"Народы поволжья"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Балаларның идел буе халыклары, йолалары турындагы белемнәрен ныгыту; татар , рус, башкорт, мари, чуваш  халык уеннарының үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү; балаларда үз-ара эмоциональ бәйләнеш булдыру, сөйләмне камилләштерү,  татар халык авыз иҗаты аша татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү өстендә эш.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sylshsk_t_torle_tellrd.docx27.67 КБ

Предварительный просмотр:

“Народы поволжья”

Максат: балаларның идел буе халыклары, йолалары турындагы белемнәрен ныгыту; татар , рус, башкорт, мари, чуваш  халык уеннарының үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү; балаларда үз-ара эмоциональ бәйләнеш булдыру, сөйләмне камилләштерү,  татар халык авыз иҗаты аша татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү; публикада үзен ышанычлы тотарга, кыю булырга ярдәм итү.

Бәйрәм барышы.

Зал   бәйрәмчә бизәлгән.

Зал уртасында  татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкорт костюмыннан киенгән балалар кунакларны  каршы ала.

Уртага 6 бала чыга:

Алып баручы:Хөрмәтле кунаклар, бүген без сезнең белән - Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аралашабыз дуслык телендә” дигән бәйрәмгә җыелдык.( Сүз балаларга бирелә)

1 б. - Исәнмесез!

2 б. – Хуш килдегез, кунаклар!

3 б.- Әссәламугаләйкум

4 б.- Хәерле иртә!

5 б.- Сәлам сезгә!

Барысы бергә: Хәерле иртә, кадерле кунаклар!

Җыр “Хәерле иртә!”

6 б.  – А у нас сегодня праздник,

Голоса вокруг звенят

Сколько же здесь

Самых разных,

Замечательных ребят!

7 б. –Әйдәгез бергәләп

Куллардан тотышыйк!

Җир шары – уртак йорт

Шул йортта – дус булыйк!

8 б.- Дуслар янында  көн кояшлы,

Дуслар матур күршең белән.

Якын дуслар белән бергә

Җырлыйбыз әйлән-бәйлән.

9 б.- Май принес веселый праздник.

Льется музыка кругом.

Мы сегодня этот праздник

Днем дружбы назовем.

10 б.- Праздник сегодня в детском саду,

Папы и мамы на праздник придут.

Будем для вас петь и танцевать

Стихи с выражением читать.

Җыр “Кояшлы ил”

Алып баручы: Идел елгасыннан алып Урал тауларына кадәр җәелгән киңлекләрдә – төрле милләт халыклары яши. Күршеләребез - мари, чуаш, удмурт, башкорт, рус халыклары белән  дус-тату яшибез. Без аларны телләрен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен хөрмәт итәбез, бер-беребезгә  кунакка йөрешеп, тынычлыкта гомер итәбез. Хәзер без аларның үзләрен дә тыңлап китәрбез.    

Алып баручы:

Дусларың күп булу бигрәк рәхәт инде.

Мин сезне хәзер сәяхәткә чакырам – дуслык иленә! Нинди транспорт белән барырбыз икән? Моның өчен дуслык турында мәкальләрне искә төшерик.

 Балалар чиратлашып әйтәләр: 

  • Дружба - великая сила.
  • 100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын.
  • Дружба любит дело.
  • Дустың үзеңнән яхшы булсын
  • Друга на деньги не купишь.
  • Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле
  • Не в службу, а в дружбу.
  • Дерево держится корнями, а человек друзьями.
  • Ялгыз агачны җил сындырыр.
  • Нет друга - ищи, нашёл - береги.

 Алып баручы: Халык әйтсә, хак әйтә. Менә экранда безнең транспортыбыз да барлыкка килде. ( слайдта -  очкыч –келәм)

Сәяхәткә чыгабыз!

Мари халык көе ишетелә. (Экранда мари халкы турына –презентация)

Мари халык киемнәреннән 2 кыз һәм 2 малай чыгалар, исәнләшәләр:

Салам юлташ-влаг! (Исәнмесез, дуслар!)

Алып баручы: Дуслар, сез безнең белән нинди телдә исәнләштегез?

Мари балалары: Мари телендә.

Мари киемен кигән балалар мари халык биюен башкаралар.

Алып баручы:Рәхмәт сезгә! Сез бик оста икәнсез. Без сезнең белән күршеләр булып яшәвебезгә бик шатбыз.

Алып баручы: Әйдәгез, бу йорттат яшәүчеләр белән танышуыбызны дәвам итик.

Мари кызы, малае сөйли: мари халкы җир эшкәртү, хайваннар үрчетү, аулау белән шөгылләнә. Яраткан ризыкларыбыз – лашка (умачлы аш  ), (покогыльо) вареники. Яраткан уеныбыз -Биляша.

Балалар Биляша уенын уйнап күрсәтәләр.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, мари халкы! Ә “саубулыгыз” сүзе марича ничек була?

Мари кызы, малае : Чеверын

Барысы да: Чеверын

Сяхәт дәвам итә.

Чуваш халык көе ишетелә. (Экранда чуваш халкы турында фильм.

Каршыга  чуваш  халык  киемнәреннән 2 малай  белән 2 кыз чыгалар, сәламлиләр:

–Салам! Ыра кун! ( Сәлам! Хәерле көн!).

Алып баручы: Әйдәгез, без дә чуваш телендә исәнләшү сүзләрен әйтеп карыйк. (кабатлыйлар).Балалар, әйдәгез, чуваш халкы белән якыннанрак танышыйк.

Чуваш  малае һәм кызы чуваш халык биюен башкаралар .

Чуваш  малае һәм кызы: Без чуваш халкы җир эшкәртү, игенчелек белән шөгыльләнәбез. Яраткан ризыгыбыз – чиез, окрошка. Яратып уйнаган уеныбыз -Хищник в море (Сёткан кайак тинэсрэ).

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, чуваш халкы! Ә “саубулыгыз” сүзе чувашча ничек була?

чуваш балалары:Чипер юлăр - Счастливо оставаться!

Алып баручы һәм балалар:Чипер юлăр

Сяхәт дәвам итә.

Башкорт көе (курай тавышы) ишетелә.

Алып баручы: Нинди матур көй, курай тавышы, әйе, әйе, башкорт курае моңлана! ( Башкорт халкы турында фильм)

Башкорт киеменнән 2 кыз белән 2 малай чыгалар, исәнләшәләр:

Һаумыһыс, дустар! (Саумысыз, дуслар!)

Башкорт кызы:Рәхим итегез, бездә кунак булыгыз!

Алып баручы: Башкортлар белән без тугандаш халыклар, башкорт һәм татар телләре бер-берсенә бик охшаган. Татарча “саумысыз” дисәк, башкортча ул – “һаумыһыс”. Әйдәгез, башкорт телендә исәнләшик.

Бергәләшеп башкортча  исәнләшәләр.

Башкорт кызы һәм малае башкорт көен курайда башкаралар.

Башкорт кызы һәм малае: Без умартачалык, тимерчелек,  хайваннар үрчетү белән шөгыльләнәбез. Яраткан ризыгыбыз – кумыс, бавырсак. Яраткан уеныбыз – Юрта (Тирмә)

Барлык балалар белән уйныйлар.

Алып баручы: Саублыгыз, башкорт дусларыбыз!

Башкорт кызы һәм малае: Һау булығыҙ!  

Сяхәт дәвам итә.

Рус халык көе ишетелә. (Экранда урыс халкы турында фильм)  

Рус милли киеменнән икешәр малай һәм кыз чыга:

- Здравствуйте, гости дорогие!

Алып баручы һәм балалар: Здравствуйте!

                       Нынче день у нас хороший,

Веселятся все кругом.

Пляшут, хлопают в ладоши,

Ну и мы не отстаём.

Рус балалары рус халык биюен башкаралар.

Рус кызы, малае сөйли: Древней Руси русский народ хлебом-солью гостей

встречает,славится своим гостеприимством. Посмотрите, как я нарядно одета: на мне сарафан и рубаха вышитые цветами, а на голове кокошник с украшениями.

Наши любимые блюда – каши, щи, калачи, пряники. Любим играть в игру – “Горелки”

Барлык балалар белән уйныйлар.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, рус егетләре һәм кызлары! Большое спасибо!

Сяхәт дәвам итә.

Татар халык көе ишетелә. (Экранда татар халкы турында фильм)

Каршыга чуваш халык киемнәреннән малай белән кыз чыгалар, сәламлиләр: Исәнмесез дуслар! Хәерле көннәр!

Яраткан ризыгыбыз – токмачлы аш, бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк. Яратып уйнаган уеныбыз – “Чума үрдәк - чума каз”

Барлык балалар белән уйныйлар.

Алып баручы: балалар, әле безнең ерак күршеләребез дә бик күп. Алар белән дә дус-тату яшибез. Алар белән инглиз телендә аралашабыз. Менә карап китик әле.

Инглиз телендә сценка Һәм бию башкарыла.

Алып баручы: Менә, балалар, без якын тирәдә, еракта яшәүче дусларыбыз белән дә таныштык. Кайсы гына халыкны очратсак та, безне ачык йөз белән җылы итеп каршы алдылар. Балалар, без яши торган республикабызның исеме ничек соң?

Балалар: Татарстан!

Алып баручы: Әйе, Татарстан – ул төрле милләт халыклары яши торган зур йорт. Шундый зур йортта яшәсәләр дә, һәр халык үзенең туган телен онытмый. Үз телләрендә җырлар җырлыйлар, биюләрен бииләр, матур милли киемнәрен кадерләп саклыйлар. Без дә үз туган телебездә “Туган телем” дигән җырны кунакларга бүләк итик.

Җыр “Туган тел”

1 бала: Без бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, удмурт, марилар,

Башкортлар һәм руслар без.

2 бала: Наш Татарстан

Дружбой славится.

Нам жить в Татарстане

Очень нравится

3 бала: Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт!

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

4 бала: Син – минем якын дустым,

Мин – синең дустың.

Яхшы – һәрвакыт янда

Булганы дусның.

5 бала: Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын.

Көннәребез гел шулай

Шатлыклы узсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ Непосредственной образовательной деятельности по развитию речи в подготовительной группе по теме: «Знакомство со сказками народов Поволжья» в рамках реализации проекта «В семье единой — Поволжья».

laquo;Знакомство со сказками народов Поволжья»Интеграция образовательных областей: Социально-коммуникативное развитие, Художественно-эстетическое развитие, Речевое развитие, Познавательное разв...

НАРОДЫ ПОВОЛЖЬЯ _ О Русском народе (ч.1)

История русского народа...

НАРОДЫ ПОВОЛЖЬЯ _ О Мордовском Народе

История мордовского народа...

НАРОДЫ ПОВОЛЖЬЯ _ О Татарском народе

История татарского народа...

НАРОДЫ ПОВОЛЖЬЯ _ О Русском народе (ч.2)

История русского народа...

НАРОДЫ ПОВОЛЖЬЯ _ О Чувашском народе

История Чувашского народа...

Образовательный маршрут для организации совместной деятельности детей старшего дошкольного возраста (5-7 лет) и родителей в сети Интернет «Народы Поволжья. Русский народ»

Здесь подобран материал, посвященный ознакомлению детей с обычаями, традициями и культурой русского народа.Цель: Приобщение детей к истокам русской народной культуры.Задачи:- Расширять представле...