Гаилэ бэйрэме (Праздник семьи)
материал (старшая группа) по теме

Губайдуллина Согда Ахатовна

Здесь размещен сценарий праздника на татарском языке  "Гаилэ бэйрэме" (праздник семьи), целью которого  является знакомство и сплочение семей друг с другом и с детским садом.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Праздник семьи77.5 КБ

Предварительный просмотр:

ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ

«ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ»

Тәрбияче: Губайдуллина С. А.


ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ

Алып баручы: Хәерле кич (көн) нәниләребез – безнең кадерлеләребез, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хөрмәтле кунакларыбыз! Сезне бүгенге  «Гаилә бәйрәме» белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Бәйрәмнәр күңелле үтсен.

ҖЫР: «ӘЙЛӘН - БӘЙЛӘН»

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Нигә шулхәтле кадерле, якын сүз ул?

Гаилә - ул җылы учак. Гаилә никадәр нык икән, аннан бөркелгән җылылык та шулкадәр көчле булла.

     1б:        Шатлыклар күңелебездә

Ал кояш - күгебездә.

Килегез дуслар, кунака

Гаилә бәйрәме бездә!

2б:        Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

        Күңелсездер сезгә дә.

        Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

        Кирәк һәммәбезгә дә!

3б:        Бәйрәм кирәк - әтигә,

        Бәйрәм кирәк - әнигә,

        Бабай белән әбигә,

        Бәйрәм кирәк миңа да!

Алып баручы:  Көннең яктылыгы – кояшта,

                                     Күкнең матурлыгы – йолдызларда,

                                     Җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда! – дип язган шагырьләребез әниләребез турында. Чыннан да, безнең әниләр – тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң хөрмәтле газиз кешеләр.

Бала:   Әни сүзе – иң бөек сүз.

             Юк аңа һичбер алмаш.

             Иң-иң әйбәт кешеләр дә

             Әни кебек була алмас!

ҖЫР «ӘНИ КИРӘК», Р. МИҢНУЛЛИН СҮЗЛӘРЕ.

Алып баручы:  Безнең әниләребез - дөньядагы иң якын, иң яхшы кешеләр. Ә бит әле алар белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы газиз әтиләребез дә бар. Әтиләр! Әти! Әтием! Ул гаилә башлыгы, үзе ягымлы, үзе җитди. үзе тырыш, үзе булган, балаларының бәхете, гаилә иминлеге өчен ару-талуны белми, көнне-төнгә ялгап, барлык көчен куя. Кыскасы, гаилә өчен ул төп терәк.

 

Бала: 1 Әниләрне – иң кадерле дибез,

             Әтиләрсез яшәп буламы?

             Таба алмам алмаштырыр кеше

             Әйләнсәм дә бөтен доньяны.

          2 «Балам»,- диеп дәшүе дә бит,

             Җылы сала җанга, күңелгә.

             Кайгыртуың өчен рәхмәт әти,

             Шулай булсын иде гөмергә.

УЕН: «КАПКАЛЫ»

Алып баручы: Безнең барыбыз өчен дә бик кадерле булган әбиләребез-дәү әниләребез бар. Алар – олы җанлы, киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле.

Бала: 1. Иң-иң сабыр,  иң-иң тыйнак,

              Иң ягымлы кешеләр.

              Иң сөйкемле, иң кадерле.

              Алар безнең әбиләр!

          2. Иң кадерле, иң хөрмәтле –

              Булсын җирдә әбиләр!

              Әбиләрне кадерләсәң,

              Тыныч булыр ил - көннәр!

ШИГЫРЬ: Ә. БИКЧӘНТӘЕВА «ДӘҮ ӘНИ»

Алып баручы: Без бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен бигрәк тә яраткан бабаларыбызга бурычлы. Сабыйларыбызның тыныч йокысы өчен, илебез тынычлыгы өчен, күгебез аяз булган өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә.

Бала:  Бабай янымда булганда –

            Бернәрсәдән курыкмыйм.

            Аның сүзе – миңа закон.

            Бабамны гел тыңлыйм мин.

ҖЫР «СОЛДАТЛАР»

Алып баручы: Димәк, безнең өчен әти-әниләр, әби-бабайларыбыз, иң кадерле, иң газиз кешеләр. Без алар белән чын күңелдән горурланабыз, алар ярдәмен һәрвакыт тоябыз, бер гаилә булып яшибез. Гаиләдә кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга, һәркем үз урынын, үз бурычын-вазифасын үтәргә тиеш.

ҖЫР «МИНЕМ КАДЕРЛӘРЕМ», М. ГЫЙЛАҖЫВА КӨЕ ҺӘМ СҮЗЛӘРЕ.

Алып баручы: Әйдәгез, хәзер бүгенге бәйрәмебездә катнашучы гаиләләрне сәхнә түренә чакырыйк, алар белән якыннан танышыйк (гаиләләр белән танышу).

Ә хәзер гаиләләр белән уеннар уйнап алыйк.

I) Күмәк уеннар:

  1. «Исем сайлау» (Җитезләр, Тапкырлар, Өлгерләр, Зирәкләр, Батырлар, Уңганнар – конверт, конверта хәрефләр).
  2. «Кемгә - нәрсә», яки «Кирәклесен сайлап ал» - газета, савыт-саба, алъяпкыч, чүкеч, кадак, китап….
  3. «Мәкаль башлыйм – сез әйтеп бетерегез»:

-  Белем алу - энә белән кое казу;

-  Һөнәрле үлмәс - һөнәрсез көн күрмәс;

-  Егет кешегә - җитмеш төрле һөнәр дә аз;

-  Тырышкан табар – ташка кадак кагар;

-  Эшләгәнең кеше өчен булса - өйрәнгәнең үзең өчен;

-  Оясында ни күрсә - очканда шул булыр.

4.  Педагогик биремнәр:

А) Сезнең улыгыз урамнан елап кергән. Сез хәлне аңларга теләп:

- Улым! Нәрсә булды? – дип сорыйсыз.

- Шамил кыйнады.

Ә менә алга таба сүз сезгә, малаегызга ни әйтерсез? («тик торган агачка берәү дә килеп бәрми»).

Б) Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын (букчасын) бер почмакка куйды. Әнисенә:

- Кызым, ашарга чык, - дип табын янына чакырды.

Роза өстәл кырына чыгып утырды, әкрен генә ашый башлады.

- Балам, бүген нинди билгеләр алдың?

Роза елап җибәрде. Ул «2»-ле алган иде.

Бу очракта ни әйтерсез? («тырышкан табар, ташка кадак кагар»).

В) 1нче сыйныф укычысы Рамилгә әнисе фатир ачкычы бирде.

- Улым, мәктәптән кайикач ишекне үзең ачырсың – диде.

Рамил шундый зур үскән малай икәнен раслау өчен:

- Бауны үзем тагам – диде дә ачкычка бау такты һәм муенына элеп карамакчы булды.

Ләкин бау баш аркылы кермәде. Бу очракта сез нәрсә әйтерсез? («җиде кат үлчә - бер кат кис»).

II) Әниләр өчен уеннар:

  1. Бала төрү.
  2. Кызларга тасма бәйләү.
  3. Минем Әни бик уңган (пешкән әйбер турында сөйләү).

III) Әтиләр өчен уеннар:

  1. Адым саен матур сүз әйтү.
  2. Күз бәйләп рәсем ясау (үз баласының портретын ясарга).

IV) Балалар өчен:

  1. Өлгер бала (бер-берсен киендерү – алъяпкыч, яулык бәйләү).
  2. Йомгак чорнау.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә! Күргәнебезчә, безгә бүген берсеннән-берсе дус, тату, яхшы күңелле, тәрбияле гаиләләр җыелган. Сезне тыңлау үзе бер рәхәт, рухи байлык иңә күңелләребезгә. Әгәр каршы килмәсәгез, тапкырлыгыгызны да сынап карау маасытыннан сезгә кроссворд чишәргә тәкъдим итәбез.

КРОССВОРД ЧИШҮ.

Әйе, гаилә дигән сүз чыкты.

Татарстан президенты Указы нигезендә 2008нче ел «Гаилә елы» дип игълан ителде. Гаилә үзе бер кечкенә дәүләт ул. Гаилә дәүләттән тыш, дәүләт исә гаиләдән башка булла алмый. Гаилә нык булса, дәүләт тә көчле була. Нык ахләклы гаиләләрдә Туган җирен, туган халкын, туган телен сөя торган шәхесләр тәрбияләнә.

Алып баручы: Сезгә булган безнең хөрмәтебез.

                          Урын алсын йөрәк түрендә.

                          Шатлык һәм куаныч,

                          Зур бәхетләр!

                          Юлдаш булсын сезгә гомергә!

                          Гомер юлларыгыз озын булсын,

                          Тигез тормыш аны бизәсен!

                          Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

                          Авырлыклар мәңге килмәсен!

                          Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

                          Килә сезгә бүләк итәсе.

                          Дөньдагы матур сүзләрнең дә

                          Иң җылысын сезгә әйтәсе.

                          Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

                          Көнегезне шатлык бизәсен.

                          Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

                          Шушы бәхет читләп үтмәсен!

ҖЫР: ОЗЫН БУЛСЫН ГОМЕРЛӘР

  1. Безнең гомер зур бәхет ул

     Кадерләрен белегез

     Чын күңелдән теләкләрне

     Бездән кабул итегез!

                  Бәхеттә, шатлыкта,

                  Исәнлектә, саулыкта.

                  Үтсен гомер юлларыгыз

                  Тазалыкта, байлыкта.

2.  Салкыннарда һич шиңмәсен

     Үстергән гөлләрегез.

     Таң нурыдай аяз булсын

     Киләсе көннәрегез.

     

КРОССВОРДКА БИРЕМНӘР.

  1. Мәдхия җырлаучылар, матурлыкка, гүзәллеккә сокланучылар, әдәби тел белән турысын әйтүчеләр. (шагыйрь).
  2. Иң зур байлык, акчага сатылмый, нигезе дөрес тукланудан башлана.                        (сәламәтлек).
  3. Халыкның педагогик ихтыяҗлары нигезендә соңгы чорларда гына сөйләм теле кимчелекләрен төзәтү максатын күздә тотып туган жанр. (тизәйткеч).
  4. Татар халкының тормыш - көннерүше, үткәне һәм хәзергесе белән таныш тыруны үз эченә алучы, Милли горурлык хисләре тәрбияләүче ярдәм итүче төп чара. (йола).
  5. Халык афоризмнары арасында әдәби-эстетик кыйммәте буенча да, сан ягыннан да төп урынны алып торучы жанр, гади итеп әйткәндә, «ата-баба» сүзе. (мәкаль).

«СОЛДАТЛАР»

  1. Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

  1. Кече абый салдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам

Үсим генә аз гына.

«ӘНИ КИРӘК»

Көннәр якты булсын өчен

Әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен

Әни кирәк!

Дөнья якты булсын өчен

Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк!

Иң кадерле кеше җирдә -

Әни димәк!

«КАПКАЛЫ»

Әйдә безгә килегез,

Капкалардан керегез,

Капкалардан керегез.

Өебезгә үтегез,

          Өебезгә үтегез.

            Кунак булып китегез,

            Кунак булып китегез.

             Гөрләп бәйрәм итегез.

ҖЫР: «ӘЙЛӘН - БӘЙЛӘН»

  1. Сездә безгә кушылыгыз

Без шатлык таратабыз

Тирә-янны яңгыратып

Җырларга яратабыз.

                                                           Әйлән - бәйлән

Әйлән - бәйлән

Безнең белән, безнең белән әйлән

Җыр ул канат, җыр ул бәйрәм.

  1. Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып да тып.

Бер башласак бик тиз генә

Булмас безне туктатып.

  1. Ягез сез дә кушылыгыз

Утырмагыз, торыгыз

Җырлый-җырлый биик әле

Сез кул чабып торыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Праздник семьи".

Занятие формирует правильное представление о семье, роли матери, отца, дедушки, бабушки, сестры и  брата,закрепляет  представления о трудовых обязанностях членов семьи, воспитыв...

Праздник семьи "Радужные семьи".

Совместный праздник детей и родителей приуроченный ко дню Семьи, любви и верности во второй младшей группе....

Спортивный праздник "Семью семь!"

Спортивно-познавательный праздник  для детей и родителей старшей группы, которые занимались в кружке "Здоровей - ка!"...

ПРАЗДНИК СЕМЬИ «РАДУЖНЫЕ СЕМЬИ»

Семья - это самое дорогое, что есть у человека....

Гаилэ бэйрэме.

ldquo;Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла” (В.А. Сухомлинский)...

Совместные праздники семей с детьми дошкольного возраста. Праздник "Наш День семьи"

Совместные праздники семей с детьми дошкольного возраста можно рассматривать как целостную систему, разворачивающуюся во времени деятельность, в которой прослеживается ряд последовательных стадий, нер...

Праздник семьи: " Папа, мама, я - спортивная семья"

Праздник для дошкольников (4-5лет) и их родителей...