дидактическая игра "В мире животных"
учебно-методический материал (старшая группа)

данное материал будет полезен педагогам, по преподаванию татарского языка, в проведении дидактической игры по изучению диких и домашних животных.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pasport_hayvannar_ilende.docx23.66 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Биектау районы “Сандугач” катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

     Әзерләде: Шәйдуллина Ләйсән Рәфкат кызы,

татар теле тәрбиячесе

Дидактик уенның паспорты

Авторның исеме: Шәйдуллина Ләйсән Рәфкат кызы, татар теле тәрбиячесе “Татарстан Республикасы Биектау районы “Сандугач” катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесы, “Лучшая разработка дидактической игры по обучению детей двум государственным языкам”  номинациясе;

Дидактик уенның исеме: «Хайваннар илендә»;

Уен 5-7 яшьлек балалар өчен

Максат:

Хайваннар дөньясы турында белемнәрне  ныгытуны дәвам итү.

Бурычлар:

Дидактик(уен,өйрәтүче): Хайваннарны тану, аларның яшәү рәвеше белән таныштыруны дәвам итү.

Үстерелешле: Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру.

Тәрбияви: Уйнаганда бер-береңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Уенның тәртибе:Уенда 5-6 бала катнаша.Уен түгәрәк өстәл янында уйнала, танышып беткәч,уенны бала алып барырга  мөмкин.

Уен төрле вариантларда уйнала.

Уенның эчтәлеге:

Фанерадан ясалган такта – планшетның бер ягында урман күренеше һәм кыргый хайваннар сурәтләнгән, хайван рәсемнәре төшерелгән карточкаларны ябыштыру өчен, магнитлар куелган. Икенче ягы – авыл ишегалды күренеше, йорт хайваннары һәм йорт кошлары карточкаларын ябыштыру өчен магнитлар беркетелгән. Уен 5-7 яшьлек татар балаларына ана телен өйрәтү, белемнәрен ныгыту өчен төзелгән, аның белән берьюлы 5-6 бала уйный  ала.  Бу дидактик кулланма сөйләм телен үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру, коммуникатив технологияләр юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып әзерләнде.Дидактик уеннар- балаларның фикер йөртүен үстерергә, эзләнергә,фикер тупларга өйрәтә.

      Фанерадан ясалган такта уенына өстәп Луллия боҗрасы да ярдәмгә килә.

      Уенны төрле максатларда кулланып була: табышмаклар чишкәндә җавабын табу һәм күрсәтү, хикәя төзеп сөйләү, схемалар ярдәмендә хайваннарны атау, гади җөмләләр белән диалог кору һ.б.

Беренче вариант. “Булсаң зирәк- әйт тизрәк” уены

Максат.Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту. Сөйләмдә гомумиләштерүче сүзләрне куллана белү күнекмәләрен үстерү, сүзлекне баету. Зирәклек, тапкырлык тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Кыргый хайваннар һәм урман күренеше сурәтләнгән такта – планшет (фанерадан ясалган), кыргый хайван рәсемнәре.

Уен эшчәнлегенең барышы:

Тәрбияче табышмак әйтә һәм җавапларын табарга тәкъдим итә. Дөрес җавап әйтүче бала, тактага кыргый хайван сүрәтләнгән рәсемне магнит белән беркетеп куя.

Сорыдыр төсе,үткендер теше, урманда йөри, куяннар эзли. (Бүре)

Нечкә билле , көлтә койрыклы.(Төлке)

Килә бер батыр атлап, аягын баса лап-лап, урманда йөри,умартадан бал көри. (Аю)

Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак. (Куян)

Бернәрсә тегә белми, энәләр тагып йөри. (Керпе)

Кош түгел-оча, ябалактан курка, чикләвек ярата,сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

 Йорт хайваннары һәм йорт кошлары “Табышмаклы уен”.

Максат: Сөйләмдә гомумиләштерүче сүзләрне куллана белү күнекмәләрен үстерү, сүзлекне баету. Зирәклек, тапкырлык тәрбияләү.

Җиһазлау: Фанерадан ясалган тактаның икенче ягы-  авыл күренеше сурәтләнгән сюжетлы рәсем һәм карточкалар.

Уен эшчәнлеге барышы:

Тәрбияче табышмак әйтә һәм җавапларын табарга тәкъдим итә. Дөрес  җавап әйтүче тактага йорт хайваннары ясалган рәсемнәрне куя.

Аллы-гөлле чәчәкләрне кетер-кетер ашый ул. Шуннан ап-ак сөт ясап, көн дә безгә ташый ул.(Сыер)

Сабан туенда узыша,кешеләргә булыша,утырдым исә биленә,илтә кирәк җиремә. (Ат)

Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)

Табышмак әйтәм мин сезгә: йон бирә нәрсә безгә? (Сарык)

Иртән бик иртә тора, матур итеп кычкыра.(Әтәч)

Суда юынып алды, өсте коры калды.(Каз)

Канаты бар- очалмый,аягы бар- йөзалмый.(Тавык)

Балалар табышмакларның җавабын дөрес әйтсәләр, йорт хайваннары һәм йорт кошларының рәсемен фанер тактага ябыштырып баралар.

Икенче вариант “Кайсы хайван кайда яши?”

Максат: Сөйләмдә исемнәрне баш килештә һәм урын-вакыт килешендә, берлек санда куллана белү күнекмәләрен үстерү, сүзлекне баету.Зирәклек,күзәтүчәнлек, тапкырлык тәрбияләү.

Уен эшчәнлеге барышы:

Балаларга хайван сурәтләре төшерелгән рәсемнәр таратыла. Балалар бу рәсемнәрне ике төркемгә: кыргый һәм йорт хайваннарына булергә, аларның аталышын әйтергә һәм “урман” яки “ишегалды” төшерелгән рәсемнәргә , тиешле хайван рәсемнәрен Луллия боҗрасына  куярга тиешләр.Уен бөтен рәсемнәр дөрес итеп төзелгәнче  дәвам итә.

Һәрбер бала үзенең кулында тотып торган хайван рәсеменә берәр җөмлә төзергә тиеш була. Мәсәлән  сөйләм үрнәкләре:

 “ Бу – буре, ул урманда яши”.

“ Бу- сыер, ул абзарда яши”.

Өченче вариант “Хайваннарның шәүләсен тап”

Максат: Хайваннарны төркемләү күнекмәләрен, гомумиләштерүче сүзләрне табу һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

Уен барышы:Бу уенда берничә бала катнаша ала. Уенчыларга тактадан ясалган Луллия боҗрасына сигез хайван рәсеме  төшерелгән карточкалар куела.Балалар  шул рәсемгә карап, кайсы хайванның шәүләсе икәнен табырга тиешләр.  Хайваннарның дөрес шәүләсен тапкан  бала  җиңүче була

Дүртенче вариант.  “ Хайваннар нәрсә ашарга  ярата?”

Максат: сөйләмдә тәмамлык кергән җөмләләрне куллана белү күнекмәләрен үстерү, сүзлекне баету, гади җөмлә төзергә өйрәтү.  Зирәклек, күзәтүчәнлек, тапкырлык тәрбияләү.

Уен эшчәнлеге барышы: Тәрбияче балаларга  хайваннар рәсемнәре  һәм “ татлы ризыклар” төшерелгән берничә предметлы рәсем тарата һәм уен барышын аңлата. Һәр хайванның яраткан ризыгын табып, Луллия боҗрасына куела.Тәрбияче рәсемнәр буенча сораулар куя, ә балалар сорауларга дөрес итеп җавап бирергә тиешләр. Уен барышында тулы җөмләләр төзүгә игътибар бирелә.

Эт нәрсә (ит) ярата? _____     _____              _____ .

Сыер нәрсә (печән)  ярата?   _____     _____          _____ .

Песи нәрсә (сөт)  ярата ?   ____   ____         ______ .

Куян нәрсә (кишер) ярата?   ____     ____         ______ .

Аю нәрсә ( бал) ярата?   ____      ____          _____ .

Керпе нәрсә(гөмбә) ярата? ____   ____        _____ .

Тычкан нәрсә(бодай башагы) ярата?   ____   ____           _____ .

Тиен нәрсә (чикләвек) ярата?  ____    ____      _____ .

Кошлар нәрсә ( җим) ярата?  ____    ____                 ____ .

Кәҗә нәрсә ( кәбестә) ярата ____    ____         _____  .  

Бишенче вариант. “ Кайсы хайванның койрыгы”

Максат: Балаларда зирәклек, күзәтүчәнлек, тапкырлык тәрбияләү.

Уен барышы: Луллия боҗрасының эстәге өлешенә хайван рәсемнәре куела,ә астагы икенче өлешенә , балалар хайваннарның койрыкларын  табып дөрес итеп  куярга тиешләр.

                  Алтынчы вариант “Кайсы хайванның эзләре”

Максат: Хайваннар  турында балаларның белемнәрен киңәйтү, фикерләү сәләтен үстерү, игътибарлылыкны арттыру.

Уен барышы: : Луллия боҗрасының эстәге өлешенә хайван рәсемнәре куела,ә астагы икенче өлешенә балалар хайваннарның эзләрен  табып дөрес итеп  куярга тиешләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дидактическая игра "Домашние животные"

Эта дидактическая игра учит детей раннего возраста узнавать и называть домашних животных их звукоподражанию.Закреплять обобщающее понятие "Домашние животные".Страницы и картинки открываются по щелчку....

Дидактическая игра "Дикие животные" для детей первой младшей группы

Учено методическое пособие для первой младшей группы...

Презентация дидактической игры "Дикие животные и их детеныши" для малышей

Данная презентация поможет педагогам при изучении темы "Дикие животные", как на занятиях, так и в свободное время....

Дидактическая игра "Дикие животные"

Продолжать знакомить детей с дикими животными...

Дидактическая игра "Дикие животные"

Продолжать знакомить  детей с дикими животными...

Мультимидийная дидактическая игра "Изобрази животное, человека"

С помощью данной игры можно разнообразить вводную часть физкультурного занятия....

Дидактическая игра «Помоги животным».

Разработка   дидактической игры для детей дошкольного возраста...