Сценарий "Новый год"
материал (старшая группа) на тему

Сценарий к Новому году.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий «Яңа ел»

Старшая группа

Воспитатель: Камальдинова Н.З.

Яна ел бэйрэмен уткэру эчен сценарий

Катнашалар:

Егет

Кыз

Куян

Кыш бабай

Кар кызы

Шурале

Убырлы

 Балалар

Егет. Исэнмесез, балалар!

Кыз:Яна ел белэн сезне! Яна ел котлы булсын!

Егет: Бэхетлэр елы булсын!

Кыз: Шатлыклар елы булсын!

Егет: Кырларда иген унсын, Амбарлар тулып торсын!

Кыз: Табыннары мул булсын, Бәрәкәтле ел булсын!

Егет. Без җыелдык буген монда.

 Яна ел бәйрәменә.

Яшел чыршы тирәсендэ

Жыр жырлап әйләнергә.        

Кыз: Туктале, безнен бэйрэмебез тугэрэк булсын эчен кемнэрдер житми бит. Эйеме, балалар?

Егет. Эйе шул. Э кем житми? Ягез эле, бергэлэп искэ тэшерик. Бергэ. Кыш бабай һэм Кар кызы!

Кыз. Кайда йерилэр икэн сон алар? Узлэрен кургэн-белгэн кеше юкмы? (Балалардан сорашалар, алар жавап бирэ.)

Егет. Бая Кыш бабай белэн телефоннан сойлэштем. Юлга чыктык, хэзер килеп житэбез, кетегез, диде.

Кыз. Шулаймыни?! Алайса, берни эшлэр хэл дэ юк, котэргэ туры килэ. Э алар килгэнче, эйдэгез, чыршы тирэли жыр жырлап эйлэник.

Егет. Ягез эле, кулларны тотышыйк та бергэлэп жырлыйк.

 “Яшел чыршы” дигэн жырны башкарабыз.

Жыр бетугэ, уртага йегереп куян керэ. Кулында хат.

Куян. Уф! Кечкэ килеп життем.

Кыз. Ни булды, куянкай? Нидэн болай элсерэден?

Егет. Артыннан телке куды мэллэ?

Куян (чак тын алып). Ку-ку-кумады. Бик нык йегердем.

Кыз. Нигэ йегерден? Кемнэн качтын?

Куян. Тизрэк килеп житим дип ашыктым. Мине Кыш бабай белэн Кар кызы жибэрде. Менэ шушы хатны сезгэ тапшырырга куштылар. (Конвертын егеткэ бирэ.)

Егет. Яле, яле, нинди хат икэн ул? (Ачып укый.) "Исэнмесез, балалар. Без юлда бэлагэ тарыдык, Убырлы Ьэм Шурэле тозагына элэктек. Сезгэ куян аша табышмаклар жибэрэбез. Эгэр шуларга дерес жаваплар язып, кире жибэрсэгез, Убырлы Нэм Шурэле безне азат итэчэклэр. Кыш бабай һэм Кар кызы".

Кыз. Менэ кайгы, менэ бэла. Нишлэргэ инде?

Егет. Ничек инде нишлэргэ?! Табышмакпарга жавап язып жибэрегез, дигэннэр бит. Язабызмы, балалар? Табышмакларны чишэбезме? Балалар жавап бирэ.

Кыз. Яле, нинди табышмаклар ул? (Укый.)

Елга ул тик бер килэ.

Ул килсэ, жир гор килэ.

Яшел Чыршы эйлэнэ

Якты заллар куренэ.

Егет. Нэрсэ икэн сон бу елга бер генэ тапкыр килэ торган? Яле, балалар, уйлап карыйк эле. Балалар. Яна ел!

Кыз. Дерес! Яна ел. Куянкай, син жавапларны язып бар.

Кэгазь, калэм бирэлэр, куян яза.

Егет. Менэ икенче табышмак:

Килэ бары кыш житкэч,

Иске ел утеп киткэч.

Узе белэн һэрвакыт

Яна ел алып килэ.

Булэк тулы капчыгын

Иненэ салып килэ.

Кыз. Монысы кем була сон инде?

Балалар. Кыш бабай!

Кыз. Дерес. Кыш бабай шул. Монысын да язып куй, куянкай. Эченче табышмакны

да укып карыйк инде.

Кыш бабайнын юлдашы,

Анын белэн гел бергэ.

Шуна аны жэй коне

Мэмкин тугел курергэ.

Жэй кене ул бетенлэй

Мэмкин хэтта эрергэ,

Суга эверелергэ.

Егет: Монысын да белэбез, эйе бит, балалар. Монысы Кар кызы була.

Кыз: Йэ, куянкай, йегер, тапшыр жавапларны Убырлы белэн Шуралегэ.

Куян. Йегердем! (Китэ).

Егет. Э без, балалар, Кыш бабай белэн Кар кызы килеп житкэнче чыршы тирэсендэ тагын жырлап, биеп алыйк. Ягез эле, нинди жыр жырлыйбыз? Яна ел турындамы?

Берэр Яна ел жыры жырлап чыршы тирэли эйлэнэлэр. Куян да килеп житэ.

Кыз. У-у! Куян килеп тэ житте! Йэ, куянкай, тапшырдынмы безнен жавапларны?

Куян. Тапшырдым. Дерес жавап биргэнсез. Убырлы белэн Шурэле Кыш бабай белэн Кар кызын жибэрергэ мэжбур булдылар. Мин тизрэк шул хакта сезгэ житкерергэ дип йегердем. Кыш бабай белэн Кар кызын каршы алырга кирэк.

Егет. Бик эйбэт. Эйдэгез, балалар. Чакырыйк Кыш бабай белэн Кар кызын.

 Кыз. Ягезэле_бергэлэп, бер, ике, эч. Кыш бабай! Кар кызы!

Кыш бабай һэм Кар кызы булып киенгэн Шурэле Нэм Убырлы керэлэр.

Кыз. Менэ килделэр! Исэнмесез, Кыш бабай!

Егет. Исэнмесез, Кар кызы!

Шурэле. Исэнмесез, пэри балалары!

Убырлы (анын жинен тарта). Исэнмесез, нэни дусларым. Исегез китмэсен, шулай

шаяртырга ярата инде ул безнен Кыш бабай. (Балалар исэнлэшэ.)

Кыз. Хуш килдегез, Кыш бабай!

Хуш килдегез, Кар кызы!

Сезне озак кеттек без,

Бик сагынып беттек без.

Шурэле. Сезнен янга килгэндэ

Тарыдык без бэлагэ. -

Убырлы Ьэм Шурале

Корган явыз хэйлэгэ.

Убырлы.Сезгэ, дуслар, зур рэхмэт! Бик тапкырлар икэнсез. Бетен табышмакларга Дерес жавап биргэнсез.

Егет. Балалар тырыштылар инде.

Кар кызы. Сездэн башка нинди Яна ел бэйрэме булсын ди инде?!

Егет (кызга исеме белэн). ... карале, болар эллэ Кыш бабай белэн Кар кызы тугел

микэн? Кыш бабайнын итэк астында койрыгы куренэ.

Кыз. Кар кызынын да борыны кэп-кэкре. Нэкъ Убырлыныкы кебек.

Егет. Кыш бабай, нишлэп синен итэк астында койрык куренэ.

Убырлы. Эчтэн билен буган билбавы бит ул анын.

Егет. Кызык.

Кыз. Э синен борынын нидэн кэкре, Убырлыныкы кебек?

Шурале. Грузиядэ туган Кар кызы ул. Грузин кызларынын борыннары шундый була.

Кыз. Апай икэн... Балалар, э сез ни дисез? Чын Кыш бабай белэн Кар кызымы сон болар?

Балалар. Чын тугел! Шурале белэн Убырлы!

Егет. Шулай бугай шул. Эйдэгез без аларны тикшереп карыйк.

Кыз. Ничек итеп?

Егет. Ничекме? Менэ Чыршыбызнын утларын кабызып курсэтсеннэр.

Кыз. Эйе шул. Кыш бабай, яле, курсэт хенэренне. Кабыз эле Яшел Чыршыдагы

жем-жем утларны.

Шурале. Утларнымы? (Убырлыга.) Карале, кызым, ничек кабызырга икэн монын утларын?

Убырлы. Ничек булсын, шырпы сызып! Балалар, кайсыгызда шырпы бар?

Балалар. Беребездэ дэ юк!

Кыз. Чыршы утларын кабызыр эчен тылсымлы сузлэр эйтергэ кирэк бит! Эллэ белмисезме, бабакай?

Шурале. Онытканмын шул. Картлык галэмэте, склероз. Эйтеп жибэр эле?

Егет. Анлашылды, бернинди дэ Кыш бабай да, Кар кызы да тугел, Шурале белэн

Убырлы икэн болар!

Куян. Шурале белэн Убырлы шул алар. Мине куркытып, сезгэ эйтмэскэ куштылар.

Кыш бабай белэн Кар кызынын киемнэрен салдырып узлэренэ киделэр. Э аларны

Убырлы оендэ биклэп калдырдылар.

Шурале белэн Убырлыны тотып чишендерэлэр.

Шурале. Тимэгез мина. Минем гаебем юк. Энэ ул котыртты.

Убырлы. Алдашма. Узен гаепле. Син алдап керттен Кыш бабайны минем ойгэ.

Кыз. Ярар, дуслар, бу ике алдакчы узара сугыша торсыннар, э без Кыш бабай

белэн Кар кызын коткарырга Кеше жибэрик.

Куян. Узем барам. Узем алып килэм мин аларны. Убырлынын ое кайда икэнен мин яхшы белэм.

Егет. Ярар, бар, йегер, куянкай. Сак бул, телке белэн бурегэ юлыга курмэ.

Куян. Юлыкмам.

Шурале. Кызганыгыз.

Убырлы. Кызганыгыз.

Шурале. Алдашмас идем.

Убырлы. Берэугэ дэ имэс идем.

Кыз. Балалар, нишлибез? Кызганабызмы узлэрен?

Балалар. Кызганабыз.

Егет. Бәйрәмебездә калдырыйкмы аларны?

Балалар.Калдырыйк.

 Шурале. Рэхмэт.

Убырлы. Рэхмэт.

Егет. Йэ, балалар, э хэзер, эйдэгез, чын Кыш бабай белэн Кар кызын каршы алырга эзерлэник.

Музыка янгырый. Куян, Кыш бабай, Кар кызы куренэ. Куян. Килеп життек.

Егет. Исэнмесез, Кыш бабай! Кыз. Исэнмесез, Кар кызы!

Егет. Исэн-саумы, бабакай?! Сезне сагынып коттек без.

 Кыш бабай: Сезнен белэн очрашуга Кочкэ килеп життек без.

Кар кызы. Кайда эле узлэре - Убырлы Мэм Шурале? Качтылар безне алдап - Олгерми калдык анлап.

Кыз.Жэзасын алды алар, Келкегэ калды алар.

Кыш бабай. Ярар инде алайса, Буген бэйрэм лэбаса! Онытыйк борчуларны,

Бэйрэм итик булмаса!

Кар кызы. Бетен кеше ашкынып,

Сагынып коткэн бэйрэм бу!

 Кешелэргэ Яна ел

Алып килгэн бэйрэм бу!

Котлы булсын Яна ел!

Бэйрэм булсын мобарэк!

Тотышыгыз кулга кул,

Ясап бэйлэм-тугэрэк.

Жырлап-биеп эйлэник

Яшел Чыршы тирэли.

Безнен белэн бэйрэм ит,

Син дэ, куян, кил эле!

 Егет: Тукта, тукта, Кар кызы,

 Оныттык без бер эшне.

Балкып торырга тиеш

Безнен Чыршы бу кичне!

Кыш бабай. Яшел Чыршы, бизэнеп

Быел тагын килгэнсен.

Синсез бэйрэм кунелсез Б

улыр иде, белэмсен?

Жырлап-биеп тирэндэ

Эйлэн-бэйлэн уйнарга

Курэсенме, никадэр

 Нэни дустын жыйналган?!

Чыршыда утлар кабына.

Чыршы тирэли жырлап эйлэнэлэр.

Егет. Кыш бабай, балаларнын Сез биегэнне дэ курэсе килэ . Бер биеп аласыз мэллэ?

Кыш бабай. Була ул. Шундый кондэ нишлэп эле бер биеп тэ калмаска?! Яле, музыка!

Бию кое янгырый. Кыш бабай, Кар кызы биилэр.

Кыз. Булдырдыгыз, молодцы! Афэрин!

Егет. Балалар, э хэзер, эйдэгез, Кыш бабайга узебез яттан белгэн шигырьлэребезне сойлэп курсэтэбезме? Йэ, кем башлый? Балалар берэм-берэм шигырь сойли.

Кыш бабай. Бик эйбэт! Яле менэ шунын очен булэк бирим узегезгэ. (Капчыгыннан чыгарып булэклэр олэшэ.)

Егет. Балалар, тунмадыгызмы? Э хэзер, эйдэгез, берэр уен уйнап, жылынып алабыз.

Кар кызы. Дуслар, бугенге бэйрэм очен Кыш бабай белэн без махсус уен  әзерлэдек. Эйдэгез, шуны уйныйбыз.

 Кыз. Элбэттэ! Нинди уен ул?

Кар кызы: чыршы тирәли узышалар.

Кыш бабай. Э хэзер икенче бер уен уйнап карыйк. (Капчыгыннан биш-алты уенчык чыгарып, алдан хэзерлэнгэн остэлгэ куя. Бер баланы чакырып чыгара.) Менэ шушы уенчыкларны карап кал. Кузенне бэйлибез дэ уенчыкларнын берсен алып куябыз. Кайсы уенчык юклыгын эйтеп бирсэн, ул синеке. (Берничэ бала белэн уйнап алырга була. Уенчыкларнын урыннарын алыштырып куеп уйнасан да ярый.)

Кыш бабай. Вакыт дигэнен, хай, сизелми дэ уза! Инде саубуллашыр чак та житкэн икэн.

Кыз. Китэсез дэмени инде, Кыш бабай?

Кыш бабай. Вакыт инде, дусларым. Безне башка жирлэрдэ дэ котэлэр.

Егет. Шулайдыр шул.

Кыш бабай. Сезнен белэн кунелле

Булды безгэ дэ.

Бэхетлэр генэ телим

һэммэгезгэ дэ.

Сукты китер сэгатьлэр,

Хушыгыз инде.

Яна шатлыклар алып

Яна ел килде. Яна елнын таннары

Гел аяз тусын. Ул тарихка бэхет елы Булып язылсын!

Кар кызы.Сау булыгыз! Бугенгедэй хэрчак булыгыз колэч. Курешербез Яна елда Тагын да бер ел уткэч. Кыш бабай йэм Кар кызы китэлэр.

Барысы бергэ. Хушыгыз, Кыш бабай! Сау булыгыз, Кар кызы