Күренекле якташларыбыз
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Танылган якташларыбыз турында балаларның белемнәрен киңәйтү, Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның тормышы һәм иҗаты белән киңрәк танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kurenekle_yaktashlarybyz.doc27 КБ

Предварительный просмотр:

Шөгыль - әңгәмә

Тема: Күренкле якташларыбыз.

Максат: Танылган якташларыбыз турында балаларның белемнәрен киңәйтү, Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның тормышы һәм иҗаты белән киңрәк танышу.

Шөгыль барышы.

- Балалар, без сезнең белән алдагы дәресләрнең берсендә туган илебез - Татарстан республикасы турында сөйләштек. Бүген исә безнең танылган якташларыбыз - күренекле шәхесләр турында сөйләшербез. Башта сезнең белемнәрне тикшерәбез, аннары тулыландырабыз. Әйтегез әле, кем ул Муса Җәлил?

- Язучы, шагыйрь.

- Шигырьләр язган.

- Сугышта булган.

- Ул герой.

- Шулай, балалар, бик дөрес. Муса Җәлил, иң беренче чиратта, безнең яраткан шагыйребез. Ул сугышка кадәр үк инде язучы буларак танылган була. Муса Җәлил Ватанны чиксез сөйгән, шат күңелле булган. Сугыш башлангач, ул фронтка китә. 1942 нче елда Волхов фронтында авыр яраланган Мусаны фашистлар кулга ала.

Муса Җәлил һәм аның дуслары тоткынлыкта яшерен оешма төзиләр. Алар дошманга каршы эш алып баралар, ләкин бер салыкҗан аларны сата һәм фашистлар җәлилчеләрне җәзалап үтерәләр. Җәлилчеләр арасында танылган татар егете Абдулла Алиш та була.

- Сезгә бу исем танышмы, балалар?

- Әйе, ул язучы, шагыйрь.

- Дөрес, ә сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

-“Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”- әкиятләре.

- Әйе, балалар, бик дөрес, болар Алишның иң популяр әкиятләре. Без аның әсәрләрен яратып укыйбыз. Ә хәзер мин сезгә аның үзе турында сөйләп китмәкче булам.

    Абдулла Алиш кечкенәдән җырлар, шигырьләр, әкиятләр яраткан. Мәктәптә бик яхшы укыган. Мәктәпне бетергәч, укытучы булырга укыган. Шул вакытта әкиятләр, хикәяләр яза башлаган. Ул балаларны бик яраткан, шуңа күрә балалар өчен язган. Аның әкиятләре балаларны мәрхәмәтле булырга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә.

Сугыш башлангач, ул фронтка китә.М.Җәлил белән бергә әсирлеккә эләгә, ул да шунда фашистлар тарфыннан җәзалап үтерелә.

Татар халкы үзенең батыр улларын онытмый. Казанда һәм безнең республиканың башка шәһәрләрендә М.Җәлил һәм А.Алиш исемендәге урамнар бар. Муса Җәлилгә Кремль янында һәйкәл куелган. Опера театры да аның исемен йөртә.

Без дә сезнең белән Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш кебек батыр татар егетләрен онытмаска, алар белән горурланырга тиеш. Аларның әсәрләрен укып, шигырьләрен өйрәнеп үсәргә тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты