Новогодняя сценария
материал (старшая группа) на тему

Юнусова Зульфия Зиннатулловна

Яна елга сценарий зурлар группасы өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_elga_2014.docx31.34 КБ

Предварительный просмотр:

Яна ел кил безгэ


Ролләрдә катнашалар:

Кыш бабай,  Кар кызы, Убырлы карчык,  Шурәле

Балалар залга кереп, чыршы тирәли басалар.Чыршыда утлар яна.

А.б. Без бүген чыршы янында

әйлән- бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем- җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын яңа ел!

Чыршы турында җыр

(балалар урындыкларга утыралар)

А.Б. Кин аланга жэнлеклэр

Бэйрэмгэ жыелганнар

Яхшы киемнэрен киеп

Жэнлеклэр биилэр матур итеп.

А.б.  Балалар, ниндидер тавыш ишетелә ерактан. Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитәргә тиешләр. Әллә шулармы?

(Убырлы карчык белән Шүрәле, өсләренә Кыш бабай белән Кар кызы киемен киеп керәләр.Капчыкны сөйриләр, балаларны күрмиләр. )

Уб. ( Шурәлегә ) Һә, бүләкләр капчыгы бездә, менә рәхәтләнеп ашыйбыз инде, Шурәле.

Шур. (калтыравык тавыш белән) Белмим инде, бу бит балаларга дигән бүләкләр. Кыш бабай белән Кар кызын да адаштырдың. Аларны балалар көтә бит. Шигырьләр, җырлар һәм биюләр өйрәнделәр.

Уб. Әйдә, җылап басып торма әле минем янымда, үзеңне дә адаштырып калдырам хәзер.

(алга китеп бармакчы булалар,каршыларына алып баручы чыга)

А. б. Иптәшләр, сез кемнәр буласыз?

( Убырлы һәм Шурәле югалып калалар)

Уб. Ә- ә, бе- ез, без ме? Шулар инде, Кыш бабай белән Кар кызы.

Шур. Ә- ә- е, Кы- ыш ба- абай. Менә бүләкләр дә ка- апчык тулы, әйе шул.

А.б. (балаларга) Бик сәер, балалар, Кыш бабай белән Кар кызы. Үзләренә бер дә ошамаганнар.

Уб. Ничек инде сәер? Кыш бабай белән Кар кызын чакырдыгыз мы?

Балалар Әйе, чакырдык.

Уб. Чакыргач, менә бит килеп җиттек. Киемнәребез бар мы? Бар. Бүләкләр бар мы? Бар.

Шур. Әйе, нәрсәбез ошамый сезгә?

Уб. Хәзер менә чыршы утларын кабызырбыз. Арамба шармба. (киресенчә сүндереп куя).

Шур. Әйдә, Кар кызы, биеп күрсәтик балаларга? (аркага арка терәшеп утыралар Һәм гырлап йокыга китәләр) .

А.б. Балалар, әйдәгез әле кул чабып һәм тыпырдап уятык сәер кунакларыбызны.(тавышка Уб. Һәм Шур. Сикереп торалар)

А.б. Ай- һай, Кыш бабай Кар кызы әллә авырып киттегезме?

Шур. Ни эшләп авырыйк ди без?

Уб. Әйе?

А.б. Әйдәгез, алай булгач, биеп күрсәтегез.

Убырлы карчык һәм Шурәле биюе (биеп эсселәгәннән өске киемнәрен салып ташлыйлар һәм үз кыяфәтләрендә калалар).

А.б. Алдакчылар, безнең бәйрәмне бозмакчы булдыгыз мы? Кайда Кыш бабай белән Кар кызы? Әйтәсез ме?

Уб. Юк.

Шур. Әйтмибез.

А.б. Балалар, әйдәгез әле чакырыйк чын Кыш бабай белән Кар кызын.

Чакыралар

К.Б. Ауууууу баттык кар кортенэ тартып кына чыгарыгыз.

(Бау ыргытып ишекнен теге ягына тартып чыгаралар балалар.  Кергэч кыш.б. капчыгын идэнгэ куя.)

 (К. б. белән К.к. залга керәләр, шул вакытта Уб. Һәм Шур. капчыкны әләктереп икенче ишектән чыгып китәләр).

Кыш б. Исәнмесез, дуслар! Котлы булсын Яңа ел! Яна ел сезгэ бэхет шатлык алып килсен. Акыллы, дэу булып усуегезне телим.

Кар к. Исәнмесез, барыгызга! Бергә узсын Яңа ел! Барыгызныда Яна ел б-н котлыйм

Зэнгэр кук аяз булсын

Илебез тыныч булсын

 Аналарнын балаларнын

кунеле тынычбулсын.

А.б. Ничек килеп җиттегез, кадерле кунакларыбыз?

Кыш б. Адаштык бит. Явыз Убырлыдан балалар бакчасына бара торган юлны сорадык,ә ул безне  башка юлдан борып җибәрде. Йөри торгач батып калдык. Але ярый тавыш бирдегез. Рәхмәт сезгә!

А.б. Кыш бабай, чыршыдагы утларны Шурәле белән Убырлы сүндереп киттеләр.

Кыш б. Бер дә кайгырмагыз, чөнки минем тылсымлы таягым бар.

Чыршы,чыршы, кабын син

Утларыңны балкыт син! ( утлар кабына)

А.Б. Кыш бабай Шурэле б-н Убырлы Синен булэклэр капчыгынны алып киттелэр бит.

Кыш.Б. Ах, хэзер мин аларны. (чыршы тирэли таягын бэреп йори)Ошетэм.

(Башларын аска иеп Шурэле б-н Убырлы керэлэр)

У.Б. Гафу гына итэ кур син безне Кыш бабай.Катырмы безене.

Шурэле: Тундырмы безне.

Кыш б. Булэклэр кайда?

У.Б. Ашыкма Кыш б. менэ кара. (Сэхнэгэ капчык йогереп керэ Кыш бабай капчыкны ачып карый)

Кыш б:  Бу капчык буш бит, бүләкләре кайда?

Уб. Миндә кулъяулык бар, капчыкка салып карыйм әле. (сихыр укый, капчыктан күлмәк чыгара ). Менә бит, күлмәк- иң шәп бүләк кызларга.

Кыш б. Ә малайлар нәрсә?

Уб. Ярар, ярар.Булыр сезгә бүләкләр. (үзенең чәч бөртеген йолкып алып капчыка сала, сихыр укый, себерке чыгара) Хи- хи- хи, менә, машиналы да булдым. Тагын нәрсә теләргә була? (себеркегә атланып чыршы тирәли эйләнеп чыга)

Кыш б. Нәрсә сөйлисең син? Менә мин сине хәзер туңдырсам…

Уб.Туктап тор әле, бар нәрсәне “туңдырам” дип кенә тормыйлар инде. Шаярам мин.Кесәмдә кәнфит булырга тиеш . Салып карыйм әле шуны капчыкка. (кесәсеннән кәнфит алып сала,сихыр укый, бүләкләр чыгара).

Кыш б. Вэт менэ хэзер булдырдын . Карале Убырлы б-н Шурэле сез монда йогэн арада Урманда яна ел башланды бит. Анда сезгэ дигэн булэклэрдэ бар. Баргыз яна ел каршылырга.

У.Б. безгэ дигэн. Чынлапмы мороз. Эйдэ Шурэле киттек тизрэк. (Чыгып китэлэр)

Балалар 3-4 шигырь сөйләп китәләр

Кыш бабай турында җыр

Млад группа чыгышы

Кар к. Бигрәк матур җырладыгыз.

Кыш б. Ә мин, балалар, бик уйнарга яратам.

Уен   «Качышлы: Мияу мияу»

Кыш б. Ардыртып җибәрде. Карт шул инде.

А.б. Ә сез, Кыш бабай һәм Кар кызы утырып торыгыз, ә балалар шигырьләрен укып күрсәтерләр.

Шигырьләр сөйләү (1 өлеш)

Кыш б. Бик әйбәт сөйләдегез.

А б. Бездә кунак кадерле, сал, бабай өсләреңе.

Кыш б. Ай, әйтә күрмә, кызым, кардан сырган бит туным. Салмыйм өстемне, салсам- шундук эреп бетәм мин.

А.Б. Эри генэ курмэ Кыш бабай.Эйдэгез эле кар бортеклэре Кыш бабайга суык хава ордерик

Кар бөртекләре, биюе

А. б. Кадерле кунакларыбыз, үзегез дә биеп күрсәтегез инде, ә без сезгә кул чабабыз.

Кыш бабай белән Кар кызы биюе

А. б. Бабакай, безнең әле тагын шигырь укучы балаларыбыз бар. Утырып тыңлап тор, бераз ял итеп тә алырсың.

Шигырьләр сөйләү (2 өлеш)

Бию Вальс

Зур кызлар жыр «Йолдызлар»

Муз инструм.

Жыр «эбекэем»

Бию «Барбарики»

Бию р.н.т.

Яна ел шигыре

Бүләкләрне балаларга Кыш бабай өләшә.

Кыш б. Ай-һай,бигрәк тырыш балалар. Бәйрәмегез бик тә ошады. Безгә китәргә дә вакыт. Яна ел сезгэ Яна унышлар, яна бэхетлэр алып килсен. Илебез тыныч булсын.Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Новогодние чудеса новогодний сценарий для детей средней группы

Сценарий новогоднего праздника для детей средней группы...

НОВОГОДНИЙ СЦЕНАРИЙ ДЛЯ ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЫ "НОВОГОДНИЕ ПРИКЛЮЧЕНИЯ ВИТИ И МАШИ"

КОЩЕЙ И БАБА - ЯГА ЗАКОЛДОВАЛИ ДЕДА МОРОЗА. ВИТЯ И МАША ОТПРАВИЛИСЬ В ЛЕС НА ПОИСКИ ДОМА КОЩЕЯ, ЧТОБЫ ВЫРУЧИТЬ ДЕДА МОРОЗА. иХ ЖДУТ СТРАШНЫЕ И ОПАСНЫЕ ПРИКЛЮЧЕНИЯ......

Новогодний сценарий для шестилеток "Новогодний карнавал или как мы Деда Мороза искали"

сценарий  новогоднего праздника для старших дошкольников или младших школьников с использование современных средств, а именно видеопроэктора или экрана большого телевизора, планшета. Видеоматериа...

Новогодний сценарий для старших и подготовительных групп "Новогодние приключения"

Дети отправляются на поиски Снегурочки в Тридесятое царство к перснажам сказки "Приключения Маши и Вити" - Бабе Яге, Коту Матвею, Кощею Бессмертному, где их ждут веселые и забавные приключения....

"Новогодняя избушка" - новогодний сценарий

новогодний сценарий для 2 групп: старшей и младшей групп....

новогодний сценарий "Новогоднее представление"

Ведущая.   Дорогие гости наши! Мы спешим поздравить всех!Пусть придут в году  грядущем к  вам удача и успех!Пусть для всех людей хорошихНе боящихся забот,Будет он не просто новый ,...