Сегодня мамин праздник
материал (младшая группа) по теме

Мияссарова Лена Наилевна

Утренник ко дню 8 Марта на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл утренник21.45 КБ

Предварительный просмотр:

Яз турында  җыр яңгырый. Балалар тезелеп залга керәләр. Тезелеп басалар.

Тәрбияче: Яз җитүгә кошлар кайта

Ерак юллардан арып.

Туган якка язлар килә

Яшел күлмәген киеп.

Елгалардан бозлар китә

Биек ярлардан ташып.

Бар табигать уяна

Дөньяны ямьгә төреп.

Җыр “ Яз җитәҖ.Фәйзи муз. Ф.Кәрим шиг.

Тәрбияче: “ Яз җиттедип сыерчыклар

Куанышып килделәр.

Без оя ясамагач

Моңаешып киттеләр.

Сыерчыгым оя сорап                                        

Кунган тәрәз каршына.

Кайчан оя ясарга дип

Кайгы төште башыма.

Җыр “ Яз киләЛ.Хәйретдинова муз. Халык сүз.

Тәрбияче: Безнең кызлар бик булган,                            

Бар эшкә өлгерәләр.

Кирәк икән тыпырдап

Хәзер биеп китәләр.

Чәчәкләрбиюе.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, бу чәчәкләр белән бер уйнап алабыз.

Чәчәкләр җыюуены. (вазаларга кем күберәк чәчкәне җыя)

Тәрбияче: Ә хәзер икенче чәчкәләрне җыябыз, балалар.

Чәчәкләрне дөрес итеп тезеп җыюуены. ( ике төрле – василёк Һәм ромашка чәчәкләрен тезергә кирәк. Бу уенда бер юлы дүрт бала уйны ала – парлашып яки ике генә бала).

Тәрбияче: Балагызның берәве сез,

 Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез.

Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә зур сәламәтлек, бәхет, тынычлыклар телибез!

Җыр Бәйрәм белән котлыйбызФ.Шәймәрданова сүз. С.Сабирова муз.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле курчакларны бизибез. Безнең курчакларыбыз бәйрәмгә барырга җыеналар, ләкин аларның  муенсалары боталып беткәннәр. Сез шул муенсаларны хәрбер курчакка үз төсендәгесен элеп куярга тырышасыз.

Уен Курчак бәйрәмгә җыена” ( бу уенга алты курчак кирәк була – һәрберсе үз төсендә: сары, кызыл, ак, яшел, зәңгәр,кара күлмәкләрдә).

Тәрбияче: Көнгә ничә тапкыр “Әнидибез,

Рәхәт тә соң “ Әнидиюләре.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Җырлы бию “ Без биибезН. Исәнбәт шиг. Р. Гатауллин муз.

1бала: Әнием йолдызым

Син минем бер генә.

Әнием матурым 

Мин сине яратам.

2бала: Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

3бала: Әтиемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул

Барыбыздан олы ул!

4бала: Айдан, кояштан кадерле

Син ул – Әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Син ул – Әнием!

5бала: Әнием минем матур

Күзләре якты көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

6бала: Маму крепко поцелую,

Обниму мою родную.

Очень я её люблю

Мама – солнышко моё.

7бала: Кояш көлә, мин елмаям

8 Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Тәрбияче: Әниләр без сезне шушы матур бәйрәм белән котлыйбыз. Гел шундый назлы, олы йөрәкле, сау – сәламәт. Көләч йөзле, гөлләр кебек матур, яшь булып калыгыз һәм бу җыр сезнең өчен бүләк булсын!

Җыр “ Матур зәңгәр чәчәкМ. Андерьянова сүз. Һәм муз.

Балалар Әниләренә бүләкләрен бирәләр.

Котлау сүзләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сегодня мамин праздник

Сценарий праздника для детей средней группы с мамами и бабушками....

Сценарий для праздника 8 марта "Сегодня мамин праздник"

Сценарий праздника Международного женского дня для детей средней группы. ...

Сценарий праздника для средних групп «Сегодня мамин праздник»

Сценарий праздника для средних групп «Сегодня  мамин праздник»...

Сегодня мамин праздник. (Сценарий для средних групп к празднику 8 марта)

Сегодня мамин праздник.(средняя группа) Ведущая: Что за праздник мы с тобой                 Первым встретили ...

Сценарий праздника 8 Марта ""Сегодня мамин праздник

Проект краткосрпочного проекта "Птица семейного счастья". Сценарий прздника для наших милых мам и бабушек, с песнями и танцами на русском и калмыцком языках. Проводили конкурсы совместно с м...