Без Тукайлы халык мәңгегә!
методическая разработка (старшая, подготовительная группа)

Кашапова Гузель Нургалеевна

Сценарий, посвященный к дню рождения татарского писателя Г.Тукая. Сценарий предназначен для детей старшей и подготовительной к школе группы. Дети ззнакомятся с творчеством и жизнью поэта,учат и рассказывают его стихи.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez-tukayly_halyk_mengege.docx24.15 КБ

Предварительный просмотр:

“ Без- Тукайлы халык мәңгегә!”

Максат:

-Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы hәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, белемнәрен киңәйтү.

- Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштыру; дөрес

сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фикерләү сәләтен,

сөйләм телен үстерү; Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, сәнгати

зәвык, үз халкың белән горурлану хисе, мили әдәбиятка, мәдәнияткә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

- Шагыйребезнең әкиятләре һәм җыр-бию аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, шулай ук туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү;

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, шагыйрьнең төрле елларда чыккан

китапларыннан төзелгән күргәзмә, аның тормышын

һәм иҗатын чагылдырган слайдлар, компьютер, магнитофон.

(Тәрбияче белән бер бала сәхнә уртасына чыга һәм диалог башлана)

Тәрбияче: Әмир,син берәр  тавыш ишетәсеңме ул?

Бала: Әйе.

Тәрбияче: Нинди тавышлар икән ул?

Бала: Карга тавышы.

Тәрбияче:Менә мин күке турында шигырь ,сандугач турында җыр ишеткәнем бар.Ә син карга турында берәр шигырь беләсеңме?

Бала: Әйе.Йолдыз Шәрапова язган.

Тәрбияче: Бәлки сөйләп күрсәтерсең.

Йолдыз Шәрапова "Карга боткасы"

Тәрбияче: Әмир, агачларда хуш исле бөреләр уянгач, кар сулары агып киткәч,кош сайраулары ишетелә башлагач нинди бөек шагыйрь дөньяга туган?

Бала: Г.Тукай ,билгеле.

Тәрбияче: Бик дөрес ,Әмир.  Бүген без Г.Тукайның тормышы hәм иҗаты турында сөйләшергә шигырьләрен, җырларын тыңларга, әкиятләрен искә төшерергә җыелдык.

( Көй астында балалар залга чыга)

Апрель  ае бүләк  иткән

Халкыбызга  Тукайны.

Апрель  ае  алып  киткән

Арабыздан  Тукайны.                                                                                            

Шаяртып  аны  дуслары,

“Апуш”  диеп  йөрткәннәр.

Шул  “Апушның”  бөек  Тукай

Буласын  белмәгәннәр.

                    Шигырьләрен, әкиятләрен

                    Бик  яратып  тыңлыйбыз.

                    Сөйләргә  дә  өйрәнәбез,

                    Туган  телне  җырлыйбыз.

“Шүрәле”се,  “Су  анасы”

 Бакчабызда еш  кунак.

Кәҗә  белән  сарыгы  да
Безгә  пешерде  коймак.

                   

Тукай  безнең  ерак  тарих,

Тукай  безнең  киләчәк.

Аның  даны,  дәрәҗәсе

Елдан-елга  үсәчәк.

                     Туры  тукай,  моңлы  Тукай,

                      Бөек  Тукай  көннәре.

                      Һәйкәлеңә  баш  иябез,

                      Без—Тукай  шәкертләре!

Тәрбияче: Йөрәкләрне  дәртләндереп,

                Тирә- якны ямьгә күмеп,

                 Шаулап,  гөрләп, яз килә.

Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген ,

Тукай көне- безнең бәйрәм.

       Габдулланың  дөньяга килү вакыты да ямьле яз ае белән бәйле. Күктә кояш елмая, агачларда хуш исле бөреләр уяна, дөнья   яшәрә.

        Шагыйрь катлаулы  тормыш юлы үтә. Яшьли әти- әнисез кала. Берничә гаиләдә тәрбияләнә. Хәтта Казанның печән базарында  асрамага биреп калдырыла.

“Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим,

Маңгаемнан үстерде сыйпап тик  милләтем,”- дип яза шагыйрь.

                                                 Җыр “Тукай абый.”

Әле укый белмәсәк тә,

Туган телен җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң матур бер җыр дибез.

                          И туган тел, и матур тел.

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәлеләр”

Безнең дуслар барсыда.

(Балалар урыннарына утыралар)

Тәрбияче: Габдулла хайваннарны,ишегалдындагы этләрне, йомшак песиләрне бик яраткан, аларны дуслары итеп күргән.Канатлы дусларыбызны җылы яклардан сагынып каршы алган, аларны җәберләргә юл куймаган.hәр табигать дустының ирекле булуын теләгән.

                                                     “Кызыклы шәкерт”

                                                      “Фатыйма белән Сандугач”

                                                       “Карлыгач”

                                                        “Гали белән кәҗә”

Тәрбияче:  ”Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң беренче күзем ачылган урын,”- дип яза шагыйрь.Халык әкиятләрен яратып тыңлый, уеннарын күзәтә. Әйдәгез әле,балалар, без дә бер уен уйнап алабыз.

                                                     Уен “Кәҗә hәм бүреләр”

Тәрбияче:Табигать шагыйрьнең бердән-бер җылы кочагы, аны шатландыручы да, күңелен юатучы да. Аның табигатькә булган мәхәббәте чиксез, саф. Казан арты, Кырлай авылы – Тукай йөрәгендә аерым урын алып тора. Г.Тукайның гади крестьян тормышы белән танышуы да, табигатькә якынаюы да, туган илгә, аның гүзәллегенә мәхәббәт хисләре бөреләнә башлавы да нәкъ менә шушы авылдан башлана. Бу аның күпкырлы иҗатында да чагылыш таба.                                                                                                                               “Туган авыл”

Тәрбияче: Г. Тукай “ Су анасы” әкиятендә караклык hәм урлашуның бик начар сыйфат икәнлеген тасфирлап күрсәтә.Халык “Каракның бүреге яна ,”- дип юкка гына әйтмидер.Малай да әнисе алдында көлкегә кала, урлашмам дип сүз бирә.Ул сүзендә торды микән? Әйдәгез, “Алтын тарак”  дигән әкият карап китәбез.

                                                           (Кояш яктырта, күл буе)

Малай: Күл буенда нинди матур. Кояш та бик кыздыра бүген. Әллә су коенып чыгасы инде.

                                                     (Басмада су анасы чәч тарап утыра)

Малай: Чү!Кем ул утыра басмада? Су анасы түгелме соң бу?Әйе шул, су анасы.

Су анасы: Көзгегә карыйм әле,

                   Чәчемне тарыйм әле.

                   Минем кебек озын чәчле

                    Дөньясында юк  әле.

                                                         (Суүсемнәр биюе)

                                      (Су анасы суга чума, малай таракны ала)

Малай: Тагын алтын тарагын онытып калдырды бит бу.Урлап китим мәллә?

                                      (Бака сикереп чыга. Малай белән бииләр)

Бака: Ул алтын тарак бит!Алып кит син аны.

Малай: (Таракны куя)Мин чит әйбергә бүтән тимәскә дип ант иттем шул!?

Бака:Синең велосипедың юк бит! Таракны сатып, шул акчага велосипед сатып алырсың!

Малай: Ә биргән антым?!

Бака: Ал инде, урла , курыкма!Син куркак , куркак малай син.

Күбәләк:Чит әйбергә кагылырга ярамый.

Малай:Миңа велосипед бик кирәк шул!

Бака: Син моңа хәтта япон мотоциклы  да сатып ала аласың!

Күбәләк: Син ант иттең бит! Чит әйбергә башка кагылмыйм , дидең!

Бака: Өйрәтмәле, яме!Хәзер кабып йотам үзеңне!Куркак син , велосипед та кирәкми икән сиңа!

Күбәләк: Ул әнисе янында ант итте! Ант итү- изге гамәл, әни- изге кеше!

Малай: Әнигә биргән антымны боза алмыйм! Хәтта велосипед хакына да!

Бака: Куркак син, куркак !А-ля- ля. Ква-ква-ква!

Малай: Мин сезгә әйттем бит, чит кеше әйберенә тияргә ярамый!

Бака: Барыбер куркак малай син! Куркак!

Малай: Хәзер мин сезнең күлегезне күккә асып куям.

Бака: Зинhар, күлебезне күккә аса күрмә!Куркак түгел син, батыр малай син!

Малай: Алайса әйтегез: чит кеше әйберенә кагылырга ярыймы?

Бака: Ярамый, ярамый! Чит кеше әйберенә тигән малайны су анасы алып китә.

Малай: Антны бозарга ярыймы?

 Бака: Антны бозарга ярамый! Алайса су анасы алып китә!

Әниемне бик яратам,

hәр сүзен тыңлыйм.

Әнигә биргән антымны

Бозмыйм мин, бозмыйм.

Әниләр изге күңелле

Булалар hәрчак.

Шуңа шатлык- бәхеттә

Үтә балачак.

hәр ялтыраган әйберне

Син бүтән алма.

Алтынга үреләм диеп ,

Көлкегә калма.

Әйткән сүзеңдә тору-

Иң яхшы гадәт.

Әниеңә сүз бирдеңме?

Үтәргә кирәк!

(Җыр сүзләренең авторы Кашапова Гүзәл Нургалеевна)

Тәрбияче: Балалар, малай әнисенә биргән антын боздымы?

Бала: Юк, ул үз сүзендә торды Кеше әйберенә кагылмады.

Тәрбияче: Сез тагын Тукай абыегызның нинди әкиятләрен беләсез?Хәзер интерактив тактада әкиятләргә ясалган иллюстрацияләр ачылачак.Сез кайсы әкияткә караганлыгын әйтергә тиеш буласыз.

Балалар: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”

                                                     Уен “Кәҗә бәтиләре һәм бүре ”  

(Күңелле музыка яңгырый. Малайлар, кәҗә бәтиләре булып, түгәрәк буйлап чабып йөриләр, сөзешәләр. Тупас көй яңгырый бүре кәҗә бәтиләрен куа. Тоткан бала уеннан чыга.Яки җәза бирелә).

Тәрбияче: Янар йолдыз булып кем калыкты,

                     Халыкларның күңел түрендә?

                    Кем меңъяшәр имән агачыдай

                    Тамыр җәйде безнең күңелдә?

                    Кем иде ул,хәм кем булып калды

                    Нәни Апуш, бөек Габдулла-

                    Ятимлектән зур дөньяга чыкты,

                    Ил күңеленә чыкты Габдулла.

                     Даны барның җирдә җыры булыр,

                     Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

                     Без- бәхетле, без- шагыйрьле халык,

                      Без- Тукайлы халык мәңгегә!

Туган телен җырга салган Тукай,

Бар аһәңен, моңын сыйдырган.

Бүген дә бу җырны, гимн кебек,

Аягүрә басып җырлыйлар.

                                                   Җыр “Туган тел”

Кулланылган әдәбият:

1.Йолдыз Шәрәпова

2. Журнал “Салават күпере”

3. Г Тукай


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

“ БЕЗ- ТУКАЙЛЫ ХАЛЫК МӘҢГЕГӘ!”

Сценарий на татарском языке посвящённый дню рождения Габдуллы Тукая для подготовительной к школе группе....

Тукайлы яз

татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай...