“Алабугам-ак калам” студиясенең перспектив эш планы
материал (старшая, подготовительная группа) по теме

Махмутова Сакина Ахматовна

Максат:

Туган якны өйрәнү музее аша балаларның эшчәнлеген интеграцияләштерү,тирә-юньгә карашын үстерү,буыннар тәҗрибәсе турындагы белемнәрен тулыландыру.

Сабыйларны туган як халкының үткәне,милли кыймәтләре һәм традициялре белән таныштыру,рухи-әхлакый тәрбия бирү.

 

Бурычы:

1.Туган шәһәребез турында балаларның күзаллауларын киңәйтү аша аның белән горурлану хисләре һәм  милли рух тәрбияләү.

2.Һәр халыкның тормыш көнкүрешен тагын да ямьлерәк итә торган йола һәм

бәйрәмнәре булуын аңлату,бәйрәмнәрнең асылын  балаларга җиткерү.

3.Шәһәрнең иҗтимагый оешмалары,күренекле шәхесләре,үз эшенең остазлары белән берлектә шәхесне һәръяклап үстерү.  

Скачать:


Предварительный просмотр:

         

                   “Алабугам-ак калам”

     студиясенең перспектив эш планы

                                                                                                                 Төзеде:

                                                                                                                Татар теле тәрбиячесе

                                                                                                          Мәхмутова С.Ә.

                                                                                                           

Максат:

Туган якны өйрәнү музее аша балаларның эшчәнлеген интеграцияләштерү,тирә-юньгә карашын үстерү,буыннар тәҗрибәсе турындагы белемнәрен тулыландыру.Сабыйларны туган як халкының үткәне,милли кыймәтләре һәм традициялре белән таныштыру,рухи-әхлакый тәрбия бирү.

Бурычы:

1.Туган шәһәребез турында балаларның күзаллауларын киңәйтү аша аның белән горурлану хисләре һәм  милли рух тәрбияләү.

2.Һәр халыкның тормыш көнкүрешен тагын да ямьлерәк итә торган йола һәм

бәйрәмнәре булуын аңлату,бәйрәмнәрнең асылын  балаларга җиткерү.

3.Шәһәрнең иҗтимагый оешмалары,күренекле шәхесләре,үз эшенең остазлары белән берлектә шәхесне һәръяклап үстерү.  

Аңлатма язуы.

                                                                «Үткәнен белмәгән, милли тәрбия

                                                                  алмаган кешенең киләчәге юк».                                                                                                                                                                                Ш.Мәрҗәни.

         Шушы хакыйкатъне истә тотып,безнең балалар бакчасында 20 ел дәверендә “ Туган якны өйрәнү” музее эшләп килә.Бакчада музей булу-безнең өчен  хәзинә.Нәниләрдә  халкыбызга,туган ягыбызга,илебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә музей экспозицияларының, аерым экспонатлар куллануның  роле һичшиксез зур.”Дәү әбидә кунакта”, “Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел!”, “Дан сиңа,дан, совет солдаты!” дип аталган экспозицияләр янында тематик әнгәмәләр, экспонатларны кулланып шөгыльләр уздыру аеруча отышлы. Әмма моның белән генә чикләнмичә  балаларда шәһәребездә яшәүче башка милләт халыкларына карата толерантлык хисләре тәрбиялибез.Чөнки балалар, үз милләтләре белән беррәттән күрше халыкларның да мәдәниятен  белергә тиешләр.Бу  юнәлештә уңышлы эшләр өчен барлык шартлар да бар:шәһәр тарихы музее,Шишкин музее,тарихи һәм истәлекле урыннар һ.б.Балалар бакчасында төрле чараларда куллану өчен Идел буе халкының милли киемнәрен булдырдык.Шәһәрдә төрле милләт халыкларының диаспоралары ,фольклор ансамбльләре белән берлектә эшләү уңай нәтиҗәгә этәргеч булып тора.

Өлкән төркем

    Вакыты

          Тема

              Максат

      Төре

җәмгыятъ

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

9.

10.

11.

12.

13.

14.

15.

16.

17.

18.

19.

20.

21.

22.

23.

24.

25.

25.

26

Октябрь

1 атна

2 атна

3 атна

4 атна

Ноябрь

1 атна

2 атна

3 атна

4 атна

Декабрь

1 атна

2 атна

3 атна

Январь

3 атна.

4 атна

Февраль

1 атна

2 атна

3 атна

4 атна

Март

1 атна

2 атна

3 атна

4 атна

Апрель

1 атна

2 атна

3 атна

4 атна

Май

2 атна

3 атна

Нәрсә ул музей?

Хуш киләсез,

рәхим итегез!

Әбиемнең өе

Әбиемнең серле

сандыгы

Каз канаты каурый-каурый,

Хатлар язарга ярый.

Әкияттә кунакта

Кич утырып җырлар җырлыйк

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Кышның көмеш бизәкләре.

Әбиемнең савыт-сабалары.

Бабамнын эш кораллары.

Хуш киләсен, Нарду-

ган!

Әлли-бәлли бәү!

Алабугам-ак калам.

Әкиятләр иленә сәя-

хәт.

Безнең данлы Армия!

Оста куллы әтием.

Алтын куллы әнием.

Әбиемнең күңел сандыгы.

Кәләпүшем-калфагым.

Казан сөлгеләре.

Капка төбендә кичке уен.

Дуслык-зур байлык.

Тәгәри китте йомгагым.

Хәрәкәттә-бәрәкәт.

Карга боткасы.

Алабугам-туган төбәгем.

Балаларны музей  төшенчәсе белән таныштыру,музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү.

Музей төшенчәсе белән таныштыруны дәвам  итү,

экспонатларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Халкыбызның борынгы өй бизәлеше, җиһазлары белән танышу,хезмәт яратучы

халыкка хөрмәт тәрбияләү.

Татар халык киемнәре белән танышу,киемнең милли үзен-чәлекләрен ачыклау.

Татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру, каз өмәсе турында мәгълүмәт бирү.

Татар халык әкиятләре белән таныштыруны дәвам иту,әкият геройларының гамәлләренә дөрес бәя бирү,диалогик сөйләм үстерү.

Татар халык җырлары

белән таныштыру,халык сәнгатенә  карата кызыксыну уяту.

Татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү, балаларның җитезлекләрен арттыру.

Кул эшенең яңа төре-квиллинг белән таныштыру,бәйрәм көтү хисе булдыру,балаларның техник осталыкларын камилләштерү.

Көнкүрештә кулланылган савыт-сабалар белән таныштыру.

Көнкүрештә кулланылган эш кораллары белән таныштыру.

Халкыбызның борынгы бәйрәме-Нардуган турында күзаллауларын тирәнәйтү,бәй-

рәмнең асылын аңлату.

Татар халык бишек җырлары белән таныштыру,халык аваз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Шәһәребез турында белемнәрен киңәйтү,туган шәһәребезгә карата горурлык хисе тәрбияләү.

Татар халык язучыларының әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү,әсәрләрнең төп идеясын аңларга ярдәм итү.

Ватанны саклаучылар турында балаларның белемнәрен киңәйтү,ил саклаучыларга

 карата ихтирам  хисе тәрбияләү,кыю һәм батыр булу теләге уяту.

Әтиләрнең гаиләдәге ролен җиткерү,аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү,осталыкларын күрсәтү.

Хатын-кызлар бәйрәме турында мәгълумат бирү,әни-иң якын кеше икәнлеген җиткерү,әниләрне сакларга,якларга кирәлеген төшендерү.

Татар хатын-кызларының хәзер кулланышта булмаган бизәнү әйберләре белән таныштыру,эстетик-зәвык тәрбияләү.

Татар халкының үсемлек эчтәлекле орнаменты турында белемнәрен ки-ңәйтү,орнамент элементлары төзи белү күнекмәләрен камилләштерү.

Сөлгеләр тарихы,чигү өлгеләре  белән таныштыру.Татар халкының осталыгына мәхәббәт тәрбияләү.Чигүнең гади алымнарын өйрәтү.

Татар халкынын элек традицияда булган уеннары белән таныштыруны дәвам итү.Аларга кызыксыну уяту.Дуслык хисләре тәрбияләү.

Идел буе халыклары белән таныштыру.Толерантлык хисләре тәрбияләү.

  Башкорт халык әкияте белән таныштыру.Башкорт халкына карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

 Төрле халык уеннары белән таныштыру.Идел буе халыкларына карата мәхәббәт тәрбияләү .

Балаларны татар халык бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү. ”Карга боткасы” бәйрәменең асылын аңлату.

Алабуганың тарихи урыннары белән танышу.Туган шәһәребезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү.

Кереш әңгәмә

Музейда

экскурсия

Шөгыль

Әңгәмә

Күңел ачу кичәсе

Сәхнәләштерү

Кич утыру

Уен эшчәнлеге

Комплекслы шөгыль

Күргәзмә

Күргәзмә

Күңел ачу кичәсе.

Музыкаль кичә

Викторина

Шөгыль,сәхнә-

ләштерү.

Тематик витрина белән танышу.

Әтиләрнең кул эшләреннән күргәзмә.

Әниләрнең кул әшләреннән     күргәзмә.

Тематик витрина янында әңгәмә.

Комплекслы шөгыль.

Комплекслы шөгыль.

Кичке уен.

Шөгыль.

 Сәхнәләштерү

Хәрәкәтле уеннар.

Күңел ачу кичәсе.

Шәһәр тарихы музеена экскурсия.

Музей җитәкчесе

Дәү әни

Милли киемнән бию түгәрәге җитәкчесе татар халык биюе башкара

Әти-әниләр

Башка бакча балалары өчен

Әниләр көненә багышлап әбиләр,әниләр белән.

2 төркем балалары

Сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә

Фольклор ансамбль.

Музыка җитәкчеләре.

  2 төркем

Театр студиясына йөрүче балалар.  

Армия сафларыннан кайткан солдат белән очрашу.

Әтиләр

Әниләр

    Зәркан

 

Сәнгать мәктәбе остазы      

Дәү әниләр.  

Милли киемнәр кигән балалар.

 Башкорт кызы

Пешекче

Экскурсия җитәкчесе    

Мәктәпкә әзерлек төркеме

вакыты

              тема

максат

төре

социум

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

9.

10

11

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

Октябрь

1атна

2атна

3атна

4атна

Ноябрь

1 атна

2 атна

3 атна

4 атна

Декабрь

1атна

2 атна

3 атна

Январь

3 атна

4 атна

Февраль

1 атна

2 атна

3 атна

4 атна

Март

1 атна

2 атна

3 атна

4 атна

Апрель

1 атна

2 атна

3 атна

4 атна

Май  

1 атна

2 атна

Үз илем-алтын бишек.

Без Алишны яратабыз.

Хуш киләсең,Сөмбелә!

Алтын башак үскән кырларым.

Тәгәри китте йомгагым.

Эш беткәч уйнарга ярый.

Каз өмәсе.

Кич утырып әкият тыңлыйк.

И,аулак өй,аулак өй.

Табышмаклар

иленә сәяхәт.

Яңа ел уенчыклары тарихына сәяхәт.

Без театр яратабыз.

Калфагымның чит-читләре ука белән чигелгән.

Әлли-бәлли бәү.

Безнең данлы Армия.

Маһруй әбидә кунакта.

Оста кулдан эш курка.

Әниемнең алтын куллары.

 

Калфагымның чит-читләре ука белән чигелгән.

Олы көн.

Беләзегем -йөзегем.

Җир бәйрәме.

Карга боткасы.

Челтәр элдем читәнгә.

И,туган тел!И,матур тел!

Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел!

Аллы-гөлле туган илем!

Шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштыруны дәвам итү.

Татар халык язучысы А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.Шигырьләренең төп идеясын аңларга ярдәм итү.

Татар халык  бәйрәмнәре белән

таныштыруны дәвам итү.

”Сөмбелә” бәйрәме турында өстәмә мәгълүмат бирү.

Туган якның кыр байлыклары белән таныштыру.Игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Татар халык әкиятләренә карата кызыксыну уяту.

Рольләргә керү осталыкларын үстерү.

Идел буе халыкларының уеннары белән таныштыруны дәвам итү,уеннарда катнашу теләге булдыру.

Татар халык бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү.Бәйрәмнәргә карата ихтирам тәрбияләү.

Чуваш халык әкиятләре белән таныштыру.Балаларда милли рух тәрбияләү.

Балаларны татар халык  йолалары белән таныштыруны дәвам итү,аулак өй турында өстәмә мәгълүмат бирү.

Музей экспонатларына кагылышлы табышмаклар аша зирәклекләрен арттыру.

Яңа ел уенчыкларының тарихы белән таныштыру.

Рус халык әкиятләре белән таныштыруны дәвам итү.

Калфакларның популяр композицияләрен ачыклап,чәчәк бәйләмен төгәл ясарга өйрәтү.Милли киемгә,татар халык орнаментына карата кызыксыну уяту.

Муса Җәлилнең иҗат юлы белән таныштыру.Бишек җырларын өйрәнүне дәвам итү.

  Балаларның Армия,

 Ватанны саклаучылар ту-

рында күзаллауларын киңәйтү.Ил сакчыларына карата ихтирам хисе,кыю һәм батыр булу теләге уяту.

Әби-бабаларыбызның бүгенге мәгънәле тормышын,гореф-гадәтләрен балаларның күңеленә салып калдыру.

 Эш яратучы өлкәннәргә ихтирам хисе тәрбияләү,аларга охшау теләге булдыру.

 Әниләргә карата ихтирам,хөрмәт хисе тәрбияләү.Оста куллы булу теләге, эш сөючәнлек тәрбияләү.

 Чигелгән әйберләр белән таныштыру.Гади чигү алымы белән чигәргә өйрәтү.

Керәшен фольклоры белән таныштыру.Дуслык хисләре тәрбияләү.

Хатын-кызларның бизәнү әйберләре белән таныштыру.

Татар халык йолалары белән таныштыруны дәвам итү.Җирнең ничек барлыкка килүе турында мәгълүмат бирү.

Татар халкының йолалары белән таныштыруны дәвам итү.

Татар халкының өй бизәле-ше үзенчәлекләре турында белемнәрен баету.  

Г.Тукайның тормыш юлы,иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Батырлык турында белемнәрен Бөек Ватан сугышы чоры белән бәйләп тирәнәйтү.Совет сугыш-чыларының батырларча сугышулары һәм илне дошманнан саклап калулары турындагы

күзаллауларын милли һәм җирле төбәк геройларының

батырлыклары аша киңәйту.

Шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру.Шәһәребезнең матурлыгына соклану хисе тәрбияләү.

Шишкин музеена һәм буасына экскурсия.

Шигърият кичәсе.

 Күңел ачу кичәсе

Басуга экскурсия

Сәхнәләштерү

Уен эшчәнлеге

Күңел ачу кичәсе

Матур әдәбият шөгыле

Күңел ачу кичәсе

Викторина

Экскурсия

Сәхнәләштерү

Декоратив рәсемләү.

Тематик шөгыль.

 Сугыш экспо-

зициясенә

экскурсия.

Тематик шөгыль.

Кургәзмә,бәй-

ге.

Күргәзмә,бәй-

ге.

Кич утыру.

Ял кичәсе.

Шөгыль.

Бәйрәм кичәсе.

Күңел ачу кичәсе.

Өй күренешенә

экскурсия.

Шигърият кичәсе

Сугыш экспозиция-

сенә экскур-сия

Обзорлы экскурсия

Экскурсия җитәкчесе

Әти-әниләр

Әти-әниләр

Игенче

Кечкенәләр төркеме өчен

Әти-әниләр

Чуваш диаспора вәкилләре

Мәдәният йортыннан “Сөембикә” фольклор

ансамбле.

Шәһәр тарихы музее җитәкчесе.

Сәнгатъ училищесы студентлары.

Сәнгатъ мәктәбе укучысы.

 Хәрби хезмәттән кайткан әти.

Дәү әни.

Әтиләр.

Әниләр.

“Ак каз” керәшен фольклор ансамбле.

Зәркан.

Агроном.

Пешекче.

Чулман әдәби иҗат берләшмә әгъзасы.

Мәхәллә ветераннары

Экскурсия җитәкчесе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"

Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы     № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...

перспектив план

Торле торкемнэрдэ эти- энилэр белэн уткэру очен жыелыш хэм консультация темалары...

перспектив план

зурлар төркеме өчен сөйләм үстерү өчен перспектив план...

перспектив план

зурлар төркемендә сөйләм үстерү буенча перспектив планлаштыру...

"Алабугам -ак калам» студиясенең перспектив эш планын презентацияләү."

            Максат:›- Туган якны өйрәнү музее аша балаларның эшчәнлеген интеграцияләштерү,тирә-юньгә карашын үстерү,буыннар тәҗрибәсе турындагы белемнәрен тулыланд...