Хуш киләсең Нәүрүз
статья

Галимзянова Лилия Хабибрахманована

татар халкының милли бәйрәмнәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл neuruz_tekst.docx18.03 КБ

Предварительный просмотр:

                                       Хуш киләсең, Нәүрүз!

Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та.  Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау, төрки халыкларда Яңа елны каршылау хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәм ул.

 Безнең Бөреле “Тиенкәй” балалар бакчасында да бу бәйрәмне зурлап, куңелле итеп үткәрделәр. Бәйрәм башында  татар теленә өйрәтүче тәрбияче Мортазина Рәзинә Әгъләм кызы балалар белән йоласына туры китереп өйдән өйгә кереп, такмак, шигырь әйтеп, йорт хужасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп, сый-хөрмәт җыеп йөрү йоласын күрсәттеләр. Бу балаларның күңел ачу чарасы гына булып калмаган,  шулай йөреп,  алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар,  язны каршылаганнар. Кунакларны каршы алучылар әби –татар төркеме тәрбиячесе Л.Х. Галимҗанова, бабай – физик тәрбия буенча инструктор Г.Н. Мифтахова, түтәй –  тәрбияче А.Р. Зарипова, апа – тәрбияче ярдәмчесе Л.И.Заһидуллина  үзләренең күчтәнәчләрен биреп, күнел ачуда катнаштылар.

Алып баручы  бәйрәмнең  тарихын,  кайда һәм ничек бәйрәм ителүе  турында мәгълүмат бирде.  Бәйрәмнең төп кунагы – Нәзүрүзбикәне (логопед М.М. Карнаева) каршы алгач, язны каршы алуга багышланган тамаша, түгәрәкле уеннар, җыр-бию белән дәвам итте. Телне, җырны, көйне бала олылардан отып ала, шуңа күрә олылардан, әниләрдән, балалардан торган  “Тамчы” фольклор ансамбленең чыгышы чын дөреслеккә туры килә иде. Аның төп максаты- балаларны милли рухта тәрбияләү,  матурлыкны тоя,  күрә белү сәләтен үстерүдә, туган якны ярату, халкыбызнын гореф-гадәтләренә, йолаларына, милли бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.

Нәүрүз – яз, тынычлык,  дуслык,  бердәмлек бәйрәме булып калсын!  Саулык-сәламәтлек, бэхет,  уңышлар телибез.  Нәүрүз мөбарәкбад!

                                                               тәрбияче Л.Х.Галимҗанова

                                                  татар теленә өйрәтүче тәрбияче  Р.Ә.Мортазина