План конспект занятия по рисованию во второй младшей группе по стихотворению Г. Тукая "Бала белән күбәләк"
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа) по теме

Хабипова Лилия Ахатовна

МАКСАТ: Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, балаларның күбәләк турындагы белемнәрен тирәнәйтү,аларга карата кайгыртучанлык,сак караш тәрбияләү, аны бармаклар ярдәмендә бизәргә күнектерү. Төсләр аеру өстендә эшләү.

Шөгыль барышы:

Без  бүген Габдулла Тукайның  “Бала һәм күбәләк” шигырен өйрәнербез. Һәм шушы шигырьгә нигезләнеп,күбәләкнең “күлмәгенә” бизәкләр төшерербез.

Шөгыльне башлар алдыннан, бераз искә төшерик әле, кем ул Габдулла Тукай?

Балаларның җаваплары тыңлана. Шагыйрь турында бераз информация бирелә. Балалар,Габдулла Тукай ул- татар халкының күренекле шагыйре. Ул бик күп шигырьләр язган,балалар өчен  әкиятләр иҗат иткән. Мәсәлән, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләре. Ә бүген мин сезгә аның “Бала белән күбәләк” дип аталган шигырен укып китәрмен. Игътибар белән генә тыңлагыз:

Бала:

Әйт әле,Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсын син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам урманда,

Болында ,кырларда;

Уйныймын,очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы,рәнҗетмә,

Һәм тимә син миңа.

-Сезгә шигырь ошадымы?

-Монда сүз нәрсә турынды бара?

-Күбәләк кайларда яши?

-Сез күбәләкләр тотасызмы? кебек сорауларга балаларның җаваплары тыңлана. Күбәләкләрне тотарага, куарга ярамаганлыгы искәртелә. Инде утыра-утыра аргансыздыр, әйдәгез ял итеп алыйк

Ял минуты.

Күбәләк булып очабыз,

Аннан җиргә кунабыз.

Чәчәктән чәчәккә сикереп,

Өскә карап алабыз.

Менә минем уң канатым,

Менә минем сул канатым

Менә җир,менә һава.

Үрелик әле алга.

Утырып-торып алыйк,

Урыннарга таралыйк.

-Әйдәгез,балалар,өстәлләр артына утырышыйк. Ә хәзер без сезнең белән күбәләкне бизи башларбыз, мин сезгә  әзер күбәләк өлгеләре-рәсемнәре таратам. Һәркайсыгызның алдында, буяулар бар,бармакларның очын батырып,аны күбәләкнең “күлмәгенә” төшерәбез,шуннан сон бармакларны салфеткага сөртәбез һәм тагын икенче төстәге буяуга бармакны манып, нәк шул рәвешле эшебезне дәвам итәбез. Пөхтә эшләргә кирәклеге әйтелә.

Релакс музыка куела.

Рәсем ясау ошдымы? Сорауларга җаваплар тыңлана.

“Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре укыла

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maksat.docx306.7 КБ

Предварительный просмотр:

Килеп чыккан эш нәтиҗәсе:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План – конспект занятия кружка для детей второй младшей группы «Праздничный салют». Коллективная работа. Рисование коктельной трубочкой

Занятие разработано для детей второй младшей группы, образовательная область "Художественное творчество". На занятии дети знакомятся с историей Великой Отечественной войны в игровой форме. Рисование п...

План – конспект занятия по рисованию во второй младшей группе «Одуванчик на лугу»

План – конспект  занятия по рисованию во второй младшей группе «Одуванчик на лугу»...

План-конспект занятия по рисованию во второй младшей группе

План-конспект занятия по рисованию во второй младшей группе Подготовила  воспитатель 2 младшей группы Гамина Валентина НикитовнаТема: «Разноцветные шары».Интеграция образовательных обла...

План-конспект занятия по рисованию во второй младшей группе «Идет дождь»

Программное содержание. Учить детей передавать в рисунке впечатления от окружа-ющей жизни, видеть в рисунке образ явления. Закреплять умение рисовать короткие штрихии линии, правильно д...

Конспект занятия по рисованию во второй младшей группе с использованием нетрадиционных техник рисования. «Травка» (рисование ладошками)

Конспект занятия по рисованию во второй младшей группе с использованием нетрадиционных техник рисования.«Травка» (рисование ладошками)Цель: Продолжать учить детей рисовать травку всей ладо...

План-конспект занятия по рисованию во второй младшей группе: «Халат для Айболита»

Закрепление умения детей правильно держать карандаш, регулировать силу нажима при раскрашивании; Закрепление с детьми знаний о профессии врача, о назначении медицинских инструментов; развитие координа...

План-конспект занятия по рисованию во второй младшей группе "Цветок вежливости"

Образовательная область: «Художественно-эстетическое развитие»Тема занятия: «Цветок вежливости»Цель: Создание социальной ситуации развития для закрепления у детей умений правил...