сценарий праздника "8 марта" средняя группа
материал (средняя группа) на тему

Амирова Зифа Хусаиновна

сценарий для детей среднего возраста на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart_byrmen_stsenariy.docx19.67 КБ

Предварительный просмотр:

8 март бәйрәменә сценарий

“Ничек кәҗә бәтие  Ми-ки –ки үзенең әбисен котлаган”

А.б. Хәерле көн кадерле әниләр, әбиләр, дәү әниләр, кызлар! Сезне барыгызны да бүгенге язның беренче бәйрәме белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

Әниләрнең күңелләре

Кояштай якты булсын.

Әниләребез йөзендә

Елмаю балкып торсын.

Балалар  бер бер артлы керәләр , кулларында чәчәкләр, көй барышында хәрәкәтләр ясыйлар, соңыннан ярым түгәрәк ясап басалар.

1бала. Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната

Яз килә, каршы алыгыз

Дигән хәбәр тарата.

2 бала. Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме

Әниләр, әби-апалар

Хатын-кызлар бәйрәме.

А.б. Балалар, әниләр бәйрәмен, билгеле инде, яз алып килә. Урамда яз билгеләре күренә башлады инде. Көннәр җылытты, түбәдән тамчылар тама. Әйдәгез, яз турында җыр җырлап алыйк.

“Яз килә” җыры

А.б. Әнә яз кызы үзе дә килеп җиткән.

Яз кызы керә.

Яз: Исәнмесез, балалар.

Мине сагынып көттегезме?

Мин ерактан килдем сезгә,

Язлар иленнән.

Урман аланының ал чәчәкләр

Үскән җиреннән.

Чәчәкләрне җыеп алып

Тездем күлмәккә.

Иң-иң матурларын алдым

Сезгә бүләккә.

А.б. Рәхмәт, яз кызы, безнең бәйрәмгә килгәнең өчен. Әйдә безнең белән күңел ач.

Яз. Мин бер кызыклы уен беләм. Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз

Уен “”

Яз: Рәхмәт, чәчәкләр сезгә бүләк булып калсын. Мин китим инде. Исән булыгыз.

А.б. Исән бул, яз кызы. Бәйрәмгә килгәнең өчен рәхмәт.

4бала. Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

Җыр “ Әниләр бәйрәме”.

Бүләкләр бирәбез


6 бала.Когда весна приходит к нам
Неся тепло и ласку
Приходит праздник наших мам
И мы вам дарим сказку.


“Ничек кәҗә бәтие  Ми-ки –ки үзенең әбисен котлаган”

Җырлый – җырлый әни кәҗә керә. Кулларында кәрзин тоткан. Кәрзиндә әбигә диеп торт пешерелгән.

Пешерәм мин һәркөнне

Коймакны һәм күмәчне

Алар тәмле булсынга

Кирәк мичкә куярга

Һәркемгә дә өләшәм

Үзем ашамасамда

Пешерү серләренә

Өйрәтәм сезнедә

Исәнмесез кунаклар, исәнмесез балалар.Ә сез минем улымны Микикине күрмәдегезме?

Ми ки ки улым кая син?

Микики: киләм әнием.

Әни к: улым кара әле нинди матур торт пешердем, шушы күчтәнәчне әбиеңә илтеп кайт әле....бүген бәйрәм әбине котларга кирәк.

М: ә нинди бәйрәм..

Ә.К: буген бит әниләр ,әбиләр көне, болында уйнап көлеп оныткансың ахрысы.

А.Б.шулай итеп  кечкенә микики кәрзинне алып юлга чыга.

(микики көйгә кушылып сикереп бара)

А.Б. микикинең каршысына очрадылар табышмак әйтә:

Йомры йомшак,

Сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә...

Балалар: “чебиләр”!

Каршысына чыктылар чебиләр.
Бию “Чебиләр”.

Чеби : кая ашыгынсың син

М.  мин әбине котларга.

Чеби :Бигрәк тәмне күмәчең

Нинди ис килә аннан,

Безгә дә бирсәнә аны.

М: әлбәттә бирәм минем күп бит әле.

А.Б.шулай итеп  кечкенә микики кәрзинне алып юлга чыга.

(микики көйгә кушылып сикереп бара)

А.Б. микикинең каршысына очрадылар табышмак әйтә:

Үзе суфи, үзе урлаша,

Тотсаң әле тырнаша.

Балалар : песиләр.

Каршысына чыктылар песиләр.

шигырь“Песиләр”

песи : кая ашыгынсың син

М.  мин әбине котларга.

песи :Бигрәк тәмне күмәчең

Нинди ис килә аннан,

Безгә дә бирсәнә аны.

М: әлбәттә бирәм минем күп бит әле.

А.Б.шулай итеп  кечкенә микики кәрзинне алып юлга чыга.

(микики көйгә кушылып сикереп бара)

А.Б.табышмак әйтә микикинең каршысына очрадылар:

Төрле – төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән

Хушбуй исе аңкыталар

Кем аны сөртеп йөргән

Нәрсә алар?

Балалар : чәчәкләр.

Бию “Чәчәкләр һәм бал кортлары”.

Бал корты : кая ашыгынсың син

М.  мин әбине котларга.

Бал корты:Бигрәк тәмне күмәчең

Нинди ис килә аннан,

Безгә дә бирсәнә аны.

М: әлбәттә бирәм минем күп бит әле.

Бал кортлары белән чәчәкләр : ә без сиңа шушы чәчәкләрне бүләк итәбез.

А.Б.шулай итеп  кечкенә микики кәрзинне алып юлга чыга.

(микики көйгә кушылып сикереп бара).

Микики :әбиемнең йортыда күренде ераклада

Анда барып җиткәнче бушады кәрзин эче

Инде янда хәзер өй, тәрәзәдән әби карый

Ах ниләр эшлим хәзер

Әбием ниләр  әйтер

Әби керә. Як ягына каранган була.

Әби: микики  оныкчыгым кәефләрең нигә юк

Берәр нәрсә булдымы

Берәр җирең авырттымы..

Микик:

Сиңа торт алган идем

Зур юлга чыккан идем

Сиңа килер юлымда

Дусларга биргән идем

Әби мине онтып җибәргәнгә

Бердә ачуланмыймын

Дусларыңны сыйлаганга

Сөенәм генә улым..

Әби: әйдәгез әле дуслар, түгәрәккә басыгыз

Әниләрне, әбиләрне котлап җырлар җырлыйбыз.

Җыр “Әби”

Әби: әйдәгез бергәләп уен уйнап алыйк. Ә сез балалар әниләрегезгә булышасызмы

Уен “әбигә булышу”(түгәрәк ясап уйнала, кер юу,себерү).

әби зур торт бүләк итәләр.

Саубулыгыз балалар кунаклар!

Саубулыгыз

А.Б.сәләмәтлек ташламасын сезне

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә алда да.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Большое доброе дело» Сценарий праздника старшей группы «Слоники» для подшефных из второй младшей группы

Ребята из старшей группы «Слоники» через год пойдут в школу и станут совсем взрослыми.Мы с ними учимся делать добрые дела. И сегодня мы хотим сделать одно большое доброе дело — порад...

Сценарий развлечения « Именины группы » подготовительная группа

Детство замечательно время для незабываемых развлечений и праздников, побуждать эмоциональную отзывчивость, активизировать коммуникативные навыки , доставляя радость  общения ....

Сценарий совместного развлечения группы раннего возраста и средней группу «Веселое путешествие со Снеговиком»

Сценарий совместного развлечения группы раннего возраста и средней группу«Веселое путешествие со Снеговиком»...

Сценарий праздника8 Марта «Три Красные шапочки».

Сценарий праздника8 Марта«Три Красные шапочки».Действующие лица: Дети:Бабушка1 Красная Шапочка2 Красная Шапочка3 Красная ШапочкаВолкЦветочки (девочки)1 заяц2 заяц3заяц4 заяц1 лиса2 ли...

Инсценировка сказки для детей старшей группы «Зимовье зверей». (сценарий) материал (старшая группа)

Познакомить с животными крестьянского подворья ; показать значение дружбы в жизни   -нужно действовать сообща ради достижения поставленной цели....

сценарий новогоднего сценарий в средней группе "Украденные стрелки"

разработка сценария для новогоднего утренника в средней группе детского сада. Дед Мороз пригласил в свой дворец принцев и принцесс встретить Новый год. волшебные часы должны были пробить 12 раз и гост...

Сценарий праздника8 Марта "волк и семеро козлят"

Театраизованная сказкана новый лад "волк и семеро козлят" для детей старшей группы детского сада....