"ҖИР КӨНЕ" балалар бакчасында экологик бәйрәм сценарие
материал (старшая, подготовительная группа) по теме

Миронова Гулия Ринатовна

Җир көне – 22 апрельдә бәйрәм ителә. Балалар бакчасында “Җир көне”нә багышланган бәйрәм сценарие тәкъдим итәм.

Предлагаю сценарий экологического праздника «День Земли» в детском саду на татарском языке.

Цель: воспитание у детей любви к планете Земля.

Задачи:

1) формировать доброе отношение к планете Земля;

2) продолжать знакомить с основными правилами поведения в природе;

3) воспитывать заботливое отношение к живой природе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhir_kone_mironova_g.r.docx25.6 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында “Җир көне” сценарие

Мәктәпкә әзерлек төркеменнән берничә бала чыга. Шигырь укыла.

Саклагыз җир тереклеген, 

Табигатен саклагыз! 

Җирдә яшисегез килсә 

Кануннарны ятлагыз!

Саклагыз җирнең язларын-

Чәчәкле бәйләмнәрен. 

Балан, шомырт, сиреннәрен –

Җирнең гөл бәйләмнәрен

Саклагыз болын өстендә 

Язда тургай тавышын, 

Чуер ташлы, көмеш чыңлы

Салкын чишмә агышын

Саклагыз кырмыска күчен. 

Төклетураның йортын. 

Чәчәкләрне назлап очкан 

Нечкә билле бал кортын.

Саклагыз имәннәр җырын, 

Урманнарның шаулавын 

Океаннарның, диңгезләрнең 

Тыныч кына сулавын.

Саклагыз Җирнең энҗедәй 

Ап-ак карлы кышларын. 

Кышларын да туган җирен 

Ташламаган кошларын.

Балалар утыра.

Алып баручы.  Хәерле иртә, кадерле дуслар! Бүгенге матур, якты, кояшлы иртәдә сезне сәламләвемә мин бик шат. Бүген бәйрәм, бик зур бәйрәм, бәйрәмнәр котлы булсын! Бүенге җыелуыбызның максаты да шул бәйрәм уңаеннан бит. Нинди бәйрәм дисезме?! Менә анысына сез миңа җавап бирәсез инде... Безнең һәрберебезнең үзенеке генә булган бәйрәме бар бит... Я, бу нинди бәйрәм ... Әйе, әйе бик дөрес - туган көн бәйрәме. Без дә бүген туган көн бәйрәменә җыелдык. Кемнең туган көне дисезме?!... Ә-ә-ә, кем икәнен, табышмакка җавап бирә алсагыз белерсез..."Үзе зур, түгәрәк - йөзә Кояш тирәләп"... {җавапларны тыңлгач). Булырдыгыз, бик дөрес - бу чынлап та Җир шары. Бүген безнең гүзәл планетабыз - Җиребезнең көне диеп билгеләп үтелә.

Ә туган көн бәйрәмендә гадәттә без нинди уен уйнап алабыз әле?!... Әйе, "Аккалач уены". Әйдәгез без дә бергәләшеп Җир шарыбыз өчен бу уенны уйнап алабыз.

Сәхнә артындагы катнашучы балалар чыгып бергәләшеп уйныйлар.

Уен "Ак калач "

       Җир шары туган көненә пешердек без ак калач, 

               Менә шундый биек тә, менә шундый тәбәнәк, 

               Менә шундый киңлектә, менә шундый тарлыкта... 

               Җир шары, Җир шары, чәчәк ат син тик бары, 

               Җир шары, Җир шары, чәчәк ат син тик бары.

 

А.б. Кап-караңгы космик киңлекләрдә Ниндидер бер көчкә буйсынып 

Меңнәрчә ел йөри планетабыз

Иркен Галактика буйлатып

Әйләнә, тулгана зәңгәр шар

Билгеле бит аның кыйтгасы

Яшәтә, сак кына иркәләп

Өстендә тереклек дөньясын.

Чынлап та иксез, чиксез космик киңлекләрдә йөзүче искиткеч күркәм, матур, гүзәл ич безнең туган өебез - зәңгәр планетабыз. Әйдәгез, күз салыйк әле...

Экранда Җир көненә багышланган презентация пәйда була. Ул барган арада Алып баручы сөйли:

Җир көне – 22 апрельдә бәйрәм ителә. Аның үз символы, флагы бар. Карагызчы, нинди матур алан. Ой, ой, балалар! Ә биредәге урман аланын чүп баскан. Нишләргә соң? (Балалар җавабы.) Бәлки бу аланны җыештырырга 2 нче кечкенәләр төркеме ярдәм итәр. (“Чүпне җый” уены үткәрелә.) Рәхмәт сезгә, балалар. Карагыз, урманда ничек чиста хәзер!

Тик Җиребездә әлеге проблемадан башкалары да күп. Менә, мәсәлән әлеге елгага заводтан пычрак су агып тора. Балалар, кешеләр сулыкларны пычратмасын өчен ниләр эшләргә мөмкин? (Балалар җавабы.) Әйе шул, сулыклар барысы да шундый чиста булсалар ничек күңелле дә, матур да булыр иде!  (“Бакалар” уены – 1 нче кечкенәләр төркеме.)

Хәзер исә Антарактидага күчик әле. Тик биредәге пингвиннарга ни булган соң? (Балалар җавабы.) Мөгаен, алар нефтька буялганнардыр. Әгәр дә нефть чыгаручы кешеләр үз эшләрен пөхтә, җаваплы итеп башкарса, нефтьне агызмаса – болай булмас иде.

Балалар, нинди ел фасылы соң хәзер? (Җавап.) Сыерчыклар килделәрме соң? Күрдегезме аларны? (“Сыерчык оясы төзе” уены – өлкән төркем.)

Балалар, ә сез бу җирне таныйсызмы? Әйе, бу чүл. Монда яңгырлар бик сирәк ява. Җир корый, үсемлекләрдән чәнечкеләр генә кала. Анда яшәүче хайваннар суга тилмерә. Бәлки без яңгыр теләсәк, анда яңгыр явар. (Хор белән әйтелә.)

Яңгыр яу, яу, яу,

Тәти кашык  бирермен,

Тәмле ботка бирермен,

Тәти кашык базарда,

Майлы ботка казанда.

Дөньядагы бар балалар да Җир шарында чисталык, матурлык булуын телиләр. Без дә аларга кушылабыз. Җиребезне туган көне белән котлыйбыз.

Алып баручы: А сейчас я хочу задать вам вопросы. Слушайте внимательно!

- Как сохранить красоту Земли? (Сажать цветы, деревья, траву; не ломать ветки деревьев и кустарников; не рвать цветы, не разорять птичьих гнезд) .

- Что такое Красная книга? (В нее заносят виды растений, млекопитающих, птиц, насекомых, находящихся под угрозой исчезновения).

- Какой снег быстрее тает грязный или чистый? (Грязный) .

- Перечислите виды осадков. (Дождь, снег, град, роса, туман) .

- Как называют человека, который охраняет лес, следит за порядком? (Лесник).

Вопросы о птицах и насекомых.

- Что будет, если насекомые исчезнут? (Исчезнут растения: их насекомые опыляют; исчезнут рыбы, лягушки, птицы: они питаются насекомыми.)

- Чем питается кузнечик? (Листьями растений, гусеницами, взрослыми насекомыми.)

- Для чего птице нужен хвост? (С помощью хвоста птица управляет полетом, как рулем.)

Какая птица подбрасывает свои яйца в чужие гнезда? (Кукушка).

- Какая птица лечит деревья? (Дятел.)

- Какую пользу приносят муравьи? (Очищают лес от мусора, вычесывают насекомых у птиц и опрыскивают их полезной смесью, пахнущей кислотой.)

- Назовите хищных птиц. (Орел, ястреб, сокол, сова.)

Какую пользу приносят земляные черви? (Продвигаясь в почве, рыхлят землю, освобождая доступ влаги и воздуха к корням растений; перерабатывают опавшие листья, удобряют землю) .

Вопросы о растениях:

- Какие грибы называются также как и деревья, под которыми они растут? (Подберезовик, подосиновик) .

- Назовите лекарственные растения? (Клевер, репейник, мать-и-мачеха, лютик, алое, ландыш майский, крапива, пижма, шиповник, гусиная лапка, тысячелистник, щавель) .

- Какую пользу приносят деревья? (Листья собирают пыль и гарь; обогащают воздух чистым кислородом, созревают плоды и ягоды.) .

- Как подорожник приспособился расти около дорог и тропинок? На что похожи его семена? (На маленькие горошины, сидящие на ножке.)

Вопросы о млекопитающих:

- Зачем белке такой пышный хвост? (Чтобы планировать и рулить при прыжках с ветки на ветку и с дерева на дерево.)

- Почему белый медведь не спит зимой? (Пищи ля него достаточно круглый год: он ловит рыбу, других мелких животных.)

- Что спасает белого медведя от холода? (Густая шерсть, толстый слой жира, шерсть даже на ступнях лап.)

- Какие животные и насекомые являются санитарами леса? (Волки, муравьи.)

Почему мыши все грызут? (Зубы у них все время растут – их надо постоянно стачивать. Если этого не делать, зубы вырастут такими большими, что мышь не сможет закрыть рот, а значит, не сможет питаться.)

Алып баручы: Балалар, сез сорауларга дөрес җавап бирдегез. Шуның белән Җир көне бәйрәме тәмам. Сау булыгыз!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

«Көзге экологик сукмак буенча сәяхәт» темасына экологик танып-белү экскурсиясе.(зурлар төркеме).

Балалар бакчасында булган экологик сукмак буенча көз көнендә үткәрелгән экскурсия....

Балалар бакчасында экологик тәрбия

Балалар бакчасында экологик тәрбия бугенге көндә дә көндәлек проблемаларның берсе булып тора....

Балалар бакчасында экологик тәрбия

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң...