"Каурый, каз өмәсе" бәйрәме.
план-конспект занятия по развитию речи

"Каурый, каз өмәсе" бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kauryykaz_omse.docx23.73 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Каурый, каз өмәсе”бәйрәме.

Максат: Балаларны татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету. Каз өмәсе йоласы турында әңгәмә, элекке гореф – гадәтләрне искә төшерү.

Җиһазлар:”Каз” йолкыр өчен тазлар, тегелгән казлар, утыргычлар, канат каурыйлары.

Бәйрәм барышы:

(Бәйрәм үткәрәсе зал матур итеп бизәлгән. Авыл өе күренеше.”Каз” өмәсе өчен кирәкле әйберләр куелган. Әкрен генә музыка яңгырый.)

Әби: (үз -үзенә сөйләнеп керә) И-и-и, бу эш дигәннәре гел бетми, һич кенә дә җитешеп булмый. Авылыбызда каз өмәсе дә бетеп килә, алла бирса бүген чират бездә. Әле менә, күрше кызларын да чакырдым.

(“Каз канаты” җыры астында җырлый – җырлый кызлар керәләр)

Кызлар: Исәнме әбекәй, хәлләрең ничек?

Әби: Исән – сау килеп җиттегезме кызларым? Менә мин сезгә эш әзерләп куйдым. Килгәнегез өчен бик зур рәхмәт. Өмәбезне башлап җибәрик, барыгызда җайлап утырыгыз. Мин сезгә казларны пешекләп әзерләп биреп торырмын.

1кыз:

Казларың бигрәк матур,

Таза булып үскәннәр.

Ә йоннары, каурыйлары,

Мамыкланып беткәннәр.

Әби: И-и-и, онытып торам бит, каурыйларны җыярга сезгә әрҗәләр әзерләп куйдым ( әрҗәләрне алларына куя). Соңыннан каурыйларны сыдырып су буена чәчерсез, бәбкәләре күп булуын теләп ятарлар алар.

Кызлар: Ярар, әби, ярар.

Әби: Күмәк эштә һәркем сынаша аз сөйлә, күп эшлә. Шулай да гел сөйләшмичә дә күңелле түгел. Шуңа курә җырлый – җырлый эшләргә кирәк.

(Кызлар “Каз канаты” җырын башкаралар.)

Каз канаты кат – кат була,

Кат – кат була, нык була.

Чит җирләрдә бик күп йөрсәк,

Туган җирләр ят була.

Каз канаты каурый – каурый,

Коймак майларга ярый.

Уйнамагач та, көлмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый.

Эби: Сез бигрәктә матур җырлыйсыз. Менә без яшь чакта “ Яшел яулык” уенын уйнарга ярата идек. Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.

(барысы бергә “Яшел яулык” уенын уйнарга басалар)

Кульяулыгым яшел – яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм,

Бер иптәшем артына.

Кыз: Әйдәгез кызлар, яңадан “Йөзек салыш” уенында уйнап алабыз.

(“Йөзек салышлы” уены. Уенда йөзек кемдә кала, аңа җәза бирелә)

Зәй, зәй, Зәйнәбем,

Атны кая бәйләдең?

Алмагачка бәйләдем,

Алма төште шап итеп,

Зәйнәп чыкты ялт итеп.

Әби: Менә без шулай, кул эшләре эшләп, таң атканында сизми кала идек.

Кыз: Дусларым, канат сыдырасы бар бит. Әйдәгез әле, кем остарак, сыдырыр икән?

(Каз канаты сыдыралар)

Әби: Безнең халыкта “Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашаганда колагың селкенсен” дигән мәкаль бар. Кем сыдыра белми, миңа карагыз. Менә шулай сыдыралар аны. Сез эшли торыгыз, мин сезгә коймак камырын яңартам. Сезнең эшегез бетүгә әзер булсын ( әби чыгып китә).

Кыз: Күз курка, кул эшли, дигән мәкаль дөрес икән, кызлар. Казлар, каурыйлар бигрәк күп, ничекләр бетерербез дип курыккан идек, менә бит эшебез гөрләп барды. Без дә йоласына туры китереп канатларны Мишә буена кадәр чәчеп кайтыйк.

1кыз:

Каурый сибәм су юлына,

Ишле булсын казыгыз.

Өмәләрдә эш үрсәтеп,

Җырлап – биеп алыгыз.

2кыз:

Каз өмәсе – иске йола,

Ул безне дуслаштыра.

Матурлыкны күңелләрдә,

Мирас итеп калдыра.

Әби: (чыга) Кызларым, сезнең белән бик күңелле булды. Рәхәтләнеп күңел ачтык. Ә инде хәзер сезнең белән бергәләп коймак белән чәй эчеп алырбыз.

(Әкрен генә музыка уйный, барсыда залдан чыгып китәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Праздник пера" " Каурый омэсе"

Фольклорный праздник....