Әниләр бәйрәме
материал по теме

Балалар бакчасында әниләргә багышлап үткәрелгән бәйрәм иртәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2013.eniler_bey.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр бәйрәме.

      Зал матур итеп бизәлгән. Стеналарга плакатлар, шарлар эленгән. Балаларның рәсемнәре, өстәлләргә вазалар куелган.Матур ,талгын көй астында балалар кулларына чәкләр тотып бию башкаралар. Соңыннан чәчәкләрен вазаларга куялар.Ярымтүгәрәк ясап басалар.

                    Күрәсезме бүген кояш

                    Ничек назлы елмая?

                    Әниемнең бәйрәмен                     АЯЗ

                    Ул да бит көтеп ала.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген

Бүген әни бәйрәме,                                          НӘЗИЛӘ

Сигезенче март бүген.

                  Встану утром рано

                  Поцелую маму

                  Подарю цветов букет                 АДЕЛИНА

                  Лучше мамы друга нет!

Җырым бүләк итәм, әнием сиңа

Онытылмас гомер гомергә

Бу җырымны сиңа багышладым                   ЛӘЙСӘН

Җырлыйм аны сиңа бүген дә.

      ҖЫР:№ 19-20

Әнием ,кадерлем!  

Син энже бөртегем.

Син хөрмә җимешем,                            ЗӘРИНӘ

Син йөрәк тибешем.

Әнием, әнием,

Иң кадерлем син минем!

           

Елмайса йөзеннән анлыйм
Әниемнең теләген.                                АЙГӨЛ
Дөнья кинлегенә тиңлим
Әниемнен йөрәген,

Әнием, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,

Әнием, гомерләрең.

А.Б. Әниләр,әбиләр,кызлар,апалар сезнең барыгызны да шушы матур бәйрәм язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз! Бу бәйрәмне без сезнең өчен әзерләдек. Ә хәзер сезне балаларыгыз биергә чакыра.

БИЮ: «БУГИ,БУГИ»

(Биюдән соң әниләр дә балалар да утыралар.Көй астында Карлсон керә уртага туктый.)

Карлсон: Исәнмесез. Бу мин. Сез мине инде беләсез. Мин Карлсон.Иң шаян, дөньяда иң күп сөйләшүче. Мин тәртипле акыллы.Мин бәйрәмгә әниләрне, әбиләрне, кызларны котларга килдем. Котлыйм сезне! Күпме балалар җыелган.Кемнең минем белән дуслашасы килә.

                               (балалар җавап бирә)

А.Б. Карлсон синең варенье, шоколад, конфет яратканыңны без барыбыз да беләбез. Ә баллы әйбердән тешләр бозыла бит.Шуның өчен без йогурт әзерләдек.

УЕН: «ӘНИЕҢНЕ АШАТ » (2 ТАПКЫР)

Карлсон: Әниләр менә сезнең балаларыгыз ничек кайгыртучан. (Ишек артыннан «Бәләкәч» дигән тавыш ишетелә.Залга Фрекен Бок керә. Кулында чайник, бәләкәчне чакыра.)

Карлсон: Бу Фрекен Бок бәләкәчнең тәрбиячесе.

А.Б. Нәрсә булды сезнең белән?

Фрекен Бок: Бәләкәчем югалды сез анны күрмәдегезме? Гел шулай ул, хәтта иркенләп чәй дә эчеп булмый (чайнигына күрсәтә).

Карлсон: Менә күпме балалар кайсын югалттың ?

Фрекен Бок: (чайнигын өстәлгә куя. Карый) Ох күзлегемне өйдә калдырганмын. Хәзер якыннанрак карыйм әле.(балаларга барып рәттән карый башлый) Бу зур минеке кечерәк идее. Бусы таза минеке ябык иде. Ә бу киресенчә бигрәк кечкенә.

А.Б. Кечкенә булсада бик оста.

Фрекен Бок: Ышанмыйм!

Бик зур үстем инде мин

Әниемә булышам

Иртән иртүк торам мин               ИЛНАЗ

Кульяулыклар юам мин.

Карлсон:Менә балалар ничек булганнар. Ә хәзер ял итсәң дә була. Кем дөньяда яхшы ял итүче. (балалар җавап бирә.) Мин Карлсон. Люстрада атынсаң иде?! (түшәмгә карый). Ә сезнең люстрагыз бәләкәй, түшәмгә үзе ябышкан (кәефе төшеп) Алай кызык та түгел инде.

Фрекен Бок: Беләм мин ничек кызык икәнен! Бөтен өйнең астын өскә китерәсең.

Карлсон:Юк инде, син бигрәк тагын. Алай да ярамый бит әйеме балалар. (балалар җавабы).

Карлсон: Балалар сезнең әниләрегез, әбиләрегез нәрсә ярата? (чәчәк)

Фрекен Бок:Бар хатын кызларда чәчәк ярата.

А.Б. Әйдәгез уйнап алабыз «Әниеңә чәчәк җый»

                            (4 бала катнаша: 4 төсле чәчәк зәңгәр, кызыл, сары,яшел. Барысыда 5 таҗдан тора һәм уртасы. Идәнгә таҗлар чәчәләр, балалар бер төстәге чәчәкне җыярга тиешләр.)

Фрекен Бок: Карагыз әле әбиләребез безне оныталар дип борчыла башладылар.

Карлсон:Кем әбине бик ярата? Бу мин Карлсон. Ох мин әбиемне ничек яратам. Ә сез яратасызмы?

Без әбине яратабыз

Ул да безне ярата

Якты йөзе, йомшак сүзе                    АЗАЛИЯ

Барсын безгә карата.

Әниемнең әнисе                      Тәмле ашлар пешерә

Әбием була минем               Матур гөлләр үстерә

Әби генә түгел әле                Өебезнең яме ул                  Ш.ШАМИЛ

Ул минем дәү әнием.            Барыбыздан олы ул.

Түтәлләрнең чүбен, утап,            Дәү әни караган мине,

Бер читкә куйдым, өеп.             Әнием эштә чакта.         К.ШАМИЛ        

Дәү әни аркамнан сөя:                 Ашаткан ул, сөт эчергән,

-Үзем үстердем!- диеп.               Бергә уйнаган хәтта.

Юындырган, киендергән,           Кыярларга сулар сиптем

Йөрегән күтәреп тә.                   Елгадан ташып хәтта.

Әкиятләр дә сөйләгән,              Мине дәү әни үстергән       П.ЛИАНА

Йоклаткан тирбәтеп тә…           Әнием эштә чакта.

Түтәлләрдән кыяр җыйдым,

Кәрзингә өеп-өеп.

Дәү әнигә кертеп бирдем:              РАНИЯ

-Үзем үстердем!- диеп.              

ҖЫР №23-24

Карлсон:Ә кем дөньяда иң әйбәт биюче. (балалар җавап бирә) Әлбәттә инде Карлсон. (Фрекен Бок әйтә) Мин сезне биергә чакырам.

А.Б. Малайлар ягез әле сездә кызларны биергә чакырыгыз.

БИЮ: ПАРЛЫ.

Фрекен Бок:Әниләребезне дә шатландырыйк әле.

1. Әниемнең кызы юк бит,        

Мин әнигә бер генә.                   ИЛЬЯС

Кызы да юк, эше дә күп        

Әнинең берүзенә.        

2.   Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм,өй җыешам,           ДАНИЛ

Кер юышам әнигә.

3. Магазиннан сөт апкайтам,

Ипигә дә йөгерәм.                          ИЛНАР

Әниемнең кызы юк та –

Малае бар бер дигән.

Әни таңнан эшкә киткән

Бөтен эшне эшләп киткән

Нәрсә эшлик икән дип без,

И баш ваттык, баш ваттык.                  С.ЛИАНА

Ахырдан җаен таптык –

Банкадагы вареньены

Ялт иттердек бергәләп.

Чүлмәктәге каймакны да

Табадагы коймакны да

Ашап куйдык бүлгәләп.

ҖЫР  «Җырлыйм әнием турында»№17-18

А.Б. Бу көннәрдә балалар ял итте дип уйламагыз. Алпр сезгә искиткеч бүләкләр әзерләделәр. (балалар бүләкләрен бирәләр)

Фрекен Бок:Сезнең бәйрәмдә бик күңелле булды. Ә мин бәләкәчем турында онытканмын. Тиздән аның әти-әниләре эштән кайта, ә ул каядыр югалган. Миңа анны тизрәк табарга кирәк.

Карлсон:Ә мин сезгә булышырмын. Сез каршы килмәсәгез. Саубуллашыр алдыннан без балаларга шарлар бүләк итик. (Карлсон: белән Фрекен Бок залга шар бәйләме алып керәләр).

А.Б. Менә бәйрәмебез дә бетте. Кадерлеләребез сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз һәм саубуллашабыз.