сабантуй
план-конспект занятия на тему

Хайретдинова Айгуль Мусагитовна

"Каркызында Сабантуй"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabantuy.docx18.95 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе

Кар кызы”нда Сабантуй

Әзерләделәр: татар теле тәрбиячеләре

Салахова Ф. С., Хайретдинова А. М.  

Әлмәт, 2014

Максат: Балаларны халык бәйрәмнәренең иң гүзәле, иң таралганы- Сабантуй белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру.

Бәйрәм барышы:

“Сабантуй бәйрәме” дигән җыр яңгырый( халык көе, М. Садри сүзләре)

А. Б. : Сабан туе- хезмәт туе,

           Шатлык һәм бәхет туе,

           Уйнап, биеп, җырлап, көлеп

            Бәйрәм итик көн буе.

            Шау- гөр килә киң болыннар,

            Кырлар һәм су буйлары,

            Котлы булсын, якын дуслар,

            Ямьле сабан туйлары.

5 нче төркем кызлары башкаруында җыр “Сабантуй”

А. Б.: Ә хәзер Динара безгә Р. Миңнуллинның “Сабантуй бүген бездә” дигән шигырен сөйләп китәр.

Шатлыклар- күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез , дуслар, кунакка,

Сабантуй бүген бездә.

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр- күбебезгә

Көрәшик тә, узышыйк та-

Сабантуй бүген бездә

А. Б.: Кашык кабып йөгерәм, дип,

          Мактанырга ашыкма.

          Син менә йөгереп кара,

         Күкәй салып кашыкка.

(“Кашык белән йөгерү” уены)

А. Б.: “Бәйрәм килә”(Ә.Ситдыйкова) шигере белән сәхнәбез түренә Алина һәм Заринаны чакырабыз.

Бәйрәм килә. Сабантуйлар гөрли

Татар булган барлык илләрдә.

Халкым гына түгел, газиз моңны

Ишетүгә бии гөлләр дә.

Праздник идёт. Сабантуи повсюду-

В каждой стране, где татары живут.

И на майданах всегда многолюдно,

Даже цветы в пляс пускаются тут.

Зурлар төркеме кызлары башкаруында “Чәчәкләр бию”е башкарыла.

А.Б.: Мактана дип уйламагыз,

         Мин урынлы мактанам.

         Чөнки менә бу чүлмәкне

         Күрмичә вата алам.

(“Чүлмәк ватыш” уены уздырыла)

А.Б.: Ә хәзер безгә 7 төркем малайлары “Сабантуйга барабыз” җырын җырлап китәрләр.

А.Б.: Без уйныйбыз, уйныйбыз,

         Якты көннән туймыйбыз.

         Сабан туе гөрләп торсын

         Сикерәбез, чабабыз.

(“Капчык киеп йөгерү” уены уйнала)

Бала:

Объединит Сабантуй все народы:

Русских, удмуртов, татар и башкир.

Праздник людей богатырской породы!

Лучших батыров пусть знает весь мир!

(«Аркан тартыш” уены оештырыла)

Бала: “Радуга Сабантуя” (Ә. Ситдыйкова) шигыре укыла.

Конечно, есть праздников множество разных,

Но наш Сабантуй - праздник самый прекрасный!

О нем знает много людей на планете,

А всё потому, что он лучший на свете!

А.Б..: Шуның белән безнең  “Сабантуй” бәйрәмебез тәмам. Барыгызга да зур рәхмәт. Сау булыгыз.


Кулланылган әдәбият:

  1. Сөмбеләне кем белә? / Балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен методик ярдәмлек.- Казан : ”Хәтер” нәшрияте, 2003.
  2. Сабантуй балкышы (Радуга сабантуя) : балалар өчен шигырьләр / Ә. Ситдыйкова, В. Хәмидуллина. – Казан, 2013.
  3. Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр: татар теле укытучыларына, тәрбиячеләренә ярдәмлек/  Ф. С.Кәримова, Ф. Г. Сәянова.- Чаллы: “Мәгърифәт” нәшрияты, 1994.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Летний сабантуй

летнее развлечение для дошкольников...

Сценарий праздника Сабантуй

Уважаемые коллеги! Данный сценарий предназначен для национальных татарских групп ДОУ. Рекомендуется для воспитателей и воспитателей по обучению детей татарскому языку и очень надеюсь, что этот с...

Сабантуй в детском саду

сценарий мероприятия...

Сценарий татарского народного праздника "Сабантуй" для дошкольников

Праздник лучше проводить на открытом воздухе, с песнями, стихами, танцами и играми, способствующими развтию национальных чувств....

Проект на тему "Сабантуй в детском саду"

В июне наш детский сад вместе со всеми жителями района отмечает один из любимых национальных праздников — Сабантуй. Сабантуй — древний земледельческий праздник, посвященный окончанию сева яровых...

Сценарий проведения праздника "Сабантуй"

Данный сценарий способствует формированию национальной культуры детей, появлению спортивных увлечений и просто создания хорошего настроения. Рекомендуется для детей средних - подготовительных национал...

Татарский народный праздник Сабантуй. Килегез дуслар кунакка, Сабантуй бүген бездә!

Цель: 1. Продолжать знакомить детей с традициями, культурой и обычаями татарского народа....