Әни кирәк!
занимательные факты (старшая группа) по теме

Зурлар төркемендә әниләр белән берлектә үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eni_kirek.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә әниләр белән берлектә үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

Тема:”Көннәр якты булсын өчен... әни кирәк!”.

Зал бәйрәмчә матур итеп бизәлгән.Күңелле  көй астында балалар  әниләрен җитәкләп кереп урындыкларга  утырталар һәм үзләре төрле төстәге кечкенә урындыкларга чәчелеп барып утыралар.

Алып баручы:Хәерле кич,хөрмәтле әниләр!

                          Хәерле кич,балалар!

Без бүген сезнең белән “Әниләр көне” бәйрәменә җыелдык.

Бала: Безнең әниләр җыелган,

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләремнең иң матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

А.б:-Әйе, бүгенге кичәбезнең кадерле кунаклары-безнең иң гүзәл,иң кадерле кешеләребез-яраткан әниләребез.Без Сезне чын күңелебездән”Әниләр көне” белән тәбрик итәбез.Кичәбездә яңгыраячак күңелле җырлар,дәртле биюләр, уеннар сезнең күңелегезне күтәрсен.Биредә кабынган елмаю сезнең йөзегезне гел яктыртып торсын.

А.б:Җирдә миңа ни кирәк?

Балалар:Әти дә әни кирәк.

А.б:Җирдә миңа ни кирәк?

Б-р:Без яшәгән өй кирәк.

А.б:Җирдә миңа ни кирәк?

Б-р:Туган телем кирәк.

А.б:Җирдә миңа ни кирәк?

Б-р:Туган җирем кирәк.

А.б:Җирдә миңа ни кирәк?

Б-р:Бәхетле илем кирәк.

       Җыр:”Әниемнең  күңел  мәрҗәннәре”.

(Бакчабызда  озак еллар  хезмәт итеп  , хәзерге  вакытта  үзенең  акыллы киңәшләре  белән  безне  сөендереп  яшәүче  В.К.Вәлиева  сүзләре  һәм көе.)

А.б:Әни,  әнкәй!Күпме наз ,күпме җылылык бар бу сүзләрдә.Без  еласак юатучы да,шатлыгыбызны уртаклашучы  да,авырганда төн йокыларын  калдырып безне караучы да-кем ул? Әлбәттә, ӘНИЛӘР.

Бала:Кая барсаң, күз алдында

Һәрчак күңелдә яши.

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул белегез – безнең әни!

А.б: Ә хәзер  бер  кечкенә  хикәя тыңлап үтик.

   Бер кечкенә кыз урамда әнисеннән артта калган. Үз янында әнисен күрмәгәч, елый ук башлаган.

Кешеләр аннан:

-Нигә елыйсың? –дип сораганнар.

Кыз исә:

-Мин әниемне тапмыйм,-дигән.

Кешеләр аннан:

-Елама, хәзер әниеңне табабыз.Нинди соң синең әниең?-дип сораганнар.

Кыз аларга:

-Белмисезмени? Иң-иң матур ӘНИ  -  ул минем ӘНИЕМ ! –дип җавап биргән.

 Бала:Күптән көттек бу бәйрәмне

Гөр килеп барчабыз да

Чакырдык без әниләрне

Чәйгә дип бакчабызга.

Бала:Котлап сезне барчагызны

Әниләр көне белән.

Бәйрәмебезне башлыйбыз

Матур шигырьләр белән.

Бала:Әниемне бик яратам,

Әтием дә ярата.

Әнием чәчәк кебек бит,

Өйгә ул ямь тарата.

Бала:Үзе көз ае булса да

Бүген көн шундый ямьле.

Чөнки әниләр көне бит

Шуңадыр бик күңелле.

Бала:Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын,

Утырмагыз аптырап.

Рәхәтләнеп ял итегез

Бер безнең белән уйнап.

Уен:”Балаңны эзләп тап”.

Бала:Беркөн шулай бик тырышып

Бер аулак урын эзләп

Әниемнең портретын

Бүләккә куйдым эшләп.

А.б:Хөрмәтле әниләр!Бүгенге бәйрәмгә сезнең балаларыгыз портретларыгызны ясадылар.

 Карагыз әле ,сез нинди чибәр, сөйкемле, гүзәл ханымнар.

Балалар , сез әниләрегезне бик яратасыз бит. Әйдәгез әле аларга матур сүзләребезне әйтик.

Уен:”Тәмле тел”.

Бала:-минем әнием чибәр

         -минем әнием уңган

          -әнием аппагым

          -әнием йомшагым

          -әнием кояшым...

Бала:Әнием бик-бик ярата

Минем белән уйнарга

Түгәрәктә кул тотышып

Уйнап-биеп җырларга.

     (Көй уйный ,һәр бала үз әнисен биергә чакыра).

                               Бию:”Карабай”.

(Ишек шакыйлар,кәрҗин белән чәчәкләр бирәләр).

А.б:Карагыз әле,бу кәрҗиндә нәрсәләр бар икән?Чәчәгебез серле булып чыкты,анда табышмаклар язылган.

                  (Әниләр белән уен: “Җавабын тап”).

Балалар белән уен:”Дәвам ит”.

-Кем эшләми- шул ашамый

-Әткәй шикәр-

-6 дагы-

-Әни суккан-

-Ана күңеле-

-Ашыккан-

-Ашарга өйрәнмичә-

-Эше барның-

Ашаганда-.......

Бала:Әниемә бу бәйрәмдә

Нәрсә бүләк итәргә?

Әллә инде бер тыпыртап,

Шунда биеп китәргә.

       Бию:”Чат-чат”.

Бала:Әниемне бик яратам

Әтиемдә ярата

Әнием чәчәк кебек бит

Өйгә ул ямь тарата.

Бала:Минем дә әнием көләч,

Кояш кебек елмая

Мине бакчадан алганда

Битемнән үбеп куя.

А.б:Дөрес, әниләр көләч!Әниләр изге!Алар тырыш,өлгер,җитез.Алар турында нинди генә матур сүзләр әйтсәңдә аз.

Бала:Иң яхшысы ӘНИЕМ –тән җылысы, озын гөмер, шатлыклар сиңа!

Бала:Аяз күк һәм якты кояш нуры,

Тыныч төннәр, бәхетләр сиңа!

Бала:ӘНИ!Кайгыбызны күрми,тыныч яшә

Һәрчак яшь бул,картайма бердә!

Бала:Син шат булсаң, бездә шат булырбыз

Гөрләшеп яшәрбез без бергә!

(Әниләрен котлап бүләкләрен тапшыралар һәм  биергә чакыралар).

                 Бию:”Әниләр вальсы”.

А.б:Хөрмәтле әниләр!Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, балаларыгызның кайгы-хәсрәтләрен күрмичә,һәрбер эшләренә куанып,озын гөмер кичерергә язсын иде.