Сценарий.Тату гаилэ.
материал

Кашапова Зиля Марселевна

сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatu_gail.docx19.29 КБ

Предварительный просмотр:

Тату гаилә

Бәйге үтәчәк залда балалар, ата-аналар эшләреннән күргәзмә оештырыла. Стенага гаилә тәрбиясенә багышланган плакатлар эленгән. Бәйгедә катнашачак гаиләләр турында ширма куелган.

Залда балалар,әти-әниләр,кунаклар.Бәйгедә катнашачак әти-әниләр балалары белән өстәл артында утыралар.

А.Б. Исәнмесез, хөрмәтле, әти-әниләр, тамашачылар,кунаклар. Бүген бездә зур бәйрәм.Балалар һәм әти-әниләр “Тату гаилә “бәйгедә катнашачаклар

Гаилә ул-яшел болын

Ир-хатын-чәчәкләре

Орлыкларда болыннарның

Якты киләчәкләре

Кайчан да булса чәчәкләр

Сулыгалар көзләрен.

Бары орлыкта калдырып

Үзләренең эзләрен.-

дип язган безнең шәһәрдәшебез-Марс әфәнде Хафизов.

Бу заманда һәр кешегә җылы учак кирәк.Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Ата  кеше гаиләнең терәге, ана кеше гаиләнең йөрәге.Балалар гаиләнең көзгесе. Көзге ватылмасын дисәгез, бер-берегезне саклап, хөрмәт итеп яшәгез. “Бала күңеле ак кагазь, нәрсә язсаң, шуны укырсың”,- дип юкка гына әйтмәгән халык. Гаилә никадәр тату, нык булса, җәмгыятебез дә шулкадәр нык була. Мондый тату гаиләдә безнең балалар да сәламәт, бәхетле, шат күңелле булып үсәләр.

Балалар әти-әни, гаилә турында шигырьләр сөйлиләр.

“Әткәй, әнкәй һәм мин”

Роберт Харис

Ишек ачып өйгә кергәч Мин шатланам

Әнкәемне өйдә күргәч Бик куанам.

Әткәем дә өйдә йөргәч канатланам.

Ераклардан очып кайткан кебек булам.

Әткәемне кочып алам әнкәемне үбеп алам.

“ Җирдә миңа ни кирәк?”

Шәүкәт Галиев

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк!

Әллүкиле көй кирәк!

          А.Б. Гаилә-иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаилә тормышы һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.Шул юллардан аңлашып, шатлык-кайгыларын уртаклашып,бер-берсеннән башка яши алмаучы, гомер юлын бергә атлаучы гаиләләр-безнең кунакларыбыз. Таныш булыгыз,безнең гаиләләребез:

        Гаиләләр үзләре белән таныштырып китәләр.

       А.Б. Бу гаиләләр безнең бәйгедә катнашачак. Үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.Бәйгене жюри әгъзалары бәяләчәк.Рәхим итегез!

       А.Б. гаиләнең татулыгы, ныклыгы күп нәрсәгә бәйле.Ә иң мөһиме катлаулысы нәрсә икән?..Моны ачыклау өчен бер тамаша карап китик.

     “Карт белән карчык, үз гомерләрендә бер генә тапкыр да ачуланышмыйча, бик тату яшәгәннәр.Шулай да карт карчыгын тагын бер кат сынап карамакчы булган.

  -Бик яхшы гомер иттек, карчыгым, -дигән карт,-инде син миңа дөньяда иң тәмле ризык пешереп ашат.

  -Картым,менә мин сиңа сыер, сарык телләрен кыздырдым.

  -Бик дөрес эшләгәнсең, -дигән карт,-дөньяда телдән дә тәмле нәрсә юк.

  Байтак вакытлар үткәч, карт карт карчыгын икенче кат сынап карарга булган.

  -Син миңа тәмле ризык ашаттың инде,анысы өчен рәхмәт. Инде хәзер иң тәмсез ризыкны ашат.

  - Картым бу юлы мин сиңа телләрне куырып бирдем.

  -Рәхмәт, карчык, - дигән карт,- син дөньяда акыллының акыллысы. Телдән дә тәмсез нәрсә юк. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел икән.

   А. Б. Әйе шул, гаиләнең дус тату яшәве, күпчелек, сөйләшә белүдән, телне тыя белүдән тора. Гаиләгезнең ничә еллар буе дус, тату булып калуы, яхшы гомер итүегезнең сере нәрсәдә дип сорагач, гаилә башлыгы: “Гомер буе апагыз телсез , ә мин чукрак булдым.”- дип җавап биргән ди. Аңлашылганча иң тәмле һәм иң тәмсез әйбер ул тел . Ә иң татлы тел- ул туган телебез.

     Бөек шагыйребез Г.Тукай безгә бик зур бүләк калдырган. “Туган тел” җырын белмәгән кеше юктыр. Халык аңа матур көй язган. Ә хәзер, балаларыбыз шушы көйне курайда уйнап күрсәтерләр.

Курайчылар чыгышы

       А.Б.Хөрмәтле тамашачылар!Инде бәйгеләребезгә күчик.

Фарсы халык мәкалендә болай дип әйтелә: “Атаның улына багышланган вакыты аның бәхетле язмышы белән үзенә кире кайтарылачак” .Һәр ир заты өчен иң зур шатлык ата булуда. Тикмәгә генә, татар халык мәкалендә: “Ата- йортның матчасы, ана- йортның өрлеге, балалар-стенасы”-дип әйтмәгәннәр. Шуңа күрә бәйгене йортның матчасын  сынаудан башлап җибәрергә булдык.

1 нче бәйге

     А.Б. Һәр бала өчен аның әтисе – иң көчле, иң куәтле. Ягез әле, әтиләр, көч сынашып алыйк!

(Идәннән ким дигәндә 10 тапкыр этелү.)

2 нче бәйге

     А.Б. Безнең әтиләребез иң беренче яклаучы да , саклаучы да.Аларның  куәтле, киң җилкәләре артында без үзебезне иркен тотабыз, бернәрсәдән дә курыкмыйбыз. Әтиләребез күбесе армия сафларында да  хезмәт иткәннәр. Кулларында корал тотарга туры килгәндер. Шуңа күрә 2 нче бәйгебез дә”Төз ат “дип атала.

Уен-“Ачык авыз”(тамашачылар белән уйланыла)

3 нче бәйге

     А.Б. Халык мәкалендә “Йөз укытучыга караганда бер әтиең булу яхшырак”-дигән сүзләр очратырга була. Чыннан да, әти кешенең баласы белән уйнавы, бергәләп нәрсәдер эшләве, бернәрсә белән дә алыштыргысыз, гүзәл күренеш.

(Әтиләр балалары белән берлектә”Лего” конструкторы ярдәмендә йорт төзиләр)

4нче бәйге

   А.Б. Үзләренең яраткан, уңган, ирләрен хәләл җәфетләре ничек эштән каршы ала, нинди ризыклар белән сыйлый икән?

         (Сүз әниләргә бирелә.Пешереп килгән ризыклары турында сөйлиләр.)

Ә әниләребезнең булышчылары кем икән, ягез тыңлап китик.

Музыкаль пауза-“Мин әнигә булышам”-җыр

   А.Б. Юкка гына әтиләребез, үзләренең тормыш иптәшләре,булачак балаларының әниләре итеп шушы залда утыручы чибәр, уңган,мөлаем ханымнарны сайламаганнардыр. Тагын шуны өстәп әйтәсе килә, безнең әтиләребез чын джентельмен да!

(Әтиләр матур сүзләр әйтеп, чәчәк бәйләмнәрен бүләк итәләр)

Музыкаль пауза. Бию- “Бүләк”

   А.Б. Гаиләләргә өй эше бирелгән иде. Бу бәйге”Иң талантлы гаилә” дип атала. Үзләренең сәләтләрен күрсәтерләр.

(Концерт номерлары)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаилэ бэйрэме (Праздник семьи)

Здесь размещен сценарий праздника на татарском языке  "Гаилэ бэйрэме" (праздник семьи), целью которого  является знакомство и сплочение семей друг с другом и с детским садом....

Конспект урока "Тату гаилэ"

Конспект к проекту "Минем өем". Итоговое занятие пройденного материала....

Гаилэ бэйрэме.

ldquo;Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла” (В.А. Сухомлинский)...

Дидактическое пособие лепбук "Семья - Гаилэ"

Дидактическое пособие лепбук "Семья- Гаилэ"...

Защита проектной работы "Шэжэрэ-гаилэ козгесе"

Эту проектную работу, мы решили взять с целью, побольше узнать о своем родословном. Ведь эта такая гордость, узнать своих родственников по именам, чем они занимались. Я предложила одной из моих родите...

Презентация"Безнен гаилэ"

Материал можно использовать при изучении татарских слов на тему семья....