Я воспитатель!
статья

Хисамова Эльза Ильгизаровна

Статья на татарском языке, о моей профессии, моём призвании, данная статья была опубликована в сборнике "Край родной навек любимый" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл elzaga.docx14.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

Татарстан Республикасы

Яшел-Үзән муниципаль  районының

2 нче номерлы "Миләшкәй "

 балалар бакчасы тәрбиячесе

 Хисамова Эльза Илгизәр кызы.

      Мин-тәрбияче.  Димәк, балаларга тәрбия һәм белем бирүнең төрле юлларын, кызыклы юнәлешләрен эзләргә, уйлап чыгарырга һәм һәрвакыт яңалыкка омтылырга тиешмен.

      Быел илебез  искиткеч истәлекле даталарны билгеләп үтәргә әзерләнә.  Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау алдында торганда патриотик тәрбиягә аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген һәркем яхшы белә. Безнең  икенче номерлы "Миләшкәй"  балалар бакчасында бу юнәлештә  бик күп  эш төрләрен үз эченә алган  максатчан эшчәнлек киң җәелдерелде.

      Балалар хәрәкәтчән, шаян, шук һәм шул ук вакытта үтә дә кызыксынучан. Әйтегез әле, нәрсә соң ул сугыш, окоп, кем ул фашист? -дип сорап, күзләремә карап җавап көткән балага дөрес итеп ничек аңлатырга? Мин бит үзем дә сугышны кинолардан карап, китаплардан укып кына белгән буын вәкиле.  Уйга калдым...

     Беркөнне  иптәшем авылга кайткач, улыма һәм миңа  үзенең Бөек Ватан сугышыннан  инвалид булып, култык таякларында кайткан, Апас районы Кормаш авылында гомер иткән дәү әтисе Сәлимов Мөхәммәт Сәлимулла улының  истәлекләрен сөйләде, аның медальләрен күрсәтте, аңа багышлап үзе иҗат иткән шигырьне, А.Сункишевнең "Минем хәтер китабым" дип исемләнгән китапта дәү әтисе турында язылган язманы, үзе мәктәптә укыганда төзегән презентациясен күрсәтте. Тыл ветераны -дәү әнисе Мөнирәнең  авыр сугыш елларындагы газаплы тормышы турында сөйләгәннәрен искә алды. Алар- безнең горурлыгыбыз, диде.   Бу искиткеч истәлекле көн  булды. 3 яшьлек улыма аеруча медальләр бик ошады. Менә бит минем уйларыма җавап та табылды. Мин дә  эшне балаларга бу медальләрне  күрсәтүдән башлармын.  Бу юнәлештә эшләү өчен,   патриотик тәрбия бирү буенча аерым эш планымны булдырдым.

       Максатым:

-балаларга патриотик тәрбия бирү;

-халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы  батырлыклары белән горурлану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

-Бөек Ватан сугышы турында мәгълумат бирү;

-сугыш һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләү.

       План:

1.  Сугыш турындагы китаплар күргәзмәсе булдыру.

2.  "Җиңү көненә  ?(ничә)  көн калды"  исеме астында календарьны балалар  белән берлектә алып бару.

3. Шигырьләр тыңлау, өйрәнү. (шигырь сөйләүчеләрне видеога төшерү)

4. Җырлар тыңлау, өйрәнү.

5. Рәсемнәр ясау.(балалар  ясаган рәсемнәр күргәзмәсе булдыру)

6. Сүзлек өстендә эш. (ветеран, фашистлар, окоп, блокада кебек сүзләрнең мәгънәсен аңлату)

7. Сугыш темасына әсәрләрдән өзекләр уку. (балалар белән әңгәмә оештыру)

8. Батырлык турында мәкальләр уку.

9. Нәселебездә сугыш һәм тыл ветераны дигән фотосурәт, язма булдыру.

10. Медальләр күрсәтү.

11. Советлар Союзы Герое патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган презентация күрсәтү.

12. Батырларны бер минут тынлык белән искә алу күренешен аңлату. Һәйкәлләр турында сөйләү.

13. Хәрби техника белән таныштыру.(презентация күрсәтү)

14. Кулдан чәчәкләр, самолетлар, открыткалар ясау һәм ветераннарга бүләк итү.

15. Әти-әниләрне уртак эшчәнлеккә тарту.

     Шушы план нигезендә  балаларга ниндидер мәгълумат бирә алам икән, күпмедер дәрәҗәдә  максатыма ирешермен дип уйлыйм. Үткәннәр турында белү, батырлыкны аңлау һәм истә тоту-  бүгенге һәм киләчәк буынның  төп бурычы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Родительское собрание на тему: «Игры с малышами и какие игрушки нужны вашим детям»; Подготовила материал: Старший воспитатель (методист): Куликова Д.А. Воспитатель: Дудорова Т.Е. Воспитатели группы раннего возраста: Черкасова .Н. Метлич Н.Н.

Родительское собрание на тему: «Игры с малышами и какие игрушки нужны вашим детям»(ранний возраст)  Подготовила материал:Старший воспитатель (методист): Куликова Д.А.Воспитат...

Консультация для воспитателей на тему:«Взаимодействие воспитателя по физической культуре с воспитателями дошкольного учреждения по вопросам физического воспитания, сохранения и укрепления здоровья детей»

Одной из задач, реализуемой педагогическим коллективом нашего детского сада является оптимизация работы по формированию у дошкольников потребности в двигательной активности, привычки здорового о...

Консультация для воспитателей. "Речь воспитателя - основной источник речевого развития детей в детском саду. Требования к культуре речи воспитателя"

Главную роль в развитии речи, пополнении словарного запаса ребенка играет воспитатель и его речь, поскольку большее время в этот период своей жизни дошкольник проводит именно с ним....

Порфолио воспитателя на конкурс "Воспитатель года 2017" по теме " Опыт работы по теме «Совместная работа воспитателя, учителя-логопеда и родителей как одно из условий успешной коррекционно-воспитательной работы с детьми с речевыми нарушениями»

Семья и Детский сад -  два воспитательных феномена, каждый из которых по своему дает ребенку социальный опыт, но только в сочетании друг с другом они создают те условия, которые нужны для вхожден...

Семинар-практикум для педагогов ДОУ и помощников воспитателя «СОВМЕСТНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ ВОСПИТАТЕЛЯ И ПОМОЩНИКА ВОСПИТАТЕЛЯ ВО ВРЕМЯ ПРОВЕДЕНИЯ НОД ПО ФИЗКУЛЬТУРЕ»

Цель семинара – практикума: Повышение профессиональной компетентности педагогов и помощников воспитателя в вопросах здоровьесбережения дошкольников. (развитие физических упражнений)Задачи:1. Рас...

Консультация для воспитателей «Безопасность дорожного движения: взаимоотношения воспитателя и дошкольника, взаимоотношение воспитателя с родителями дошкольника»

Консультация для воспитателей«Безопасность дорожного движения: взаимоотношения воспитателя и дошкольника, взаимоотношение воспитателя с родителями дошкольника»...