Сценарий праздника
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Сафина Айсылу Ильнуровна

Сценарий праздника Новый год в средней группе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon novyy_god_stsenariy.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

“ Яңа ел могҗизасы.”

Уртанчылар төркеме өчен Яңа ел тамашасы.

Катнашалар: Алып баручы, Карчәчәк, Кыш бабай, 1 нче тиен баласы, 2 нче тиен баласы,Балалар.

Зал уртасында матур итеп бизәлгән чыршы тора. Арткы планда читтәрәк «карга күмелгән» кечкенә йорт.

Күңелле музыка уйный.

Залга алып баручы чыга.

Алып баручы.

 Ерактан ишетелә
Тып-тып басып ат кил
ә
Тоягында дагалар
Карны кыеп баралар.

Көмештән ул коелган.
Кояшны
ң нурын алган.
Нурлары аны
ң оча
Ап-ак карларны коча.

Тирә-якка чәчелеп
Ята нурлар сибелеп.
Җем-җем килә үзләре
Чагылдырып к
үзләрне.

Музыка астында балалар чыгалар.

Алып баручы. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Төсен үзгәртми бер дә,

Гел яшел күлмәк кия.

Матур бизәнеп, һәр елны

Безгә кунакка килә.

Кем ул?

Балалар. Чыршы, чыршыкай.

Алып баручы. Әйе, бик дөрес. Менә ул безнең чыршыбыз. Әйдәгез, хәзер чыршы тирәли әйләнеп чыгыйк,ана багышлап,җыр җырлыйк.

Җыр башкарыла.

Алып баручы. Балалар, сез чыршы турында шигырьләр беләсезме?

Балалар. Әйе,беләбез.

Алып баручы. Әйдәгез, сөйләп күрсәтегез әле.

1 бала: Чыршы тулы уенчыклар,

Э башында йолдыз бар.

Куяннар,тиеннэр куплэр,

Шаян алар,елгырлар.

2 бала: Яшел ылыслар артында

Яңа ел качып тора,

Эчендәге бар серлэрне

Ачарга кызыктыра.

Чыршыда утлар кабынып китә. Балалар утыралар.Ишек артында бәхәсләшкән тавышлар.

Ике тиен баласы  килеп керә (һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

1        нче тиен баласы: Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

2 нче тиен баласы: Юк,үзем,үзем тапшы рам!

Алып баручы. Исәнмесез, тиенкәйләр?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?

1 нче тиен баласы. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

2 нче тиен баласы Минем дә бирәсем килә.

Алып баручы. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу урындыкны күрәсезме? Музыка уйнаганда сез урындык тирәли йөрерсез. Музыка туктауга урындыкка кайсыгыз тизрәк утыра, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

1 нче тиен баласы Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

2 нче тиен баласы: Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

Алып баручы. Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

Уен «Кем беренче?»

Алып баручы. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны алып баручыга бирәләр.

Алып баручы (Конвертны ача. Укый). «Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

Рәхмәт сезгә, тиенкәйләр. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Тиеннәр шатланышалар, сикөргәләп алалар.) Сезнең шикелле матур куяннар бездә дә бар. Әйдәгез, алар белән бергә биеп алыгыз әле.

Тиеннәр биюе.

Алып баручы. Рәхмәт яусын үзегезгә, бик матур биедегез. Ә хәзер күмәкләшеп җырлап алыйк.

Җыр.

Җыр тәмамлангач, музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

Килдем ерак-ерактан.

Салкын, карлы төньяктан.

Көтүгезне белдем,

Кар-буран алып килдем.

Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.

Уен: «Өшетәм».

Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез. Таныш булыгыз, аның исеме – Карчәчәк. Карчәчәк, кызым, мин күпме генә тырышсам да, берсенең дә кулларын туңдыра алмадым,бу елны балалар тагн да усеп киткәннәр..

Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырь сөйли беләләр. Кыш бабай, Карчәчәк, тыңлап карагыз әле, сезгә ошар микән?

Балалар кыш, Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы турында шигырьләр сөйлиләр.

Алып баручы. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар ... (ява).

Урамга чыксаң

Битләр ... (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре ... (матур)

Һәм ... (салкын) була.

Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?

Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм.

Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.

Уен: «Бияләеңне тап».

Кыш бабай. Арыдым,балалар.

Алып баручы. Ярый алайса, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк.

Кыш бабай турында җыр.

Җыр тәмамлангач, балалар урыннарына утыралар.

Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым.

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Кыш бабай белән Карчәчәк балаларга музыка астында бүләкләрне өләшәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи" Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возраста Описание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий праздника для детей старшего дошкольного возраста (5-6 лет), посвящ

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи"Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возрастаОписание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий празд...

Сценарий праздника 8 марта в детском саду. Средняя группа Праздник 8 Марта в средней и старшей группах. Сценарий

1. Создание праздничной атмосферы для детей детского сада, родителей и педагогов.2. Формировать позитивное отношение к знаниям и школе....

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....

Сценарий праздника осени в младшей группе.Сценарий праздника « Моя мама лучше всех».

laquo;Цель: создать праздничное настроение, способствовать становлению положительных детско-родительских отношений.Задачи:Воспитывать любовь и уважение к матери и побуждать детей сделать приятно...