Спортивный праздник для детей старшей группы и их родителей "Папа, мама, я - спортивная семья"
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Арефьева Римма Ханифовна

Сценарий спортивного праздника на татарском языке "Әти көчле, әни җитез, ә мин - көчле һәм җитез!" Файдаланыгыз, үзем төзедем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл papa_mama_ya_sp_semya.docx35.27 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы

Сарман авылы 3 нче номерлы “Ләйсән” балалар бакчасы физкультура инструкторы

Арефьева Римма Хәниф кызы

Әти – көчле, әни – җитез, ә мин – көчле һәм җитез!!!

Спорт бәйрәме. Гаилә командалары арасында ярышлар.

Зал зәвык белән бизәлгән, шарлар эленгән. Һәр команданың исеме  язылган билгеләр куелган.

Ярыш өчен кирәк – ярак:  гимнастик бүрәнәләр, дугалар

Салмак көй яңгырый.

          Җирдә миңа ни кирәк?

          Әти дә әни кирәк!

          Җирдә миңа ни кирәк?

          Без яшәрдәй өй кирәк!

          Әллүкиле көй кирәк!

          Туган үскән җир кирәк!

Алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле әти – әниләр, килгән кунаклар! Гаилә бәйрәменә рәхим итегез!

                  Ай – кояш йөзләре,

                  Кояшлы көзләре,

                  Кавышкан, табышкан

                  Пар былбыл үзләре!

Бүгенге ярышта катнашучы  гаилә парларын һәм аларның нәниләрен алкышлар белән каршы алыгыз!

ДҮРТ ГАИЛӘ КОМАНДАСЫ ЗАЛДА ҮЗ УРЫННАРЫН АЛАЛАР.

1 БИРЕМ      “Разведкага – урманга”

Кечкенә чакта күбебез разведчик булырга хыялланганбыздыр. Менә бүген шул хыялны тормышка ашырырга мөмкинлек бар.

                    Мин кечкенә чагында

                    Үрмәләп йөри идем.

                    “Ә бүгенге ярышта

                    Үрмәләгез сез!” – дидем.

Ярышның кагыйдәсе:

Билгеләп куелган кеглига кадәр дугалар астыннан корсакка ятып үрмәләргә, кеглины әйләнеп чыгып кире бүрәнәдән йөгереп кайтырга. Эстафета гаилә командасының икенчесенә, аннан өченчесенә тапшырыла.

2 БИРЕМ      “Сазлыкка – мүк  җиләгенә”

          Сазлыкка егылмаска,

          Сукмактан борылмаска!

          Яраткан балаларга

           Ник җиләк ашатмаска!

Ярышның кагыйдәсе:

Сазлык читләре билгеләп куелган, һәр командага  сазлык аша чыгар өчен икешәр тактачык бирелгән.Сигнал  булуга, шул тактачыкларны күчереп өсләренә басу ярдәмендә, сазлыкның икенче ягындагы кечкенә кызыл тупларны (мүк җиләкләрен) алып кайтырга кирәк.

3 БИРЕМ     “Көймәдә  - елга аша”

Бабайның кәҗәсен һәм кәбестәсен елганың икенче ярына ничек чыгарыр идегез? Дөрес,бик җиңел - монда бүреләр юк. Безнең гаиләләр арасына бүреләр кермәсен. Монда инде эшләрне дөрес бүлергә генә кирәк.

     Көймә ролендә – кыршау,

     Бабай ролендә – әти,

     Кәҗә – әни,

     Кәбестә – нәниегез.

Ярышның кагыйдәсе:

Сигнал булуга, билгеле ераклыкта яткан кыршауны йөгереп барып әти алып килә. Кыршау эченә әнине “утырта”, икәү бергә билгеләнгән урынга йөгерәләр, әти көймәдән төшеп кала, әни кыршауга баланы “утыртып” алып килә.

 4 БИРЕМ     “Кармак”

Елга ашаник чыктык икән? Дөрес, кармак белән балык тотарга.

Хәрәкәтле уен “Кармак”

Командалар барысы бергә бер түгәрәккә басалар, алар -  балыклар.Уртада балыкчы – кармакны әйләндереп тора. Кармакка эләккән һәрбер балык уеннан чыга бара. Уен ахырында кайсы гаилә командасы күбрәк санда кармакка эләкми кала, шул команда җиңә.

5  БИРЕМ     “Су буенда учак яна”

Балыклар пешкәнче, табада кызганчы яланда туплар белән уйнап алыйк. Тупны алга таба сикертеп барырга, кеглига җиткәч идәнгә куярга, зур кыршауны тәгәрәтеп кире кайтырга. Биремне әти кеше башкаргач, зур кыршауны әни кешегә тапшыра, әни кыршауны тәгәрәтеп кеглига кадәр бара, аны куя, киредән тупны сикертеп алып кайта һәм бала кешегә тапшыра. Бала әти кеше башкарганны эшли.Балаларга тупны сикертмичә, тотып кына йөгерергә дә мөмкин.

6  БИРЕМ     “Әти китте гөмбәгә”

Гаилә башлыклары ярышы.

           Ул җирдә иң шәп кеше

           Шәп кеше, гаҗәп кеше.

           Сабантуйларда әле

           Җиңгәне булмаса да

           Ул иң – иң көчле кеше,

           Баһадир төсле кеше!

           Ул зирәк тә,тшаян да,

           Акыллы да, әйбәт тә.

           Кем дисезме??? Ул кеше –

           Минем әти, әлбәттә!

Гаилә башлыклары күз бәйләп, идәннән “гөмбә” җыялар.

7  БИРЕМ     “Янгын сүндерү”

Әтиләр өйдә булмаса берәр нәрсә буласын көт тә тор. Менә  бит без болында уйнаган вакытта кемдер янгын чыгарган. Бәлки берәрсе балык пешергәч учагын сүндерми киткәндер. Әйдәгез янгынны сүндерергә булышыйк, елгадан су ташыйк.

 Ярышның кагыйдәсе:

Бер савыттан икенчесенә кәсә белән су ташу. Соңыннан һәр команда ташыган суны үлчәп карап, җиңүчене билгеләү. 

8  БИРЕМ                           Янгыннан соң куяннар йортсыз калган икән.

ХӘРӘКӘТЛЕ УЕН  “ЙОРТСЫЗ КУЯН”

Командалар барысы бергә бер түгәрәккә, һәрберсе бер кыршау эченә басалар. Музыка астында түгәрәк буйлап йөриләр. Музыка уйнаганда бер яисә ике кыршау алып куела, музыка туктауга һәр “куян” бер йортка керә. Йорт җитмәгән “куян”уеннан чыга бара.Уен ахырына кайсы команда вәкиле кала шул команда җиңә.

9  БИРЕМ     “Бердәмлек”

Һәр гаиләгә билгеле зурлыкта кереш чолгау бирелә. Сигнал бирүгә кереш чолгау эченнән берешәрләп чыгарга. Барысы да чыгып беткәч, кереш чолгау эченнән гаилә белән бергәләп чыгарга.

Гаиләбез шулай бердәм булсын, шатлыкларны бергә уртаклашып, кайгыларны бергә кичерик!

ЙОМГАКЛАУ. Җиңгән гаилә командаларын билгеләү. Истәлекле бхләкләр тапшыру.

              Гаилә бәйрәме көнендә

              Җырламый калырга буламы?

              Зниләр булмаса, әтиләр булмаса

              Җылытыр иде кем дөньяны?

              Гөлләр дә елмаеп баш ия:

              Яшәгез кадерле әниләр!

              Яшәгез кадерле әтиләр!

              Сез булган  урында

              Сез булган  урында

              Мәңгелек язларның яме бар! (Зыя Мансур)

                           

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Мама, папа,я-спортивная семья!" спортивный праздник для детей старших групп детского сада

Спортивный праздник  "Мама, папа, я-спортивная семья!" для детей старших групп детского сада...

Сценарий спортивного досуга для детей старшей группы «Я и моя мама - спортивная пара»

1. Создать положительный эмоциональный фон, атмосферу благополучия и доброжелательности.2. Совершенствовать двигательные умения и навыки, полученные на физкультурных занятиях.3. Способствовать эмоцион...

«Мама, папа, я- спортивная семья» Спортивный праздник Для детей старшей группы и родителей

·         Привлекать родителей к участию в совместных с детьми мероприятиях.·         Развивать у детей и родителей инте...

Спортивное развлечение для детей старшего возраста и родителей «Папа, мама, я – спортивная семья» на тему: «Спорту скажем мы ура!»

Цель: пропаганда здорового образа жизни, приобщение семьи к физкультуре и спорту.Задачи:использовать личный пример взрослых членов семьи в физическом воспитании;развить координацию движений, ловкости,...

Сценарий спортивного праздника для детей старшего возраста и родителей "Папа, мама, я – спортивная семья!"

Объединение детей и родителей в игровой ситуации для получения радости от взаимного общения, воспитание чувства коллективизма, дружелюбия, доброжелательности.Стимулирование желания детей и родителей з...

Спортивный праздник для детей старшей группы "Папа, мама, я спортивная семья"

Цель:Приобщение  к  ЗОЖ  детей и их родителей.Осуществление  взаимосвязи  по физическому  развитию детей  между  детским садом и семьей.Задачи:Создать бодрое и ...