Сценарие праздника
материал (старшая группа) на тему

Яруллина Лейсан Рустамовна

Сценарие посвещается к татарскому обряду "Каз омэсе" в котором дети узнают игры, песни, пляски, и обряды татарского народа. Не только узнают сами же участвуют в этом празднике.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kaz_omse_2015.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сценария праздника:

Осенний татарский обряд 

Каз өмәсе

 «Ощипывания гусей»

Сценарий: Осенний татарский обряд Каз өмәсе «Ощипывания гусей»

 

Борынгы әби – бабаларыбыз  казны бик яратканнар. Мамыгыннан түшәк, ястык, мендәр ясаганнар. Ә итек, маен төрле аш-су әзерләү өчен файдаланганнар.

       Җәй көнендә, мәсәлән, каклаган каз итеннән дә кадерлерәк күчтәнәч бармы икән? Ә кышны суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр. Инде борынгы йолаларны искәтөшерсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Җиткән булган әни, хәр елны, саклык өчен берничә казын каклап куйган. Чөнки пар каз туйның кадерле күчтәнәче. Матур табакка салып казны туй мәҗлесенең түренә чыгарганнар. Аны үрнәк тормышлы осталар бүлгән. Туйга каклаган каз алып килгән кеше зур хөрмәткә лаек саналган.

           Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Анны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, бәбкәләре күп булган хуҗабикәләргә җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу  гаиләгә охшерга, ярарга тырышканнар, йорт эшләрендә, ә кайчак урак эшендә дә булышканнар.

        Шаян сүз, җыр, уен-көлке белән эш бик тиз эшләнгән. Каз өмәсе авыл тормышының бер бизәге. Бу яш буын да онытмас дип уйлыйм.

Сегодня мы с вами собрались в этом зале на праздник , именуемый «Каз омэсе». Все большие дела  у татар выполнялись всем миром . «Омэ»по тарски озночает помочьэтот праздник проводится поздней осенью когда крепчали морозы, снегом покрывались поля и леса, реки сковывались лбдом             

Талгын гына татар халык көе яңгырый.Милли киемнән киенгән кызлар көянтәләренә казлар асып, залга керәләр .Кызлар түргә узып,казларны

алларына алып, урындыкларга утырышалар.

Хуҗа кыз: Кызлар, әйдәгез эшкә тотыныйк, эшебез дә тизрәк бетәр.

Кызлар каз йолкыган рәвеш китерә башлыйлар. “Каз канаты” көенө                        

                Каз канаты кат-кат була

                 Ир канаты ат була.

                 Җаның сөйгән яр янында

                 Яш күңелләр шат була.

 Сәидә: Нәзиләнең казы чистарак булган бит кызлар.

Ләйсән: Эй ,уңган да инде безнең Нәзилә, нәрсәгә тотынса, шуңа кулы килеп тора.

Милена: Безнеке дә аныкыннан ким түгел. Менә карагыз,- ялт иттердек !

Нәзилә: Әйдәгез,кызлар, “Без-без идек” уенын уйнап алыйк әле.

Кызлар: Без.без,без идек,

                 Без унике кыз идек.

                 Базга төштек май ашадык,

                 Келәткә кердек бал ашадык,

                 Коега төштек су эчтек,

                  Бер тактага тезелдек

                  Таң атканчы юк булдык.

                   Авызыңны ач та ,йом !

Кызлар бер-берсен көлдерергә тырышалар.Милена  көлеп җибәрә.

Сәидә: Әнә,әнә,авызын ачты нинди җәза бирәбез?

Ләйсән: Әтәч булып кычкырсын.

 Нәзилә: Юк,юк ,яңа откан җырын җырласын.

Бер кыз җыр башкара.”Калфагым-энҗе бөртегем” музыкасы астында урындыкларга утыралар.

Җыр бетүгә, гармун тавышы ишетелә.

Сәидә: Егетләр киләләр түгелме соң?

            Кызлар канат алыгыз, егетләргә сатарбыз.

                                                        Егетләр керә.

Егетләр: Исәнмесез, кызлар!

Кызлар: Исәнмесез,егетләр!

Кызлар: Егет, сиңа ни кирәк?

Рияз: Пешкән, симез кыз кирәк!

          Юк,юк, симез каз кирәк.

          Тагын матур кыз кирәк.

Ләйсән: Ул кызыбыз бик елак

Рияз: Конфет,прәннек бирербез!

Ләйсән: Ул конфет, прәннек яратмый.

Рияз: Яратмаса, эләкми.(конфетын яшереп куя)

Егетләр: Сез нишлисез, кызлар?

Кызлар: Без йон йолкыйбыз!

Егетләр: Без аларны таптарбыз!

Кызлар: Нәрсә белән таптарсыз?

Егетләр: Аяк белән таптарбыз.

Кызлар: Ә без сезне куарбыз(яулык белән куалар)

Кызлар: Канат сатам,канат сатам!

Егетләр: Мин алам, мин алам!

Егетләр: Канатыгыз кыйммәтме?

Кызлар: Егет саран булмасын,

                Акча жәлләп тормасын! 

Малайлар, кызлар конфет-прәннеккә канат алышалар.

Кызлар: Әйдәгез, биеп,җырлап алыйк әле!

                                                          парлы   бию

Алып баручы: Әйдәгез,бер уен да уйнап алыйк әле.

”Чума үрдәк. Чума каз” исемле уен уйнала.

Сәйдәш: Бәлешегез көйми микән, кызлар?

Сәидә: Бәлеш, бәлеш!Нишләп бетте икән ул?

Ширма артыннан бәлеш алып чыгалар, балалар алга тезеләләр.

Кыз: Зыяны юк, йөзе килгән моның,

          Ал да итәрбез әле,

           Гөл дә итәрбез әле,

           Бергәләшеп бәлештән дә,

           Авыз итәрбез әле.

“Каз өмәсе” җыры башкарыла.

Бәйрәм иртәсе тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи" Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возраста Описание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий праздника для детей старшего дошкольного возраста (5-6 лет), посвящ

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи"Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возрастаОписание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий празд...

Сценарий праздника 8 марта в детском саду. Средняя группа Праздник 8 Марта в средней и старшей группах. Сценарий

1. Создание праздничной атмосферы для детей детского сада, родителей и педагогов.2. Формировать позитивное отношение к знаниям и школе....

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....

Сценарий праздника осени в младшей группе.Сценарий праздника « Моя мама лучше всех».

laquo;Цель: создать праздничное настроение, способствовать становлению положительных детско-родительских отношений.Задачи:Воспитывать любовь и уважение к матери и побуждать детей сделать приятно...