8-Март әниләр бәйрәме
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Николаева Венера Николаевна

әниләр бәйрәменә сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme_2013.docx27.28 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Муниципаль  мәктәпкәчә  белем  учреждениесе

                                              Субаш балалар бакчасы

             

           

               8    Март -

         Әниләр бәйрәме

                                                     Бәйрәм кичэсе        

               

                                                                                     2 кв.категорияле тәрбияче

                                                                                     Николаева Венера Николаевна                                          

                                              20013 ел

                                    Зал  бәйрәмчә бизәлгән

         Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз әниләр!Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.Һәрвакыт шат,сау-сәләмәт, бәхетле булы  Безнең бу чыгышыбыз бәйрәм бүләге булсын.

Кем дөньяга кеше бүләк иткән?

Ә кешегә якты дөньяны

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кем куллары өйне,җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкырсыз

Ул әлбәттә яшәү чыганагы

Тормыш яме-әнкәй,әбкәй,хатын-кыз.

1 бала   Март аенда,кар өстендә

                Кояш нурлар тарата.

                Яз килә,каршы алыгыз

                Дигән хәбәр тарата.

2 бала   Без беләбез җылы язның

                Иң беренче бәйрәме

                Әниләр,әби-апайлар

                 Хатын-кызлар бәйрәме.

3 бала   “Әни”- диеп язып куйдым    

                  Яңа яуган ак карга    

                 Таптамагыз,һич ярамый

                Әни сүзен таптарга.

4 бала    Син әнием минем өчен

                Бу дөньяда бер генә

                Елмайганда йөзләреңнән

                Бар өйгә нур бөркелә.

5 бала    Иә кадерле кешебез син

               Сөекле әниебез

               Син булганда без бәхетле

               Тыныч,рәхәт яшибез.

6 бала   Әниләр мәнгелек шатлык

               Язгы шатлык,язгы нур

               Әниләргә багышлана

               Дөньяда иң назлы җыр.

                                   Җыр: “Әти дә көлеп торсын”

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче,елмаюыгыз белән безне иркәләүче,җылы карашларыгыз белән назлаучы-әниләребез.Сез тыйнакта, сөйкемле дә,сез эшчән дә,түзем дә,сез өйләребезнең яме,ашларыбызның тәме.Дөнья йөген сез күтәрәсез,гаилә учагын сүндермичә сез дөрләтеп торасыз.

7 бала    Әниләрне,әбиләрне

                Кадерлибез,зурлыйбыз.

                Чын күңелдән һәммәгезне

                Бәйрәм белән котлыйбыз.

8 бала    Дөньяда иң яратканым

                Минем газиз әнием

                Тормыш юлымда терәгем

                Юл сызучы әтием.

9 бала    Һәр беребез бәхет,шатлык өчен

                Рәхмәт әйтик бары әнигә

                Әни безгә тормыш бүләк итә

                Әни безгә бәхет иңдерә.

10 бала  Әнием,кадерлем

                Син минем күз нурым

                Бар асылташлардан

                Кадерлем син минем.

11 бала  Бакчага киткән чакта

                Изгелекләр теләүчем

                Кирәк чакта усаллардан

                Саклаучым һәм яклаучым.

12 бала  Яклый безне,назлый безне

                Әниемнең һәр сүзе

                Һәр вакыт шулай ягымлы

                Исән-сау  булсын үзе.

13 бала  Үз әнкәсе,үз газизе

                Һәр кешенең күңелендә

                 Әни,әни дип сайрыйдыр

                 Кошлар да үз телендә.

Яз килде,яз!Бүген әниләр бәйрәме,диңгездәй чайкала чәчәкләр бәйләме.Минем  күңелемдә җыр туа тын гына.Җыр туа сөйкемле әнием турында.

                          Җыр : “Сүенеч бүләк итәм”

15 бала    Әниемнең күзләре

                  Йолдызлардан яктырак

                  Әниемнең сүзләре

                  Бар нәрсәдән татлырак.

16 бала   Алып кил безгә яз

                  Чәчәкләр бәйләме

                 Килеп җитте матур бәйрәм

                 Әниләр бәйрәме.

17 бала  Минем әни бу дөньяда

                Иң чибәре,матуры

                Нинди бәхет,нинди шатлык

                Үз әниең булуы.

18 бала  Язның беренче бәйрәме

                8 март диләр

                Бәйрәмегез котлы булсын

                Әниләр,апайлар,әбиләр.

19 бала Әнием-кадерлем!

                 Син энҗе бөртегем

                Син  хөрмә җимешем

                Син йөрәк җимешем

                Син иң  кадерле кешем

                Әнием,әнием,әнием!

20 бала  Безне назлап үстергәнгә

                 Әниләр рәхмәт сезгә!

                 Һәр вакыт эшчән булыгыз

                 Әниләр рәхмәт сезгә.

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.

Ә хәзер балалар башкаруында әкият карап үтәрсез.

               Татар халкының  “ Өч кыз”  әкиятен сәхнәләштерү

         Өй эче күренеше. Әни кеше бәйләм бәйләп утыра,кызлары курчаклар белән уйнап утыралар.

Әни:  Барыгыз балакайларым йокларга вакыт җитте. Йоклагыз, йокласагыз тиз үсәрсез.

                (кызлар курчакларын куеп йокларга яталар)

Алып баручы:   Борын-борын заманда яшәгән ди бер хатын. Аның булган ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, аларны бишек җырлары җырлап йоклаткан.

Әни: Әлли-бәлли итәр бу,

          Йокыларга китәр бу,

          Алма кебек тәгәрәп,

          Үсеп буйга җитәр бу.

Йокла, кызым, йом күзең,

Йокла, кызым, күз нурым.

Үсеп матур кыз булганнан соң

Кияү табарсың үзең.

        Әлли-бәлли бишеге,

        Кызыма килер йөз кеше.

        Шул йөзәүнең арасыннан

        Кияү булыр берсесе.

                (әни балаларын йоклаткач, чәй куя,табын әзерли)

Алып баручы:  “Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын”, – дип, көне-төне эшләгән ди әниләре. Ананың теләкләре кабул булган. Аның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр.  ( кызлар башларына калфак киеп, кулларына кулъяулык тотып утыралар.)

Өч егет килеп каршыларына басалар,биергә чакыралар.Парлы татар биюе башкарыла.Биюдән соң бер-бер артлы әниләре янына килеп саубуллашалар.

1 пар: Сау бул әни!

Әни:  Бәхетле булыгыз балалар,рәхәт яшәгез!

2 пар:  Авырма әнием!

Әни:   Бәхетле булыгыз, тату торыгыз!

3 пар:  Әнием елап калма,без килеп торырбыз.

Әни:  Бәхетле булыгыз балакайларым,сау булыгыз!

            ( оч пар өч өйгә кереп китәләр)

Алып баручы: Кызлар бер-бер  артлы кияүгә дә киткәннәр.

Бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән.

Авылдан ерак түгел генә урман булган. Ул урманда әбинең дусты Тиенкәй – Акбикә яшәгән. (Урман күренеше).

Тиен җырлый:

                 Ашыкмыйча, һәрбер таңда

                 Чикләвек ватам оямда.

                 Шатланамын,уйныймын

                 Күңелсез булса җырлыймын.

                  Лә –лә –лә –лә –лә -лә

                Җырлый-җырлый бара, әбинең өенә килеп җитә.

Тиен: Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырып киткән инде. (Әбинең ыңгырашкан тавышы ишетелә).

Тиен:  Әби, исәнме? Мин бүген бераз соңладым. Менә, сиңа урманнан күчтәнәчләр алып килдем.

Әби:  Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас, диеп. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем, менә авырып киттем бит әле. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.

Тиен:   Ярар, ярар, әбекәем. Җилдән җитез булырмын, хәзер барып әйтермен. (Тиен чыгып йөгерә).

       Өй күренеше.Олы кызы җырлый-җырлый ләгәннәр чистарта.

Тиен:  Исәнме, Миңсылу! Мин сиңа әниеңнән хәбәр китердем. Әниең авырый, бар, хәлен белеп кайт.

Олы кызы:  Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәрне читартып бетерәсем бар шул.

Тиен: Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса, син шушы ләгәннәреңнән гомереңә дә аерылма.

          Кыз гөберле бакага әверелә, тиен кызга  бака маскасы киертә

Тиен:  Әй, тәүфыйксыз бала, ана кадерен белмәсәң, шулай була ул. Кая, Гөлсылу янына барып карыйм инде.

Гөлсылу җеп эрләп утыра, җырлый.

Тиен (ишек шакый):  Гөлсылу, бу мин, әниеңнең дусты, тиенкәй, сиңа хәбәр алып килдем. Әниең авырып урын өстендә ята, аңа чәй эчерүче, аш пешерүче дә юк. Барсана, хәлләрен белеп кайтсана.

Гөлсылу: Һай, бик барыр идем дә, базарга кадәр җеп эрләп бетерәсем бар шул.

Тиен:  Игелексез бала икәнсең. Анасының кадерен белмәгән, үзе дә рәхәт көн күрмәс. Алайса, син шул җепләреңнән беркайчан да аерылма. Бөтен гомерең җеп эрләп үтсен!

Уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә. Тиен кызга үрмәкүч маскасы киертә, ачуланып чыгып китә.

Өченче кыз Айсылу җырлый- җырлый камыр баса. Тиен тәрәзә шакый.

Айсылу (йөгереп чыга):  Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, әйдә, түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы, авырыймы әллә?

Тиен: Әйе шул, әниегез авырып китте.

Айсылу:  Әйдә, ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик.

Тиен:  И, сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит. Кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар.

Әниләре янына килеп җитәләр.

Кыз:  Исәнме, әнием! Кай җирең авырта? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Мәтрүшкәләп, баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр.

Әни: Рәхмәт, балакаем. Тиенкәем Акбикә, олы кызларым ник күренмиләр, син аларны чакырмадыңмы әллә?

Тиен:  Чакырдым, әбекәй, тик алар ана кадерен белмиләр. Мин аларны каргадым, олы кыз Миңсылу – бакага, уртанчы кыз Гөлсылу  үрмәкүчкә әверелде.

Әни:  Һай, алай итәсең калмаган, тиенкәй, менә кулда ун бармак, аларның кайсын гына тешләсәң дә, авырта. Балалар да шулай газиз, аларның берсен дә җәберлисе килми.

Айсылу:  Менә, чәй дә кайнап чыкты. Әйдә, әни, син менә монда утыр. Тиен, син дә кил.

Шулвакыт “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Бака күренә.

 Әни, гафу ит.

Әни:  Һай, балакаем! Менә бит, үз гаебен таңлаган. Гафу итәм, балам!

Бака кызга әйләнә, әнисен кочаклап ала.

 Әнием, бәгырем, гафу ит мине. Мин беркайчан да сиңа каты күңелле булмам. Һәрчак сиңа булышырмын, кадерләп кенә торырмын.

Тагын “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Үрмәкүч күренә.

Ана:  Гафу итәм, балакаем, сине дә гафу итәм.

Үрмәкүч кызга әверелә, әнисен кочаклап ала.

Айсылу:  Әйдәгез, апалар, чәй янына утырыгыз.

Әни:   Кинәт кенә хәлем яхшырып китте, балалар, сезне сагынудан булган икән авыруым. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Һәрвакыт тәүфыйклы булыгыз.

Алып баручы: Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Тәүфыйклы булыгыз, игелекле булыгыз, әниләрегезнең кадерен белегез!

Балалар башкаруында күмәк җыр:   “ Сөенеч бүләк итәм “

Алып баручы:  Хөрмәтле кунаклар, кадерле әниләребез.Безнең

бәйрәмебез тәмамланып килә,сезне тагын бер мәртәбә бәйрәм белән котлыйбыз.Рәхәт яшәгез,балаларыгызның игелеген күрегез.

     Сез үстергән нәниләрдән бүген,иң зур бүләк кабул итегез.

                    Балалар әниләренә бүләк тапшыралар

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Март – утро года». Приметы Марта

Март – утро года. Хотя и сердитым бывает, снегами да морозцем оборачивается, но весной пахнет. Ярко краснеют на белом снегу ветви вербы. На них чинно сидят серебристо-серые мохнатые «барашки». Призывн...

Сценарии 8 марта для дошкольников 8 марта в ДОУ.

Праздник отмечается в заранее украшенной комнате, где приготовлены сидячие места для бабушек и мам. Включается музыка, на небольшую сцену выходят 3 танцевальные пары, танцуют. Затем выходят остальные ...

Праздники с родителями. День 8 Марта "Ладушки - ладошки" Конспект развлечения «Ладушки - ладошки» к международному женскому дню 8 Марта» для младшей группы

Содействовать созданию обстановки общей радости, хорошего настроения, любви и нежного отношения к матери; поддерживать стремление детей к импровизации. Показать значимый для ребенка образ мамы....

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада

Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

"Солнышко будили" (сценарий утренника 8 марта во II младшей группе)_март 2016

Прошли метели и морозы, и пусть ещё далеко до первых весенних цветов, природа просыпается от зимнего сна... Но, почему "не просыпается, и не улыбается солнце"? А идём его будить?!...

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"

Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...