Нәфис-нәфәсәти белем бирү өлкәсе.
материал по рисованию по теме

Әти-әниләр өчен гомуми җыелышта чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon izhadi_esh.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

Иҗади эш.

Тема: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә гадәти булмаган алымнарның әһәмияте”.

Чыгыш.

Хуҗина Л.Т.

Иҗади сәләтне үстерүдә гадәти булмаган алымнарның әһәмияте аеруча зур. Нәкъ менә бармак белән яки нәрсә белән булса да пичәтләп ясаганда баланың фантазиясенә юл киңрәк ачыла. Моны тәҗрибәдә күренгәннән чыгып әйтә алам. Мәсәлән, бармак белән рәсем ясаганда.

Яңгырлы көндә тәрәзәдән карап тору дип аталган рәсем су белән юдырып ясала һәм теманы эффектлы, нәтиҗәсен искитмәле матур итә.

Матурлыкны күрә беләбезме без? Күңел күзебез ни дәрәҗәдә ачылган? Дөньядагы матурлыкны күңел күзе белән аңлый белгән кеше генә сынлы сәнгать әсәрләре алдында, тын да алмыйча, сәгатьләр буе басып карап тора ала. Нәкъ менә шушы тойгы кичерешләрнең кешедә җитәрлек булмавы (сәнгать әсәрләренең вазифасы да шушы хисләрне тәрбияләү) бала күңелен рухи ярлылыкка, кырыслыкка китерә дә инде.

Укырга өйрәнгәнче без башта хәрефләр, авазлар, алардан иҗекләр һәм сүзләр ясарга, аннан соң җөмләләр төзергә өйрәнәбез. Аларны белгәннән соң гына әйтелгән сүзнең мәгънәсенә төшенәбез. Сынлы сәнгать дөньясында да шулай ук; төс, сызыклар, форма, сүрәтләү үзенчәлеге – рәссамның теле. Рәсем сәнгате әсәрен тулысы белән аңларга өйрәткәнче, шушы телне балаларга  өйрәтү зарур.

Игътибар итәсездер: балалар рәсем ясарга ярата. Мәҗбүриләп утырмасак та, алар барыбер ясый, чөнки мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп баласының табигый ихтияҗы ул. Рәсем ясаганда бала янында рәсем сәнгатеннән күпмедер хәбәрдар кеше булса, бу баланың иҗади шәхес булып үсүенә уңай йогынты ясаячак. Кайберәүләр иҗади эшләү язучыга, җырчыга, рәссамга гына кирәк сыйфат дип уйлый. Юк, иҗадилык койма тотканда да, бәрәңге пәрәмәче пешергәндә дә кирәк. Иҗади эшләгән кеше беркайчан, бернинди халәттә дә югалып калмый, ул гомерен матурлык эчендә үткәрә.

Татар халкы элек-электән баланы иҗади шәхес итеп, зәвыклы итеп тәрбияләүгә игътибар биргән. Әни кеше чигү үрнәкләре аша, ул чигешләрдәге төсләрнең ярашуы аша кызында зәвык тәрбияләгән, матурлыкны күрә, аңлый белү генә түгел, аны тудыра белү теләге уяткан. Әти кеше дә, үз чиратында, улын һөнәргә өйрәтү белән беррәттән, аның күңеленә матурлык орлыклары да чәчкән. Агачтан урындык ясыймы, бик ыспай итеп итек басамы – уңайлык белән бергә күз рәхәтлеге турында да уйланылган. Димәк, әби-бабайлар үрнәгендә баланы матурлык иленә алып бару безнең бурычыбыз булып кала.

Иң башта балалар өчен рәсем дәфтәре, гуашь, буяулар (кече яштәгеләр өчен иң кулай буяу) һәм төрле зурлыктагы пумалалар сатып алыйк. Сездә алар бар да идеме? Бигрәк тә яхшы. Инде төсләр белән танышып чыгыйк: кызыл, зәңгәр, яшел... Тик... балага да нәкъ менә шулай итеп тезә башласак аның рәсем ясау теләге калыр микән? Ә-ә, уен бар бит әле! Сайлыйк берсен. “Могҗизалы зоопарк” дип аталсын ул. Зоопарк булгач, анда хайваннар яши инде. Әйдәгез яшел дөя, кызыл ташбака, зәңгәр леопард ясыйк. Зоопарк могҗизалы бит. Бәлки, пумала белән дә азапланмаскадыр. Әйдәгез, бармак битләрен буяуга манып ясыйбыз. Җитмәсә бармаклар үзләре үк буяуга керәбез дип торалар. Карагыз әле яңа “пумалалар” төрле зурлыкта: баш бармак бите иң зуры, чәнчә бармакныкы иң кечкенәсе. Димәк, нәфис урыннарны ясау өчен кечкенә бармакны манарбыз. Нинди җәнлек ясыйсыгыз килә? Бармаклар белән шуңа охшатыбрак, төрткеләр төртеп чыгыгыз. Менә Айнур белән мин дөя ясадык. Аяк, колак ише кайбер җирләренә пумала тидермичә булмады, билгеле. Сез дә шулай эшләгез. Сарык сүрәте дә матур килеп чыгарга тиеш, чөнки аның йоннары нәкъ менә бармак битендәге сырлар кебек бөтеркәләнеп тора.

Яшел дөя, зәңгәр леопард, кызыл ташбака... Бу уен балага төсләрне хәтерләп калырга да булыша.

Ә икенче уен “Тылсымлы тап” дип атала. Дәфтәр битенә пумала яки бармаклар белән буяу тамызыгыз да, кәгазьне урталай бөкләп,   җәелдерегез. Килеп чыккан рәсем, һичшиксез, нәрсәнедер хәтерләтә. Пумала белән әз генә кагыласың да... Күбәләк ич! Менә болары – сары көнбагышлар, әкияти кызыл җәнлек...

Иң ахырдан балага дәфтәр битен үзе теләгәнчә буярга кушыгыз. Аның нинди төсләр куллануын сорагыз. Бусы инде бала өчен белгәнен ныгыту өлеше булса, сезнең өчен балагызның күңел халәтен аңлауга бер адым булыр. Матур, якты төсләрне күп куллану баланың эмоциональ дөньясы бай булуны, ә караңгы төсләр аның тыйнаклыгын яки борчулары барлыгын күрсәтә. Бу проблемалар инде психология өлкәсенә карый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия "Зимушка-зима, ты белым-бела"

Материал представляет собой интегрированное занятие по музыкальному воспитанию и изобразительной деятельности для детей старшего дошкольного возраста с интересными методическими приемами....

Мастер-класс по теме: "Зимою белой, белой..." Коллаж с использованием кружева.

Ознакомление педагогов с опытом работы вне занятий путем показа последовательности действий, методов, приемов. форм педагогической деятельности. Коллаж - однин из самых интересных для детей дошкольног...

Сказка. «Как случилось, что Белый Медведь всегда в белой шубке ходит».

Авторская сказка для детей младшего дошкольного возраста в рамках экологической акции в защиту Белого медведя....

СЦЕНАРИЙ РАЗВЛЕЧЕНИЯ «КТО ПОЛЯНЫ БЕЛИТ БЕЛЫМ»

"Давайте детям больше и больше созерцания общего человеческого, мирового, но преимущественно старайтесь знакомить их с этим через родные и национальные явления" В. Г. БелинскийУ каждого народа свои ку...

Проект "Снежинка- белая белая пушинка"

Лознавательно- исследовательская деятельность свойств снега....

Проект "Снежинка- белая белая пушинка"

Лознавательно- исследовательская деятельность свойств снега....

Поделка "Губка Боб" из бросового материала.Для работы использовали:пустую коробку,водоэмульсионка белая,колер желтый,гуашь красная и белая,остатки утеплителя,оракл черный,кусок пласмассовой трубы(рук),пенопласт,клей титан,картон красный,синий,белый. для

Здравствуйте уважаемые коллеги! Предлагаю Вам посмотреть на нашу поделку Губка Боба из бросового материала.А делали мы  Губка Боба с моими  сыновьми дома .Нам захотелось  в детски...