“ БЕЗ- ТУКАЙЛЫ ХАЛЫК МӘҢГЕГӘ!”
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Кашапова Гузель Нургалеевна

Сценарий на татарском языке посвящённый дню рождения Габдуллы Тукая для подготовительной к школе группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_zalga_ker.docx21.82 КБ

Предварительный просмотр:

                                       “ БЕЗ- ТУКАЙЛЫ ХАЛЫК МӘҢГЕГӘ!”

Тәрбияче: Йөрәкләрне  дәртләндереп,

                    Тирә- якны ямьгә күмеп,

                    Шаулап,  гөрләп, яз килә.

Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрзм бүген, бәйрәм бүген ,

Тукай көне- безнең бәйрәм.

       Габдулланың  дөньяга килү вакыты да ямьле яз ае белән бәйле. Күктә кояш елмая, агачларда хуш исле бөреләр уяна, дөнья   яшәрә.

        Шагыйрь катлаулы  тормыш юлы үтә. Яшьли әти- әнисез кала. Берничә гаиләдә тәрбияләнә. Хәтта Казанның печән базарында  асрамага биреп калдырыла.

“Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим,

Маңгаемнан үстерде сыйпап тик  милләтем,”- дип яза шагыйрь.

                                                 Җыр “Тукай абый.”

Тәрбияче: Мин бәхетлемен ,

                    Мин өчләтә бәхетлемен:

                    Сөйлим әнкәм телендә,

                    Җырлыйм туган телемдә,

                     Тыңлыйм Тукай телендә

              Бала: Туган тел - иң татлы тел,

            Туган тел – иң тәмле тел.

            Тәмле дип телең йотма-

            Туган телне онытма!

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң –иң матур тел

Ул минем туган телем.

               «Балам!»- диеп, туган телдә

                Эндәшә миңа әткәм.

               «Әнием!»- дип, әнкәемә

                Мин туган телдә әйтәм.      

      Туган телемдә сөйләшеп

      Яшим мин туган илдә.

     «Туган ил» дигән сүзне дә

      Әйтәм мин туган телдә.

                   Иң изге хисләремне мин

                   Туган телдә аңлатам.

                   Шуңа күрә туган телне

                   Хөрмәтлим мин, яратам.

Җыр “ Туган тел” (З. Минhаҗева репертуарыннан)

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән тел турында мәкальләр дә өйрәндек, искә төшереп үтик әле.

Телсез кеше, ярты кеше.

Иң татлы тел- туган тел

Анам сөйләп торган тел.

Бәхетле буласының теле татлы.

Инсафлының теле саф.

Ананың балага биргән иң зур бүләге- тел.

               

                    “Дәү әнидә кунакта”

Җәй көне булдым авылда,

Дәү әнидә кунакта.

Татарча сөйли белергә

Өйрәндем мин шул чакта.

Өйрәнмичә булмый анда,

Русча берни белмиләр

Әллә уйнап, әллә чынлап:

“По русский не знай,”- диләр.

Тавыклар да ,үрдәкләр дә

“Ку-шай!”- дисәң качалар.

“Аша,”- дисәң авызларын

Бик зур итеп ачалар.

Сөтләре дә, каймагы да

Бөтенләй башка анда;

        Авылда дәү әниләрдә

        Торсаң иде хаман да.

        Киләсе җәйдә әни дә,

        Әти дә барыр әле

        Хәм татарча сөйләшергә

        Өйрәнеп кайтыр әле.  

Тәрбияче: Мин яратам сине, Татарстан,

                    Горур халкын өчен яратам.

                   Җан эреткеч  әнкәм телең өчен,

                   Татар телең өчен яратам.

Туган тел!Аны ана теле дип тә йөртәләр. Ана теле бик матур, ягымлы, бай тел. Тукай да үз ана телен бик яраткан.Шулай булмаса безнен өчен кызыклы, тәрбияви характердагы шигырьләр дә язып калдырмас иде.

                                                “Гали белән кәҗә”

                                                “Бала белән күбәләк”

                                                 Җыр “Җырлыйк туган телдә”

Тәрбияче: Габдулла ишегалдындагы этләрне, йомшак песиләрне бик яраткан, аларны дуслары итеп күргән.Канатлы дусларыбызны җылы яклардан сагынып каршы алган, аларны җәберләргә юл куймаган.hәр табигать дустының ирекле булуын теләгән.

                                                     “Кызыклы шәкерт”

                                                      “Фатыйма белән Сандугач”

                                                       “Карлыгач”

Тәрбияче:  ”Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң беренче күзем ачылган урын,”- дип яза шагыйрь.Халык әкиятләрен яратып тыңлый, уеннарын күзәтә. Әйдәгез әле,балалар, без дә бер уен уйнап алабыз.

                                                     Уен “Кәҗә hәм бүреләр”

Тәрбияче: Г. Тукай “ Су анасы” әкиятендә караклык hәм урлашуның бик начар сыйфат икәнлеген тасфирлап күрсәтә.Халык “Каракның бүреге яна ,”- дип юкка гына әйтмидер.Малай да әнисе алдында көлкегә кала, урлашмам дип сүз бирә.Ул сүзендә торды микән? Әйдәгез, “Алтын тарак”  дигән әкият карап китәбез.

                                                           (Кояш яктырта, күл буе)

Малай: Күл буенда нинди матур. Кояш та бик кыздыра бүген. Әллә су коенып чыгасы инде.

                                                     (Басмада су анасы чәч тарап утыра)

Малай: Чү!Кем ул утыра басмада? Су анасы түгелме соң бу?Әйе шул, су анасы.

Су анасы: Көзгегә карыйм әле,

                   Чәчемне тарыйм әле.

                   Минем кебек озын чәчле

                    Дөньясында юк  әле.

                                                         (Суүсемнәр биюе)

                                      (Су анасы суга чума, малай таракны ала)

Малай: Тагын алтын тарагын онытып калдырды бит бу.Урлап китим мәллә?

                                      (Бака сикереп чыга. Малай белән бииләр)

Бака: Ул алтын тарак бит!Алып кит син аны.

Малай: (Таракны куя)Мин чит әйбергә бүтән тимәскә дип ант иттем шул!?

Бака:Синең велосипедың юк бит! Таракны сатып, шул акчага велосипед сатып алырсың!

Малай: Ә биргән антым?!

Бака: Ал инде, урла , курыкма!Син куркак , куркак малай син.

Күбәләк:Чит әйбергә кагылырга ярамый.

Малай:Миңа велосипед бик кирәк шул!

Бака: Син моңа хәтта япон мотоцикл  да сатып ала аласың!

Күбәләк: Син ант иттең бит! Чит әйбергә башка кагылмыйм , дидең!

Бака: Өйрәтмәле, яме!Хәзер кабып йотам үзеңне!Куркак син , велосипед та кирәкми икән сиңа!

Күбәләк: Ул әнисе янында ант итте! Ант итү- изге гамәл, әни- изге кеше!

Малай: Әнигң биргән антымны боза алмыйм! Хәтта велосипед хакына да!

Бака: Куркак син, куркак !А-ля- ля. Ква-ква-ква!

Малай: Мин сезгә әйттем бит, чит кеше әйберенә тияргә ярамый!

Бака: Барыбер куркак малай син! Куркак!

Малай: Хәзер мин сезнең күлегезне күккә асып куям.

Бака: Зинhар, күлебезне күккә аса күрмә!Куркак түгел син, батыр малай син!

Малай: Алайса әйтегез: чит кеше әйберенә кагылырга ярыймы?

Бака: Ярамый, ярамый! Чит кеше әйберенә тигән малайны су анасы алып китә.

Малай: Антны бозарга ярыймы?

 Бака: Антны бозарга ярамый! Алайса су анасы алып китә!

Әниемне бик яратам,

hәр сүзен тыңлыйм.

Әнигә биргән антымны

Бозмыйм мин, бозмыйм.

Әниләр изге күңелле

Булалар hәрчак.

Шуңа шатлык- бәхеттә

Үтә балачак.

hәр ялтыраган әйберне

Син бүтән алма.

Алтынга үреләм диеп ,

Көлкегә калма.

Әйткән сүзеңдә тору-

Иң яхшы гадәт.

Әниеңә сүз бирдеңме?

Үтәргә кирәк!

(Җыр сүзләренең авторы Кашапова Гүзәл Нургалеевна)

Тәрбияче: Балалар, малай әнисенә биргән антын боздымы?

Бала: Юк, ул үз сүзендә торды Кеше әйберенә кагылмады.

Тәрбияче: Сез тагын Тукай абыегызның нинди әкиятләрен беләсез?

Бала: “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”

                                                     Уен “Шурәле”  

Тәрбияче: Янар йолдыз булып кем калыкты,

                     Халыкларның күңел түрендә?

                    Кем меңъяшәр имән агачыдай

                    Тамыр җәйде безнең күңелдә?

                    Кем иде ул,хәм кем булып калды

                    Нәни Апуш, бөек Габдулла-

                    Ятимлектән зур дөньяга чыкты,

                    Ил күңеленә чыкты Габдулла.

                     Даны барның җирдә җыры булыр,

                     Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

                     Без- бәхетле, без- шагыйрьле халык,

                      Без- Тукайлы халык мәңгегә!

                                                   Җыр “Туган тел”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайлы яз

татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай...

Без Тукайлы халык мәңгегә!

Сценарий, посвященный к дню рождения татарского писателя Г.Тукая. Сценарий предназначен для детей старшей и подготовительной к школе группы. Дети ззнакомятся с творчеством и жизнью поэта,учат и расска...


 

Комментарии

Кашапова Гузель Нургалеевна

Этот праздничный сценарий очень понравился детям, они очень быстро запомнили весь материал и родители тоже остались довольны выступлением ребят.