Яңа ел (2 мл.гр.)
материал (младшая группа) по теме

Белогубкина Елена Валерьевна

Сценарий новогоднего утренника с детьми 2 младшей татарской группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_2_ml2013g.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел (2 мл.гр.)

Балалр залга йөгереп керәләр дә, чыршы тирәли басалар. Музыка бетә,

 балалар чыршыны күзәтәләр, карыйлар.

Алып баручы. Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз,

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырлыйбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

1 бала.  Исәнме, чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте

Күңелле чыршы бәйрәмен,

Балалар күптән көтте.

Җыр: “Чыршыкай”, М.Бикбова муз. һәм сүз.

Алып баручы. Карагыз әле, балалар, чршыбызда нинди матур уенчыклар, фонарлар. Ә очында йөлдыз. Әйдәгез Кар Кызыны бергәләп чакырыйк. Ул безне ишетеп килеп җитәләр. Ул килә дә, безгә кабызыб җибәрә чыршыны

(Барсы бергә Кар Кызыны чакыралар).

  • Кар Кызы, кил безгә (2 – 3 тапкыр).

Кар Кызы. Исәнмесез, балалар, кадерле кунаклар!Ах нинди матур сезне чыршыгыз. Әйдәгеә уыйныек чыршы белән бергә

“Чыршы утлары белән уен” (2 – 3 тапкыр).

  • Чыршы, чыршы утларыңны кабызчы. (Яңа, өреп сүндерәләр)

Алып баручы. Карагыз әле, балалар, түгәрәк ясап, тотынышып басыйк та, чыршыга җыр җырларбыз.

Җыр: “Ёлочка”, Н.Бахутова

Балалар урыннарына утыралар.

Алып баручы. Кар кызы, нишләптер Кыш бабайны күренми?!

Кар Кызы.  Әйдәгез Кыш бабайны бергәләп чакырыйк. Ул безне ишетеп килеп җитәр.

(Барсы бергә Кыш бабайны чакыралар).

  • Кыш бабай, кил безең янга (2 – 3 тапкыр).

Ерактан тавыш ишетелә.

Кыш бабай.  Ау – ау! (Керә, чыршыны күзәтә, карый).

  • Исәнмесез, балалар, кадерле кунаклар! Сезне якынлашып, килүче яңа ел белән котлыйм! Сәламәт булыгыз! Нинди матурлар сез, бәрәмгә киенгәнсез, чыршыгыз да матур. Ә андагы шарлар нинди матур, төрле-төрле утлар яна. Чыршы янына тагын да якынрак килеп карыйсы килә. Сезнең чыршы янына киләсегез киләме?

Кар кызы. Чыршыбызга бик тә ошый

Күңелле бәйрәмебез

Утлары да балкып яна

Бергәләп әйләник без.

Әйлән-бәйлән (хоровод): “Кыш бабай”, А.Филиппенко

Алып баручы. Кар кызы без җыр беләбез, әйдәгез җырлыек

Әйлән-бәйлән (хоровод): “Кар кызы, кил безгә”, Ф.Шәймәрдәнова муз., М.Әндәрҗанова сүз.

Кыш бабай. Тыпыр-тыпыр биергә

Паркет идәннәр кирәк,

Паркет идәнгә басып,

Тырт-тырт тибәргә кирәк.

Үзе бии башлый.

Алып баручы. Кыш бабай, синең биюең безгә бик тә ошады. Әйдәгез, балалар. Кыш бабайны түгәрәктән чыгармыйбыз, безнең белән тагын биесен.

Уен: “Чыгармыйбыз”

“Ап - ак карлар” җыр

Урыннарына утыралар.

Алып баручы. Кыш бабайга утырп ял итәргә тәкъдим итә. Балалар шигырьләр сөйлиләр.

Шигырьләр.

Кыш бабай.Шигырьләр бик оста сөйлисез, әфәрин! Ә куып  тота беләсезме? әйдәгез әле, мине куып тотагыз. Мин өшетәм.

Уен: “Өшетем”.

Кыш бабай. Балаларны мактый. Кар кызыны әндәшә.

Син онытыгым, Кар Кызы

Кар бөртекләрен бире дәш.

Бөтерелеп бергә биеп,

Безнең күңелебезне ач.

Кар Кызы.  Әй, сеңелләрем, Кар бөртекләре. Күңелле итеп көйгә бер бөтерелик әле.

Кызлар белән Кар Кызы “Кар бөтекләре” биюе.

Кыш бабай. Куяннар җыелып

Урман аланында

Яңа ел көтәләр

Зур чыршы янында.

“Куяннар бииләр”, М.Әндәрҗанова муз һәм сүз.

Кыш бабай. Әфәрин, балалар! Күңелле итеп уйныйсыз, биисез. Балалар, сез әкият карыйсыз?

Курчаклар театры.

Клоун керә.

Клоун. Исәнмесез, балалар, сез мине таныйсызмы? Әйе шул, мин шаян клоун. Ай-яй, шаян! Әп-ч-хи (чыршы утлары сүнә).

Кыш бабай. Нигә алай шаяртасың, бәйрәмебезне бозасың?

                     1 – 2 – 3 – чыршы утларыңны кабыз. (утлары яна).

Клоун. Ә-ә-әәп-ч-хи! (сүнә).

Кыш бабай клоунны тота.

Клоун. Я больше не буду!!!

Кыш бабай. Ярар, без сине гафу итәрбез. әйдә безнең белән чыршының утларын кабызырга.

Бергә. 1 – 2 – 3 – чыршы утларыңны кабыз!

Клоун. Эх, ничек күңелле!

            Биисе килеп китте!

              Балалар, ә сезнең биисе киләме?

            Әйдәгез биергә!

“Чыршы янында бию”, М.Сатуллина муз. (шалтыравыклар белән).

Кыш бабай. Менә шушы шалтыравыкны  капчыкка саласыз, ә миналарны бүләккә әйләндерәм. (сихерли).

Ягез, әле шалтыравыклар, бүләкләрне әйләнегез!

Капчыгыннан бүләкләр ала.

Яңа ел белән котлап сезне, дусларым, бүләкләр бирәм.

Балалар рәхмәт әйтә.

Кар кызы. Хушының, дусларым!

Клоун. Сау булыгыз!

Кыш бабай. Исән булыгыз! Бәхәтле булыгыз! Зур үсәгез, чырләмегез. Әти-әниләр тыңлагыз. Икече елда күрешербез. Сау булыгыз!

Балалар. Сау бул, Кыш бабай!

Resource id #6136