"Полиция абыйда кунакта". (ПДД)
материал по сценарий праздника (старшая группа) по теме

Гараева Милеуша Мунавировна

ЮЙК ныгыту, кабатлау буенча әтиләр белән үткәрелгән чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon policiya_abyyda_kunakta.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналар белән берлектә үткәрелгән музыкаль чара.

Әзерләде һәм үткәрде Гараева Миләүшә Мөнәвир кызы 1 кв категорияле тәрбияче.

МБДОУ “Ләйсән” Митрәй авылы Азнакай районы.

Полиция абыйда кунакта.

Максат: ЮЙК кагыйдәләрен кабатлау, аларны төгәл үтәргә күнектерү, бәла-каза килгәндә ярдәм  күрсәтергә өйрәтү. Балалар һәм әтиләр арасындагы бәйләнешне ныгыту. Игътибарлык тәрбияләү.

Материал: коробкалардан төзелгән өй, светофор макеты, маскалар, юл билгеләре.

Барышы:

Полиция (әти) : Исәнмесез, кадерле балалар! Сез миңа кунакка килдегезмени? Бик яхшы. Ә сез беләсезме, кем мин?

Балалар: Полиция  абый.

Пол- ия: Алай гына да түгел әле,  мин урамдагы тәртипне дә саклаучы.

Җыр башкарыла:

Полиция абзабызны

Һәммәбездә беләбез.

Тәртипсезлеккә юл куймый

Тәртип саклый абзабыз.

Елмаеп ул безгә карый

Усал түгел күзләре

Тәртип бозан һәр кешегә

Бармагы белән яный.

Тычкан килеп  кереп.

  1. Нинди матур теремкәй!!! Кем теремдә яши?

Пол-ия:

  1. Мин, полиция.

Тычкан: Мине дә керт әле яшәргә?

П-Я: - Ә  син юл кагыйдәләрн беләсеңме? Минем сорауга җавап бирсәң, кертермен.

Юлны ничек чыгарга?

Тычкан: Сулга кара, аннан уңга кара. Әгәр машина булмаса – чык.

Пол-ия: Дөрес тычкан, кер.

Елап куян килеп керә, кулында баласы.

Куян әни:

 Ай-яй-яй, балам харап булды.

Аягын машина таптап үтте.

 Пол-ия: Тынычланыгыз, хәзер  Табибны чакырабыз (Рациядан Табибка хәбәр итә).

Табиб: Кая әле кил монда

Күз салыйк аягыңа.

Аякларың төз булсын

Сикереп йөрерлек булсын.

Пол-ия: Менә терелдең, куян. Ләкин син ашыкма тыңла!

ЮЙКны белергә тиеш барсыда.

Әйдә, уз бире

Теремкәй көтә сине.

(Туп белән уйнап төлке килеп чыга)

Пол-ия: Кисәтү ясау урынлы.

Юлда уйнарга рөхсәт бармы?

Төлке: Ярый, уйнамам тик мине теремкәйгә кертегезче.

Пол-ия: Табышмакка җавап бирсәң, керерсең.

Барам-барам – очы юк. ( Юл)

Пол-ия: Дөрес, әйдә кер төлке, бергә юл кагыйдәсен өйрәнербез.

Чебиләре белән тавык чыга, бию бииләр.

(светофорга карап юлны чыгалар, башларын боргалыйлар, ипле генә йөриләр).

Пол-ия: Менә ичмасам тавык! Барыбызны өйрәтте, сабак бирде.

Чебиләрдә Юл йөрү кагыйдәләрен беләләр. Әйдәгез, теремкәйгә керегез.

Ашыга –ашыга бүре килеп чыга.

Бүре: Кызыл калфакны күрмәдегезме?

Пол-ия: Юк, әйдәле теремгә уз.

Аю килеп чыга.

Маша миннән качты, өенә юлны дөрес таптымы икән? Юлны аркылы ничек чыкты икән?

Пол-ия: Бердә борчылма, аю- дус

Теремкәйгә түрдән уз!

Аюның керүе була, теремкәй җимерелә.

Пол-ия: Харап булды теремкәй.Туктагыз әле, дуслар, бергәләп теремкәйне ясап булмасмы?

(Төзи башлыйлар, коробкаларның эчке ягында юл билгеләре. Төзегәндә алар алгы ягында калалар.)

Пол-ия: Карагыз, әле балалар , бу нинди билгеләр соң?

Балалар: Юл билгеләре.

Юл билгеләрен атау.

Пол-ия: Хәзер уен уйнап алыйк “Яшел, кызыл, сары”.

Балалар ятлаган шигырьләрен сөйлиләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Встреча детей 2 младшей группы с сотрудником полиции.

Ребята  сегодня  у  нас в гостях  папа  Димы.  Он  служит в полиции.  Приближается праздник "День защитника Отечества". Кто знает кто такие "Защитники"? ...

"Экологическая полиция" игра для детей старшего дошкольного возраста

Ува­жае­мые педагоги!  На­вер­ня­ка кто-то из вас ска­жет: «Раз­ве мо­гут де­ти про­ве­рять взрос­лых, сле­дить за об­ста­нов­кой в груп­пах?» На­вер­ное, и та­кой под­ход пра­во­ме­рен. Про­сто ...

«Дети говорят о нижневартовской полиции.»

Посвящается 50-летию нижневартовской милиции...

Инсценировка на День Полиции.

Инсценировка по мотивам рассказа Э. Успенского «Похищение века». Этот сценарий я использовали на День Полиции. Подойдет как для старшей, так и для подготовительной группы....

Беседа сотрудника полиции с детьми на тему "Сотрудник полиции"

В беседе с сотрудником полиции дошкольники узнают для чего нужна полиция, на какие виды она подразделяется, какими документами руководствуются сотрудники полиции в своей деятельности. Полицейский в хо...

Сюжетно-ролевая игра "Полиция"

Актуальность- в  современных реалиях необходимость  воспитывать детей  с  социально- активными жизненными позициями. Очень важно через сюжетно-ролевую игру «Полиция- милиция» показ...

Презентация к сюжетно-ролевой игре "Полиция"

Цель- продолжать формировать знания детей о профессии полицейского. Учить выполнять правила и нормы поведения в совместной игре, развивать сюжет игры на основе знаний социальной действительности(телев...