Гаилэ бэйрэме.
материал (младшая группа) на тему

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

“Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла”

 (В.А. Сухомлинский) 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme.docx26.35 КБ

Предварительный просмотр:

“Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла”

 (В.А. Сухомлинский)

1 ал.бар.: “Исәнмесез!” - диеп башлыйк әле.

                 Танышу бит шулай башлана.

                Сезнең белән очрашканга, дуслар,

                 Күңелебез шундый шатлана!

2 ал.бар.:  Сезгә булган кайнар сәламебез

Ташып чыкты йөрәк түреннән.

Тапшырабыз аны, дуслар,сезгә

Шигырь белән матур җыр белән.

1 ал.бар: Хәерле кич кадерле әти-әниләр, дуслар, кунаклар! Бакчабызда матур, тату, талантлы гаиләләр белән бәйрәм үткәрү традициягә кереп бара. Һәм безгәдә бу бәйрәмне үткәрергә насыйп булды.

Гаилә бәйрәмен ачып җибәрү өчен сүзне бакчабыз мөдире ............бирәбез.

2 ал.бар: Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе.

1 ал.бар: Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә -тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. 

2 ал.бар: Бала – җаның,

Бала – уртак каның-

Буыннарга барыр киләчәк.

Бала – назың,

Бала – гүзәл язың,

Бала – ачылачак ут чәчәк.

Бала – бәгырь,

Бала  - татлы сөенеч,

Бала – күтәрүче күкләргә,

Кулдан китсә, кайчак – кайгы-хәсрәт,

Күз яшьләре була күпләргә.

Бала – җылың,

Бала – йөрәк җырың,

Гасырларга барыр тавышы,

Бала, бала!

Барлык аналарның

Бәхете һәм... ачы язмышы.

1 ал.бар: Безнең гаиләләр җыелган 
              Ял итәр өчен бүген. 
              Сүзләремнең иң матурын 
              Әйтмичә мөмкин түгел. 

2 ал.бар:  Хәзер бәйрәмебезнең төп өлешенә күчәбез. Гаиләләр бәйгесендә катнашыр өчен 6 пар уенчыларыбызны чакырабыз. Хәзер жирәбә салып аларны ике командага бүләбез. (Ике командага бүленү)

Уенчыларга  бәя бирү өчен жюри саиларга кирәк.

Уеныбызны башлыйбыз.

1 нче конкурс:  Командалар исем, девиз, сәламләүләрен тәкъдим итеп үтәрләр.

  1. нче конкурс: Хәзер әти-әниләргә иҗади эш бирәбез.Дәфтәр битенә шигырь  язылган, ләкин төшеп калган сүзләр бар, сез шул сүзләрне куеп шигырьне тулыландырырга тиеш буласыз.

Ана- бөек исем,

Нәрсә җитә Ана булуга,

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке Ана булуда.

Әтидә солдат булган,

Бабайда солдат булган,

Дәү әтидә солдат булып

Ил чикләрендә торган.

Җыр:

Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше - гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да. Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!

-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!

3 конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.

( Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)

Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше - ана. Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!

-Ә  хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?

4 конкурс.  “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)

5 нче конкурс: Хәрәкәтле уен. “Кер элү”. Нәни йокыга китте. Хәзер әти -әниләргә бала чүпрәкләрен дә юып – эләргә була.  Күзләр бәйләнә, сузылган бауга әни кеше керне элә бара, ә әти кеше каптыра. Җитезлек исәпкә алына.(Һәр командадан 1 пар чыга)

Безнең алдагы конкурсыбыз “Кем тапкыр, кем тизрәк” дип атала. Мәкальләр әйтешеп ярышабыз. Мин чиратлап һәр командага мәкаль әйтәм, сез җавап бирәсез, белмәсәгез каршы команда да әйтә ала җавапны.

-Кем эшләми... (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)

-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)

-Атасына карап ... (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)

-Эткэй шикэр, энкэй( бал)

-Ата-ананы тынлаган –адэм булган, тынламаган-(эрэм булган)

-Ана соте белэн кермэгэн-( тана соте белэн кермэс)

-Оста барда кулың тый... (Белгән барда телең тый).

-Эшлегә көн җитми... (Эшсезгә көн үтми).

-Чит илдә солтан булганчы... (Үз илеңдә олтан бул).

-Яхшы гадәт адәм итәр... (Яман гадәт әрәм итәр).

-Ана күңеле балада... (Бала күңеле далада).

-Җиде кат үлчә... (Бер кат кис).

-Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән, Олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс).

-Ата –анасын хурлаган, Үзен... (хурлаган булыр).

Рәхмәт барыгызга да!

7нче конкурс “Шарыңны сакла” (тамашачылар белән)

Хәзер әзрәк биеп ял итеп алыр өчен бирегә тамаша кылып утыручы әниләребезне чакырабыз. Сезнең аякларга шарлар бөйлибез, сез үзегезнең шарыгызны сакларга тиеш буласыз. Шарын шартлаткан әни шар эчендә язылган биремне үти һәм уеннан чыгып бара. (5 әни чакырыла)

8нче конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)

-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)

-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)

Җыр:

9 нчы конкурс. “Әтием, әкият беләсеңме?” дип атала. Әтиләргә бер  әкияттән киселгән рәсемнәр бирелә. Сезгә аны пазл кебек төзеп, кайсы әкияттән икәнен әйтергә кирәк.

10 нчы конкурс: “Халык биюләре”

  1. Рус биюе
  2. Татар биюе

Тамашачылар белән “Ромашка” уены.

Шулай итеп, безнең әзерләгән  конкурсларыбыз ахырына якынлашты. Ә хәзер сүзне мөхтәрәм жюрига бирәбез. ( Котлау, медальләр, грамоталар тапшыру)

Алып баручы. Һәр гаиләдә дә – җитез әни, булдыклы әти һәм мәрхәмәтле дәү әниләр бар. Берсендә аерып алып син яхшы, син начар дип әйтеп булмый. Алар һәрберсе дә үз нәниләрен яраталар, мәрхәмәтле һәм тәүфыйкле итеп үстерергә тырышалар. Үзләренең йөрәк җылыларын балаларына бирәләр. “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Ә балаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән? Әлбәттә тату гаилә, ягымлы сүз, җылы куен. Бүгенге бөйгебез безнең ахырга якынлашты һәм курыкмыйча мин дуслык җиңде дип әйтәсем киләм. Ә иң зур бүләкләрне сезнең балалрыгыз үзлзренең нәни куллары ясадылар. Кечкенә генә булсада зур итеп кабул итегез.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бергә булыйк, ярдәмләшеп яшик, киләсе бәйрәмнәрне дә шулай күңелле итеп үткәрик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаилэ бэйрэме (Праздник семьи)

Здесь размещен сценарий праздника на татарском языке  "Гаилэ бэйрэме" (праздник семьи), целью которого  является знакомство и сплочение семей друг с другом и с детским садом....

Конспект урока "Тату гаилэ"

Конспект к проекту "Минем өем". Итоговое занятие пройденного материала....

Дидактическое пособие лепбук "Семья - Гаилэ"

Дидактическое пособие лепбук "Семья- Гаилэ"...

Защита проектной работы "Шэжэрэ-гаилэ козгесе"

Эту проектную работу, мы решили взять с целью, побольше узнать о своем родословном. Ведь эта такая гордость, узнать своих родственников по именам, чем они занимались. Я предложила одной из моих родите...

Презентация"Безнен гаилэ"

Материал можно использовать при изучении татарских слов на тему семья....