"Яз килә - яз көлә"
материал (подготовительная группа) на тему

Макашева Рузалия Габдулхаковна

Е л фасылларына багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kazan_shhre_msku_rayony_munitsipal_avtonom.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районы муниципаль автоном “294 нче катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм укыту” белем бирү учреждениясе

        Яз килә, яз көлә!

Татар теле өйрәтүчетәрбиче:

Макашева Р.Г.

Казан 2014

Ел фасылларына багышланган кичә. Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнәгә Яз-матур һәм аның өч кызы: Март, Апрель,  Май чыгалар.

Яз матур:

Боз һәм кар эреде,        Көннәр озая,

Сулар йөгерде,        Төннәр кыскара,

Елап елгалар,        Бу кайсы вакыт

Яшьләр түгелде.        Я, әйтеп кара.    (Яз)

-Исәнмесез балалар, сез мине таныйсызмы? Әйе мин Яз-матур. Карлы – буранны, салкын кыштан соң, туган ягыбызга ямьле яз килә. Бүген мин сезгә кунакка үземнең кызларым белән килдем. Ә, сез балалар язны яратасызмы? Яз турында беләсезме? Шигырьләр сөйләп күрсәтегез әле. (балалар шыгырьләр сәйлиләр).

Яз матур:

Минем яз турында җыр да тыңлыйсым килә.

“Яз җыры” (Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари музыкасы).

Яз матур:

Ә хәзер кызым Мартны тыңлагыз.

Март:

Кара каргалар килде ,

Түбәдән тамчы тамаа.

Көндез көн җылы була,

Суыта кичкә таба.

Тамчылар бии  тып та тып,

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

Яз матур:

Нинди кошлар яз көне былы яктан кайталар? Кошлар безгә нинди файда китерә? (Бер бала кошларныҗ файдасы турында сөйли).

Төрле кошлар булып киенгән балалар чыга.

1 нче бала: (кызылтүш)

Мин кызыл түшле, бүрегем кара. Кыш буе миләш һәм чүп үләннәре орлыклары белән тукланам. Яз көне үз илемә Себергә китәм.

2 нче бала: (крлыгач)

Мин санитар кош. Төп азыгым – зарарлы бөҗәкләр. Көн буе һавада очам, җиргә аз вакытка гына төшәм, шуҗа күрә аякларым бик нык түгел.

3 нче бала: (песнәк)

Җәй көне мине очратуы кыен, ә кыш суыкларында мин йорт тирәсенә ияләнәм. Мин соры күлмәк, кара жилет киеп, кара галстук тагып йөрим.

Яз матур:

Ә хәзер яз хәбәрчеләре сыерчык турында җыр тыңлагыз.

“Сыерчык җыры” башкарыла (Лотфи сүзләре, И.Шәмсетдинов музыкасы).

Март аенда нинди бәйрәмнәр була?

Балалар:

8 нче март – әниләр бәйрәме, Нәүрүз бәйрәме.

Яз матур:

Ә хәзер минем уртанчы кызым Апрельне тыңлагыз.

Апрель:

Гөрләвекләр агалар,

Күктән кояш елмая.

Каңгылдашып торналар,

Тезелеп үтте бая.

Инешләрдә коена

Канатланып үрдәк, каз.

Җирне яшәртеп безгә

Гөлләр алып килә яз.

Яз матур:

Апрель аенда елгалардан бозлар ага, көньяктан кошлар кайта. Бар табигать уяна.

1нче бала:

 “Яз җыры” (К.Нәҗми) шигырен сөйли.

Язгы ташкын башлануын

Хәбәр итеп дөньяга,

Зәҗгәр бозлар агып китте

Зәҗгәр сулы дәрьяга.

Шаулап акты гөрләвекләр,

Яуды ләйсән яңгыры.

Шәһәрдә дә авылда да

Яңгырады яз җыры.

Яз турында табышмаклар әйтү:

1.Утта янмый, суда батмый

Ташкын булмаса акмый.

2. Судан курка, судан туса да,

Кар түгел, салкын булсада.

2 нче бала:

“Яз дуслары” (З.Нури сүзләре) шигырен сөйли.

Бозларны кузгатты –

Яз җитте! Яз җитте!

Киң җәелеп су акты,

Су ерып, боз үтте.

Көн ямьле, көн аяз,

Сайрый яз кошлары

Кадерле безгә яз,

Без бит яз дуслары.

Чананы, чаңгыны

Без инде яшердек.

Ява яз яңгыры,

Куера яшеллек.

Яз матур:

Апрель аенда безнең бөек шагыйребез туган кем икән ул балалар?

Балалар:

Габдулла Тукай.

Яз матур:

Бик дөрес балалар. Ә хәзер дуслар, минем төпчек кызым Майны тыңлагыз.

Май:

Агачлар яфрак ярды

Алмагач чәчәк атты.

Тургайлар тугайларын

Сагынып кире кайтты.

Килде туган якларга

Елмаеп чәчәкле ай

Байраклар канатлана

Бу бәрәм, Беренче Май.

Яз матур:

Әйе балалар, май аенда агачлар яфрак яра, гөлләр чәчәк ата. Көннәр җылына.

3 нче бала:

“Кояш чык, чык” (Ш. Маннур) шигырен сөйли.

Яз көннәре килгәндә,

Тау башында чирәмдә,

Утырабыз җыйнаулап

Бишәү түгел унаулап.

Кояш кага болытка,

Без калабыз суыкта

Ә безгә җылы кирәк,

Су керергә тизерәк.

4 нче бала:

Без сорыйбыз кояштан

Барыбыз бер тавыштан:

-Кояш, чык, чык!

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда,

Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын!

Яз матур:

Май ае бәйрәмнәргә бик бай. Ул бәйрәмнәрне беләсезме?

Балалар:

1 нче май бәйрәме, 9 нчы май җиңү бәйрәме.

Уеннар дәвам ителә.