Сабантуй
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

сценарий праздника

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabantuysabantuy-2013.docx15.03 КБ

Предварительный просмотр:

                            «Сабантуй-2013 ел»

Үткәреләчәк : 24-май, башлана-16сәг.

1нче өлеш-Ярмарка

2нче өлеш-концерт

3нче өлеш-участокларда уеннар

А.Б.:Саумы кояш,саумы көн?

Кунакларыбыз, хәерле көн!

Телибез сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәртен!

А.Б.:Бүген бездә Сабантуй-

Эшләреңнең барын куй!

Тизрәк йөгер мәйданга,

Бәйрәм башлана анда.

(Зурлар төркеме балалары катнашында,велосипедларда,самокатларда “Сабантуй бәйрәмен” ачып җибәрү мизгеле була.Кулларында шарлар һәм чәчәкләр.)

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Эх,алмасы” биюен башкаралар.)

А.Б.Каршыгызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары!

(Биеп бетергәч,бер малай колга тота һәм һәр тезелеп торган төркем янына килеп тәрбияче яулык яки сөлге бәйләп җибәрә, ул вакытта “Сабантуй җыры” яңгырый.)

А.Б.:Чәчәккә күмелгән тугайлар,

Майның иң матур көнендә,

Бакчаның иң матур җиренә

Килегез Сабантуй күрергә!

А.Б.:Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә.

Көрәшик тә узышыйк та-

Сабантуй буген бездә.

А.Б.Кадерле балалар,хөрмәтле кунаклар-без бүген татар халкының олы бәйрәме-Сабан туена җыелдык.

Сабантуй-ул хезмәт бәйрәме,

Сабантуй-ул дуслык бәйрәме.

А.Б.:Сабантуй-ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме!

Котлы булсын Сабан туйлары!

А.Б.:Уртанчылар төркеме балалары парлы татар биюен биеп курсәтерләр.(Кызларга ак яулыклар, малайларга-түбәтәйләр китерәсе)

А.Б.:Кара әле ,Дамира, сине бик матур җырлый диләр,әйдә бер җырлап күрсәт әле.

А.Б.:Нәрсә сөйлисең син,менә бакчабызда уртанчылыр төркеме балаларының җырлаганын ишеткәнең юк әле синең.

А.Б.:-Юк шул.

А.Б.:Әйдәгез бергәләп тыңлап карыйк.

“Әни турында җыр “

А.Б.:-Рәхмәт сезгә,балалар

А.Б.:Уяндыңмы елмай,

Көнне башла шулай

Елмай кояшкада

Елмай матур көнгә...

А.Б.:-Син нәрсә инде, җырлый үк башладың...

А.Б.:-Эх,күңелләр тулып китте бит әле.

А.Б.:-Ә беләсеңме, “Елмай” дигән биюдә бар бит әле ул, әйдә менә карап үтик.

(1нче кечкенәләр башкаруында “Елмай” биюе.)

А.Б.:Без уйныйбыз,уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Бәйрәмебез гөрләп торсын,

Җырлыйбыз да биибез!

“Танец с лентами”

А.Б.:(Бал кортлары тавышы ишетелә,алып баручылыр куллары белән куалар кебек хәрәкәтләнәләр)

А.Б.:Бал кортлары бик җтиезләр,

Тырышып эшли алар.

Иртәдән кичкә кадәрле

Юкәдән бал җыялар.

-Каршыгызда 2нче кечкенәләр торкеме балалары чыгышы.

А.Б.:-Кара әле, Армиядән моряк та кайтып килә түгелме соң?

А.Б.-Әйе шул, әле ул үзе гкнә дә түгел дуслары белән, әйдә бер биетеп алыйк үзләрен!

“Моряклар” биюе башкарыла

А.Б.:Нинди матур болында

Ак чәчәкләр күп монда.

Матур чәчәкләр җыярбыз

Тәкыяләр үрербез.

А,

.А.Б.-Зурлар төркеме балалары “Ромашкалар” биюен бииләр.

А.Б,:-Йокыга талган урман кәрләләре дә күренә әле монда, әйдә уятыйк үзләрен!

Бию башкарыла.

А.Б.:Менә килде кунаклар,

Аларга сый әзерлә;

Тиешенчә кадерлә!

“Поварлар биюе”

А.Б.:Сабантуй елга бер килә,

Күңелле, олы бәйрәм!

Нур өстенә нурлар иңсен,

Биеп алыйк ичмасам!

А.Б.:Каршы алыгыз, алдыгызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары.

А.Б.:-Ә хәзер бирегә кабаттан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын чакырабыз.Кадерле әти-әниләр,килгән кунаклар,балалар.Бүген безнең бакчабызның иң тәртипле,иң акыллы балаларыбызның ,бакчабызда , соңгы мәртәбә Сабантуй бәйрәме үтте.Алар тиздән мәктәпләргә китәчәкләр.Без аларның ныклы белем алуларын, укырга-язарга өйрәнүләрен,киләчәктә төрле-төрле хезмәт ияләренә ия булуларын, саулык-сәламәтлек теләп,аларны кабат котлап,аларга ышанып калабыз!

(Гель тутырылган шарларны очыртып җибәрү)

А.Б.:Сабантуй, Сабантуй!

Уйнап көлеп,җырлап-биеп,

Гөрләп килә Сабантуй!

Сабан туенда гына

Була гаҗәп ярышлар!

Капчык киеп тиз йөгерү,

Көч сынашу, гер күтәрү.

А.Б.:Ә хәзер без сезне Сабантуй бәйрәмебезнең 2нче өлешенә чакырабыз.Һәр төркемне үз участогында уеннар уйнарга көтеп калабыз.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

“Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Балалар бакчасында уткәрелгән «Сабантуй ” сценариясе

                                                               Музыка житәкчесе:

                                                       Залялова Д.Д.

                                                                       Югары- квалификацион

                                                                 категорияле музыка

                                                 җитәкчесе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Летний сабантуй

летнее развлечение для дошкольников...

Сценарий праздника Сабантуй

Уважаемые коллеги! Данный сценарий предназначен для национальных татарских групп ДОУ. Рекомендуется для воспитателей и воспитателей по обучению детей татарскому языку и очень надеюсь, что этот с...

Сабантуй в детском саду

сценарий мероприятия...

Сценарий татарского народного праздника "Сабантуй" для дошкольников

Праздник лучше проводить на открытом воздухе, с песнями, стихами, танцами и играми, способствующими развтию национальных чувств....

Проект на тему "Сабантуй в детском саду"

В июне наш детский сад вместе со всеми жителями района отмечает один из любимых национальных праздников — Сабантуй. Сабантуй — древний земледельческий праздник, посвященный окончанию сева яровых...

Сценарий проведения праздника "Сабантуй"

Данный сценарий способствует формированию национальной культуры детей, появлению спортивных увлечений и просто создания хорошего настроения. Рекомендуется для детей средних - подготовительных национал...

Татарский народный праздник Сабантуй. Килегез дуслар кунакка, Сабантуй бүген бездә!

Цель: 1. Продолжать знакомить детей с традициями, культурой и обычаями татарского народа....