КЫШ БАБАЙ АФРИКАДА
материал (подготовительная группа) по теме

Газизова Гульназ Явдатовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_2014.docx32.42 КБ

Предварительный просмотр:

КЫШ БАБАЙ АФРИКАДА

(6-7 яшьлек балалар өчен бәйрәм кичәсе)

Катнашалар:

-Алып баручы

-Кар әби

- Кыш бабай

- Кар кызы

- Тылсымчы

-Папуаслар

Атрибутлар: тылсымлы таяк, атлар, султанчиклар, гармун, курчак, куян, кар йомарламнары, кар бабай киемнәре (2 комплект).

Күңелле музыка астында залга Петрушкалар йөгереп керәләр. Бииләр.

Динар. Әйдәгез,әйдәгез,

              Җыелышыйк бу залга.

              Тиздән Яңа ел җитә,

             Һәм бәйрәм дә башлана.

Камил. Всех поздравляем, приветствуем всех.

              Да здравствуют шутки, веселье  и смех.

Шалтыравыкларны чыршы астына куеп , чыгып китәләр. Күңелле музыка астында балалар керәләр. Чыршы тирәли әйләнеп чыккач, кунакларга карап басалар.

Азалия. Исәнмесез, барыгыз да,

Камил. Олыгыз да, кечегез дә,

Алим.  Яшегез дә, картыгыз да,

Барысы бергә. Яңа ел белән сезне!!!

Җыр. “Җем-җем көмеш тун  кигән...”

Җыр бетүгә малайлар һәм кызлар аерым басалар. Шигырьләр сөйлиләр.

Гөлназ. Менә тагын бәйрәм килде, балалар бакчасына.

                Сокланып карап туймассың, Яңа ел чыршысына.

Рүзия. Чын күңелдән котлыйм сезне, Яңа ел белән, дуслар!

             Бүген монда яңгырасын, шат авазлар, шат җырлар.

Эльфуна. Здравствуй, елочка лесная, серебристая , густая!

                  Ты под солнышком росла! И на праздник к нам пришла!

Камилә. Ёлка, ёлка, ёлочка, колкая иголочка.

                Зажгись огнями разными, зелеными и красными!

Аделина.Скоро, скоро, Новый год! Смех, у ёлки хоровод.

                 Дед мороз с большим мешком, по лесам идет пешком.

Г.Ралина. Безнең чыршы гади түгел, кем уйлап таба тизрәк?

                   Балкып янып китсен өчен, нәрсә соң безгә кирәк.

Балалар. Т ы л с ы м л ы        т а я к!

Азалия(чыршы астыннан таяк ала). Менә ул таяк!

             Ярдәм ит, тылсымлы таяк, балкып кабынсын утлар!

            Яшел чыршы бәйрәмендә, тусын гүзәл минутлар!

Чыршының утлары яна.

Җыр. “Новогодние игрушки”

Җыр беткәч балалар утыралар. Малайлар һәм Ф.Ралина чыгып китәләр.

Алып баручы. Яңа ел килә , дуслар! Ак атларга атланып,

                            Каршы алыйк без аларны, чын күңелдән ,кул чабып!

Музыка астында атларга атланып малайлар керәләр.

Атлар белән бию.

Бию ахырында , атлар чыгып китәләрдә Кыш бабай белән Кар кызын алып керәләр.

Кыш бабай. Яңа ел белән , дусларым, Котлыйм барыгызны да!

Әти-әни, апаларны, Килгән кунакларны да.

Бер ел элек булдым сездә, күрәм, бик зур үскәнсез.

Ә мине – Кыш бабагазны, бик сагынган икәнсез.

Кар кызы. Бик күп сәламнәр китердек, ерак-ерак илләрдән.

                   Африка һәм Америка, әллә кайсы җирләрдән.

Кыш бабай. Менә сезнең белән бергә, зур түгәрәккә басыйк.

                      Җыр һәм уен-бию белән, Яңа елны каршылыйк.

  • (Кар кызына). Бар кызым, син дә балалар белән күңел ач.

Җыр. “Кыш бабай, Исән-сау килдеңме?”

Кыш бабай. Рәхмәт, балалар, күңелемне күрдегез, хәзер мин сезне сөендереп, күңелле уеннар уйнатып алам.  Ә Сез уйнарга яратасызмы?

Уеннар: 1. “Кар бөртекләрен тап”

Кыш бабай. Мин шушы матур бүлмәнең төрле җиренә кар бөртекләре яшердем, шуларны табып, миңа китереп бирәсез, барлык кар бөртекләрен дә табып бетерергә кирәк.

2. Атлар белән узышу.

Кыш бабай. Кая әле минем атларым, хәзер 3-әр  кешелек 2 команда атларга атланып, чыршы тирәли әйләнәләр, кайсы команда беренче килә , шул җиңүче була. (Әниләр белән дә уйнала.)

3. “Кыш бабай бүләкләре”  (Әниләр белән уйнала.)

А) Кыш бабай капчыгыннан төрле әйберләр ала. Тарак – уң кул белән чәч тарыйбыз. Теш щеткасы – сул кул белән теш чистартабыз. Самокат – уң аяк белән идәнне эттерәбез. Барлык хәрәкәтләр дә бер үк вакытта эшләнә.

Б)гитара – ике кул белән гитара уйныйбыз, шул ук вакытта конькида шуабыз. Ике аяк б-н шуу хәрәкәтләре ясала. Барлык хәрәкәтләр дә бер үк вакытта эшләнә.

В) пилотка –  уң кул б-н честь бирәбез,  сул кул б-н шарманка  әйләндерәбез, шул ук вакытта аяклар б-н  рокн-ролл  биибез. Барлык хәрәкәтләр дә бер үк вакытта эшләнә

Кыш бабай. Ай-яй, күңелле сезнең б-н. Кая хәлем китте, утырыйм әле. Кызым, су китер әле.

Алып баручы.  Кыш көне нинди су булсын инде, бабакай. Бөтен җирне катырып бетердең бит, су бөртекләре кар бөртекләренә әйләнеп бетте. Ягез, Кар бөртекләре, чыгып, Кыш бабайны суытыгыз әле.

Кар бөртекләре биюе.

Кыш бабай. Минем тылсымым моның белән генә бетми әле. Тылсымлы таягымны бир әле, кызым. Бу таякны мин сезгә юкка гына калдырып китмәдем. Ул чыршының гына утын яндырып калмый, теләкләрне дә үти.

Капчыгыннан гармун ала.

Кыш бабай. Менә карагыз, бу гармун хәзер уйный башлый.

Җыр. “Бииләр итек-читекләр” (Гадиев Камил җырлый)

Кыш бабай. (әфсенләп, капчыгыннан курчак ала.) Бу курчак та сезгә җырлап күрсәтә.

Җыр. “Әни бәби алып кайта” (Әдилә җырлый)

Кыш бабай. Булдырдыгыз балалар! Рәхмәт , сезгә!

Алып баручы. Кыш бабай. Безнең балалар сиңа шигырьләр дә әзерләп куйдылар.

Алим.

Наилә

Софья.

Диләрә.

Кар шыгырдаган тавыш ишетелә.

Кыш бабай. Безнең бәйрәмгә кемдер килә бугай. (Мискәләр шалтыраган тавыш ишетелә.) Ачулана-ачулана Кар әби керә.

Кар әби. Сезне күрүемә бик шатмын. Асубенно мине әвәләгән балаларга рәхмәтемне белдерәм. Менә күрегез, нинди матур булып, килеп чыктым. (Кыш бабайны күреп) , бәрәкәт, син дә монда мени әле (балаларга карап), йөри инде шунда.

Кыш бабай. Сәлам, Кар әби, бәйрәмгә рәхим ит.

Кар әби. Сәлам, сәлам. Тик нишләп әле мин Кар әби булырга тиеш ди, үзең бабай булгач та, Кар бөртеге мин, просто Кар бөртеге, никакуй әби. (кул биреп балалар б-н исәнләшә) Кар бөртеге. (Әти-әниләргә) Просто Бөртек, (әтиләргә) просто Снежка. Кар әби имеш, бирермен мин сиңа әби. (Урындыкта яткан таякны алып, Кыш бабайны сихерли): Әфсен-төфсен, Кыш бабай Африкага китсен!

Музыка уйный, ут сүнә, ут янганда Кыш бабай чыгып киткән була. Кар әби бик канәгать , күкрәк киереп, хуҗа булып йөри.

Кар әби. Менә хәзер мин хуҗа бәйрәмгә. Нәрсә эшлисем килә, шуны эшлим. Хотя , мин бик эшләргә яратмыйм инде, күбрәк уйнарга яратам. Уйныйбызмы, балалар? Миңа бәйрәм күңелле булсын өчен дуслар кирәк, әйдәгез миңа дуслар ясыйбыз. Ясыйбызмы?

Уен. “КАР БАБАЙ ЯСАУ” (Әти-әниләр б-ндә уйнала).

Уенчылар саны : 2 команда (6+6)

Һәм командадан бер бала кар бабай роленә сайлана. Ул бала калган балалардан 5 метр читкә китеп , ак футболканы киеп куя.

Калган балаларга берәр атрибут бирелә: 1) шарлар, аларны Кар бабайның 2-сен алдына, 2сен артына тагалар; 2) кишерне борынына кыстыралар; 3) колпакны башына кидерәләр; 4) себеркене кулга тоттыралар.

Кем беренче киендерә, шул команда җиңүче була. Ике кар бабайны да кочаклап, Кар әби рамка куеп фотога төшә.

Кар әби. Менә бит ничек күңелле, сез авыз суыгызны корытасыз, Кыш бабай дип, йөрсен шунда Африкада, эреп бетмәсме.

Алып баручы. Кар әби.

Кар әби. (бүлдереп) Кар бөртеге мин, ялгышасыз. Ничек бер әйтүдә аңламыйлардыр инде.

Алып баручы. Гафу ит, Бөртеккәй, безнең бәйрәм Кыш бабайсыз дәвам итә алмый.Кире кайтар аны, ул бит безгә бүләкләр дә алып килгән иде.

Кар әби. Бүләкләр.... ничава себя.... бүләк минем баштан чыккан бит. Хәзер алып керәм мин аларны. Көтегез. Кай тирәләргә генә куйды микән, теге себер карты (үзалдына сөйләнеп чыгып китә).

Музыка астында Тылсымчы керә.

Тылсымчы. Хәерле бәйрәм кичләре белән, дусларым! Нигә бик күңелсезләнеп утырасыз әле сез?

Алып баручы.  Ничек күңелсезләнмисең инде, гөрләп бәйрәм барганда, Кыш бабай юкка чыкты. Кар әби сихерләп, аны Африкага җибәрде. Менә Кыш бабай да юк, бүләкләр дә юк, без бит бер ел буе көттек бу бәйрәмне.

Тылсымчы. Нинди бүләкләр, теләкләр көткән идегез инде сез, кадерле балалар? Хәер, нигә сорап торам соң әле..... мин бит сезнең уйларыгызны болай да укыйм.

Уен. “УЙЛАР УКУ”  (Тылсымлы таякны кемнеңдер баш очына куя, язмада тавышлар ишетелә.)Бу вакытта африкалыларны киенергә чыгарып җибәрергә.

Тылсымчы. Болай булгач, сезгә булышмый булмый инде. Әйдә , Кар кызы, киттек Африкага. Тылсымлы таякны алырга онытма. (Музыка яңгырый).

Ут сүнә. Пальмалар чыгарыла. Бии-бии африкалылар чыга.

АФРИКАЛЫЛАР БИЮЕ.

Шул вакытта зур холодильник чыгарыла, аның эчендә Кыш бабай утыра. Биеп бетергәч балалар чыгып китәләр, берсе кала. Тылсымчы б-н Кар кызы шуның янына килә.

Тылсымчы. Хөрмәтле Африкалылар, сез безнең Кыш бабайны күрмәдегезме?

Африкалы. Әнә анда берәү утыра, холодильник эчендә, шулмы?  (Холодильникны ачалар, анда Кыш бабай банан ашап утыра).

Кар кызы. Бабакай, без сине эзләп килдек. Әйдә тизрәк кайтабыз, балалар сине көтә.

Кыш бабай. Коткарыгыз, мине тизрәк, юкса эреп бетәм.

Тылсымчы. Исәнме, Кыш бабай! Ал бу тылсымлы таякны, киттек үз илебезгә.

Ут сүнә, музыка уйный. Пальмалар да, холодильник та чыгарыла.

Кыш бабай. Ух, балалар, күрмәгәнем калмады, рәхмәт сиңа Тылсымчы, рәхмәт сиңа Кызыкаем. Әйдәгез , балалар, кая соң, капчыгым, шушы шатлыктан бүләкләремне өләшим әле. (Капчыкны тапмыйлар).

Алып баручы. Әллә Кар әби зыян салды микән?

Тылсымчы. Хәзер чыгып. Эзләп карыйм әле.  (Чыгып китә).

Кыш бабай. Кая булмаса, бер биеп алыйк әле.

Бию. “ЛЕТКА-ЕНКА”

Тылсымчы таяк белән капчыкны алып керә, капчыкны чишәләр, капчык эчендә Кар әби, авызы тулы конфет, битләре шоколадка буялып беткән. Барысы да ах итәләр.

Кыш бабай. Ах, син, юньсез карчык, балаларга дигән күчтәнәчләремне ашап бетердең мени? (Йөрәген тотып егыла.)

Кар әби. Ничек балаларга дигән, миңа түгел иде мени алар, менә монда ярты конфет бар әле, кемгә бирим. (Кыш бабай тора башлаган җиреннән тагын егыла).

Тылсымчы. Кар әби, хәзер үк гафу үтен, юкса мин сине хәзер Африкага җибәрәм.

Кар әби. Африкага...... юуук кирәкми, мин анда бер минутта чажлап эреп бетәм бит, (Үрмәләп, бабай янына бара), бабакай гафу ит, пожалусты, бетермә башларымны.

Кыш бабай. Ярар, мин сине гафу да итәрмен,  ә балаларга бүләкләрне каян алыйм?

Кар әби.  Хәзер че нибудь придумаем, түлке Африкага гына җибәрмәгез.

Чыршы артыннан зур кәстрүл өстерәп чыга, аның эчендә алдан әзерләп куелган бүләкләр була. Аны күтәреп өстәлгә куялар. Кәстрүл янына банка белән тоз, шикәр, дождиклар, кар бөртекләре салып, тылсымлы таяк белән болгаталар, кәстрүлдән бүләктәр чыга.

Бүләкләр өләшү.

Котлау сүзләре.

Хоккейчылар.

Малайлар хоккей уйныйлар, чын күңелдән җилкенеп.

Капкачының баш өстендә, шайба оча җил кебек.

Элек бабайлар шар суккан, болар хоккей уйныйлар.

Бабайлар ничек булгандыр – болар уйнап туймыйлар.

Тимер аяк – җиңел аяк, шуарга гына тора.

Хоккейчының вакыты тар – мең егыла, мең тора.

Күзләрдә уйный очкыннар, ут кебек яна битләр.

Малай-шалай, димәгез, сез, хоккей уйный егетләр!

Өйләренә кайта алар, арып-талып кичкырын.

“Гол!”-дип, өйне уяталар, төшләрендә кычкырып.

Уйнамаган кешеләргә аңлату кыен инде:

Бабайлардан калган бит ул!- Хоккей шәп уен инде!

Уйлап табучы әби.

Әби безгә шакката: -Ничек бнр дә армыйсыз?!

Батарея куя торган бер җирегез бармы соң?...

-Армас идек беркайчан да, уйнар идек туйганчы.

Әби моны нигә уйлап тапмадың без туганчы?...

Кибеттән безне алганда белмәдеңме, әти, ә?

Куйдыртасың калган икән безгә дә батарея.

Әбинең бу ачышы искә килмәде мени?

Уйнау бик тә арыта, шуны белмәдең мени?...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физкультурный досуг для детей средней группы "День рождения Бабы Яги".

Физкультурные развлечения и праздники  проходят эмоциональнее, если на них присутствует сказочный герой.Баба Яга - один из самых любимых отрицательных  героев сказок. Но ведь она не всегда б...

В гости к Бабе Яге.

Досуг для младшего дошкольного возраста....

«Снежная баба» конспект интегрированного занятия в средней группе

учить детей передавать в рисунке особенности изображаемого предмета, используя нетрадиционные техники рисования. Учить делать отпечаток с синтипоновым  тампоном. Учить доводить предмет до нужного...

Происхождение образа Бабы-Яги. Кто такая Баба-Яга?

Познакомить детей со сказочным образом Бабы-Яги....

Осенний праздник «Как баба Яга хотела царицей стать или Проделки бабы Яги»

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"29081812","attributes":{"alt":"","class":"media-image"}}]][[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"29081815","attributes":{"alt":"","class"...