Аулак өй - посиделки
план-конспект занятия на тему

Ахметзянова Мадина Маскутовна

Аулак өй - посиделки

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aulak_oy.docx20.78 КБ

Предварительный просмотр:

Аулак өй

   1 Вед. Татар халкы торган кайбер төбәкләрдә борынгы заманда “Аулак өй бәйрәмнәре уздырылган. Алар кыш җиткәч башланганнар.                     Бер өйдә яшьләр  җыелып үзләре белән кул эшләре алып килеп җыр, бию, такмаклар әйтеп күңел ачканнар. Бездә бүген сезнең белән җыйнак кына залда ңыелдык бергәләп бәйрәм итәргә, “Аулак оен” уздырырга.

2 Вед. В давние, давние времена  жители татарских деревень  устраивали праздники, которые назывались “Посиделки” – “Аулак өй”. Они начинались зимой. В каком-нибудь доме, заранее договорившись с хозяевами, собиралась молодежь с рукодельем, шитьем. Пели песни, частушки, танцевали, рассказывали прибаутки.       Вот и мы сегодня собрались с вами в уютном зале вместе с нашими гостями, приятно провести время. И такое времяпровождение называется “Посиделки-Аулак ой”.

  1.Вед. Әйдә барыйк аулак өйгә,

              Күнелле бит  бигрәк тә

              Гармун алыйк, җырлап барыйк.

              Безгә бар да килешә.

  2.Вед. Пойдем друг на посиделки

              Вместе будет веселей

              Заиграем на гармошке

              Позовем своих друзей.

  1Вед. Бездә барыйк, сезгә карыйк,

             Бергәләп күнел ачыйк.

             Кулны кулга тотышып,

             Уйнап,биеп җырлашыйк.

  2Вед. Дружно за руки возьмемся,

             Вместе песню запоем.

             Лихо спляшем в хороводе,

              Ой, как весело  живем..

(Звучит песня под гармошку). (Бабушка вспоминает  свою молодость).

Бабушка. Эх бар иде бит ул безнең яшь чаклар. Егетләр урам тутырып, җырлап әйләнәләр иде, ә кызлар аулак өйдә  сер бирмичә генә егетләр көтеп утырыр иде.   Ә, егетләр килгәч китәр иде уен-көлке, җыр-бию, такмак эйтү.  Хәзер искә төшереп утырырга гына калды инде.

(К бабушке заходит девочка)

Девочка. Исәнме  Фатыйма әбекәй, ни хәлләрдә яшәп ятасың, авырмый-  сыңмы, аяк-кулларың сызламыймы?

Бабушка. И-и-и, балакаем, аллага шөкер, исән-сау гына торам әле, рәхмәт яхшы сүзеңә. Әйдә, балакаем, чәй дә әзер, чәй эчеп алабыз.          

Девочка. Юк-юк , әби чәйләр эчеп тормыйм, Бер йомыш белән кергән идем. Әбекәем, матуркаем, сандугач болбылым, бүген сездә  кызлар белән җыелып, кич утырып кына алыйк әле.

Бабушка. И-и, балакаем әле бая гына теге егетләр җырлап урам әйләнгәч, яшь чакларымны искә төшереп утыра идем.                                 Ярар-ярар, кызым, кич утырсагыз утырыгыз, тик балакаем бик тәртипле генә була күрегез.

Девочка. Әбекәем, без бик тыныч, бик тәртипле генә, җырлап кына утырырбыз, кешегә сүз чыгарырлык итмәбез.

Бабушка. Ярый, ярый кызым.

Девочка. И-и, әбекәем, бигрәкләр дә әйбәтсең инде үзең. Рәхмәт, әбекәй, сүз тыңлагаңың өчен. Мин хәзер кызларны гына чакырып киләм.              (С рукоделием входят девочки, садятся на стульчики.)

Татарская песня “Шәл бәйләдем”. (Поют и вяжут).

  1.Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем  - 2 раза

     Шәлем түгәрәк түгел, шәлем түгәрәк түгел – 2 раза.

Припев: Әннә-гидер, генә гидер геннәем дә – 2 раза.

               Әннә-гидер генә гидер генәем.

(Слышится веселая песня “Әйдә барыйк Аулак өйгә”.)

(Входят  мальчики).

Приглашают девочек – становятся друг против друга.)

Песня “Челтәр элдем читәнгә”.

Челтәр элдем читәнгә,

Җелфер-җелфер итәргә  - поют девочки

Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә       - поют малҗчики

     Алын алырсыз микән,

      Гөлен алырсыз микән?

      Урталарга чыгып сайлап

      Кемне алырсыз икән?    -вместе

 Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

1 Вед. Атам-анам биегән

            Күңел ачкан биюдән,

            Карап торсын безнең дус-иш,

            Тартынбыйбыз биюдән.

Танец: «Веселая гармошка”. (танцуют  дети).

2 Вед. А моҗет, кто из родителей хочет свою удаль показать и вместе с нами станцевать.

   Кто хочет танцевать милости просим.(Приглашают родителей).

Для родителей: танец:” Веселая гармошка”.

Молодцы, весело плясали, всех гостей вы развеселили А теперь дорогие гости. Хотим с вами поиграть, вас немного испытать.

Элек-электән татар халкы узенең киемнәрен матур чәчәкләр белән бизәгән.

Издавна татарский народ украшал свою одежду яркими узорами.

Конкурс для родителей:1. Собери элементы татарской одеҗды.(камзол,     түбәтәй,калфак,алъяпкыч).

2. Найди пару. (Собирают цветы татарского орнамента).

1 Вед.  Өч чыпчык очкан –

             Такмаклар әйтергә булган.

              Кем такмаклар белә хәм кем

              Аларны әйбәтрәк әйтә  

2 Вед. Летели три пичушки,

            Решили спеть частушки.

 Конкурс частушек для родителей:

Кто веселей пропоет или проговорит частушку (дети вместе с родителями)

Табаны бер көн чистарттым,

 Әллә ни көч китмәде

Аннан өч көн битне юдым,

Карасы хич бетмәде.

   Идәнне себердем бүген,

    Яңа  себерке алдым.

     Ә себерке сынып бетте,

      Тик сабы гына калды.

Чокырларны юып куйдым,

Ә идәнгә су тулды.

Әни аннан су җыйды,

Бары бер чиләк булды.

     Агыйделнең аръягында

     Чотыр-чотыр ут яна.

      Песи китте сундерергә,

      Салам төяп бер чана.

Не хотела я плясать,

Стояла и стеснялася,

Балалайка заиграла,

Я не удержалася.

Еще 2 частушки.

    Наши милые девчата

    До чего ж вы хороши

    Мы на ложках вам сыграем

    Вы спляшите от души.

Рассыпайся горох

С грядки да на грядку

Расступись-ка народ

Мы пойдем в присядку!

   Мы пропели вам частушки

   Вы скажите от души.

   Хороши частушки наши

   И мы тоже хороши.

Вы скорее все вставайте, хоровод свой начинайте.  Хоровод:” Кария-Закария”.

1 Вед. Ә хәзер табышмаклар конкурсы.

2 Вед. А теперь конкурс загадок.

  • Кыш көне дә, җәй көне дә бертөсле.  (Чыршы)
  • Үзе су, үзе каты  (боз)
  •  Ак ашъяулык таптым, җир өстенә яптым  (Кар)
  • Элек үзе судан туды,

          Хәзер үзе су тудыра.

          Үзе мамык кебек,

           Ялтырый алмаз кебек.  (Кар)

-Ул булса көн була, ул булмаса төн була. (Кояш)

-  Двое в небе, ходят  кругом

   Но не видятся друг с другом.(Солнөе и луна)

  • Есть  семь  братьев,

         По годам равные

        А имена у них разные.        (Дни недели)

  • Зимой и летом одним өветом (Елка)
  • Еше 1 частушку.
  1. Вед. Биергә дә мин оста,

           Җырларга да мин оста

           Уйнарга да мин оста

            Менә нинди мин оста.

2. Вед. Я и плясать могу

           Я и петь мога

           Я и играть могу

           Я все могу.

Игра:Түбәтәй.  – Может другую игру. “Чүәк-“Туфелька”

Игра с родителями:

1 Вед. Тыпыр-тыпыр-тыпырдап,

            Бергә басаек әле,

            Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

            Күнел ачаек әле.

2. Вед. Песни пели – танцевали

             Настроение всем подняли

             А теперь еше раз вместе

             Дружно, весело споем.

Песня:” Әйдә барый аулак өйгә”.

         

              Әйдә барыйк аулак өйгә

                 Күнелле бит бигрәк тә

              Гармун алыйк, җырлап барыйк,

              Безгә бар да килешә.

   Шаярабыз да көләбез,

   Бергәләп гөр киләбез.

   Аулак өйне яратабыз

   Менә шуңа күрә без.

     

              Пойдем друг на посиделки,

              Вместе будет веселей.

              Заиграем на гармошке

               Позовем своих друзей.

Вместе бойко распеваем,

Скуку гоним мы игрой.

Посиделки очень любим,

Не хотим идти домой.

Жюри подводит итоги конкурса с родителями.

Благодарят родителей за участие, вручают грамоты и подарки.

1 Вед. Безнең бәйрәмебез шуның белән тәмам, игүтибарыгыз өчен һәм конкурсларда катнашкан өчен хөрмәтле ата-аналар һәм әбиләр сезгә зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр.! Саубылыгыз!

2 Вед. Наш праздник подошел к конөу, спасибо за внимание  и  за участие в конкурсах дорогие родители и бабушки. До новых встреч! До свидания!

       

                                                .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аулак өйдә

   Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг...

Аулак өй

Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...

Аулак өй

Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....

Аулак өй

Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....

“ Аулак өй”

(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х...

Сценарий праздника "Аулак ой"

Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...

Аулак өй. Посиделки.

Татарское развлечение с родителями....