Тема "Алтын көз"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Разработка занятии для воспитанников ДОУ
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Кояшкай» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
«Табигатькә алтын көз килде»
( уртанчылар төркемендә темасына тирә-юнь белән таныштыру һәм сөйләм үстерү шөгыле)
Эшне башкарды:
Сагирова Гөлназ Рәшит кызы
Татар Борнае авылы”Кояшкай”
балалар бакчасы тәрбиячесе
Үткәрү формасы: квест-уен
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда төрле һөнәр ияләренең хезмәте турындагы күзаллауларын гомумиләштерү һәм конкретлаштыру.
- Тәрбия бурычы: Туган як табигатенә матурлык хисләре тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Балаларның сөйләм активлыгын, хәтер, игътибар, фикерләүне үстерү.
Белем бирү бурычы: Балаларда төрле көз темасына туры килгән яшелчәләр, киемнәр турында күзаллаулар формалаштыру, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү һәм тәрбияченең сорауларына төгәл җавап бирә белү;
Көтелгән нәтиҗә: Балалар “Көз”турында тагын да күбрәк беләләр һәм аларны дөрес кулланырга өйрәнәләр.
Индивидуаль эш: аз катнашучы балаларны сорауларга җавап биргәндә активлашырга., сүз запасы аз булган балалардан сорауларга тулы җаваплар алу.
Алдан башкарылган эш:
- Көз турында матур әдәбият китаплары уку « Иң матур сүз. Уку китабы»К.В. Закирова-191нче, 192нче бит. «Гөлбакча» Ф.Ю. Юсупов...-28нче, 34нче,63нче бит.).
- Тирә-як табигатен күзәтү.
- Балалар белән көз турында әңгәмә уздыру.
- Тема буенча мультфильмнар карау.
- дидактик уеннар уйнау: «Җәнлекләр нәрсә ярата?», «Югалган яшелчә», «Нәрсәгә һәм нәрсәдән».
Методик алымнар: әңгәмә, дидактик уен, схема буенча эш, сорау-җавап, хикәяләү.
Сүзлек өстендә эш: фигыльләр: очып китәләр, әзерләнәләр, ява; көзге яфраклар, алтын көз, каен , өрәңге, юкә, имән, миләш.
Җиhазлар:
Көз турында иллюстрацияләр; презентация; яфраклар; туп, тасвирламалы хикәяләр төзү схемалары, экран, компьютер, серле сандык, хат, татлы бүләкләр.
Квест-уенның барышы
- Оештыру моменты
Балалар группа бүлмәсендә уйнап йөриләр.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез!
Тәрбияче: Күрәм балалар, сезнең кәефләр бик яхшы, димәк сез барыгызда сәламәт һәм мин моңа бик шат.
- Төп өлеш
Тәрбияче: Балалар минем электрон почтага сезнең исемгә аудио хат килде. Әйдәгез тыңлап китик.
(Тәрбияче балаларның игътибарын интерактив тактага юнәлтә. Интерактив тактада урманнан тылсымчы тавышы яңгырый).
Экраннан урманнан тылсымчы балаларга мөрәҗәгатъ итә:
- Исәнмесез, балалар! - Исәнмесез, балалар! Мин урманнан тылсымчы. Минем илдә төрле җәнлекләр яши, төрле үсемлекләр, җиләкләр усә. Хайваннар көз көне кышны каршы алырга әзерләнәләр. Алар рәхәтләнеп эшлиләр, бер-берсенә булышалар. Әмма явыз тылсымчы Ялкау илебезне сихерләргә уйлый. Аның сихерен туктату өчен, Тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк, ләкин мин аларны оныттым. Балалар, ярдәм итегез миңа, зинһар! Бу тылсымлы сүзләр табу өчен, сез “Алтын көз” буйлап сәяхәткә барырга тиеш. Сез юлда төрле җәнлекләр белән очрашырсыз, алар сезгә Тылсымлы сүзләр табарга ярдәм итәчәк. Аларның биремнәрен дөрес үтәргә тырышыгыз һәм ул чакта сез илемдә яшәүчеләрдән серле сүзләр таба аласыз. Ә сезгә ярдәмгә мин маршрут картасын бирәм, аның буенча сез барырга тиеш. Уңышлар телим сезгә! Очрашуга кадәр!”.
Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, без урман иле тылсымчысына булыша алырбызмы икән соң? (җаваплар тыңлана).
Тәрбияче: -Алайса, әйдәгез балалар, юлга кузгалыйк. Картага карыйк әле, безгә кайсы якка хәрәкәт итәргә кирәк, сез ничек уйлыйсыз?
(Балаларга фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә).Безнең картада беренче станциягә кибет ясалган, бу нәрсә булыр икән? (балалар җаваплары)
Тәрбияче: Балалар, кемдер килә бугай (ишек шакыйлар, аннан бер кыз керә, киеме җәйге сарафан, косынка)
- Исәнмесез, сез кем?
- Мин Көзсылу, әмма минем көзге киемнәрем юк, сихерче урлады. Миңа киемнәр сайларга булышыгыз әле.
Балалар булышабызмы? (җаваплар тыңлана).
Алайса киттек кибеткә.
“Кием-салым кибете” станциясе.
Тәрбияче: Бу кибеттә нәрсә саталар? Кием-салым.
-Бу нәрсә? Бу эшләпә.
-Эшләпә безгә кирәкме? Юк.
-Дөрес. Эшләпәне җәй көне генә кияләр.
-Нәрсә алырбыз соң? Урамда салкын булганда Көзсылуга нәрсә киендерәбез? Шапка, итек, шарф, бияләй, комбинезон.
Кибетче: Сез бигрәк тә ярдәмчел балалар икән, мин Сезгә серле сүз әйтәм “Көзнең” сүзе ул.
Балалар:Рәхмәт.
- Көзсылуга без җылы кием алдык, ә хәзер бакчага кайтып, аны киендерәбез дә, юлыбызны дәвам итәбез. Пакеттагы киемнәрне һәм исемнәрен әйтегез. (Балалар пакеттан чиратлашып әйберләрен алалар һәм шапка, шарф һ.б. дип атыйлар.) Боларның барысын да Көзсылуга бүләк итәрбез. Авырмасын, безгә тагын кунакка килсен.
.
Көзсылу: Миңа кием бирдегез, рәхмәт. Ә Сез көз билгеләрен беләсезме сон?
Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Көзсылуга көз билгеләрен әйтик. Мин сезгә экранда күрсәтәм, ә сез әйтерсез (презентация) .
Балалар: Көз көне агачлардан яфраклар коела. Кошлар җылы якка очып китә. Урамда салкын, шуның өчен кешеләр җылы киенә. Хайваннар кышка әзерләнә. Еш кына салкын яңгырлар ява һәм көчле җил исә.
Тәрбияче: Балалар, нинди көз айларын беләсез сез?
Балалар: Сентябрь, октябрь,ноябрь.
Бик яхшы.
Тәрбияче: Көзсылу, безнең Мәликә Габдулла Тукуайның көзгә багышланган табышмагын да белә. Әйдәгез, бергәләп тыңлап алыйк әле.
Мәликә:
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана-
Бу кайчак була?(Г.Тукай).
Тәрбияче: Картага карыйк һәм юлыбызны дәвам итик. Безгә кайда хәрәкәт итәргә кирәк, сез ничек уйлыйсыз? (Балаларга фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә). Безнең картада икенче станциягә урам ясалган, бу нәрсә булыр икән? (балалар җаваплары). Дөрес, димәк, безгә “Урам” станциясенә барырга кирәк.
“Урам” станциясе: Балаларны ярдәмче каршы ала. Мин Сезгә сораулар бирәм, дөрес җавапка Сезгә яфраклар бүләк итәм.
Ярдәмче:
- Балалар бу нәрсә?
- Агач.
- Көз көне яфраклар нишли? (Көз көне яфраклар коела...)
- Ә яфраклар нинди төстә? (кызгылт, сары, көрән)
- Көз көне яңгыр нишли? (Көз көне яңгыр еш ява...)
- Көз көне кошлар нишли? (Көз көне кошлар җылы якка очалар...)
- Көз көне агачлар нишли? (Көз көне агачлар яфракларын коялар...)
- Хайваннар көз көне нишли? (Хайваннар көз көне кышка әзерләнә...)
Уен «Көзге яфраклар».
- Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, бу көзге яфраклар белән уйнап алыйк.
- Җил көчәя,җил исә, (баш очында яфракларны селкетәләр)
- Яфракларны селкетә.
- Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)
- Сары- матур яфраклар
- Качтым яфрак астына, (чүгәләп, яфрак белән битләрен каплыйлар)
- Карап алдым чак кына. (карап алалар)
- Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)
- Сары- матур яфраклар (карап алалар)
- Яфракларны бирмибез (яфракларны артка яшерәләр)
- Кирәк булырлар дибез.
- Яфраклар-яфраклар (яфраклар белән әйләнәләр)
- Сары- матур яфраклар.
Тәрбияче: Афәрин, балалар, сез биремне үтәдегез! Барлык сорауларга да җавап бирдегез. Әмма безгә “серле сүзне” кайдан алырга соң?
Ярдәмче: Балалар, “серле сүзнең” икенчесен бирәм: «бер көне».
Тәрбияче: Афәрин, балалар, менә икенче сүз дә табылды. Картага карыйк һәм юлыбызны дәвам итик.
Тәрбияче: Безгә кайда хәрәкәт итәргә кирәк, сез ничек уйлыйсыз?
(Балаларга фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә).Безнең картада өченче станциягә өстәл, анда җиләк-җимеш ясалган, бу нәрсә булыр икән? (балалар җаваплары). Дөрес, димәк, безгә “Базар” станциясенә барырга кирәк.
«Базар» станциясе: Балаларны сатучы каршы ала.
Сатучы: безгә хәзер яшелчәләрдән аш пешерергә, җиләк-җимештән компот кайнатырга яшелчә, җиләк-җимешләрне сайларга кирәк булачак. Яшелчә һәм җиләк-җимеш нәрсә белән файдалы?
Балалар: аларда витаминнар бар.
Тәрбияче: без борщ пешерербез. Борщны нәрсәләрдән пешерәләр?
Балалар: яшелчәләрдән.
Сатучы: нинди яшелчәләр?
Балалар: чөгендер, кишер, суган, кәбестә, бәрәңге, сарымсак.
Тәрбияче: тагын компот кайнатырбыз. Компот өчен нинди продуктлар кирәк?
Балалар: җиләк-җимеш (алма, груша, абрикос, виноград).
Сатучы: Булдырдыгыз,балалар! Өченче “серле сүз”- «ел туйдыра».
Тәрбияче: Афәрин балалар. Балалар, безнең картада бернинди станцияләр дә ясалмаган, димәк, барлык сүзләрне дә без җыйдык. Хәзер безгә аңларга гына кирәк, нинди серле сүз икән ул:
Көзнең бер көне – ел туйдыра!
Балалар мәкальне әйтәләр.
Тәрбияче: Балалар, әгәр дә без бергә бу тылсымлы сүзләрне әйтсәк, явыз тылсымчы юкка чыгачак!
Балалар мәкальне кабатлыйлар:Көзнең бер көне – ел туйдыра!
Тәрбияче: балалар, без урман тылсымчысына ярдәм иттек, ул да башкаларга ярдәм итеп, башкаларга да шатлык китерер дип уйлыйбыз.
Тәрбияче: Балалар, сезгә уеныбыз ошадымы? Без сезнең белән кайда сәяхәт кылдык? Барыннан да бигрәк нәрсә ошады? (Балаларның җаваплары)
Сюрприз момент: төркемгә тәрбияче ярдәмчесе тартма алып керә. Тәрбияче язуны укый: «Урман тылсымчысыннан Сезгә зур рәхмәт!”
Тартмада татлы бүләкләр.
Кулланылган әдәбият:
- Кашапова М.Ф. Уйныйк әле, балалар. – Казан: “Школа”редакция-нәшрият үзәге, 2017.
- Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.- Казан: РИЦ, 2020.





