Салават күперендә кунакта
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа)

Зарипова Ильсеяр Рамазановна

Тәҗрибә эксперименталь эшчәнлеккә кызыксыну аша эксперимент җиһазларын мөстәкыйль кулланырга өйрәтү,Төрле төсләрне кушу юлы белән яңа төсләр китереп чыгару күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_salavat_kuperend_kunakta.docx23.8 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

“Салават күперендә кунакта”.

Төп белем бирү өлкәсе:

Нәфис-нәфәсәти

Интеграль  белем бирү өлкәләре:

   тирә-юнь белән таныштыру,эксперименталь эшчәнлек. Социаль- аралашу өлкәсе

Яшь үзенчәлекләре:

Зурлар төркеме

Максат:

  Баланың мөстәкыйль эзләү эшчәнлеге өчен шартлар тудыру.

Бурычлар

Өйрәтүче.

Үстерүче.

Тәрбияви.

   Тәҗрибәэксперименталь эшчәнлеккәкызыксыну аша эксперимент җиһазларын мөстәкыйль кулланырга өйрәтү,Төрле төсләрне кушу юлы белән яңа төсләр китереп чыгару күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү.

Күзәтүләргә нәтиҗә ясый белүне ,уйлау сәләтләрен үстерү.

Нәфис-нәфәсәти яктан тирә-юнне кабул итүләрен үстерү.

Балаларны буяулар белән пөхтә эшләргә,бер-беренә ярдәм итүне тәрбияләү..Ярдәмчеллек хисләрен тәрбияләү.Эшләгән эшләреннән ләззәт алу,соклана белүне тәрбияләү.

Методик алымнар һәм чаралар:

тәҗрибә үткәрү, сорауларга җавап, уеннар уйнау, әңгәмә,диалогик сөйләм.

Җиһазлау:

Таратма:4 төстә гуашь,палитра,пумала,салфетка,сулы савытлар.

Күрсәтмә:проектор,Салават күпере,җидетаҗлы чәчәк(буялган,буялмаган),төсләр ничек барлыкка килгәнне күрсәтә торган схемалар.Сөтле савытлар,ризык буяулары,сыек сабынлы савытка салынган мамыклы таякчыклар,5 стакан,пипетка.

Сүзлек өстендә эш:

 Җидетаҗ,шәмәхә,куе сары.

Алдан үткәрелгән эш:

  Салават күпере төсләре турында шигырьләр ,табышмаклар өйрәнү,палитрада төсләр кушып яна төс барлыкка китерүне искә төшерү.

Алга таба эш:

 Төсләрнең төсмерләрен барлыкка китерү өстендә эш.

Эшчәнлек структурасы:

I.Кереш өлеш:  1.Исәнләшеп,бер –берсенә сәлам бирү.Шөгылнең максаты белән таныштыру.

II. Төп өлеш:

 1.Табышмакка җавап табу.

1 кейсөлеше “Салават күпере”

Салават күпере турында шигырь,табышмаклар.

Өстәлдәге 10 төс арасыннан салават күпере төсләрен сайлап алу.

Өстәлләр янына утыру.

Проектордан буялмаган җидетаҗ чәчәген карау.ярдәм тәкъдим итү.

2 кейс “Төсләр”

палитрадагы 6 төс арасыннан  4 төскне сайлап алып таҗларны буяу.(“ төс салават күпере төсе түгел)

3 кейс “Кушма төсләр”

Сорау туа ,калган төсләрне каян алырга.Төсләрне кушу юллары күрсәтелгән схемалар барыкка килә.Шулар арасыннан түбәндәге схемаларны сайлап алырга тиешләр.

 сары+кызыл=куе сары

 сары+зәңгәр=яшел

 кызыл+зәңгәр=шәмәхә

Проеторда төсле елмайган чәчәк чыга.

       Гимнастика.

    4 кейс “Ташны яшер”

Зэңгәр төснен төсмерләрен карау,буяу һәм зәңгәр төстә таш белән эксперемент.

        Рефлексия

Сөт белән эксперемент үткәрү.

 

III. Йомгаклау

 Бүген без сезнең белән Салават күперендә кунакта булырбыз.

Хәерле ирте телим,

Матур итеп елмаям.

Уңга-сулга сәлам бирәм.

Мин барсын да яратам.

 Тәрбияче:Без сенең белән ничек яшибез?

Балалар:Без хәрвакыт дус яшибез,бер-беребезге ярдәм итәбез.

 Ә хәзер мин сезге бер табышмак әйтәм.Игътибар белән тыңлагыз.

Яңгыр сибәләп узды,

Кояш нурларын сипте.

Ботен күкне балкытып,

Җиде тосле дуга барлыкка килде.

Нәрсә икән бу дуга балалар?

Балалар:Салават күпере.

Кейс 1нче өлеш “Салават күпере”

Тәрбияче:Балалар экранда салават күпере пәйда булды,тик аның төсләре юк.

Әгәрдә сез аның матур төсләре турында шигырь-табышмаклар әйтсәгез аның төсләре барлыкка киләчәк. Искә төшерик әле,салават күперенең нинди төсләре бар?Өстәлдәге төсләр арасыннан дөрес төс сайласак экранда салават күперебез шул төскә буялыр.Табышмак яки шигырьсөйләгән бала өстәлдәге төсләр арасыннан үзенең төсен сайлап ала.

  Сафия

   Шундый матур җылы төс,

Аннан якты,җылы юк.

Утка әйләнергәторса,

Ул үзе бик куркыныч (кызыл

Амилә

Әфлисунны тотып Алсу,

Сыйпады гына бары:

Син-яхшы,матур,түгәрәк

Ә төсен (куе сары)

Самира

 Бу төс өлгергән Башакта,

Якты кояшта.майда.

Син яраткан сырда бар ул,

Һәм син уйнаган комда.(Сары)

Мәрьям

Куе чиремдә яши ул,

Урман яфракларында.

Өрәңгегә кереп кача,

посып кайчааакккларында.(яшел)

Айгол

Чиста су аның төсендә,

Я-бозның кисәкләре.

Һавада да күренә ул,

Үренеп кара бары(күк төсе)

Рианна

Чәчәкләрнең күзе кебек,

Бу төс матур бик тә,

Уйла эле салкын көнне

Нинди була бәс тә?

(Зәңгәр)

Эмиль

Ислемай бирдем- жәлләмим,

Бер матур миләүшәгә.

Ул үзен буясын әле

Бик матур (шәмәхәгә) 

   Салават күперебез нинди матур төсләргә буялды, ә өстәлебездә эле безнең артык төсләр калды алар  салават күпере төсләреме?

Балалар: Юк  кара соры ак төсләр салават күперендә юк.

Тәрбияче:рәхмәт сезгә дусларым.Мене монсы аның дусты җидетаҗлы чәчкә-җидетаҗ.(экранда буялмаган моңсу җидетаҗ рәсеме курәтелә)Тик нигедер ул боек.Ни өчен икән?

Балалар:Яңгыр буявын юып төшергән,җил очырткан....

Кейс 2 нче өлеш”Төсләр”

Тәрбияче:Балалар әйдәгез җидетаҗның таҗларын буйыбыз,аның тагын күңеле күтәрелеп китәр.

Балаларга өстәлдә сары,зәңгәр,күк төс,кызыл,ак,кара төсләр куелган.

Куе сары(оранжевый),шәмәхә,яшел төсләр җитми.

Кейс 3 нче өлеш “Кушма төсләр”

Балалар дүрт таҗны буягач сорау туа,ә калган өч төсне каян алырга.

Тәрбияче:Ә бәлкем безгә җидетаҗ ярдәмгә килер?

Экранда Төсләрне кушып төрле төсләр килеп чыга торган берничә схема барлыкка киле.Шулар арасыннан  сары һәм кызыл буяны кушып куе сары төс барлыкка китерә торган схеманы сайлап алалар..Тәрбияче белән балалар схеманың серен ачалар.Буяуларны кушып куе сары төс китереп чыгаралар.Бишенче таҗ буяла.

Тәрбияче :Балалар сез хәзер куе сары төснең ничек килеп чыкканын беләсезме?

Балалар :Әйе.Кызыл һәм сары төсләрне кушып.

Тәрбияче: Ә яшел төстәге буяны ничек ясарбыз икән? Әйдәгез экранда схеманы карыйк әле. Экранда сары һәм зәңгәр төсләр кушып яшел төс барыкка килә торган схема күрсәтелә.

Нинди төс барлыкка килде?

Балалар:Яшел.

Алтынчы таҗ да буялды.Ә менә соңгы таҗга шәмәхә төсне ничек табарга икен?Экранда кызыл һәм зәңгәр төсләрне кушып шәмәхә төс килеп чыга торган схеманы карыйбыз.

Тәрбияче:Балалар безнен җиденче төс нинди килеп чыкты?

Балалар:Шәмәхә төс.

Балалар кызыл төс белән зәңгәр төсне кушып,җиденче таҗны буйыйлар.

Экранда елмайган ,төсле җидетаҗ барлыка килә.

Тәрбиче : карагыз әле нинди матур булды безнең чәчкәбез.

Әйдәгез балалар җидетаҗ белән уйнап алабыз.

Таҗларымны күтәрәм,таҗларымны төшерәм(Куллар аска өскә күтәрелә)

Аяклар белән шакылдап(Аяклар югары күтәрелеп атлана)

Башларынны болга да.(Башлар як-якка иелә)

Син әзерлән ,яңа чыккан

 Кояшны каршыларга(Башны түгәрәк хәрәкәт ясап боргалыйбыз)

Гәүдәне алга иябез.

Һәм шөгылне дәвам итәбез.

Кейс 4 нче өлеш.”Ташны яшер”

Минем өстәлемдә 5 стакан тора,аның берсендә зәңгәр буяу,калганнары үтә күренмәле.һәм минем зәгәр төстә ташым бар.Әйдәгез әле шул стаканнарга пипетка белән буялар тамызабыз.беренче стаканга 3 тамчы,икенче стаканга 6 тамчы,3 нче стаканга 10 тамчы сез санап торыгыз 4 нче стаканга тамызмыйбыз ,үтә күренмәле калсын..Стаканнардагы үтә күренмәле су нинди төскә керде.карагыз әле бу зәңгәр ташны кайсы стаканга салсам күренмәс икән.(Балалар бер бер артлы җепкә бәйләнгән ташны суга төшереп карыйлар.Күп буяу салынган савыттан таш күренми дигән нәтиҗә ясала.

Салават күпере аша да ак болытлар күренми эйе бит балалар.

Балалар ә сез могҗизалар яратасызмы?

Мин сезге бик кызыклы сюрприз алып килдем.Рәсемне кәгаздә генә түгел сөттә дә ясап була икән .Ясап карыйбызмы?

Өстәл өстендә сөтле савыт,азык өчен коры буяулар,кечкенә савытта сыек сабында мамыклы таяклар тора.Балалар  сот өстенә төрле төстә буяулар сибәләр һәм    таякчыклар белән сөт өстенә бизәкләр  төшерәләр.

Тәрбияче:Сезгә ошадымы балалар.Нәрсәләр барлыкка килде?

Балалар:Эйе,матур бизәкләр барлыкка килде.

Тәрбияче: Сезге шогыль ошадымы? Кайткач дусларыгызга нәрсәләр ошаганын сөйләрсез .ярыймы?

Баш өстендә Салават күпере(Баш өстенә ярым түгәрәк ясала)

Агач Башларында(Куллар өскә күтәрелә бармаклар җәелә)

Йортлар өсләрендә(Баш өстенә түбә ясала)

Диңгезләрдә,дулкыннарда(Дулкын хәрәкәтәре ясала)

Һәм аз гына мине өстә.(Баш өстенә аз гына кагылалар)

Тәрбияче: Ә мнә сез бизәгән җидетаҗ чәчәген өйләрегезгә алып кайтып иң кадерле кешеләрегезгә бүләк итәрсез.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары...

Презентация по теме МБДОУ Шеморданский детский сад №3 «Салават купере»

Презентация по теме МБДОУ Шеморданский детский сад №3 «Салават купере»...

Электронное портфолио заместителя заведующего по УВР МБДОУ Шеморданский детский сад №3 "Салават купере"

Электронное портфолио заместителя заведующего по УВР МБДОУ Шеморданский детский сад №3 "Салават купере"...

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребенка – детский сад №19» городского округа город Салават Республики Башкортостан Доклад из опыта работы на тему: «Проектная деятельность в экологическом воспитани

      В настоящее время проблема состояния окружающей среды чрезвычайно актуальна и привлекает к себе все больше внимания. Экологическое воспитание необходимое условие преодолени...

“Салават купере бездә кунакта”

Мөстәкыйль фикер йөртергә,сорауга тулы  жавап бирергә кунектеру, балада сөйләм теленә карата кызыксыну уяту.Бурычлар:1)  устеру бурычы: балаларнын кузэтучэнлеклэрен, нэтижэлэр ясый белу сэлэ...