« Татарский для русскоязычных детей. Составление перспективных и поурочных планов»
методическая разработка (подготовительная группа) по теме

Выступление перед слушателями курсов повышения квалификации воспитателей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema3.docx24.02 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: « Татарский для русскоязычных детей. Составление перспективных и поурочных планов».

Выступление перед слушателями курсов повышения квалификации воспитателей.

МАДОУ «Детский сад № 284»

Советского района г. Казани

Воспитатель: Зайнутдинова Рузалия Василовна

1 квалификационная категория


Балалар бакчаларында татар теле укыту иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Дәреснең эчтәлеге, аның сыйфаты, әлбәттә укытучыга бәйле.

Хәзерге вакытта татар теле укытучылары максуз программалар нигезендә эшли, ә андый программалар белән бөтен бакчалар да тәэмин ителгән. Ләкин тәрбияче бу программалар белән  генә чикләнмәскә тиеш, үзенең эшенә мөмкин кадәр иҗади якын килергә , дөресрәге төрле методик алымнарны файдалынырга тиеш.  Шул вакытта гына анын эше яхшы нәтиҗәләр бирәчәк.

Дәресләрне алып барырга керешкәнче , балаларның телне белү, анлау дәрәҗәсен , гаиләдә нинди телдә сөйләшүләрен ачыкларга кирәк. Телгә өйрәтүнең төп чарасы итеп дөрес алына. Ул системалы рәвештә тәрбияче төзегән көндәлек план буенча уткәрелә. Өйрәнгән  сүзләр , грамматик конструкцияләр  дәрестән тыш уеннарда, әңгәмәләрдә активлаштырыла хәм ныгытыла.

Программа материалын ел  башында тирәнтел өйрәнеп, тәрбияче перспектив план төзеп куйса , бу аның эшенә  бик зур  ярдәм итәчәк.

Перспектив план төзегәндә тәрбияче түбәндәге  шартларны исәпкә алырга тиеш:

1.Программа материалын дидактик принципка  нигезләнеп планнаштыру.

2.Программаның бөтен өлешләренә дә игътибар итеп планы  логик әзлеклелектә төзү.

План төзегән вакытта сөйләм үстерү дәресләрендә сүзлек, грамматик конструкөияләр формалаштырудан тыш авазларның дөрес әйтелешенә дә игътибар  киметмәскә тиеш. Билгеле бер  теманы өйрәнгәндә уку хәм ятлау өчен шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр алдан уйлап сайлап алына хәм перспектив эш планына язып куела.

Программа материалын үзләштерүгә уеннар , җырлар зур ярдәм итә. Ләкин алар  темага яраклаштырып сайланылса гына уңай нәтиҗә бирә. Бала уйнаганда телне өйрәнә, үзенең җитди хезмәт белән шөгелләнгәнен сизми кала. Дидактик уеннар да, хәрәкәтле- сүзле уеннар да бу теманың максатына юнәлдерелгән булырга тиеш.  Шул вакытта гына уен тәрбиячегә теге яки бу бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә  барлык төр уеннарны алдан сайлап перспектив планга язып кую  бик уңайлы була. Шунда ук бу уенның кайсы җыентыктан алынган булуында күрсәтеп куярга кирәк.

Перспектив план төзегәндә  кайсы теманы өйрәткәндә  нинди аваз өстендә аеруча  игътибар итеп эшләргә кирәклеген билгеләргә кирәк. Авазларны өйрәтү атнага 2 тапкыр 2-10 минут планнаштырыла. Авазларны планнаштыруда Яр Чаллы шәхәрендә басылып чыккан “Балалар бакчаларында татар теле өйрәнү” дип исемләнгән зур ярдәм итәчәк.

Перспектив планда тәрбияче кайсы темага  ничә дәрес үткәрелергә тиешлеген дә ачык иттеп язып куярга тиеш.

Тәрбияче план төзегәндә шуны да истән  чыгармасын: темадан тыш күп итеп сүзле уеннап, шигырьләр, җырлар алу сезнең  эшегезгә комачау итәчәк.

Югарыда әйтелгән шартлардан тыш  тәрбияче үзе саф әдәби телдә сөйләшергә, аның сөйләме балаларга үрнәк булырга тиеш. Шул чакта гына телне  өйрәтү тиешле шартлар бар дип санарга мөмкин.

Балаларга белем, тәрбия бирүдә  бертөрлелектән котылу, анны яхшы якка үзгәртеп кору өчен уеннар белән баетылган төрле  типтагы заманча дәрес формаларын кулланырга булла. Дәресләр интеграль , темадаш, йомгаклау дәресләре булырга мөмкин. Алар балаларга  белеем бирү, үткән материалны искә төшерү, хәтердә ныгыту, системалаштыру хәм белемнәрнең үзләштерелүенең  тикшерү максаты белән үткәрелә. Әгәр мондый дәресләр- уеннар кулланып алып барылса, балаларның иҗади сәләтләрен үстерә өчен уңай шартлар туа.

Интеграль дәрес аерым бер темага ( музыка, рәсем, сынлы сәнгать) багышлап уздырыла. Ул программа нигезендә планнаштырыла хәм анда түбәндәге алымнар кулланыла: әңгәмә, берәр эш башкару( рәсем, кисеп ябыштыру), эшләнгән эш  турында сөйләү , сүзле уеннар, җырлар җырлау.

Интеграль дәресләр  телгә өйрәтүнең башлангыч чорында, баланың сүзлек запасы бай булмаган чакта, бик кирәк хәм үтемле.  Төрле алымнар белән дәресләр үткәрү баллада тел өйрәнүгә  кызыксыну уята, аларны ялыктырмый.

Темадаш дәресләр үткәргәндә максат конкретлаша башлый. «Минем яраткан уенчыкларым» темасын өйрәнгәндә, мәсәлән, тәрбияче «Серле янчык» уенына мәрәҗәгатҗ итә хәм түбәндәге алымнардан файдалана: уенчыкларны тотып яки аларга карап исемнәрен әйтергә, берәр уенчык турында хикәя төзергә , яттан шигырь сөйләргә куша.

Тәрбияче татар телен өйрәнүгә , анны планнаштырырга иҗади якын килергә, хәр дәрестә аерым бер кагыйдәләренең үтәлешенә ирешергә тиеш.

Тәрбияче беренче чорда, балаларның татар телендә сөйләшә алу дәрәҗәсен , нинди хәм күпме сүз булүләрен, сорауларны анлауларын хәм аларга дөрес җавап бирә алуларын, татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә алу мөмкинлекләрен ачыклый. Монын өчен ул «Танышу» темасына 2- 3  дәрес үткәрә. Шулай ук  телне өйрәнергә кызыксыну тудыру максатыннан « Без татар теле өйрәнәбез» дигән темага да дәресләр үткәрү плпннаштырыла.

Тәрбияче дәресләрдән тыш көн дәвамында балалар белән 5-10 минутлык сөйләшүләр вакытында балаларның актив сүзлек запасын баета. Биремнәрне әледән әле кабатлап тора. Ашарга, йокларга әзерләнгән вакытларда ашамлык, савыт-саба, урын-җир исемнәрен кабатлау уңай нәтиҗә бирә.

Планнар төзегәндә бу киңәшләрне истә тотарсыз дип ышанам. Сезнең игътибарыгызга мәктәпкә хәзерлек төркемендә перспектив эш планы үрнәкләре тәкъдим итәм.

Тема: “Без уйнарга яратабыз”

Сәгать саны: 9

Сүзлек: уенчык, уйный, уйныйм, уйныйсыз, уйната, шакмак, кабарткыч, бөтерчек, матур, зур, кечкенә, түгәрәк, кызыл-сары, 1-10, сикерә, оча, йөри , бара хәм башка уенчыкларның исемнәре. С,Ш,Т,Ч,Ж  авазлары.

Грамматика: -мы, -ме сорау кисәкләре, зат алмашлыкларының фигылләр белән бергә килүе( берлек хәм күплек саннары).

Уку хәм ятлау өчен: Р.Валеева «Минем дусларым».

Уеннар: Дидактик уеннар: «Бу нәрсә?», «Серле капчык», «Исемен әйтсәң бирәм», «Уенчык сатыш», «Ак куянкай».

Тема: «Яшелчә бакчасында».

Сәгать саны: 3

Сүзлек: Яшелчә бакчасында, чөгендер, кәбестә, кишер, суган, шалкан, бәрәңге, борчак, уңыш җыя, утырта, түгәрәк, тәмле, ачы. Кабак, кавын, карбыз, шалкан.

Грамматика: Сарымсак- ачы яшелчә. Шалкан- баллы. Мин шалкан яратам. Ул файдалы. Л,Р авазлары.

Уку хәм ятлау өчен: М.Файзуллина “Ике көрәк”, Табышмаклар “Гөлбакча” 218 бит, 72 бит.

Уеннар: Дидактик уеннар: “Серле кәрзин”, “Кем күбрәк җыя”, “Исемен әйтсәң бирәм”.

Перспектив планнан чыгып көндәлек дәрес планы төзелә. Тәрбияче план төзегәндә тематик принципка нигезләнеп хәр дәреснең бер-берсенә логик яктан бәйле булырга тиешлеген онытмасын. Дәресләр арасында логик эзлеклелек булмаганда нәтиҗә түбән булачак.

Сезнең игътибарыгызга мәктәпкә хәзерлек төркемендә көндәлек эшне планнаштыру үрнәге тәкъдим итәм. Ләкин укыту-тәрбия эшендә бөтен педагогик, методик мәсьәләләрне дә хәл итә торган әзер рецептлар эшләү мөмкин түгел. Тәрбияче аларны үзгәртә , үзенчә эшкәртә, кыска гына итеп әйткәндә алардан иҗади файдалана ала.

Тел өйрәтүнең беренче этабында дәресне бер кызыклы  сюңетка да корырга мөмкин. Сюҗетлы дәресләр гадәти дәресләр белән аралаштырып алып барыла. Сюҗетлы дәрестә бала карап, тынлап укучы гына түгел, ә актив катнашучы булырга тиеш. Бу дәресләрдә  бала үзен иркенрәк хис итә, өйрәнгән сүзләрне , фразаларны уенда файдалана хәм анлы рәвештә исендә калдыра.

Hәрбер дәрестә тәрбияче кумәк рәвештә , хәм аерым-аерым алып барыла торган өлешләрне дөрес билгеләргә тиеш. Яңа материалны аңлату хәр бала белән аерым алып барыла, таныш сүзләр, шигырҗләр, җырлар кумәк кабатланыла. Мондый алымнар  кулланганда, оялчан балалар да дәресләрдә сүзләрне истә калдыра башлыйлар. Ләкин еш кумәк кабатлау сүзләрнең дөрес яңгырашын үзләштерәгә комачаулый. Оялчан балалар белән сөйләшүләрне аерым үткәрү уңай. Бу бигрәк тә дәресләргә сирәк йөрүче , авыр анлаучы, авазларны әйтүдә кимчелекләре булган сабыйларга  кагыла.

Балалр белән аерым-аерым эшләү алымнары кулланганда дәресләрдә өйрәнелгән  сүзләр төрле күнегүләр ярдәмендә кабатлатыла, хәм бу аларның телне белү дәрәҗәләрен бер-берсенә тигезләштерергә ярдәм итә.

Татар теле дәресләрен планлаштырганда хәм үткәргәндә тәрбияче хәр яктан иҗади якын килергә , төрле алымнар, чаралар эзләп  хәм аларны кулланып эш итәргә тиеш.

 Тема: “Шәхси гигиена”

Максат:

1.Балаларның сөйләм телен шушы темага караган сүзләр хисабына тулындыру, укылган кечкенә шигырьнең эчтәлеген аңлауларына ирешергә.

2.Грамматик  конструкцияләр: Малай битен юа. Мин битемне юам.

3.Балаларны чисталыкка , пөхтәлеккә өйрәтү.

4.Авазларның дөрес әйтелеше өстендә эшләү:Җ,Ч,Ж.

Җихазлар:

Юыну кирәк-яраклары тутырылган тартма, зур рәсем «Юыну бүлмәсе», кечкенә рәсемнәр.

Дәресләрнең барышы:

1 дәрес.

1.Дидактик уен «Серле тартма»

2.Сүзлек: су, сабын, сөлге, теш щеткасы, теш пастасы, тарак, чиста, шәпшәк, сөртә. С,Ш авазларының дөрес әйтелеше.

3.Дидактик уен “Монда нәрсә юк?”

4.Зур рәсем карау “Юыну бүлмәсе”

5.Сүзле-хәрәкәтле уен “Күрсәт әле, үскәнем”

6.Бари Рәхмәт “Су”, “Гөлбакча” 20 нче бит.

2 дәрес.

1.Юыну бүлмәсенә сәяхәт.

Әнгәмә:- Алмаз нишли?

-Алмаз битен юа.

-Син нишлисең?

-Мин битемне юам.

2. Бари Рәхмәт “Су” шигырен яттан сөйләү.

3.Авазларның дөрес әйтелеше. “Балалар бакчасында татар теле өйрәнү”164 нче бит.

4.Сүзле- хәрәкәтле уен “ Күрсәт әле үскәнем”

5.”Буталчык” уены:

Тәрбияче:-Мин битемне юам.(Ә үзе кул  юу хәрәкәтләре ясый)

Балалар: -Мин битемне юам( Дөрес хәрәкәтләр ясыйлар)

6.”Монда нәрсә җитми?” Дидактик уен.

-Монда сөлге юк.(Тәрбияче сөлге элеп куя).

3 дәрес.

1.Әңгәмә:- Сез кичә кая бардыгыз?

-Анда нәрсәләр күрдегез?

2. Сүзле- хәрәкәтле уен “ Күрсәт әле үскәнем”

3.Зур рәсем буенча хикәя төзү.

4.Җ.Тәрҗемановның “Йомшак су, йөгерек су” 4 юлын хәтнрдә калдыру.

5. ”Буталчык” уены.

6.Таныш шигырҗне Әминәгә сөйлибез, группада тәрбияче апага сөйлибез, өйдә әнигә сөйләрсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Обучение татарскому языку русскоязычных детей"

Обучение татарскому языку  русскоязычных детейБесспорным является положительное влияние двуязычия на развитие памяти, умение понимать, анализировать и обсуждать явления языка, сообразительность, ...

Обучение татарскому языку русскоязычных детей через дидактические игры

Работая мног лет в детском саду, понимаешь какое важное  место занимает дидактическая в обучении и закреплении, а особенно в обучении детей татарскому языку....

"Обучение татарскому языку русскоязычных детей"

                 Детский сад — первое звено в системе образования. Чтобы стать высокообразованным, человек должен овладеть всеми богатствами р...

Стендовая информация для родителей "Обучение татарскому языку русскоязычных детей"

Бесспорным является положительное влияние двуязычия на развитие памяти, умения понимать, анализировать и обсуждать явления языка, сообразительность, математические навыки и логику. Чем младше ребенок,...