Яна ел
материал (старшая группа) на тему

Камалова Александра Павловна

Зурлар торкемендэ яна ел кичэсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_sts.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

         Яңа ел бәйрәме

Тәрбияче:Ява карлар,яңа карлар

                      Кышның ак гөлләре

                      Якты булсын,ап-ак булсын

                      Илемнең көннәре

                      Ишетелеп торсын җирдә

                      Балалар көлгәне

                      Ява карлар яңа карлар

                      Ак гомер юллары!

Исәнмесез хормәтле кунаклар!без бүген сезнең белән кечкенә дусларыбызның яңа ел кичәсенә җыелдык.Ә хәзер әйдәгез бергәләп алкышлар белән аларны бирегә чакырабыз!

(кул чаба-чаба балалар залга керә)

Тәрбияче:балалар карагыз әле безнең зага ничек матур итеп бизәгән.Нинди матур чыршы безгә кунакка кигән.

                    Безнең чыршыбыз уртада-

                    Биик тә,җырлыйк та аның янында

                    Без түгәрәккә басабыз

                    Хәрәкәтәнеп уйнап та алабыз

(чыршы утлары сүнә)

Тәрбияче:Ай-хай чыршыбызның утары сүнде бит.ләкин кайгырмыйк,мин тысымлы сүзләрне беләм.Әйдәгез минем арттан кабатлагыз.

  • бер ике өч чыршы үзеңнең матур утларыңны кабыз(ике тапкыр кабатлана)

(чыршы яна балалар кул чаба)

Азалия:  Исәнме чыршы исәнме

               Яңа ел килеп җитте

               Күңелле чыршы бәйрәмен

               Балалар куптән көтте.

Фаяз:     Яшел чыршы басып тора

               өйнең түрендә

               килдек бергә без биергә

               синең тирәңдә

Роберт:  Син килдең бүген киенеп,

               Бизәнеп,матурланып.

               Безгә нәни дусларыңа

               Күңелле җырлар алып

Җыр

Мәликә:  Котлы булсын яңа ел

                Гел шатлыктан торсын ул

                Бәхетле һәм мул тормышка

                 Күрсәтсен яңа юл.

Таңсылу: Яңа ел котлы булсын

                 Чыршылар балкып торсын

                 Йолдызларда елмаешып

                 Игелек теләп торсын

Камилә:    әйдәгез килегез тизрәк

                  ясыйк матур түгәрәк

                  безгә кунаклар килгән

                  уйный-җырлый бергәләп

Җыр:

Тәрбияче:Балалар кыш бабай һәм кар кызы булмагач күңелсез бит.Әйдәгез әле аларны чакырыйк

Бергәләп:Кыш бабай кар кызы!

(сикереп куян керә)

Куян:Исәнмесез балалар!

Тәрбияче:балалар бу кыш бабаймы?

Балалар:юк

Тәрбияче:ә нәрсә соң бу?

Балалар:куян

Тәрбияче:ә сез кыш бабайны ничек таныйсыз соң?

Балалар:сакалы була,итек кия,капчыгы була!

Тәрбияче:Әйе шул балалар кыш бабай кызыл кием кия,аягында итекләр,сакалы ак,бите кызыл,кулында тылсымлы таяк,җилкәсендә бүләкләр белән капчык була.Ә син  куян әйдә безнең бәйрәмгә рәхим ит!Ә менә Нәфис синең турында шигыр дә ятлады.

Нәфис:  ак куян,йомшак куян

Безгә кунакка килгән

Койрыгы кып-кыска

Колагы җиргә тигән

Куян:рәхмәт!Әйе балалар табигат минем турында бик кайгырткан карагыз әле минем колакларым нинди озын.Ә сез беләсезме ни өчен?

Балалар:яхшы ишетсен өчен!

Куян:бигрәк күп беләсез икән.менә мин сезгә серле кар бөртекләре алып килдем аларның җавапларын белерсез микән тикшереп карыйм әле.

(“табышмаклар уены”уены)

Җыр “кар бөртеге”

Тәрбияче:рәхмәт куян дус!булдырдыгыз балалар.

Куян:Ярый нәниләрем , миңа урманга кайтырга вакыт әнием югалткандыр!

Тәрбияче:саубул куянкай!Әгәр урманда кыш бабай белән кар кызын курсәң бирегә җибәр без аларны сагынып көтәбез!

Тәрбияче:балалар әйдәгез тагын бер кат кыш бабай белән кар кызын чакырып карыйыз.

Бергәләп:кыш бабай кар кызы!

(ерактан тавыш ишетелә)

Кыш бабай:Әү,әү киләм киләм балалар!Бакчагыз бигрәк матур һәм зур,адаштым дип торам,ярый эле үзегез чакырдыгыз.исәнмезез балалар!

(исәнләшеп йори)

Тәрбияче:исәнме кыш бабай!Ә кар кызың кая соң синең?

Кыш бабай:и картлык картлык инде оланнар ачкычымны югалттым бит.бүләкләремне сандыкка салып бикләп куйган идем.кар кызы шул ачкычларны эзләп калды.

Тәрбияче:балалар әйдәгез бергәләп кар кызында чакырабыз.

Бергәләп:кар кызы!

Кар кызы:киләм,киләм!Гафу итегез нәни дусларымбабакайның ачкычын эзләп соңга кала язганмың.

Тәрбияче:кыш бабай,кар кызы бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Кар кызы,кыш бабай:рәхмәт!

Тәрбияче:сез юлдан арыгансыздыр әйдәгез әле ял итеп алыгыз(утыралар)ә балалар сезгә үзләренең өйрәнгән җырларын җырларлар,шигырләрен сөйләрләр.

Җыр “кыш бабай”

Рияз: әй кыш бабай кыш бабай

          хуш киләсең уз бире

          шатланышып җыр белән

          каршылыйбыз без аны

Данияр: Матур бәйрәм җырыбыз

             Яңгырагач еракка

              Кыш бабабыз ишетеп

              Килгән безгә кунакка

Рүзәл: Салкын саф һавага

            Йомшак кар ява

            Урамга чыксаң

             Битләр кызара

Зәринә: Кар бөртекләре

              өстеңә куна

              үзләре матур

              һәм салкын була

илмир: Кыш бабай килгән

            Ап-ак тун кигән

            Көтә кем генә

           Чыгар дип өйдән

Элвина: Чыксаң чеметә

               Битне өшетә

              Менә шул аның

              Бөтен эше дә

Алинә: Йомшак кына кар яуды

             Бөтен җирне каплады

             Ап-ак булды болыннар,

            Ап-ак булды кырлар

Азамат: Ак чәчәк кебек кар ява

              уманнарга кырларга

               тынычлык алып,яңа ел

              килсен бөтен дөньяга

җыр:

кар кызы:бабакай бу бакчага бигрәк сәләтле балалар йөри  икән.

Кыш бабай:кызым әйдә үзеңнеңдә буләгеңне  күрсәт инде!

(кар кызы җырлый)

Кар кызы:мин үзем белән шулай ук кечкенә кар бөртекләремнедә алып килдем

Без,карлар,очабыз

Түбәнгә төшәбез

 җитәбез дигәндә

җил белән китәбез

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз

Җил тынган арада

Җирдә я итәбез

Аннары яңадан

Җи белән очабыз

Очабыз очабызда

Җиргә төшеп кунабыз

(кар бртекләре биюе)

Кыш бабай:и рәхмәт инде балалар.миндә сезгә кызыгып киттем әле.әйдәгез миндә сезгә бер уен өйрәтәм.бу уен минем арттан кабатла дип атала.

(уен уйныйлар минем арттан кабатла арам зам зам)

Куян:уф көчкә килеп җиттем.

Тәрбияче:нәрсә булды куян дус?әллә синеңдә безнең бәйрәмдә каласың килдеме?

Куян:урманда серле әйбер таптым бу кыш бабайнкы булырга мөмкин дип уйладым.

Кар кызы:кыш бабай карале синең ачкыч бит бу

Кыш бабай:и йомшакаем минем югалган ачкыч бит бу.рәхмәт сиңа дустым.ә нәниләрем мин сезгә хәзер уземнең бүләкләремне биреп тыныч күңел белән китә алам.әйдә кызым булыш миңа

(бүләкләр өләшә)

Кар кызы:бүләкләр ошадымы сезгә?

Балалар:әйе

Кыш бабай: безне икенче балалар котә без китәбез инде.икенч елга тагын күрешербез

Балалар:кыш бабай кыш бабай

              Безнең белән дус бабай

              Сагынырбыз бер елдан соң

              Тагында кил хуш инде.

Тәрбияче:Ява карлар,яңа карлар

                     Тынычлык карлары

                      Безгә бәхет алып килә

                      Тынычлык таңнары

                      Тыныч булсын илләр генә

                       Җайланыр калганы!

Шуның белән безнең әзерләнгән кичәбез тәмам игътибарыгыз өчен рәхмәт.

               

             

                                             Тәрбиячеләр:В.С.Ахсанова

                                                                      Р.А.Низаметдинова  

                                     2012ел.декабрь