә әйтәләр).
Әби: Ә монсы өстәл ашъяулыгы.Күрәсезме нинди матур итеп канәфер,лалә чәчәкләре белән чигеп эшләнгән.
Әби: Ә монсы тәрәзә пәрдәләре була.Аларны ак җирлеккә матур-матур кыңгырау чәчәкләре чигеп эшләдек.
Әби: Монсы мендәр тышлыгы була.Аңа кыңгырау,лалә чәчәкләрен чиктем.
Ә менә болары нәрсәләр икәнен беләсезме?
Балалар: Күлмәк һәм алъяпкыч.
Әби: Әйе балалар, карагыз әле нинди матурлар . Алъяпкычның итәген төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиктек. Ә күлмәге озын җиңле,итәге киңәя төшкән бала итәкле.
Бала: Алъяпкычның бизәге
Әллә кайдан күренә
Матур лалә чәчәк төшкән
Бик ошады үземә.
Тәрбияче: Ә монда нәрсә икән бу балалар?
Балалар: Калфак.
Тәрбияче: Калфак нәрсә икән соң ул?
Балалар:Татар кызларының баш киеме.
Тәрбияче: Әйе балалар,татар кызлары башларына калфак кия торган булганнар.Аны матурлап лалә чәчәкләре,өч яфрак бизәкләре белән чигеп эшләгәннәр.
Балалар, тагын нәрсәләр бар икән бу сандыкта?Ягез әле карыйк .
Балалар: Түбәтәй.
Тәрбияче:Әйе,түбәтәй.Ә нәрсә соң ул түбәтәй?
Балалар: Түбәтәй малайларның баш киеме.
Тәрбияче: Әйе безнең ир егетләребез түбәтәйләрне бик яратып кия торган булганнар.
Карагыз әле, балалар,бу түбәтәйне ничек матур итеп бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне эңҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр.
Әби: Ә сез, балалар, түбәтәй турында шигырьләр беләсезме?
Әмир : Әнием ак сәйлән белән
Чиккән яшел бәрхеткә.
Бар түбәмдә түбәтәем.
Мин бүген бик бәхетле.
Уен. “Түбәтәйле.”
Әби: Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп татар халык уены- “Түбәтәй уенын” уйнап алыйк. Аулак өйдә күңел ачканнар!
( Уртада 5- 6 урындыкта түбәтәйләр тора. Балалар урындыклар тирәли түгәрәккә басалар һәм көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга балалар түбәтәйләрен киеп урындыкларга утырырга тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уенны кабатлаганда уртада өч урын кала, уйнаучылар саны артыграк. Азакта калган бала җиңүче була.)
Тәрбияче: Күп гасырлар элек тә, хәзерге заманда да хатын – кыз бик матур бизәнү әйберләре тагып йөрергә яраткан.
Тәрбияче: Балалар, экранга карап үтик әле.(экранда йөзек, беләзек, чулпы,күкрәкчә рәсемнәре күрсәтелә)
-Балалар, сез беләсезме бу нәрсә?
-Йөзек. Әйдәгез бергәләп кабатлыйк әле, исегездә ныграк калсын.
Әби: Таныштык та, дуслаштык та
Урыннарга утырыйк
“Йөзек салыш” уенын
Бергәләп уйнап алыйк!
“Йөзек салыш” уены.
Бала: Үзем саныйм. Зәй. Зәй, Зәйнәбем. Атны кайда бәйләдең?
Алмагачка бәйләдем.
Алма төште шап итеп, Зәйнәп чыкты ялт итеп!
(Кемдә йөзек , шул сикереп чыга)
Бала: Нинди җәза бирәбез?
Бала: Әтәч булып кычкырсын (уен ике мәртәбә уйнала)
Тәрбияче: Балалар, без дә кул эшәребезне алыйк, шушы яулыкны, татар милли орнаментлары кулланып,бизәп алыйк эле. Сез ризамы?Әйдәгез өстәл артына үзебезнең урыннарыбызга басабыз.Шушы тукымага, фетрдан киселгән төрле төстәге ләлә,кыңгырау чәчәкләрен һәм яфракларны ябыштырабыз.(Үрнәкләр бирелә) .
(Эш барышында тыныч кына тавышка “Кәләпүш” Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе җыры куела.)
Эш тәмамлангач, әби: Һич моңаеп утырмыйк
Бер уйнап – җырлап алыйк
“Яулык салыш” – кызык уен,
Ул сизгерлекне сорый
Дуслар ярышкан вакытта
Кул чабып тормый булмый.
“Яулык салыш” уены.
Бала: Татар халык иҗатын
Милли гореф – гадәтен
Тугры халык антларга
Сүз бирәбез сакларга!
III.Йомгаклау.
Тәрбияче: Балалар, сез бүген шундый тырыш , актив булдыгыз. Сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы?
- Ә сезгә нәрсә ошады?
- Шундый татар телен белгән балалар булса, безнең телебез, гореф-гадәтләребез югалмас дип уйлыйм, рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Аулак өйдә
Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг...

Аулак өй
Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...
Аулак өй
Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....
Аулак өй
Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....

“ Аулак өй”
(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х...

Сценарий праздника "Аулак ой"
Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...

"Аулак өй"
1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлы...
