Сценарий праздника"Яңа ел"
методическая разработка (старшая группа) на тему

Валиева Айгуль Надировна

«Кәҗә белән Сарыкның Яңа ел маҗаралары»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalar_bakchasynda.docx19.55 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында «Яңа ел бәйрәме»

«Кәҗә белән Сарыкның Яңа ел маҗаралары»

Катнашалар:

Кәҗә

Сарык

Убырлы

Әби

Бабай

Залда чыршы бизәлгән,талгын музыка астында Кәҗә белән Сарык вальс башкаралар.Вальс ахырында бер якта планшет тотып кәҗә,икенче якта ноутбук тотып сарык  ята.Ике якка урындыклардан диван дикорациясе ясалган.Уртада телевизор тора.Кыска гына пауза,аны Сарык белән Кәҗә уен уйнагандагы тавышлары белән бозалар.Әби белән бабай керәләр. Бабай диванга утырып газет укырга керешә.Әби Кәҗә белән Сарык янына килеп, аларны сыпыргалап йөри.

Автор:Бер заманны Бабай белән Әби торган,

Тормышлары зарланмаслык яхшы булган.

Асраганнар Кәҗә белән Сарык алар,

Бик иркәләп ,назлап кына,

Өсләренә йомшак юрган ябып кына.

Әби:И, минем бәбекәйләрем!Бөдрә йонлы йомшак Сарыккаем.Кара,  ничекләр килештереп яткан бит ул.(Сарык Әбигә сырпалана)

Кәҗә:Ә мин?Нәрсә мин акыллы түгел мәллә?Мин йомшак та түгелме?(Әби Кәҗәне дә иркәләп сыпыра)

Әби:Кәҗәкәем ,син аңардан да акыллы.Син аңардан да йомшак.

Бабай:(ачуы чыгып гәзитен болгап ата)Акыллы имеш...Йомшак имеш...Шул уйнап ятуларыннан кала ни файдалары бар?Кәҗәсеннән ни сөт,Сарыгыннан ни йон күргән юк.

Әби:Бабай, син алай кызма инде.Аларның шулай булулары да бер куаныч бит. Алар булмаса, тормышыбызның ни яме булыр иде.

Бабай:Алар булмасамы?!Алар булмаса ,әнә теге сәләмә телевизор урынына, яхшырагын алган булыр идек, ичмасам.Икесенең кулында  ике телевизор  бәясе торырлык такта!Ничә айлык пенсиям бит!

Әби:Ярар инде, аның каравы, әнә ничек матур итеп уйнап яталар.И минем бәпкәчләрем...

Бабай: Әнә чыгып кар керәсеннәр иде алар,капка төбендә сукмак та юк.Күршеләр керәп керсәләр генә.Әй лә ,ник сөйләп торам соң.Дөняда ни хәлләр бар икән?(телевизорын кабыза,кулы белән суккалап).Яңа ел җитә,бу телевизордан презедент котлауларын да карап булмас микәнни инде...(телевизор кабына)

Диктор:Ә хәзер иң төп яңалыклар.Соңгы вакытта булып узган көчле бураннар бөтен юлларга кар көртләре салды.Күп торак пунктларны тоташтыручы юлларны чистартып өлгерә алмыйләр. Шунысы иң критик момент-буран туктамый.Килеп ирешкән хәбәрләргә караганда,быел Яңа елны каршылаганда кыенлыклар булачак.Бәйрәмне Кыш бабайсыз һәм бүләкләрсез генә каршылаячакбыз.Чөнки ,Кыш бабай юлда адашып калган.Радарда соңгы күренгән урыны Республикабызның Биектау районы Шуман авылы территориясенә керүче Имәнлек урманы тирәсендә.МЧС хезмәткәрләре эзләү эшләре алып барсалар да ,барысы да уңышсыз.Яңалыклар хезмәте тамам,хәзергә хушыгыз.

Бабай:Их-ма,Яңа ел булмый диген.Алай икән!

Кәҗә:Нәрсә безгә бүләкләр дә булмыймы инде?

Сарык: Ә бит киләсе ел минем ел иде.

Әби: Ерак дими бит,Имәнлектә генә ди.

Бабай: Яшь чагым булса, ике дә уйламый эзләргә чыгып китәр идем.

Сарык: Үзем чыгам.Үзем эзләп табам Кыш бабайны.

Әби:(барып аны кочаклап ала)Җибәрмим, берүзеңне җибәрмим.Туңыплар үлсәң,адашыплар калсаң, синсез ничек яшәрбез.

Кәҗә :(иренеп кенә)Ярар инде ,мин дә барырмын .Киен сарык тизрәк.

Бабай:Менә бит, минем тәрбия!!!Шалт итеп торалар.

Әби белән Бабай Кәҗә белән Сарыкны киендереп чыгарып җибәрәләр.Аякларына киез итек,муеннарына шарф,тиенчек белән ашарларына тыгалар. Кәҗәгә кәбестә,сарыкка-кишер.Кәҗә белән Сарык китә,Әби белән Бабай озата чыгалар.

Алып баручы:Менә шундый батыр безнең Кәҗә белән Сарык,

Булмый бит Яңа елсыз калып.

Яхшы гына,җылы гына киенгәләп

Китте болар, Кыш бабайны коткарырга чыгып.

Баралар ди шулай, Кәҗә белән Сарык.

Бетмәделәр микән бәләләргә тарып.

(Кәҗә белән Сарык керә, чыршы тебенә килеп утыралар)

Кәҗә:Уф ,ардык Сарык дус,әйдә утырып бераз тамак ялгап алыйк.(тиенчекләрен тишеп кишер белән кәбестә кимерәләр.)(самолёт егылып төшкән тавыш ишетелә,Кәҗә белән Сарык идәнгә сузылып яталар)

Сарык:Әллә дөнья бетте инде,.син исәнме Кәҗә дус.(Кәҗә башын күтәреп үз-үзен тоткалап карый)

Убырлы:(кәкерәеп)Аллай, билем бөтенләй бетте. Барып җитәргә егерме чакрым җир генә калган иде ,каян очкычымның предохранителе янып тора.Яңа елга кадәрле лә чыдамады ичмасам.Яңа елга үземә бүләккә Швецариядән яңа очкыч заказать  иткән идем,иномарка.Юк инде, хәзер җәяүләп ничек барып җитәм инде мин,(Убырлы иснәнә)монысы нинди ис тагын?Ниндидер җан ияләре бар.(Сарык белән Кәҗә тора)

Сарык:Әстәгафирулла ,нинди җанвар син?Аю дисәң, аюга охшамаган,бүре дисәң-бүрегә.

Убырлы: Мин әкиятләр илененең миссы-Убырлы!

Кәҗә:Ә син, нишләп йөрисең безнең урманда?

Убырлы:Әй ,бер дә йөрисе түгел иде дә,Шүрәле урманына кунакка очуым иде, предохранителем янып чыкты да,менә монда төшеп шартладым.Ә сез нишләп йөрисез?

Сарык:Кыш бабай урманда адашып калган,шуны эзләп килдек.

Кәҗә:Кыш бабайсыз,бүләкләрсез Яңа елның кызыгы юк.

Убырлы:Ә-әәәә аның бүләкләре дә бар мыни әле?О-оооо.Ярар мин дә сезгә эзләргә булышам.Сез әнә тиге якка таба эзләп барыгыз,мин болайга эзләп барам.

(Кәҗә белән Сарык чыгып китәләр)

Убырлы:Ха-ха ахмаклар ошандылар.Эзләгән ди бар,кая әле минем компьютырым.Кыш бабай кайсы якларда адашып йөри икән?Әһә, менә аның йорты,менә болайга Әлдермеш балалар бакчасына китсә,у-ууу тиз генә килеп җитә алмый әле ул.

Хәзер кызык итәм мин боларны.Вьетнам базарына тиз генә барып,Кыш бабай киемнәре урлап кайтам да,капчыкка чүп-чар тутырып Әлдермешкә элдертәм.  Кыш бабай дип белеп, хәсиятләсеннәр әле үземне.

Зал бәйрәмчә бизәлгән,балалар урындыкларда утырылар,.бүлмәгә Убырлы керә.

Убырлы(кыш бабай киеменнән)Исәнмесез балалар.Менә мин дә килеп җиттем.

Алып баручы:Исәнме, Кыш бабай.

Убырлы:Исән әле, үлергә җыенмыйм.Эспеҗий.Кая арыдым,урындык бирергә уйлыйсызмы миңа?

Алып баручы: Кыш бабай, сорасам да уңайсыз инде,ник мондый куркыныч кара капчык белән килдең соң безгә? Мондый капчыкка чүп- чар гына тутыралар ич бездә.

Убырлы:Ай-ай яшьләр аздылар,хәлең ничек дип сорамыйлар,капчык разберат иткән булалар тагын.
Алып баручы:Ярар инде, Кыш бабай ачуланма безне. Кыш бабай безнең чыршыбызның уты кабынмый,аны кабызыр өчен синең тылсымлы таягың кирәк.

Убырлы: Әй, күтәреп йөрергә авыр дип, өйдә калдырдым мин аны.Якты булсын дисәгез менә, сезгә лампочка- борыгыз.(кара пакеттан лампочка чыгарып бирә.)

Алып баручы аптырап:Рәхмәт инде Кыш бабай.

Кәҗә белән Сарык килеп керә.

Кәҗә: Дустым карале, теге урмандагы очраган Убырлы түгелме соң бу?

Сарык: Тотыгыз- тот,хәзер кирәген бирәм мин аның.

Кәҗә: Сарык тукта, үзем сөзеп ыргытыйм шуны.

Сарык:(Усал итеп аягы белән тибеп)Бөтен бәйрәмне бозмакчы идеңме?Алай гына түгел Сарык елы сарыкча дип, мине хурламакчы идеңме?

Убырлы:Бетте баш.Зинһар гафу итегез,шайтан котыртты.

Кәҗә: Хәзер Кыш бабай керә,капчыгын гына аласы калды арбасыннан.Нишләтәсен белер ул синең.

Яңа ел музыкасы (Залга Кыш бабай белән Кар кызы керә)

Кыш бабай:

Исәнмесез, әбиләр! Исәнмесез, бәбиләр!

Тирән карларны ерып, борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин, сезгә килеп җиттем мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур, Елык-елык яна ул.

Бәхетле һәм сау булыгыз, котлы булсын яңа ел!

Кәҗә белән Сарык Кыш бабай янына килеп Убырлы турында сөйләргә керешәләр.Убырлы килеп Кыш бабайдан гафу үтенә.

Бәйрәм дәвам итә.Тылсымлы сүзләр әйтеп Кыш бабай чыршының утларын кабыза.Балалар җырлар,шигырьләр сөйләп,матур биюләрен бииләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи" Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возраста Описание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий праздника для детей старшего дошкольного возраста (5-6 лет), посвящ

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи"Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возрастаОписание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий празд...

Сценарий праздника 8 марта в детском саду. Средняя группа Праздник 8 Марта в средней и старшей группах. Сценарий

1. Создание праздничной атмосферы для детей детского сада, родителей и педагогов.2. Формировать позитивное отношение к знаниям и школе....

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....

Сценарий праздника осени в младшей группе.Сценарий праздника « Моя мама лучше всех».

laquo;Цель: создать праздничное настроение, способствовать становлению положительных детско-родительских отношений.Задачи:Воспитывать любовь и уважение к матери и побуждать детей сделать приятно...