Консультации
консультация

Лейсан Ханифовна Бурганова

Консультации для родителей

Скачать:


Предварительный просмотр:

 

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль  районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

КОНСУЛЬТАЦИЯ

(әти-әниләр өчен)

«Гаиләдә - бала тәрбияләү»


   

                                                                              Төзеде: 84 нче балалар                         бакчасының татар теле тәрбиячесе Борһанова Ләйсән Хәниф кызы

Түбән Кама

      Гаилә – тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти -әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе.  Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисән   бер-берегезне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк.

     Әйткәнебезчә, балалар – гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.

      Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Тормыш катлаулы. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлык һәм тәрбиясезлекне дә күрә.

      Кешенең формалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда барысы да бала күңелендә күпмедер дәрәҗәдә  эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме – кеше туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин.

       Табигать гаилә корган ир белән хатынга бик җитди вазифа йөкләгән. Ул – бала үстерү. Ата-ана, сабые туды исә, яшәүнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңлый башлый, бала аның өчен газиз кешегә әйләнә. Бу – табигый хис. Менә өйгә ак биләүгә төрелгән нарасый кайта. Менә ул бишектә тирбәлеп үсә, беренче авазлар белән сөендерә, көлә -елмая, ниһаять, тәпи дә йөреп китә. Ни хикмәттер, бала үстергәндәге борчу-мәшәкатьләр, йокысыз төннәр ахырдан онытыла, хәтердә әнә шул бәхетле мизгелләр генә саклана.

Көннәрдән бер көнне без «алтын бөртеген» балалар бакчасына илтәбез, аннары мәктәпкә озатабыз. Улыбыз яки кызыбыз, олылыр кебек үк «эшкә» бара. Моңарчы әле ул балалар бакчасына – уенчыклары янына ашыкса, мәктәп инде аны аю-бүреләр, төлке-куяннар иленнән аерып «уку» дигән кырыс хезмәткә китереп бәйли. Бакча белән мәктәп – икесе ике дөнья. Еш кына яшь әти-әниләр аптырап та кала.  Бер яктан, кичәге сабый – бүген дә ярдәмгә мохтаҗ җан иясе, икенче яктан, ул инде итәктән төшкән, мәктәптә укый, аңа мөстәкыйль тормышка күнегергә вакыт. Ата-аналарга нишләргә?  Кем белән киңәшергә?  Тәрбия мәсьәләләренә багышланган ярдәмче әсбаплар актарыргамы? Бик нык алга киткән илләрдә дә бөтен ата-аналар кулланырлык иң камил дәрәҗәдәге китаплар юк. Чөнки балалар бер-берсенә охшамаган, алар болындагы чәчәкләр кебек төрле-төрле. Татар халкында «Кырык ата баласы»  дигән әйтем бар. «Кырык балада  кырык төрле холык» дигәнне аңлата ул. Кызганыч, әлегә бакчаларда индивидуаль тәрбиягә аз игътибар бирелә, анда күбрәк «төркем белән эш «итү» принцибы күзәтелә. Димәк, тәрбия мәсьәләсен иң әүвәл әти-әни кайгыртырга тиеш була. Һәркем баласының холык-фигылен, сәләтен, эрудициясен белә, акыл үсешен чамалый һәм, шулардан чыгып, гаиләнең үзенә генә хас тәрбия җыелмасын төзи.

   Вакыт – тәрбиянең беренче шарты. Бала тәрбияләүдә вакытны кызганмаска кирәк. Без дөнья куа-куа, беркайчан да янәшәбездәге кешеләребез хакында онытырга тиеш түгелбез.  Мәсәлән, «бала әти яки әни миңа рәсем ясаш әле, яки минем белән уйна әле» - дисә, сез: «юк әле, вакытым юк, мин ашарга пешерәм, мин кер юам, минем синнән башка да эшем күп, аптыратма әле» - дисәгез, бала үз чиратында сезгә үпкәли, һәм башка сезгә мөрәҗәгать тимәячәк, үз эченә бикләнеп үз дөньясында яши башлый.

    Баланы кечкенә чактан ук, бер үк вакытта йокларга ятарга күнектерергә  кирәк. «Әй, арсалар, үзләре дә түнә», - дип кул селтәүнең нәтиҗәләре тора-бара  күңелсез тәмамлана, йокы ритмы бозылган баланың кәефе начар була, холыксызлана.   Биохимик процессларның җимерелүе алга таба тагын да аянычлырак хәллә китерә: даими йокысы туймаган бала, чирләшкәгә әверелә, кыскасы, аның башы чирдән чыкмый. Йокысы туйган бала көйсезләнми, еламый, көнозын әйбәт кәеф белән йөри. Кайберәүләр: «Әй, бездән тәртип булмый, телевизордан әйбәт тапшырулар, сериаллар карыйбыз да, балалар ярты төнгә кадәр чаба», - диләр. Ул чакта сайларга туры килә инде:  я бала сәламәтлеге, я «шайтан тартмасы».

       Ә иртән баланы ничек уятырга соң?  Иң тәмле йокы, таң аткач, бигрәк тә балалар өчен. «Тор!», - дисәң, ул боерык кебек яңгырый. «Уян, бакчага яки мәктәпкә соңга каласың!»- кырыс кисәтүгә керә. Ә көнеңне боерык-кисәтүләрдән башлау олыларның да күңеленә хуш килмәс идее. Монда әни кешегә (яки әтиләргә) тәмле тел белән иркәләп-назлап эндәшү һич кенә дә зарар итмәс иде. Мәсәлән,  «Кызым (улым), алтынным, сандугачым, кояшым» һ.б. башка бик күп матур сүзләр әйтеп уяту.  Кайберәүләр, бәлки каршы төшәр: «Мин бала караваты янында сайрап торалмыйм, үземнең дә эшкә җыенасым бар», - дияр. Ә син бер генә минутка тоткарлан! Назлы сүзең балага көн буена җитәрлек көч-дәрт бирәчәк бит.

     «Бала назлы сүзләрне ишетеп, күзен ачты. Юынды, киенде. Әлбәттә, аның киемнәре «качышлы уйнамый», аларны «сез кайда» дип, мүкәли-мүкәли карават астыннан, үрелә-үрелә шкаф башларыннан эзләмисең, алар билгеле бер урынга  элеп куелган!»-дип яза.

   Организм уяу, бала көйсезләнми, тыныч кына ашарга   утыра. Иртәнге ризыкның әһәмияте турында табиблар болай ди: «Ашказаны асты бизе иртән азыкны эшкәртү өчен сок бүлеп чыгара. Әгәр ул буш ашуазанына эләксә, аның тышчасын ярсыта, ә бу үз чиратында төрле авыруларга юл ача.»  без, әлбәттә, тагын вакытка сылтарбыз. «Таң белән нинди кайнар ризык әзерләмәк кирәк?!»- диярбез. Статистика мәгълүматларына караганда, һәр биш баланың берсе ашказаны авыруы белән җәфалана. Аны табибтан табибка йөртеп, күпме вакыт үтә дә, ботка пешерергә күпме үтә.

     Бала ашады, эчте, киенде. Әти-әни дә эшкә җыенды. Без кичкә кадәр бер-беребезне күрмибез. Бик азга гына аерылышканда да балаларыбызга матур теләкләр телик. Мәсәлән, хәерле көннәр булсын, исән-сау йөреп кайт.

    Ата-ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шущы мәхәббәт җылысы баллада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ләкин баланы бик нык ярата торган ата-аналар да чама белергә тиеш. Югыйсә үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсергә мөмкин.

   Балалар үсеп җиткәнче, вакытның күп өлешен ата-аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга, өлкәннәргә ничек ярдәм итәргә кирәген турыдан-туры өйрәтергә зур мөмкинлек бар.

     Балалар үскән саен ,аларның белемнәре,танышлары,дуслары да арта.Мондый күренеш-табигый хәл. «Кечкенә баланың мәшәкате дә кеч         кенә,балалар зурайгач,мәшәкате дә арта»дип халык бик дөрес әйткән.        

Кәефегез бик нык кырылганда да,мәктәптән(яки бакчадан)чыккан баладан хәл-әхвәл сорашырга онытмыйк.Бәләкәй кеше дә проблемалар белән очраша.Без, олылар,тормыш тәҗрибәсе туплаган,кыен ситуацияләрдән чыгарбыз,ә бала-табигатькә якын зат-бик тиз яраланып,үз эченә бикләнергә мөмкин.Ә соңыннан бикле күңелгә ачкыч яратуы авыр ул.Гади генә мисал:Улыбыз яки кызыбыз «икеле»билгесе алды, ди.Кайсыбер баланың моңа исе дә китми,ә кайберәүләр өчен бу-зур фаҗига.Әгәр без шунда: «Кит,пүчтәк проблемаларың белән башымны катырма»,-дип,аның фаҗигасенә кул селтәсәк,ул,бездәге битарафлыкны күреп,киләчәктә бер генә сере белән дә уртаклашмаячак.

   Күп гаиләдә эчке тәртип юк. Нәрсә ул «эчке тәртип?» Музыкада да,шигърияттәдә «ритм»термины кулланыла. Безнең яшәешебездә дә «ритм»сакланырга тиеш. Мәгнәсез ыгы-зыгы, шау-шулы бәйрәмнәр,дус-ишләр белән көнаралаш очрашып, табын артында утырулар, кунакка, концертларга еш йөрүләр, ахирәтләр белән өчәр-дүртәр сәгать ләчтит сатулар, әтиләрнең сыра кибетләре янында ярты төнгә кадәр тоткарлануы гаиләнең яшәү ритмын бозып, өйдә хаос кына тудырмый,син игътибар үзәгендә тотарга тиеш объектны да, ягъни баланы да ирексездән арткы планга күчерә. Бу исә сабыйны яки яшьүсмерне «мин-ялгыз, мин-артык»дигән куркыныч уйга этәрә.Ә урам андый  «ялгызларга»кочагын җәеп кенә тора… «Безнеке урам эте,өйдән тәмам бизде»,-дип зарланучыларның яшәү рәвешенә күз салсаң,баланың кыргыйлануында ата-ананың үзләре үк гаепле икәнлеген ачыклыйсың.

     Балаларыбызны хәтәр ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан бары тик әти-әни генә саклый. Әнә кошлар да,канатлары ныгыгач кына,баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алырга иде.Балалык чоры мәңге дәвам итми,аның гомере кыска.Сабырлык һәм түземлелек,игътибар һәм ярату тәрбия җыелмасының нигезенә салынса,без Ходай әманәте итеп тапшырган балаларыбызны КЕШЕ исеменә лаек булырлык дәрәҗәдә тәрбияләрбез.

Кулланылган әдәбият

1.Мәгариф№4/2005 «Ата-аналар җаваплы.»90-91бит.

2.Мәгариф№10/2003 «Баланың бер көне.»89-90 бит.

3.Мәгариф№11/1997 «Һәммә кеше җирдә элек бала булган.»76 бит.      

     


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сөмбелә бәйрәме Сөмбелә – башак дигән сүз . Өлгергән башак , уңыш , байлык , көзге муллык дигән сүз . Менә шушы көзге байлыкта , муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә . Көзге көн белән белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм . Шулай ук , җитен чәчле , зәңгәр күзле , зифа буйлы , сүзгә тапкыр , эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар . Татар халкы һәр ел фасылының асылын , гүзәллеген үзенең бәйрәмнәрдә кулланган . Борынгыдан килгән төрле ырымнар , серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йоланың аерылмас бер өлеше , аның бизәге булып та торалар . Ел фасылларына караган йолалар табигать белән , ел тәүлегенең үзгәреше белән бәйле рәвештә яшәп киләләр . Бәйрәмнәр алар – күп кешеләр катнашып уздырыла торган уздырыла торган күмәк күренеш , һәм кешеләр арасында уртак рухи бәйләнеш булган очракта гына бәйрәм төсе барлыкка килә . Кеше һәрвакыт бәйрәмнәрне , рухи бәйләнешне һәм уртаклыкны кирәксенгән .


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное   дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад общеразвивающего вида № 84»

Консультация для родителей:

«Татарские народные игры и их

использование в работе с дошкольниками»

                                                           

                                                      Подготовила:воспитатель по обучению

                                                      татарскому, русскому языкам Бурганова Л. Х.

г. Нижнекамск

                              Татарские народные игры и их использование

                                           в работе с дошкольниками.      

        Игры являются сокровищницей человеческой культуры. Огромно их разнообразие. Изучением игр занимались и занимаются многие отрасли знаний:

история, этнография, антропология, педагогика, теория и методика физическо-

го воспитания.

       Первоначально игра отображала только трудовые или бытовые действия, позже это понятие расширилось и в него вкладывалось уже более широкое

содержание.

        Мир детства невозможно представить себе без игры, которая является, по

определению психологов, ведущей формой деятельности ребёнка. Игра раз-

вивает физически, интеллектуально и, конечно, эстетически.

         Детская народная культура, в том числе культура детской игры, возникла и развивалась в лоне культуры взрослой. С одной стороны детский быт и фольклор всегда были связаны с бытом и фольклором взрослых, так как дети являлись полноправными участниками жизни семьи, рода, села. С другой –

дети по традиции наследовали и удерживали в своей культуре то, что уходило из обихода взрослых в силу изменившегося строя и обстоятельств, но остава-

лось практически, эстетически, нравственно притягательным для младшего поколения.

        Анализ формы и содержания народных игр показывает диалектику тесной

взаимосвязи её национальной и интернациональной сторон.

       Каждый народ богат своими играми. Они имеют многотысячелетнюю историю и сохранились до наших времён, передавались из поколения в поколение, вбирая в себя национальные традиции.

       Играя в народные игры, у детей,  формируется устойчивое, заинтересованное, уважительное отношение к культуре родной страны, создаётся эмоционально положительная основа для развития патриотических чувств: любви к Родине.

       На основе народных игр мы знакомим с особенностями жизни своей рес-   публики, своего народа.

       История татарских народных игр органически связана с историей народа, его трудовой деятельностью, бытом, обычаями, традициями, верованиями. Татарские народные игры составляют важную неотъемлемую часть национальной культуры татарского народа, являются древнейшим средством физического, трудового, нравственного и эстетического воспитания подрастающего поколения.

      Татарские народные игры отличаются соревновательным, коллективным характером действий, высокой эмоциональностью, вариативностью отдельных

из них.

        До Великой Октябрьской социалистической революции татарские народные игры были мало изучены. Даже в  работах Е.А. Покровского нет почти никаких сведений о татарских играх.

 Описание некоторых татарских игр можно встретить в работах К.Фукса,

П.Знаменского, А.Риттиха и других.

 Большой вклад в собирание, описание и исследование татарских народных

игр в Советское время внесли Н.Исанбет, Х.Гатина, Н.Семёнов, Я.Ханбиков.

 По содержанию татарские народные игры классически лаконичны, выразительны и доступны ребёнку. Они вызывают активную работу мысли,

способствуют расширению кругозора, уточнению представлений об окру-

жающем мире, совершенствованию всех психологических процессов, стиму-

лируют переход детского организма к более высокой ступени развития. Именно поэтому игра признана ведущей деятельностью ребёнка - дошкольника.

 Игровая ситуация увлекает и воспитывает ребёнка, а встречающиеся в некото-

рых играх зачины, диалоги, непосредственно характеризуют персонажей и их действия, которые надо умело подчеркнуть в образе, что требует от детей активной умственной деятельности.

 В татарских народных играх много юмора, шуток, соревновательного задора;

движения точны и образны, часто сопровождаются неожиданными весёлыми моментами, заманчивыми и любимыми детьми считалками, жеребьёвками,

потешками. Они сохраняют свою художественную прелесть, эстетическое

значение и составляют ценнейший, неповторимый игровой фольклор.

 Типы татарских народных игр чрезвычайно многообразны. Можно назвать такие: жребий и наказание, игры с игрушками, игры с движениями, прыгания,

состязание в стойкости, игры с вращательными движениями, символические игры, игры с песнями и хороводами, игры с завязанными глазами, игры с верё-

вочкой, с метательными орудиями, игры с мячом, палками, игры с костями или

камушками, домашние игры, зимние игры-забавы.

 Среди татарских народных игр присутствуют игры-драматизации, например: «Убыр эби» ( Баба-яга), «Шамакай»; игры с песнями и плясками (хороводные)

«Минлебай», « Курсэт эле, ускэнем»; подвижные игры «Унике таяклы»(Двен-

надцать палочек) , «Эбэк», «Качышлы»(Догонялки) и другие.

 Игра «Молчанка» присутствует у всех почти народов, так и у татар, есть игра

« Кап, та коп». Тому, кто не выдержит и засмеётся, назначают фант и предла-

гают исполнить танец или песню.

 Игра «Уголки» - « Дурт почмак». Водящий старается занять свободный уголок, пока играющие перебегают.

 Прежде, чем вводить в занятие сюжетную народную игру необходимо детям рассказать о жизни народа, показать иллюстрации, предметы быта и искусства,

заинтересовать национальными обычаями, фольклором. Или образно, но кратко рассказать о сюжете игры, пояснить роль водящего.

 У татар, помимо традиционных детских забав-игр в «прятки», «ловилки», «снежки» существуют игры, издавна связанные с народными праздниками, обрядами, сочетающие в себе спортивные соревнования и театрализованное действо. Самым любимым праздником является Сабантуй, что с перевода с татарского означает «праздник плуга». Сабантуй – это массовое гуляние, и конечно, народные игры: бег с яйцом в ложке , битьё горшков, перетягивание каната, бег в мешках, скачки на лошадях, бег с коромыслом, бои на бревне – имеют ярко выраженный развлекательный характер.

  Любимыми играми у татарского народа являются подвижные игры. Они широко доступны людям самого разного возраста.

В условиях современной цивилизации в связи с резким снижением двигатель-

ной активности человека, возрастает роль систематических занятий физическими упражнениями, подвижными играми.

  Правильное использование этого наследия в современной жизни людей содействует физическому и духовному воспитанию подрастающего поколения, и в конечном итоге – сближению и взаимообогащению национальных культур.

  Включение в занятие преимущественно народных подвижных игр, физиче-

ских упражнений и проведение занятий на их основе  показали прежде всего активизацию отношений детей к занятиям по физической культуре, более быстрое овладение двигательными навыками, улучшение дисциплины, повышение интереса к занятиям по обучению татарскому языку, способство-

вали быстрому запоминанию татарских слов и обогащению пассивного и актив-

ного словаря.

Известная игра «Продаём горшки» («Чулмэк сату уены»).

Цель игры: развитие ловкости, быстроты двигательной реакции, укрепление мышц опорно-двигательного аппарата.

Ход игры:

Играющие разделяются на две группы: дети-горшки и игроки-хозяева горшков.

Дети горшки образуют круг, встав на колени или усевшись на траву. За каждым

горшком стоит игрок-хозяин горшка, руки у него за спиной. Водящий стоит за

кругом. Затем он подходит к одному из хозяев горшка и начинает разговор:

- Эй, дружок, продай горшок!

-Покупай!

-Сколько дать тебе рублей?

-Три отдай.

(Водящий три раза (по цене) касается рукой хозяина, и они начинают бег по

кругу навстречу друг другу ( круг обегают 3 раза). Кто быстрее добежит до свободного места в кругу, тот занимает это место, а оставшийся становится водящим.

Правила игры:

  • бегать разрешается только по кругу, не пересекая его;
  • бегущие не имеют права задевать других игроков;
  • водящий может начинать бег в любом направлении. Если он начал бег влево, то запятнанный должен бежать вправо.

 Педагогу следует помнить, что главная его задача заключается в том, чтобы научить детей играть в народные игры активно и самостоятельно. Впечатления

детства образуют фундамент для развития его нравственных чувств, сознания и дальнейшего проявления их в общественно полезной и творческой деятельности, а также формируют гармонически развитую, активную личность.

                                Использованная литература:

1.Кенеман А.В. Детские подвижные игры народов СССР. - Москва: Просвещение, 1989.

2. Былеева Л.В., Григорьев В.М. Игры народов СССР. -  Москва: Физкультура и спорт, 1985.

3.Новицкая М.Ю., Науменко Г.М.  Раз, два, три, четыре, пять, мы идём с тобой играть. -  Москва: Просвещение, 1995.

                                                       



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль  районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

Әти – әниләр өчен консультация:

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

Төзеде:рус һәм татар теле

тәрбиячесе Борһанова Л. Х.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

  Саф һава - тәнгә дәва. 

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. 

  “Саулык – иң зур байлык”, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.    Кешенең сәламәтлеге – аның шәхси эше, дип әйтү дөрес түгел. Кеше бары тик сау-сәламәт булганда гына җәмгыятькә файда китерә. Хөкүмәт табигатьне саклауга, хезмәт шартларын, куркынычсызлык техникасын яхшыртуга зур чыгымнар тота. Сәламәтлекне саклау даими рәвештә камилләшә.  Сәламәтлек ул – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек.  Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт! Кызганычка каршы, күпләр сәламәтлек турында аңа куркыныч янаганда гына исләренә төшерәләр. Ләкин инде бу вакытта сүз авыруны дәвалау турында барырга тиеш. Ә бит югыйсә, организмыңны балачактан ук даими саклап һәм күзәтеп тору җиңелрәк тә, ышанычлырак та. Акылга җиңел режим, көн тәртибе, җитәрлек дәрәҗәдә хәрәкәт активлыгы, хис-тойгыларыңа хуҗа булу – ягъни физик культура, сәламәт тән культурасы төшенчәсенә керә торган шартларны гына үтәргә кирәк, юкса.  Чын-чынлап сәламәт булу өчен сабырлык һәм хезмәт кирәк.

     Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, волейбол уйнарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк.  Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый.  Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт түгел. Ул эшчәнлекнең көчәюенә, дәрт артуга, кәеф күтәрелүгә китерә. Ул кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә.

Йокы иң шәп дәва

          Физик тәрбиядә йокыга мөһим бер урын бирелә. Бала никадәр кечкенә булса, аның йокыга мохтаҗлыгы шулкадәр күбрәк: туганнан алып 3 яшькә кадәр бала14-15 сәгать, 4-7 яшь 11-12 сәгать йокларга тиеш.

Йокы  тулысынча ял иттерсен өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

  1. Билгеле бер вакытта йокларга ятарга, йокларга һәм торырга.
  2. Йокы алдыннан балага китап укырга, әкият сөйләргә, тыныч уен уйнарга.
  3. Йокы алдыннан баланы орышмаска.
  4. Мөмкин кадәр тыныч мөхит тудырырга.
  5. Баланың аерым караваты булырга тиеш.
  6. Караватны җылылык приборларыннан ераграк куярга, ә баланы нык төрендерергә, бик йомшак матрацта яки түшәктә йоклату киңәш ителми.
  7. Йокы алдыннан бүлмәне җилләтергә кирәк.
  8. Баланы көндез йөргән киеме белән йоклату киңәш ителми, пижама кидерергә кирәк.
  9. Баланы әкренләп үз урынын җыярга өйрәтергә кирәк(5 яшькә бала бу эшне үзе үтәргә тиеш).

Физик һәм рухи яктан сәламәт кеше – бәхетле кеше. Ул үзен яхшы хис итә, эшеннән ямь һәм тәм таба. Һәрвакыт яшь һәм матур булырга тырыша. Мондый кешеләрне без кече яшьтән үк тәрбияләргә тиешбез.

Сулау һәм аваз гимнастикасы.

Ул баланы борын аша суларга өйрәтә.Бу югары сулыш органнары авыруларына профилактика булып тора.

  • Борын яфракларын очынна алып өскә таба сыпырып, сулыш алу.
  • Сул һәм уң борын тишекләре белән чиратлашып сулыш алу.(8-10 тапкыр)
  • Сулыш алу, сулыш чыгарганда “М” авазын сузып чыгару, шул ук вакытта борын яфракларына сугып алу.
  • Уң борын тишеген ябып, “Г-м-м” авазын сузарга, аннан сул борын тишеге белән шул ук күнегүне эшләргә.
  • Тиз-тиз “б-п” авазларын кабатларга. Бу ирен мускулларын ныгыта.
  • Тиз-тиз “д-т” авазларын кабатларга. Бу тел мускулларын ныгыта.
  • Телне чыгарып, “к-г”,”н-г” авазларын кабатларга . Бу тамак мускулларын ныгыта.
  • Берничә тапкыр авыз ачып иснәү һәм киерелү. Бу баш мие эшчәнлеген  активлаштыра, стресс халәтен киметә.

Әгәр бала аз ашаса?!

Балагызның буе һәм авылыгы артамы? Димәк, барысы да тәртиптә. Димәк баланың организмы үзенә тиешле дәрәҗәдә ашамлык кабул итә.

 Киңәшләр:

  • Ашау режимын саклагыз.
  • Ашау арасында капкаларга бирмәгез.
  • Матур баларга ошый торган савыт- саба куллланыгыз.
  • Бала белә бергәләп аш-су әзерләгез.
  • Гаилә әгъзалары бергәләп ашагыз.
  • Ризыкларны матур итеп бизәгез һәм назлы исемнәр бирегез.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль  районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

Ата –аналар җыелышына доклад:

“Дидактические игры в обучении детей татарскому, родному языку”

                                                     

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

         Нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора. Чөнки, тел – киләчәктә баланың барлык фәннәр буенч белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йөгынты ясый. Белгәнебезчә, баланың теле – ана теле белән ачыла, аның ярдәмендә ул тирә-юнь белән мөнәсәбәткә керә: сабыйның аң-белем дәрәҗәсе үсә, дөньяга карашы да киңәйгәннән – киңәя бара. Шуңа күрә балаларны ана теленә өйрәтү, аны үз телендә иҗат итә белергә, анда милләтебезнең әдәби һәм мәдәни байлыкларына кызыксынучанлык, хөрмәт тәрбияләү эшен мәктәпкәчә яшьтән үк башлау зарури. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләм телен дөрес һәм матур дәрәҗәдә булдыру – һәр педагог-белгечнең бурычы. Ә сөйләм үсешенең нормада булуы – баланың фкерләү сәләтендә һәм психик үсешендә тайпылышлар булмауга да, гаиләдә дөрес тәрбия алуга һәм башка факторларга бәйле. Сөйләмне үстерү, ныгыту, баету өстендә эшне баланың кечкенә вакытыннан ук башлара кирәк.

          Балаларның сөйләм үсешен халык педагогикасыннан башка күз алдына китереп тә булмый. Шуңа күрә безнең балалар бакчасында халык авыз иҗаты җәүһәрләренә зур игътибар бирелә: бишек җырлары, мәкаль-әйтемнәр, сынамыш-санамышлар, җырлар, уеннар, әкиятләр, балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү белән беррәттән, сөйләм теле үсешенә дә уңай йогынты ясый.

         Беренче кечкенәләр төркеменнән үк балаларны халкыбызның бармак уеннарына өйрәтә башлыйбыз. Бу вакытта нәниләрнең аңлый торган сүзләре арта, бала өлкәннәр сүзләрен аңлап кабатлый, һһәм шул рәвешле сүзлеген дә активлаштыра. Мәсәлән:

          Бу бармак – бабай, бу бармак – әби, бу бармак – әти, бу бармак – әни, бу бармак – бәби, аның исеме – чәнти. Бармак уеннарын уйнаганда, вак кул-бармак маторикасының да хәрәкәтчәнлеге арта, баланың сөйләм теле үсә, һәр бармагы аерым хәрәкәт ясый алган бала яхшы сөйләшә ала. Ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән без бармак уеннарын сүзлекне үстерү буенча оештырабыз: ”Яшелчәләр”, “Кошлар” һ.б.

          Бишек җырлары, гадәттә, баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда кулланыла. Ул җырлар “Газиз Ана”, “Туган тел”, “Туган ил” кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Шуңа күрә әти-әниләргә консультацияләрдә бишек җырларын тәкъдим итәбез.

          Без режим моментларында балаларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын арттыру максаыннан юаткычлар, санамышлар, әйтенү-мавыктыргычлар, тел көрмәкләндергечләр киң кулланабыз.

         Шул ук вакытта тел эшчәнлекләрендә табышмаклар һәм мәкальләр дә баланың уйлау-фикерләү сәләтен арттыра, тормышка карашын билгели, табигатьнең  “телен” аңларга өйрәтә.

         Җырлы-биюле уеннарда бала музыка, җыр, такмакның сүзләре һәм хәрәкәтләре белән берьюлы очраша (“Миңлебай”, “Утыр, утыр Мәликә” җырлы-биюле уеннары). Татар халкының календарь һәм көнкүреш йолалары да татар халык педагогикасының бер тармагын тәшкил итә. Балалар белән үткәрелә торган “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәрендә аларны агылдырырга тырышабыз. Бу йолалар аша балалар матур әдәбият зсзрләре белән танышалар, шигырьләрне ятлап өйрәнәләр, әсәрләрне сәхнәләштерәләр һ.б. ә болар исә, сөйләм үстерүдә зур этәргеч булып торалар.

         Шулай итеп, халык педагогикасы – баланың сөйләм үсешендә уңай чара булып тора. Бу әсәрләр аша бала матур итеп сөйләшергә, аралашырга, сөйләмнең аваз культурасына, грамматик яктан дөрес җөмләләр, сүзләр төзергә, бәйләнешле сөйләмгә өйрәнә. Халык авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга тәрбия һәм белем бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Безнең көннәргә килеп җиткән бу педагогик мирасыбызны без югалтмый сакларга һәм тәрбия-белем бирү эшчәнлегебездә дөрес куллана белергә тиешбез.



Предварительный просмотр:

КЫЗЫЛ ӘТӘЧ БЕЗГӘ КИЛМӘСЕН!

Янгын чыгу – куркыныч хәл,

Шуңа без сак булыйк.

Бакчадагы апаларның сүзләрен һәрчак тыңлыйк.

Шырпы белән уйнамыйк без.1

Утка якын бармыйк без.

Әтиләрне-әниләрне хәсрәткә салмыйк без.

Өлкәннәр борчылмасыннар,

 Кайгы-хәсрәт килмәсен.

Кызыл әтәч беркайчан да  безнең   янга килмәсен.

 

Өйдә янгын чыкса, нишләргә?

  • Ин беренче итеп зурларны чакырырга кирәк. (Тәрәзә аша яки балконга чыгып кычкыр, телефоннан 01 номерына шалтыратып төгәл адресыңны әйт).
  • Янгын булган урыннан читкә кит, ишек бикле булып чыга алмасан, сөлге алып юешлә, авыз-борынны капла да тәрәзә янына килеп ярдәм чакыр!
  • Беркайчан да диван, өстәл астына, шкаф эченә кереп качма! Чөнки ярдәмгә килгән янгын сүндерүчеләр таба алмый, ә ут бар әйберне дә яндыра, төтен бар тишектән дә үтеп керә.
  • Ярдәмгә килгән кешеләрнен кушканын төгәл үтә!


Предварительный просмотр:

САК ЙӨРЕГЕЗ ЗУР ЮЛЛАРДА!

Күпме һәйкәлләрC:\Users\Admin\Desktop\Новая папка (5)\юл.jpg

Юллар чатында

Сөйлиләр безгә

Үлем хакындаМатериалы за 03.08.2011 " Страница 128 " Образовательный пор…

“Юл кагыйдәсен”

Күбрәк укыгыз,

Гомер кайтмавын

Истә тотыгыз. 

Яшәү бер генә,

Гомер – күбәләк.

Имин булыгыз –

           Менә шул теләк.

p189_pict-1



Предварительный просмотр:

Чыныктыру күнегүләре


«Күңелле песи балалары»песи б

1. «Песи балалары йоклый». Балалар үзләренә уңайлы итеп яталар, күзләре йомылган.

2. «Уяндык, сузылдык». Песи балалары уяна, сузылалар, бер яктан икенче якка әйләнәләр (тәгәриләр), кулларын өскә сузалар.

3. «Эзләр буйлап йөр». Әйдәгез юл буйлап йөрик, эзләргә басып үтик.

4. «Песиләр йөри». Дүртаяклап йөрү, башны күтәреп алга карап бару.

5. «Йөгерәбез». Песи балалары йөгерергә ярата. (Җиңелчә йөгерү).

6. «Песиләр юына». Борынны, авызларын, бит очларын,күзләрен юган хәрәкәт ясау.

«Орлыктан чәчәк үсә»

1. «Орлык». Барыбыз да орлыкка әйләник. Бөгәрләнеп башларны куллар белән каплап яту.орлык

2. «Орлыкларны карыйбыз». Бакчачы орлыкларны карый, су сибә (башны сыйпау), кояш карагач орлык үсә башлый(гәүдәләрне турайту).

3. «Орлык үсә, чәчәк була». Аның яфраклары чыга(кулларны баштан алу,өскә сузу), сабагы үсә (торып басу), чәчәк яралгылары барлыкка килә (бармакларны бөкләгән килеш кулларны як-якка сузу). Менә чәчәк ачыла(бармакларны тырпайту), матур чәчәк барлыкка килә. Җәй җитә,чәчәк үзенә соклана(үзеңне карау), күршеләренә елмая(елмаю), җиңелчә итеп күршесенә тиеп карый(бармак очлары белән күршеләренә тию). Җил исә, көз җитә. (Төрле якка кул hәм гәүдәне селкетү). Җил яфракларны, чәчәкләрне өзә (кул, башны ию). Чәчәк бөгелә,җиргәиелә,ята. Чәчәк кабат орлыкка әйләнә. Кар аны төрә, аңа рәхәт,җылы. Яз җиткәч,ул тагын үсә. 



Предварительный просмотр:

Яз килә.C:\Users\Admin\Desktop\Новая папка (5)\яз.jpg

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче,кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

                                            Әмма яз күңеллерәк.

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

                                                             М.Мазуновhttp://sabyem.ru/wp-content/uploads/2013/04/%D1%8F%D0%B71.jpg

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация - парадокс или консультация с запланированными ошибками

Консультация -парадокс "Методика иллюстрирования литературных произведений"...

Консультация для родителей группы НПОЗ. Тема: «Техника проведения артикуляционной гимнастики». Проводит консультацию учитель-логопед Петрова Татьяна Николаевна

Данная консультация знакомит родителей с тем, как организуется и проводится работа по артикуляционной гимнастике в домашних условиях....

Консультация для родителей на тему "Трудности с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения". Консультация для родителей на тему "Игры и упражнения зимой".

Материал в первой консультации рассказывает родителям о трудностях с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения, при освоении предметного мира.Материал во второй консультации подскажет родителям ,...

Дистанционная консультация для родителей. Консультации.

Зимние травмы. Меры предосторожности.Игры в жизни семьи.Кризис 6-7 лет.Памятка для родителей детей младшего школьного возраста. Основы ПДД....