Сценарий сказки "Лиза и заяц" на татарском языке
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Гимадеева Роза Ракиповна
Сценарий сказки про зайца,лису и петуха на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tolkekuyan_hm_tch.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Төлке, куян һәм әтәч.

Алып баручы:

  • Булган ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыйдан өй салганнар.

Төлке:

  • Куян, синең өең ямьсез, караңгы. Ә минеке матур, якты, ялтырап тора!

Куян:

  • Ярар инде, Төлке, әйдә үчекләшмик. Дус, тату яшик, без бит күршеләр.

Төлке:

  • Барыбер ямьсез!

Алып баручы:

  • Матур яз җиткән – Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман  шул килеш калган.

Төлке:

  • Абау җаным,  минем өем нишләде?

Алып баручы:

  • Менә Төлке , хәйлә табып,  Куянга барырга булган.

Төлке (җырлап бара):

  • Төлке кунакка бара,

Төлке бүләкләр бирә.

  • Куян, мине өеңә керт әле!

Куян:

  • Юк, Төлке, кертмим , син мине үчекләгән идең.

Төлке:

  • Абау салкын тигән миңа! Ап-чхи! Кхе-кхе-кхе! Температура – 40!

Куян:

  • Булмас, Төлке!

Төлке: 

  • Ап-чхи! Кхе-кхе-кхе! Температура – 42 яки 43тә дер! Башым, йөрәгем. Үләм хәзер! Куянкай, бәгрем, керт инде!

Куян:

  • Ярар, Төлке, нишләтәсең инде?! Керсәң кер әйдә. Мичкә ягып җибәрермен, җылы чәемне эчертермен. Бәлки тазарып та китәрсең.

Алып баручы:

  • Төлке өйгә кереп җитүгә , Куянны кыйнап та чыгара. Ә Куян елый-елый китеп бара. Куянның  каршысына Эт очраган.

Эт:

  • Һау-һау-һау! Куян, нигә елыйсың?

Куян:

  • Нигә еламаска минем өем кайрыйдан, Төлкенең  өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды. (елый)

Эт:

  • Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын. (китәләр)

Эт:

  • Һау-һау-һау! Төлке, чык, бар кит Куянның өеннән!

Төлке:

  • Мич башында балта  кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә, өзгәләп ташлармын!

Алып баручы:

  • Эт курыккан да качкан. Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очраган.

Аю:

  • Нигә елыйсың, Куян?

Куян:

  • Ничек еламаска?! Төлке мине өемнән куып чыгарды.

Аю:

  • Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын.

Куян:

  • Юк, куа алмассың шул! Эт барган иде, куып чыгара алмады, син дә куа алмассың.

Аю:

  • Юк, куармын. Әнә миндә күпме көч бар (мускулларын күрсәтә).

Алып баручы:

  • Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр.

Аю:

  • Төлке, бар ,чыгып  кит,  Куянның өеннән!

Төлке:

  • Мич башында балта  кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә, өзгәләп ташлармын!

Алып баручы:

  • Аю курыккан да китеп барган. Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа Кәҗә очраган.

Кәҗә:

  • Мә-ә-ә, Куян, нигә елыйсың?

Куян:

  • Мине Төлке өемнән куып чыгарды!

Кәҗә:

  • Әйдә-ә , Куян, киттек мин аны куып чыгармын.

Куян:

  • Юк, Кәҗә, куа алмассың! Эт куды , чыгара алмады, Аю куды , чыгара алмады , син дә куып чыгара алмассың.

Кәҗә:

  • Юк, куармын! Әнә-ә-ә минем нинди очлы мөгезләрем бар.

Алып баручы:

  • Алар өй янына килгәннәр.

Кәҗә:

  • Бар,Төлке,чыгып  кит,  Куянның йортыннан!

Төлке:

  • Мич башында балта  кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә, өзгәләп ташлармын!

Кәҗә (башын тотып):

  • Абау җаным!

Алып баручы:

  • Кәҗә дә куркуыннан йөгереп киткән. Куян елый-елый тагын киткән, элекедән дә каты елый икән. Аңа җилкәсенә чалгы  салган Әтәч очраган

Әтәч:

  • Кикри-күк! Нигә елыйсың, Куян?

Куян:

  • Ничек еламаска?!Төлке хәйлә белән өемә кереп, үземне куып чыгарды (үксеп елый).

Әтәч:

  • Әйдә, киттек, мин аны куып чыгарырмын.

Куян:

  • Юк, Әтәч, куа алмассың! Эт барды ,куа алмады, Аю барды ,куа алмады, Кәҗә куды ,куа алмады ,син дә куа алмассың.

Әтәч:

  • Юк, куармын .

Алып баручы:

  • Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган:

Әтәч:

  • Кикри- кү-ү-к (җырлый)

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш Төлке мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан!

Төлке:

  • Хәзер аягыма гына киям!

Әтәч:

  • Кикри- кү-ү-к

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш Төлке мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан!

Төлке:

  • Хәзер, хәзер, тунымны гына киям...

Әтәч:

  • Кикри- кү-ү-к

Җилкәмдә чалгы китерәм,

Төлкене чабып үтерәм!

Тиз төш Төлке мич башыннан,

Хәзер үк чыгып кит моннан!

Алып баручы:

  • Төлке өйдән чыгып киткән. Әтәч белән Куян өйдә бергә рәхәт-рәхәт тора башлаганнар. Әле дә булса торалар, ди алар.

(Әтәч белән Куян кочаклашалар, үбешәләр. Җыр җырлыйлар)

 

“Чат-чат”

Без уйныйбыз-уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны-кулга чаба-чаба

Көләбез дә җырлыйбыз.

Без биибез, безнең яшь чак, шат чак

                              Шуңа биеп кул чабабыз чат-чат!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий осеннего утренника на татарском языке "Коз 2015"

сценарий осеннего утренника "Коз бэйрэме".В группу вкатывается волшебный клубочек и приглашает в путешествие.....

сценарй выпускного утренника на татарском языке

сценарий на татарском языке.Есть сказка о пенале...

Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы

В содержании сценария имеются:танцы,песни,игры....

Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы

В содержании сценария имеются:песни,игры,танцы,стихотворения.Описание ролей персонажей....

Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы

В содержании сценария имеются:песни,игры,танцы,стихотворения.Описание ролей персонажей....

сценарий 23 февраля! на татарском языке

23 февраля!Жыр  Бравые солдатыА. б. Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Хәерле көн, дуслар! Бүген бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне.  А. б. Кадерле Әтиләр һәм аларга алмашка үсүче малайла...