8 Март бәйрәме (1 кечк. төрк.)
материал (сценарии праздников, младшая группа) по теме

Белогубкина Елена Валерьевна

Сценарий праздника "8 Марта" в 1 младшей татарской группе. Сценарий включает в себя стихи, песни, танцы, игры, кукольный театр, сюрпризный момент.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_marta_1_ml.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

8 Март бәйрәме (1 мл.гр.)

Музыка астында балалар залга керәләр. Урындыкларга керәләр.

Алып баручы. Балалар карагыз залга, ниниди матур итеп бизәлгән, чәчәкләр, шарлар элгәннәр.

                  Бүген язның беренче бәйрәме – 8 Март – ул әниләр, әбиләр, кызлар бәйрәме.

    Әни – җыр йөзендә иң кадерле, иң якын, иң матур, иң изгә сүз. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар сеңелләр сезне барыгызны да иң гүзәл иң матур бәйрәм белән тәбрик итәбез.

                             Котлы булсын җәйрәм көнегез,

Шатлык чәчсен һәрчак йөзегез

Кайгы хәрсәт күрми, бәхет белән

Үтсен сезнең һербер көнегез.

   Ә хәзер әниләр турында шигырь тыңлап үтик.

1 бала.      Кояш көлә мин елмаям

Сигезенче март бүген

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

2 бала.      Кем тегә, матур күлмәкләр,

Кем ясый алым бизәкләр,

Кем тәмле ашарга пешерә,

Кем сине искә төшерә.

3 бала.      Кая барсам, күз алдында

Һәрчак күңелдә яши?

Ул – безнең иң якын кеше

Ул – белегез – безнең әни.

Алып баручы. Кемдер безгә кунакка килә. Ә бу бит кечкенә кошчыккай. Әйдәгез без аның турында җыр җырлап үтик.

Җыр: “Кечкенә кошчыккай”, Т.Попатенко

Алып баручы. Балалар, безнең алы җанлы, киң күңелле, йөмшак куллы әбиләр дә бар әле. Аларга иң матур сүзләр әйтеп юатасы һәм миң рәхмәт әйтәсе килә.

4 бала.     Әниемнең әнисе

Әбием була минем

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

5 бала.      Дәү әни караган мине

Әнием әштә чакта

Ашаткан ул, сөт эчергән

Бергә уйнаган чакта.

Алып баручы. Әйдәгез балалар әбиләребезгә буләк итеп бию биибез.

Бию: “Чүгәлик”,эст.хал.көе

Залга Алсу керә.

Алсу. Исәнмесез, балалар, кунаклар! Мин сезнең бәйрәмгә килдем, бизәнеп матур итеп киенеп. Күлмәгем кызыл, яулыгым матур. Чәчәк букеты бирә.

Алып баручы. Рәхмәт Алсу.

Алсу. Әле мин бәйрәмгә үзем генә килмәдем, үзем белән аюны алып килдем. Сез балалар аюны курдегезме, әйдәгез әзләп карыйк әле (аю урындыкта яулык белән яшеренгән). Алсу таба. Менә ул, кая яшеренгән. Әйдәгез аны уятабыз (музыка астында аяк очларына гына басып барып кулларны белән чәбәклиләр, аякларны белән тыпырдыйлар). Ә хәзер сезне аю тота.

Уен: “Аю безне куып җит”  ( урындык урындыклар).

Алып баручы. Балалар без бик матур җырлыйбыз бит әле. Әйдәгез Алсуга җырлап курсәтик.

Җыр: “Алсу”, С.Невельштейн

Алсу. Рәхмәт. Сез бик матур җырлыйсыз икән. Ә мин сезгә шалтыравыклар алып килдем, биеп тә күрсәтерсез ме миңа.

Бию: “Шалтыравык”, М.Бикбова

Алсу.  Бик матур биисез икән, мин дә  сегә биеп күрсәтик инде.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез Алсуга кул чабыйк.

Алсу биюе.

Алып баручы. Алсу ә син әкият  сөли беләсеңме?

Алсу. Беләм, мин куп әкиятләр беләм.

Алып баручы. Әйдә Алсу безгә берер кызык әкият сөйлә әле.

Алсу. Мин сөйләрмен, ә сез итътибар белән тыңлагыз. Мин әле ул, әкиятне сөйләп кенә калмыйм сәхнәләштерәм дә.

Театр: “Шаян һәм курчак”.

Алсу.  Иң якын кеше әнине борчымаска өйрәтү. Әти-әни киткәндә елап калмаска, кич елмаеп каршы алырга гадәтләндеру.

Елый-елый курчак керә. Аның янына Шаян килә.

Шаян. Син нигә елыйсың?

Курчак. Әнием имне калдырып эшкә китте.

Шаян. Ә син әниеңне яратасыңмы сөң?

Курчак. Яратам. Шуңа күрә җибәрсем килми.

Шаян. Алай ярамый бит. Син елагач әниең борчыла. Ул сине көне буе елап йөрисең дип, уйлый аннары үзе дә елый башлый.

Курчак. (куркып) Ой хәзәр нишләргә инде?

Шаян. Иртәгә әниең эшкә киткәндә. “Сау бул әнием” дип “Мин елмаем” диген. Ә кич белән: “Әнием мин сине бик сагындым дип кочаклап ал”.

Алсу. Ә сез иртә белән садикта еламый сызмы сөң? (Юк.) Менә зур балалар, молодцылар. Шуның өчен мин хәзер сезне конфет белән сыйлыйм.

Алсу. Сау булыгыз, сау булыгыз балалар. Мин китәм. Мин сезне тәмле конфетлар белән кунак иттем.

Алып баручы. Тагын, бер әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән тәбрик итик. Аларга нык сәламәтлек һәм бәхет телик.

Алып баручы белән балалар залдан чыга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Март – утро года». Приметы Марта

Март – утро года. Хотя и сердитым бывает, снегами да морозцем оборачивается, но весной пахнет. Ярко краснеют на белом снегу ветви вербы. На них чинно сидят серебристо-серые мохнатые «барашки». Призывн...

Сценарии 8 марта для дошкольников 8 марта в ДОУ.

Праздник отмечается в заранее украшенной комнате, где приготовлены сидячие места для бабушек и мам. Включается музыка, на небольшую сцену выходят 3 танцевальные пары, танцуют. Затем выходят остальные ...

Праздники с родителями. День 8 Марта "Ладушки - ладошки" Конспект развлечения «Ладушки - ладошки» к международному женскому дню 8 Марта» для младшей группы

Содействовать созданию обстановки общей радости, хорошего настроения, любви и нежного отношения к матери; поддерживать стремление детей к импровизации. Показать значимый для ребенка образ мамы....

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада

Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

"Солнышко будили" (сценарий утренника 8 марта во II младшей группе)_март 2016

Прошли метели и морозы, и пусть ещё далеко до первых весенних цветов, природа просыпается от зимнего сна... Но, почему "не просыпается, и не улыбается солнце"? А идём его будить?!...

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"

Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...