Хуш киләсең, Яңа ел
методическая разработка (средняя группа) по теме

Галиуллина Айгуль Фаизовна

Сценарий утренника для разновозрастной группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_irtse_2012-2013_uku_ely.doc82 КБ

Предварительный просмотр:


Алып баручы.  Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

 А.б.        Бәйрәм бүген- Яңа ел,

        Бөтен җиргә кар яуган.

        Яңа елны каршылап,

        Балалар да җыелган.

        Балаларга куаныч:

        Монда чыршы килгән ич!

        Кабызган йолдызларын,

        Балкыта ул йөзләрен.

Х.Булат      Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

                Туган якны сагынып кыш килде.

                Ак бүздәй йомшак кар белән,

                Җирне биләүләп төрде.

                   Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

                Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

                Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Х.Айгизәр        Бүлмәдә чыршы агачы,

                Ул яшелдән киенгән.

                Чыршы да урманнан безгә

                Бәйрәм итәргә килгән.

Д.Ильназ         Урманнан безгә бәйрәмгә

           Ямь – яшел чыршы килгән,

           Яңа елны каршыларга

          Матур күлмәген кигән.

А.Адилә              Нинди матур безнең чыршы!

                   Җем-җем килеп яна ул.

                  Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                   Котлы булсын, Яңа ел!

Зал уртасында бизәлгән Чыршы утыра. Балалар чыршы тирәли тезелеп басалар. Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр.

Җыр: диск “Яшел чыршы янында”

Яшел чыршы янында

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйнадык,

Килеп керде Кыш бабай.

Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең үз бире.

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Ак таягың кулыңда

Ап-ак туның кигәнсең.

Бөтен төшең бәсләнгән,

Күп җир гизгән икәнсең.

Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

М.Альмир         Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Әйлән-бәйлән, бүген бәйрәм,

Уйныйк, гөрләшик.

Бүген бәйрәм, бәйләм-бәйләм

Бүләк өләшик.

Г.Зәлия          Яңа елны каршылыйбыз

Шатлыклы җырлар белән.

Матур булып балкып торган

Якты йолдызлар белән.

Л.Руфинә      Әйдә, Яңа ел,

Шатлык белән кил.

Сине каршылый

Бөтен туган ил.

М.Илсаф       Яшел чыршы, бизәлгәнсең,

Мәрҗәннәр элгәнсең.

Бик күп шатлыклар син безгә

Алып килгәнсең.

Җыр: “Чыршы янында” (С.Урайский шигыре, И.Шәмсетдинов көе).

Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матурырак

Бизәлгәнсең бу юлы.  

       

Энҗе карлар явып үткән

Синең ылысларыңа.

Күп бүләкләр китергәнсең

Без нәни дусларыңа.

Без уйныйбыз, җырлыйбыз

Шатланабыз, көләбез.

Безгә рәхәт тормыш биргән

Илебезне сөябез.

А.б.             Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар:    Тылсымлы сүзләр әйтик!

Чыршы, чыршы, кабын син!

Утларыңны балкыт син! (Чыршының утлары яна)

Алып баручы:    Балалар, нишләптер кабынып җитәлмәде. Әллә тылсымлы сүзләрне бөтен балалар да әйтмәдеме икән? (Сүзләрне кабатлау,  сүзләрдән соң утлар кабына)

Хәзер чыршы бездән җыр көтәдер. Әйдәгез җыр җырлап алыйк чыршы турында(балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр)

Җыр: Чыршы янында (Г.Гәрәева музыкасы һәм сүзләре)

Ямь-яшел ылыслары,

Балкып тора утлары

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Сиңа килгән кунаклар –

Аюлар һәм куяннар.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

Биибез дә җырлыйбыз.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Телефон шалтыраган тавышы ишетелә.

М.Альмир       Алло, “Ромашка” балалар бакчасы тыңлый.

Кем әле бу?

Кыш бабай?

Балалар, тыңлагыз әле, Кыш бабай нәрсә әйтер икән?

Кыш бабай (тавышы ишетелә) Оныгым Кар кызы белән сезнең котлау һәм чакыру кәгазегезне алдык. Без бик шатландык. Тиз генә җыендык та юлга чыктык. Тик менә:

               Урманда буран, карны очыра,

               Карны туздыра, каты сызгыра.

               Ап-ак булганнар басу кырларым

               Кар белән тулган урман юлларым.

Шуңа күрә без туктап калдык, юлларны чистартырга балаларны җибәрмәссезме икән?

М.Альмир     Хәзер, хәзер, бабакай, берәр чарасын табарбыз (Аюлар керә)

Г.Динар (аю) Бу урманны  бездән дә яхшы белүче юктыр. Көрәкләрне алыйк та юлны чистартып кайтыйк.

Х.Булат (аю)  Кыш килде, кыш килде,

Безгә яңа эш килде.

Мамык карлар көрибез.

Юллар такыр, киң булсын

Асфальт юлга тиң булсын.

Көрәкләр тоткан “аюлар биюе”.

М.Альмир     Билгеле: бу кара урманда

Һәртөрле ерткыч та бар.

Юк түгел аю, бүре,

Төлке җиһан корткыч та бар.

Бик куе булганга монда

Җен-пәриләр бар диләр.

Төрле албасты, убырлар,

Шүрәлеләр бар диләр.

Убырлы карчык керә. Чыршы тирәли бии.

Убырлы карчык: Нәрсә бу? Кем әле мондагы юлны кардан чистарткан? Иртән генә менә м-о-ондый кар көртләре бар иде. Кем минем урманда хуҗа булып йөргән? Мин Убырлы карчык. Мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтермен! Кайда соң әле Шүрәле, аңа әйтергә кирәк. Ә-ә-й Шүрәле!

Шүрәле керә. “Шүрәле биюе”.

Шүрәле: Нәрсә, Убыр, нигә кычкырасың?

Убырлы карчык: Шүрәле,карале, кемдер юлны чистарткан.Кем өчен ачып куйдылар икән аны?

Шүрәле:  Ах, аңгыра, юләр карчык, надан карчык

                   Кыш бабайга куйганнар ич юлны ачып.

Убырлы карчык: Ха-ха-ха! Ул балалар бакчасына барадыр. Капчыгында бүләкләре дә бардыр әле! Менә без аны шушы урында көтеп торабыз да, бүләкләрен тартып алабыз...

Шүрәле: Мин аны башта кытыклап үтерәм, аннары конфетларын берүзем ашап бетерәм.

(Төрткәләшеп алар, аннары килешеп җырлый-җырлый чыгып китәләр).

            Ах, Кыш бабай, кыш бабай,

              Капчыгыңны чиш, бабай.

М.Альмир     Алло, Кыш бабай,

Безнең эшләр бик яхшы.

Аю балалары сезнең

Килер юлны чистартты.

Кыш бабай белән Кар кызы керәләр. Алар артына посып Шүрәле белән Убырлы карчык керә.

Шүрәле: Стой! Кулларыңны күтәр!

           (Кыш бабай кулларын күтәрә, капчык төшеп китә.)

Шүрәле: Мин сине хәзер кети-кети итәмен. Әй Убырлы, ал тизрәк капчыгын!

Убырлы капчыкка килә. Шул вакытта Кар кызы Шүрәлегә кар белән ата.

Шүрәле: А-а-й! Кем миңа кар белән атты? Синме Убырлы карчык? Мин сине хәзер! (куа башлый)

Убырлы капчыгын ташлап йөгерә, Кыш бабай артына кача.

Убырлы карчык:  Коткар мине Кыш бабай,

                             Бу җен котырган бугай.

Кыш бабай: Менә хәзер икегез дә үзегезгә тиешле җәзаны алырсыз (икесен дә колакларыннан эләктереп ала).

Шүрәле: Барысына да бу  Убыр гаепле.

Убырлы карчык: Кыш бабай, мин түгел, Шүрәле гаепле. Ул сезне кытыклап үтермәкче, конфетларны берүзе ашап бетермәкче булды.

Кыш бабай: Икегез дә гаепле. Хәзер без сезне менә шушы капчыкларга салабыз да бәйләп куябыз.

Кыш бабай капчык авызларын бәйләп куя да “капчыкларны” чыгарып җибәрә.

Кар кызы: Кыш бабай, әйдә тизрәк “Ромашка” балалар бакчасына китик. Менә бит алар безгә чакыру кәгазе җибәргәннәр.

Кыш бабай: Әйдә, кызым, киттек, соңга калырга ярамый.

Б.Фирзәр   Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә,

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Л.Руфинә   Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсенә

Җыр җырлап әйләнергә.

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар!

Кар кызы: Исәнмесез, кадерле кунаклар!

Кыш бабай: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим. Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим.

Кар кызы:       Ә мин булам Карчәчәк,

                          Кардан йолдызлар ясап,

                          Җир өстенә яудырам

                          Каплыйм җирне кар белән.

                          Яз җиткәч тә мин эрим,

                          Елгада агып йөрим,

                          Җиргә төшеп югалам,

                          Чәчәк булам яңадан.

Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!

Кыш бабай: Әйе шул, мин аларга иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?

Г.Зәлия          Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырады еракка:

Кыш бабабыз ишетеп

Килде безгә кунакка.

А.Эльвина    Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән чыршыга.

Җыр: Кыш бабай, Кыш бабай

Исән-сау килдеңме?

Син бездә Яңа ел

Икәнен белдеңме?

Яңа ел сиңа да

Сөенеч китерсен

Тагын бер ел үткәч

Яңадан килерсең.

Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне

Үзеңдә көттеңме

Яңа ел җиткәнне.

Без көттек бик күптән

Яңа ел җитә дип

Сиңа дип сөйләргә

Шигырьләр өйрәндек.

Кыш бабай: Балалар, ә хәзер миңа үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтегез инде.

Н.Элиана     “Салкын саф һава” Ә.Бикчәнтәева.

Салкын, саф һава,  

Йомшак кар ява,

Урамга чыксаң

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна.

Үзләре матур

Һәм салкын була.  

        

Г.Айсылу    “Кыш”. Җ.Тәрҗеманов.

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә.

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава

Җиргә ап-ак кар ява.

Җыр: “Кар кызы – ак сылукай”

Бәйрәм киче саф һава,

Тәңкә-тәңкә кар ява.

Мамыктай җиргә ята

Кыш бабай кар ярата.

Бер күренә, бер күмелә

Күктә ай, күктә ай.

Шул саран ай яктысында

Җем-җем итә чыршыкай.

Яшелдән күлмәк кигән,

Урманнан безгә килгән.

Таккан ул ак сәдәфләр,

Кадаган кар чәчәкләр.

Җәен җырчан, кышын уйчан

Чыршыкай, чыршыкай.

Чыршы янына чакыра

Кар кызы – ак сылукай.

Уйныйбыз да көләбез,

Кыш бабайны көтәбез.

  • Кил, Кыш бабай, тизрәк кил,

Яңа елны алып кил.

Сакалы ак, үзе бик шат

Кыш бабай, кыш бабай.

Кыш бабайны каршы ала

Кар кызы – ак сылукай.

Х.Рәмис    “Кыш бабай” (М.Фәйзуллина)

Җилкәсенә капчык асып

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп.

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә аягында

Безнең апа башмагы.

М.Динар        Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар.

Без уйныйбыз, шатланабыз -

Без бәхетле балалар.

Г.Фирзәр     «Кыш бабай» Б.Рәхмәт.

Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән.

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә.

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Х.Булат       Ак таягың кулыңда,

Ап-ак туның кигәнсең.

Бөтен төшең бәсләнгән,

Күп җир гизгән икәнсең.

Бәйрәмебез син килгәч

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

М.Динар     Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Х.Гаяз      Урамнар бүген сөенгән,

Ап-ак кардан киенгән.

Ләйлә чанасын өстерәп

Чыгып китте өеннән.

Лабата биюе.

Х.Айгизәр          Юеш көннәрдә

Зарыгып беттек,

Кыш бабабызны

Сагынып көттек.

Без нәниләрне

Кыш та сагынган.

Төнлә килеп ул

Карлар яудырган.

               

Д.Ильназ       “Кар бабай ясадык” Д.Гарифуллин.

Җыелып җепшек кардан

Кар бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен

Авызын хәтта уйдык.

Нинди эш кушыйк аңа, дип.

Кичен уйлап тордык та.

Каравылга дип калдырдык

Бер таяк тоттырдык та.  

С.Айрат   Кыш бабай, Кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә Яңа ел  

Бүләге тарата.

Г.Камилә        “Кыш бабай”(Җ.Тәрҗеманов).

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән.

Бүреген кыңгыр кигән.

Әйлән-бәйлән уйната

Биетә һәм җырлата.  

Җыр:

Алып баручы: Айлар, көннәр, сәгатьләрне

                            Саный-саный көттек без.

                            Сине барчабыз сагындык,

                            Килереңне көттек без.

                                 Үзең шаян, үзең юмарт,

                                 Үзең һаман шулай карт.

                                 Безнең белән бие, җырла,

                                 Бүлмәбезгә ямь тарат.

Кыш бабай белән күмәк җыр.

         Балалар:  Кыш бабай, кыш бабай

                         Менә шундый бүрегең.

         Кыш бабай:       Бүрегемне батырып кисәм,

                                    Буран чыгар, күрерсез.    

         Балалар:  Кыш бабай, кыш бабай

                         Менә шундый сакалың.

         Кыш бабай:       Сакалымны сыпырып алып

                                    Карлар яудырам тагын.

         Балалар:   Кыш бабай, кыш бабай

                          Менә шундый таягың.

         Кыш бабай:       Таяк белән шапылдатсам,

                                     Биеп китәр аягың.

         Бергә:     Бас, әйдә, Кыш бабай

                         Син басмасаң, мин басам.

                        Синең баскан эзләреңә

                         Мин дә китереп басам.

                 (Кыш бабай бии, Кар кызына баса).

Кар кызы һөнәрен күрсәтә.

“Карабай” күмәк биюе башкарыла.

Кыш бабай:      Әнә сәгатем дә суга,

                           Кирәк миңа китәргә.

                           Каршылагыз Яңа елны,

                           Күп калмады көтәргә.

Кар кызы:         Яңа елга алып керик

                          Тынычлыкны, шатлыкны,

                           Хезмәтне һәм хөрмәтне.

                           Бәхетне, тырышлыкны,

                           Татулыкны, дуслыкны.

Балалар: Кыш бабай, Кыш бабай, безгә дигән бүләкләрең кая?

Кыш бабай: И, балалар, онытып торам икән, менә минем бүләкләрем. Ә миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар! Ә сез күңелле ял итегез. (Кыш бабай белән Кар кызы чыгып китәләр).