Сценарий праздника Сабантуй
материал (старшая группа) на тему

Галиуллина Зиля Закиевна

Сценарий праздника в детском саду на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сценарий праздника Сабантуй16.95 КБ

Предварительный просмотр:

Сабантуй.

Иң элек мәйдан әзерләнә. Ике бала белән тәрбияче “Әйдәгез сабантуйга” дигән сүзләр белән мәйданга чакырып йөриләр.

“Әйдәгез Сабантуйга”  дигән җыр яңгырый.

Балалар :

1. шатлыклар күңелебездә

Ак кояш күгебездә

Килегез дуслар кунакка

Сабантуй бүген бездә.

2 бала

Җилферди чиккән сөлгеләр

Бүләкләр күбебезгә

Көрәшик тә, узышыйк та

Сабантуй бүген бездә.

3 бала

Әйдәгез бер рәхәтләнеп

Шаярыгыз, көлегез,

Рәхәтләнеп көлә белү

Витамин ул белегез.

Көлегез, көлегез,

Файдасы күп белегез.

Җыр “Сабан туе хезмәт туе”.

А.б.  кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар,хәерле көн.бүген без татар халкының олы бәйрәме – сабан туена  җыелдык. Сабантуй – ул хезмәт бәйрәме, дуслык бәйрәме. Котлы булсын сабантуйлары.

Балалар, карагыз әле, безнең бәйрәмебездә кемдер җитми бит. Кем икән ул? Әлбәттә, Батыр. Менә ул үзе дә килеп җитте. Ләкин ул берүзе түгел. Кем икән аның янында? (Шүрәле)

(музыкага Батыр белән Шурәле  керәләр).

Батыр: Исәнмесез, балалар! Мин сезнең янга урман аша килә идем, каршыма Шүрәле очрады! Аның бер дә Сабантуй бәйрәмендә булганы юк икән. Балаларның ничек күңел ачканнарын күрсен диеп, аны үзем белән алырга булдым. Шүрәле бит кети- кети генә уйный белә, шуңа күрә аның дуслары да юк икән! Ә без аңа бүген тагын бик күп уеннар күрсәтербез,әйеме, балалар?  Калсынмы Шүрәле бәйрәмдә?

Балалар: әйе, әйе!

Шүрәле: рәхмәт сезгә, балалар! Мин беркемне дә кыерсытмаска сүз бирәм! Минем дә сезнең белән уйныйсым, күңел ачасым килә!

Батыр: мин инде бик күп сабантуйларда булдым, анда балаларның уйнаганын, биегәнен, җырлаганын күрдем.

АБ. Без дә бик матур итеп күңел ача беләбез. Әйдәгез әле балалар бер җырлап күрсәтик кунакларыбызга

Җыр ”Күңелле бездә сабантуй”

А.б.  Сез дә, кадерле кунакларыбыз,карап кына утырмагыз әле. Менә сезгә бау. Аркан тартышыгыз.

Бергә:була ул!(икесе аркан тартышалар).

А.Б.балалар әллә сез дә булышасызмы.

Уен аркан тартышу

Шүрәле :ә хәзер безнең биисе килә.

А.б Сабантуй елга бер килә

Күңелле олы бәйрәм

Нур өстенә нурлар иңсен

Биеп алыйк ичмасам

Бию тхк барысы бергә

А.б. Сабантуй уеннарын дәвам итәбез

Кашыкка салып күкәйне

йөгерегез тизрәк

Күрик әле бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк

Уен Кашыкка күкәй салып йөгерү

Батыр:менә сиңа сулы чиләк

Көянтә ал иңеңә

йөгер тизрәк, иң алдан кил

Егыла гына күрмә.

Уен Су ташу

Шүрәле: чүлмәк ватам, чүлмәк ватам

Ватып булырмы икән

Бүләккә бер чиккән яулык

Алып булырмы икән.

Уен Чүлмәк вату

Уеннар дәвам итә:  Кузне бәйләп бүләк кисү, капчык белән сикерү.

А.Б. балалар, карагыз әле, безнең бәйрәмебездә ничаклы күп матур, гүзәл кызлар килгән. Ә алар арасында иң- иң чибәре, иң акыллысы, уңганы, булганы кем икән соң? (сабантуй гүзәлен сайлыйлар)

Безнең Сабантуй гүзәлебезгә шундый матур корона кигертәбез.

 Батыр белән Шүрәленең көрәшәселәре килә.

Шүрәле: яле көрәшик. хәзер мин сине егып салам Батыр.

Көрәш бара.

Көрәштә җиңүчегә бүләкне Сабантуй Гүзәле тапшыра (медаль+ подарок)

Шүрәле:  Бик зур рәхмәт балалар, бик күңелле бәйрәм ясадыгыз, миңа бик ошады, киләсе елга да Сабантуена сезгә килермен.

 АБ.  Менә, дуслар, көтеп алынган Сабан туйлары да тәмам. Барыгызга да саулык - сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника Сабантуй

Уважаемые коллеги! Данный сценарий предназначен для национальных татарских групп ДОУ. Рекомендуется для воспитателей и воспитателей по обучению детей татарскому языку и очень надеюсь, что этот с...

Сценарий праздника «Сабантуй»

Сценарий праздника «Сабантуй»...

СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА « САБАНТУЙ»

Сценарий предназначен для проведения городского мероприятия "Сабантуй" среди дошкольных учреждений города....

Сценарий праздника "Сабантуй" для старшего дошкольного возраста

Сценарий праздника "Сабантуй" для старшего дошкольного возраста...

Сценарий праздника "Сабантуй"

Сценарий летнего развлечения "Сабантуй"...

Сценарий праздника "Сабантуй"

Сабантуй - народный весенний праздник у татар и башкир, посвященный окончанию весенних полевых работ. Его еще иногда называют праздником плуга (сабан на татарском языке - плуг и туй - праздник). ...

Сценарий праздника "Сабантуй"

Праздник для детей старшего дошкольного возраста....