Сценарий утренника
материал (средняя группа) на тему

Сценарий зимнего утренника на татарском языке для средней группы " Авылда кыш"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avylda_kysh.docx22.04 КБ

Предварительный просмотр:

«Авылда   кыш»

Кышкы күңел ачу кичәсе.

Уртанчылар төркеме.

1 бала:    Әй , кадерле туган авылым!

        Кайттык сиңа кунакка,

        Шунда булган хәлләрне

        Сөйлим сезгә,дусларга

2 бала:   Ә авылда әби-бабам

        Сагынып көтеп тора

        Пәрәмәч,очпочмаклар

        Өстәлдә әзер тора.

        Җыр  “Кар  ява”

        Кышның  яме-энҗе  карлар

          Кырларда мамык юрган

        Табигатнең һәр почмагы

         Ак бизәк белән тулган.

          *        *        *

         Килеп җитте кыш та                 Тәңкә карлар сипкән

        Ай-яй салкын тышта        Җирне ап-ак иткән

        Өч ай торыр торса-            Чыршы,каен,имән

         Аның гомере кыска.                  Кардан чикмән кигән.

Саф һавага чыгып,

Таудан чана шуып

Кышның салкыннарын

Җибәрәбез куып

Ә кыш көлә-көлә

Битебездән үбә

Алсу була безнең

Битләр шуңа күрә.

*   *    *

Яңа яуган кар шыгырдый

Өстенә баскан саен

Курыкмыйча каршылыйбыз

Салкын кыш аен.

Һава саф-рәхәт суларга

Яп-якты бөтен урын.

Кыш килде кунакка

Җир киде йомшак тунын.

                    Җыр”Әйе шул, шулай шул”

Урамнарга,бакчаларга,

 Урман,кырлар өстенә

 Ак мамыктай күбәләк кар

 Төшә дә төшә генә.

               Урамга чыктык шаулашып

               Йортлардан чана тартып

               Уйныйбыз учта умарлап

               Юеш кар тубы атып.

А.Б.  Әйдәгез кәшәкәләр белән уйнап алыйк әле!  

Уен”Кәшәкә белән кар йомырларын ату”

А.Б. булдырдыгыз балалар,урыннарыгызга утырыгыз. Әнә тегендә матур өйне  күрәсезме?  Кем яши икән бу өйдә?

Бабай (чыга). Карале, СөбханАллаһ, күпме кар яуган.Безнең авылны ап-ак кар каплаган.Болай тик ятып булмас,бу карны көрәргә кирәк. Кайда икән минем көрәгем?(көрәк ала).Моны мин 2 көн көрәсәм дә,чистартып бетерә алмам ахрысы.Эх тракторда эшләгән чакларым булса 5 минутлык эш булыр иде.

(бабай эшли башлый,ял иткәндә балаларга карый)

-Һәй,монда балалар күп икән!Әссәләмүгәләйкум балакайларым.Сез нигә болай күбәү әле?

1бала:Без бабай авылга кунакка кайттык.Каникул бит бабай.Урамда рәхәтләнеп уйныйбыз.

2бала:Бабай,бәлки сезгә ярдәм  кирәктер?

Бабай:М-м-м яхшы булыр иде,менә бит ишегалдын ничек кар баскан .Ярар инде,сез шәһәр балалары бит,я авыр булыр.

Бала:Юк бабай  без эштән курыкмыйбыз,без бит күбәү.Татар халык мәкәлен дә беләбез:Тырышлык зурлык-ялкаулык хурлык.

А.б: Агач  көрәкләрне алып

       Кар көрәргә чыгабыз

       Әҗер-савап булсын диеп

       Юлларны чистартабыз.

Бала:        Аллаһ  безне күреп тора

                 Аллах безне ишетә

                 Әҗер –савап алыйм дисәң

                  Тырышырга ничек тә.

А.б.Әйдәгез балалар хәзер бабайның ишек алдын көрәп алыйк.

               Көрәкләр белән бию

Бабай. СөбханАллаһ,нинди уңган балалар сез

           Нинди тырыш балалар сез

           Бик тиз көрәп бетердегез

           Аллаһның рәхмәтләре яусын сезгә!

А.б .Ярар бабай бүтән вакытта да безне генә чакыр. Безнең балалар         бик унганнар,тырышлар.

Бабай.Әйдәгез алайса  бер күңелле уен уйнап алыйк.

               Уен”Итек киеп йөгерү”

А.Б.Безнең балаларыбызның шигырьләрен дә тыңлап карагыз бабай.

Бабай.Тыңлыйм,тыңлыйм.Эш бетте,кар чистартылган.

Бала.   “Бозны кем алган”    Ш.Галиев

Карагыз әле нәни кызны?

Кулына тоткан нинди бозны?

Ә салкын боз торган саен эри,

Кыз шуңа тыз-быз чабып йөри:

Мин аны өйгә алып керәм,ди

Мич алдына куеп киптерермен,ди

Аннары уенчыклар янына куярмын,

Теләгән саен алып уйнармын!

 Куюын да мичкә куйган ул,

Мичкә куйган бозын югалткан ул

Җылый бит,һич кенә тыеп булмый кызны

-Бирегез ,-ди,кем алды минем бозны!

Ул бозны сез алмадыгызмы

Кая киткәнен аңладыгызмы?

   *        *       *

Бала.Ишеп-ишеп кар ява

        Бабай кар көрәп тора

         Ике әби күккә карап

       Һаман кар көрәп тора

      Бу хәлләргә исе китеп

      Малай аптырап тора

Бабай.һәй-һәй нинди кызыклы шигырь сөйләдегез.Мин бабагызның күңелен күрдегез.Әбиегез коймак пешерә иде, әйдәгез, сезне сыйлыйм әле. (Бабай балаларга коймак бирә, алар бергәләп чәй эчәргә төркемгә китәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....

Сценарий утренника "Новогодний утренник со снеговиком" декабрь 2020 год

Новый год - самый любимый, добрый, сказочный праздник![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"21793644","attributes":{"alt":"","class":"media-image"}}]]...

Сценарий утренника «Новогодний праздник» (сценарий праздничного утренника для средней группы)

Новогодние детские утренники—это время чудес,превращений и сюрпризов,которые любят все дети! Сказочно украшенный музыкальный зал,сверкающие огоньки,нарядная ёлка,увлекательные танцы и хороводы,с...